Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Игелекле, ярдәмчел иде": Татарстанда 16 яшьлек кыз үлемендә гаеплеләрне эзлиләр

Удмуртиядән укырга килгән кыз бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

news_top_970_100
"Игелекле, ярдәмчел иде": Татарстанда 16 яшьлек кыз үлемендә гаеплеләрне эзлиләр

Түбән Камада 16 яшьлек кыз бала үлеме буенча җинаять эше ачылган. Кыз биеклектән егылып төшеп үлгән. Җинаять эше «Үтерү» маддәсе буенча ачылган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Мәрхүмәнең мәетен 27 сентябрьдә төнге берләр тирәсендә Корабельная урамындагы йорт яныннан узып баручы кешеләр тапкан. Кыз тугызынчы каттан егылып төшкән. Ул урында ук җан биргән. Тикшерүчеләр бу кызны үтермәделәр микән дип шикләнәләр.

«Хәзерге вакытта кыз егылып төшкән фатирда булган кешеләр исемлеге ачыклана. Алар вакыйганың ни сәбәпле килеп чыкканын аңларга ярдәм итәр иде», — дип әйткән Түбән Кама буенча Тикшерү бүлеге тикшерүчесе Шамил Ногманов «НТР» телеканалы хәбәрчесенә.

Игелекле, актив, ярдәмчел — һәлак булган кыз турында шундый сүзләр әйтәләр. Бу кыз Түбән Камага Удмуртиядәге кечкенә шәһәрдән килгән. Педагогик көллияттә укыган студентка тулай торактан бүлмә биргәннәр. Бер ай биредә яшәү вакытында аны колледж хезмәткәрләре дә яратып өлгергән. Алар бу фаҗигагә әле дә ышана алмый, диелгән телеканал хәбәрендә.

Кызның мәетен 1 октябрьдә моргтан алып киткәннәр. Аны туган ягында — Удмуртиядә җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100