Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 16 яшьлек студент кыз үлемендә шикләнелүчеләр тоткарланган

Түбән Камага Удмуртиядәге кечкенә шәһәрдән килгән кыз Педагогика көллияте студенты булган.

news_top_970_100
Татарстанда 16 яшьлек студент кыз үлемендә шикләнелүчеләр тоткарланган

Түбән Камада 16 яшьлек кыз бала тугызынчы каттан егылып төшеп үлгәннән соң, "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Павел Серов сөйләгән.

Бу кыз Түбән Камага Удмуртиядәге кечкенә шәһәрдән килгән. Ул Педагогика көллиятендә укыган. 

  • Кызның мәетен  28 сентябрьдә төнге берләр тирәсендә Түбән Кама шәһәренең Корабельная урамындагы 43 нче йорт яныннан узып баручы кешеләр тапкан. Кыз тугызынчы каттан егылып төшкән булган

"Кыз егылып төшкән вакытта шул фатирда булган кешеләр табылган. Шушы көннәрдә икенче гаепләнүче дә тоткарланган. Алар фаҗига турында үзләренчә сөйли”, – дигән Павел Серов.

Хәзерге вакытта белгечләр төрле тикшерү чаралары уздыра һәм күршеләрне сораштыра.

НТР каналы әлеге фаҗига турында сюжет күрсәткән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100