Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихында калырга тиешле 50 шәхес – шундый версия бар

news_top_970_100
Татарстан тарихында калырга тиешле 50 шәхес – шундый версия бар

Татарстан кинематографистларының эре тарихи вакыйгалар һәм атаклы шәхесләр турында видеоматериаллар әзерләячәге турында хәбәр иткән идек: Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров әйтүенчә, кинематографлар, Фәннәр академиясе һәм Энциклопедия институты белән берлектә, Татарстанның 50 атаклы кешесе турында видеоматериал әзерләячәк. «Бу Татарстанның видеотарихын саклый торган зур планлы эш булачак», – дигән иде ул.

Дөрес аңларга кирәк: бу – фильмнар түгел, ә фильмнар өчен «консерв»лар. Ягъни, киләчәк буын өчен видеоматериал калдырабыз.

Татарстан кинематографларына кинохроника өчен тәкъдим ителгән шәхесләр исемлеген бирәбез.

Исемлектә әле дә сафта булган сәяси эшлеклеләр – Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов кебек билгеле шәхесләребез, шулай ук, 3 татар язучысы – Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Тәлгат Галиуллин; 4 татар драма артисты – Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина; 1 татар җырчысы – Зилә Сөнгатуллина, берничә спортчы, галим, рәссам, социалистик хезмәт геройлары, хәтта бер журналист (Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов) та бар. Исемлекнең яртысын диярлек элеккеге данлыклы җитәкчеләр, ректорлар тәшкил итә.

1. Рубин Абдуллин (1950), Казан консерваториясенең элеккеге ректоры, органчы-музыкант;

2. Тәлгат Абдуллин (1951), Татарстан Президенты карамагындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры булган кеше, ТР Дәүләт Советы депутаты;

3. Шамил Агеев (1949), ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының генераль директоры булган кеше;

4. Надир Әлмиев (1946), рәссам;

5. Марат Әхмәтов (1954), ТР Дәүләт Советы депутаты;

6. Рабит Батулла (1938), халык язучысы;

7. Зиннәтулла Биләлетдинов (1955), «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры;

8. Евгений Богачев (1941), Дәүләт банкының элеккеге җитәкчесе;

9. Александр Бородин (1950), генерал-майор, «Юнармия» хәрәкәте региональ штабы җитәкчесе;

10. Стэлла Габдрахманова (1933), укытучы, Социалистик хезмәт герое;

11. Тәлгат Галиуллин (1938), халык язучысы;

12. Яков Геллер (1950), Дәүләт заказы, инвестицияләр эшчәнлеге буенча агентлыкның элеккеге гендиректоры;

13. Наилә Гыйләҗева (1953), спортчы, Олимпия чемпионы;

14. Әгъзам Гобәйдуллин (1953), Татарстаның муниципаль берәмлекләре советы рәисе;

15. Геннадий Дегтярев (1938), КАИның элеккеге ректоры;

16. Сергей Дьяконов (1937), КХТИның элеккеге ректоры;

17. Анатолий Егоров (1948), рәссам;

18. Радик Җәләев (1936), торба салучылар бригадасы бригадиры, Социалистик хезмәт герое;

19. Камил Исхаков (1949), элеккеге Казан мэры;

20. Лев Козлов (1930), табип, акушер-гинеколог, профессор;

21. Александр Лаврентьев (1946), ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты;

22. Әхмәт Мазгаров (1943), ТР Фәннәр академиясенең элекеге президенты, академик.

23. Александр Малов (1926), язучы, журналист, сугыш ветераны;

24. Марс Михайлов (1938), Казан медицина институтының элеккеге ректоры, академик;

25. Илдус Мостюков (1928), «Радиоэлектроника» федераль оешмасының почетлы ректоры;

26. Фәрит Мөхәммәтшин (1947), ТР Дәүләт Советы Рәисе;

27. Валентина Никонова (1952), спортчы, Олимпия чемпионы;

28. Дания Нуруллина (1946), актриса;

29. Алексей Пахомов (1945), РФ Федерация Советы әгъзасы;

30. Валерий Песошин (1939), академик, КАИның кафедра мөдире булган;

31. Кев Салихов (1936), академик, Завойский ис. Казан физико-технология институты директоры;

32. Наил Сәхибуллин (1940), Энгельгардт ис. Астрономия обсерваториясенең элеккеге директоры;

33. Александр Славутский (1947), Качалов театрының баш режиссеры;

34. Любовь Смирнова (1944), химик җиһазлар аппаратчысы, Социалистик хезмәт герое;

35. Иван Стогниев (1941), генерал-майор;

36. Зилә Сөнгатуллина (1949), җырчы, профессор;

37. Индус Таһиров (1936), тарихчы, академик;

38. Ринат Таҗетдинов (1938), драма артисты;

39. Марсель Таишев (1943), элеккеге мәдәният министры;

40. Шәфагат Тәхаутдинов (1946), «Татнефть»нең элеккеге генераль директоры;

41. Равил Фәйзуллин (1943), халык шагыйре;

42. Илгиз Хәйруллин (1940), ТАССРның телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе һәм ТР Иҗтимагый палата рәисе булган;

43. Фирдәвес Ханов (1951), Түбән Каманың баш архитекторы булган;

44. Минтимер Шәймиев (1937), Татарстан Дәүләт Киңәшчесе;

45. Әзһәр Шакиров (1940), драма артисты;

46. Равил Шәрәфиев (1938), драма артисты;

47. Альберт Шиһабетдинов (1952), «ТАИФ»ның идарә рәисе була, хәзер генераль директор киңәшчесе;

48. Григорий Эйдинов (1946), рәссам;

49. Әхәт Юлашев (1928), генерал-майор;

50. Рүзәл Йосыпов (1938), академик, Казан педагогика институты ректоры булган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 июнь 2024
    Исемсез
    Ркаил Зайдулла , минемчә, читтә калырга тиеш түгел! Талантлы шагыйрь! Сирәк очрый торган күренекле шәхес!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100