news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан табиблары Сәламәтлек саклау министрлыгы флагын Эльбруска алып менгән

news_top

Татарстан табиблары Эльбрус тавына күтәрелгән. Алар Россия һәм Европаның иң биек ноктасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы байрагын алып менгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКС каналында хәбәр итте.

Альпинистлар төркеме составында тауга Акчурин исемендәге БСМПның баш табибы Роман Джумабаев, БСМП рентген-хирург Илнур Гафаров һәм Республика клиник хастаханәсенең рентген-хирургы Динар Гаязов күтәрелгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы байрагыннан тыш, табиблар БСМП байрагын да югарыга күтәргән.

Фото: Альмир Абашевның МАКС каналы

Төркем 8 августта юлга чыккан. Беренче көндә Чегет тавында 3200 метрлы биеклек яуланган. 10 августта Татарстан альпинистлары Терсколга 3800 метр биеклеккә күчә. Ә кичә, 14 августта, Роман Джумабаев үзенең социаль челтәрләрендә биеклеге 5642 метр булган Эльбрусны яулаулары турында хәбәр итте, дип яза «Челнинские известия» басмасы.

Чаллы табибы Роман Джумабаев өчен бу беренче генә күтәрелү түгел икән. Ул беренче тапкыр Эльбрусның көнбатыш түбәсенә 2024 елның язында күтәрелгән, ә 2025 елда ул Килиманджароны яулаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар