Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Республикасы Гербы: канатлы барс кайсы якка карый?

Бүген Татарстан Республикасы Гербы көне. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган.

news_top_970_100
Татарстан Республикасы Гербы: канатлы барс кайсы якка карый?
Владимир Васильев, Салават Камалетдинов

«Рәсми Татарстан» сайтындагы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә «Татарстан» дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчыгыннан тора.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл; Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән йөгертелгән.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы авторлары — Н. Г. Ханзафаров (идеясы), Р.З.Фәхретдинов (башкаручы).

Гербның үзәгендә — канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнары һәм халкының яклаучысы.

Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.

Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.

Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.

Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.

Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.

Барсның койрыгы тотышы аның яхшы кәефен, дустанә мөнәсәбәтен аңлата.

Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.

Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра.

Төсләрнең символик мәгънәләре:

Алтын төсе — Татарстан җиренең матурлыгын, муллыгын күрсәтә.

Яшел төс — яз яшеллеге, Татарстан яңаруы

Ак төс — Татарстан гражданнарының уй-фикер пакълыгы,

Кызыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, куәте.

Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.

Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре «ТР дәүләт символлары турында» Закон нигезендә регламентлана.

Татарстанның флагы һәм гербында төс бердәмлеге — өстенлек

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы вәкиле, Россия геральдистлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Григорий Бушканец Татарстан гербының үзенчәлекләре һәм барсның ни өчен уң якка карап торуын аңлатты. Карап торышка ул сул якка караган кебек, ләкин геральдика кануннары буенча уңга карый икән.

— Теләсә нинди герб оригиналь булырга тиеш, чөнки герб — территорияне тану билгесе, гаиләне тану билгесе фамилия булган кебек, ул территориянең сурәт рәвешендәге исеме. Кайвакыт охшаш герблар да була. Бу мәсьәләдә Татарстанның конкурентлары юк, дип саныйм. Бер яктан, ул тарихи яктан нигезләнгән, барс сурәте Болгар ханлыгы вакытларыннан, 12-13 гасырларга барып тоташа, икенче яктан уникаль, чөнки аңа охшаш герблар юк.

Герб флагның төс символикасын кабатлый. Бу һәркайда да алай түгел. Башка дәүләтләрдә юк дияр идем. Бу — мәҗбүри таләп түгел. Ләкин бүген РФ Президенты каршындагы Геральдика советының муниципаль берәмлекләр өчен мәҗбүри таләбе — флаг һәм герб символикасы кабатлануы. Флагта гербның ниндидер элементлары, төсләре булу шарт, — диде.

Шулай да, Григорий Бушканец әйтүенчә, РФ субъектлары флагларына карата андый таләпләр юк, чөнки күп субъектларның флаглары, герблары 90 нчы елларда расланган, ә бу соңрак чыккан таләп. «Татарстанның флагы һәм гербында төс бердәмлеге геральдика күзлегеннән плюс булып тора», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, барсның кайсы якка каравының тарихи геральдик традициясе бар.

– Күз алдыгызга китерегез, бу барс берәр сугышчының калканында сурәтләнгән ди. Геральдикада уң һәм сул як, калканны тоткан кешедән карап билгеләнә. Уң кулда кылыч, сул кулга калкан тотканда, барс уңга карый булып чыга. Сугышчы дошманга таба чапканда, барс дошманга йөзе белән карый дигән сүз. Ул шушы сугышчы белән дошманга һөҗүм итә. Шуңа күрә геральдика буенча, гербтагы барлык тере хайваннар уң якка каратып сурәтләнә.

Искәрмә шул: ике симметрияле хайван булса, төрле якка карый ала. Яисә, мәсәлән, кайсыдыр дворяннар сугыш вакытында качкан, курыккан булса, кире якка каравын гәүдәләндергән. Геральдика законы буенча, тере хайван уң якка карарга тиеш. Барс та, Казан зиланты кебек үк, шул кагыйдәгә туры килә.

Григорий Бушканец гербларда реаль хайваннар, үсемлекләр булган кебек, кайвакыт уйдырма, фантастик хайваннар да сурәтләнүен искәртте.

— Геральдика тарихына карасаң, гадәти булмаган атрибутлар белән арысланнар, аюлар күп. Ерак барырга кирәкми, Казан гербын карасаң да, Казан зиланты, аждаһа — фантастик хайван. Ул да бер биш гасырлап элек барлыкка килгән образ.

Бүген Казан гербы буенча герб символикасын аңлатырлык конкрет тасвирламасы юк. Татарстан гербы тасвирламасы бар, ләкин канатлы барс каян алынганлыгы турында җентекле аңлатма юк. Бәлки, Болгар вакытларында предметларда шундыйрак бизәкләр булгандыр, төрле чыганаклар бар, ләкин барста ни өчен канатлар барлыкка килгән төгәл аңлатманы мин белмим. ТР гербында канатлы барс гасырдан гасырга күчү символы, Болгар ханлыгының дәвамчылары, варислары буларак кабул ителде.

«Мин үзебезнең гербны бик яратам»

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да Татарстан гербын эшләүгә үз өлешен керткәнен искәртеп узды.

–Миңа калса, бик матур булды. Дәүләт символларын әзерләү төркемендә, Гербны кабул итүдә мин дә бар идем. Мин үзебезнең гербны бик яратам. Вариантлары күп булды инде, без шушысында тукталдык, һәм дөрес булды дип уйлыйм. Һәрхәлдә, республикабызны, дәүләтчелегебезне бизәп тора. Башка халыклар да бик ошата.

Чөнки, беренчедән, Ак канатлы барс ниндидер өмет, киләчәккә оптимизм рухы белән сугарылган. Ниндидер мескен түгел, ә канатлы, очарга әзер булган. Дәүләтчелегебезнең рухы, халкыбызның киләчәккә булган ышанычы шунда сыеп беткән дип уйлыйм.

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзасы, шагыйрь Ренат Харис гербны эшләүдә катнашкан шәхес. Тик ул Татарстан гербы турында сөйләүне хуп күрмәде.

–Дәүләт символлары кабул ителгәч, дәүләт символларын тәнкыйтьләргә дә, алар турында фикер алышырга да, сыйфаты турында сөйләшергә дә кирәкми. Ул ничек кабул ителгән, шулай булырга тиеш. Ә менә кабул итәр алдыннан, сөйләшүләр, бәхәсләр дә күп булды, конференцияләр, күргәзмәләр оештырылды. Һәр детален тикшерүләр булды. Кабул ителгәч, дәүләт символларын яклау турында закон чыкты, Конституциягә керде. Шулай булгач, алар турында беркем бер сүз әйтми. Законны үтәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100