news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан спортчылары Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында көч сынаша

news_top
Татарстан спортчылары Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында көч сынаша
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлеге көннәрдә Кыргызстанда VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары уза. 1-5 сентябрьдә катнашучылар традицион һәм милли спорт төрләрендә ярышачак. Чолпон-Атада милли көрәш төрләре буенча ярышлар, шулай ук дөнья халыкларының күрсәтмә уеннары үтәчәк.

Быел Татарстаннан 8 спортчы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында республика данын яклаячак. Милли көрәштә, абсолют авырлык категориясе Радик Сәлахов (тренеры Ришат Мөбәрәкҗанов) чыгыш ясый. Кыргыз милли билбау көрәше – алышта Татарстан данын тагын ике көрәшче – 60 кг га кадәр авырлыкта Илфат Миңнегалиев һәм абсолют авырлыкта Ранис Гыйләҗетдинов (тренерлары Илнур Хәйбуллин) яклаячак.

Берьюлы өч татарстанлы ат көрәше – Эр эңиш спорт төрендә катнаша. 90 кг га кадәр авырлык категориясендә Илнур Гобәйдуллин, 100 кг га кадәр авырлыкта – Инсаф Хөсәенов һәм 100 кг дан артык авырлыкта Динар Хәйбриев чыгыш ясый.

Аттан тәңкә күтәрү – Тыйын эймей спорт төрендә Татарстанны Айдан Хәйруллин һәм аның тренеры Алик Зиннуров тәкъдим итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар