news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан хирурглары хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы шешне алган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе хирурглары бер ханымның кеше башы зурлыгында шешен алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top
Татарстан хирурглары хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы шешне алган
Фото: © «Татар-информ»

Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз сәбәпсез температурасы күтәрелүгә зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Анализлар һәм тикшерүләрдән соң, табибларда хатын-кызның аналык муентыгында яман шеш үскән дигән шик туа, ул шеш хәтта эчәклеккә дә кагылган.

Шуннан онкологлар пациентканы операциягә җибәрергә карар кыла. Республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге белгечләре баш зурлыгындагы шешне дүрт сәгать тирәсе вакытта чыгарган. Табиблар күргән шеш үлек тулган бер куыш булып чыккан.

Табиблар бу ханымны үлекле шештән тулысынча арындырган. Хәзер пациент инде өйдә һәм үзен бик яхшы хис итә, дип билгеләп үттеләр РКБда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар