news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге 2 театрга һәм бер оешмага спектакль куярга акча бирә

news_top
Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге 2 театрга һәм бер оешмага спектакль куярга акча бирә
Фото: © Владимир Васильев/архив

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге 2027 елда спектакль кую өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк дәүләт, муниципаль һәм хосусый профессиональ театрлар исемлеген игълан итте.

Әлеге конкурска быел барлыгы 15 гариза кергән. Конкурс комиссиясе алар арасыннан 3 коллективны сайлап алган:

  1. Чаллы дәүләт курчак театрына «Не Ёж» спектаклен куюга – 300 000 сум.
  2. Кариев театрына «Иң шәп сәяхәт» спектаклен куюга – 400 000 сум.
  3. «Дастан» креатив индустрияләрне үстерүнең коммерцияле булмаган автоном оешмасына «8» спектаклен кую өчен – 500 000 сум.
  • «Дастан» оешмасының директоры – Алёна Батулла. Әлеге оешманың эшчәнлегенә килгәндә, бер мисал итеп хәзер аларның ТР Мәдәният министрлыгы субсидиясенә «Урманче. «Күренешләр» (рәссам Бакый Урманченың тууына 130 ел) фильмын төшерүләре билгеле.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар