Татарстан театрлары Фидан Гафаровны озатырга бара – кар түгел, таш яуса да баручылар бар

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашырга Татарстаннан рәсми затлар да, шулай ук дәүләт театрларыннан да барачаклар.
Озату мәрасиме иртәгә, 29 апрель көнне, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында 10.00 сәгатьтән соң башлана. Матәм чарасы 11.00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә «Башинформ», Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Легендар актерны кече ватанында – Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр.
«Кем барачагын бүген уйлап бетерәбез. Бәлки, министр урынбасары Дамир Натфуллин барыр, бәлки, башка бер җитәкче», – диде ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов.
«Камал театрыннан бер машина тулып барачаклар. Равил абый Шәрәфиев барам дип тора, кәефе-сәламәтлеге әйбәт кенә булсын. Шулай ук, Илдус Габдрахманов һәм Фәридә Сафина барачак», – диде Камал театры директоры Илгиз Зәйниев.
«Теләгем бик зур. Бүген булса, барасы кыенрак булыр иде, чөнки бүген безнең театрда «Идел-Йорт» чаралары. Андый-мондый каршылыклар килеп чыкмаса, иртәгә барырга җыенам. Мин бит аның 77 яше тулган туган көненә барган идем. Ул аны «Бәхет хакы» спектакле белән билгеләп үтте бит инде. Октябрь аенда Уфа юлына туганнан туган егетләр белән чыгып киттем. Фидан абыйны бик ярата идем, кумир гына да түгел, гашыйк булып... Ул җырлый башлаганда, миңа 16 яшь иде... Хәзер уйлап утырам: аны соңгы тапкыр күреп калу өчен барганмын икән», – диде Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Әлеге «Бәхет хакы» спектакленә килгәндә, билгеле булганча, татар язучысы Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен Тинчурин театры чыгарырга җыена – репетицияләр бара. Бу әсәр – соңгы елларда Фидан Гафаровның «визит карточкасы» булган әсәр. Фидан Гафаров үзенең соңгы туган көнендә дә шуны уйнаган.
«Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен автобиографик дияргә мөмкин. Автор минем турында язуын әйтмәсә дә, охшашлыклар бик күп», — дигән иде Фидан Гафаров театрның 2021 елгы гастрольләре алдыннан.
«Фидан абый бездә «Бәхет хакы» куелуын белә иде – аңа Халисә Мөдәррисова әйткән. Гомумән, бу хакта Гафури театры белә – элемтәдә тордык. Безнең театр әле Нальчиктан гастрольләрдән кайтып төште, бара алмабыз ахры», – диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Минзәлә театры да барырга дип уйлый, әлегә төгәл генә кем бара дип әйтә алмасалар да, җыеналар. Чаллы, Кариев, Әтнә театрлары әлегә төгәл генә әйтә алмады.
Түбән Кама татар дәүләт драма театры да җыена. «Әле төрлечә уйлыйбыз. Безнең директор урынбасары Радик Хәнипов туган якларына – Дүртөйле якларына кайтып киткән иде ялларда. Бәлки, мәрасимдә ул катнашыр. Бәлки, үз артистларыбыз Раушан Әсәтов белән Рафил Зәйнуллин барыр – алар Гафури театры белән дус яшиләр. Үземнең баруым да мөмкин. Әле төгәл карарга киленмәгән, әмма Түбән Кама театры һичшиксез катнашачак», – диде театр директоры Рөстәм Галиев.
- Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат
- Фидан Гафаров турында: «Без Фидансыз заманда калабыз, һаман саегабыз, ятимләнәбез»