Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисенең 2024 елга юлламасы: «Ихтыяр көчебезне сындыру мөмкин түгел!»

Бүген Татарстан Рәисе вазифасында Рөстәм Миңнеханов парламентка беренче еллык юллама белән чыкты. Нинди бурычлар куела, нинди җитешсезлекләрне төзәтергә кирәк, юллама нинди фикерләр уяткан – бу хакта «Интертат» күзәтүендә.

news_top_970_100
Татарстан Рәисенең 2024 елга юлламасы: «Ихтыяр көчебезне сындыру мөмкин түгел!»
ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Юллама Татарстан, гомумән алганда, Россиянең куәте, мөмкинлекләре турында фикерләр белән башланды.

«Кыенлыкларны җиңә барабыз»

«Илебез очраган җитди кыенлыклар тормышыбызның барлык өлкәләренә йогынты ясады. Шуңа да карамастан, без аларны җиңә барабыз. Безнең ихтыяр көчебезне сындыру мөмкин түгел – без моны расладык!

Россия Федерациясе Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Владимирович Путинның ныклы курсы нәтиҗәсендә дәүләтнең хәрби-оборона көче арта бара, икътисадта тотрыклылык саклана, җәмгыятьтә бердәмлек арта.

Һәр көн саен солдатларыбыз һәм офицерларыбыз фронтның алгы сызыгында үз-үзләрен аямыйча хәрби бурычларын үти. Кораллы Көчләр сафларында, Россия милли гвардиясе, Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлекчәләрендә хезмәт иткән татарстанлылар үз алларына куелган бурычларны намус белән үти», – дигән юллар бар.

Татарстан Рәисе бүгенге утырышка махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылганын әйтте. «Легендар «Алеша» танкы экипажы командиры, Россия Герое Рәсим Баксиковны күрүемә шатмын.

Сезнең һәрберегез – каһарманлык, Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге. Сезгә һәм махсус хәрби операциядә катнашкан һәркемгә сезнең аша ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Без сезнең белән горурланабыз!

Кадерле ватандашлар!

Ватан өчен гомерен корбан иткән каһарманнарның исемнәре безнең хәтеребездә мәңге сакланачак. Аларның батырлыгы һичкайчан онытылмаячак», – дип Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның якты рухын 1 минут тынлык белән искә алуны сорады.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре тормышындагы бер генә кыен хәл дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел!»

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк татарстанлылар фронтның алгы сызыгындагы ватандашларыбызга, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә актив ярдәм күрсәтүен билгеләп узды.

«Предприятиеләребез һәм оешмаларыбыз, муниципалитетларыбыз һәм депутатларыбыз, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!», «Халык фронты» һәм «Игелекле Казан» хәрәкәтләре, республика ДОСААФы, дини оешмалар, дистәләрчә волонтерлар берләшмәләре – бу эштән берсе дә читтә калмады», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Уртак эшкә күңел кушуы буенча кушылучылар да бар. Алар да залда бар иде. Бөгелмә районыннан үз акчасына УАЗ автомобиле сатып алып, аны сугышчыларыбызга тапшырган Таисия Балаева, Әлмәт районыннан тактик корал элементларын үзлегеннән җитештерүче Илдар Зарипов, Балык Бистәсе районыннан махсус хәрби операция зонасына дистәләгән генераторлар, мичләр һәм җылылык өчен төрле җайланмалар әзерләп озаткан Айдар Гыймадиев, Чаллыдан республиканың махсус хәрби операция зонасындагы барлык бүлекчәләренә берничә миллион сумлык гуманитар ярдәм озатуны җайга салган Светлана Гурлева. Рөстәм Миңнеханов аларга һәм барлык битараф булмаган гражданнарга бик рәхмәтле булуын әйтте.

Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тормышындагы бер генә кыен хәл дә игътибардан читтә калырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Килеп туган мәсьәләләрне тиз арада һәм сыйфатлы хәл итү, ул гаиләләрне гел кайгыртып тору кирәклегенә басым ясап әйтте.

Журналистларга әйтелгән сүз

«Медиа-киңлек чын мәгънәсендә сугыш кырына әйләнде. Россиягә каршы көчле мәгълүмати сугыш җәелдерелде», – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу шартларда ул журналистларның һәм авторларның һөнәри осталыгы, үз эшен яхшы белүе, битараф булмавы, граждан буларак актив позициядә торуы, халыкка хак һәм объектив мәгълүмат бирүе бик мөһим булуын әйтте.

«Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең абруена тап төшерү, республикада тотрыклы хәлне какшату омтылышларын киләчәктә дә катгый тыярга кирәк. Массакүләм мәгълүмат чараларын, яңа мәгълүмат чараларын бу эшкә тулысынча тарту зарур», – дип белдерде.

Рәис шулай ук мәдәният, сәнгать хезмәткәрләренә дә бурычларны җиткерде.

«Көнбатыштан илебез яшьләренә тискәре идеологик йогынты ясау омтылышлары элеккечә дәвам итә. Традицион рухи хәзинәләрне юкка чыгаруга, тарихи хәтерне бозып күрсәтүгә аеруча басым ясала.

Әлеге шартларда ватанпәрвәрлек тотрыклылыгыбызның какшамас нигезен тәшкил итәргә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларына нәкъ менә шушы фикерләрне тарату мөһим, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең әсәрләре шуларга нигезләнергә тиеш».

«Беренчеләр хәрәкәте» буенча формаль эш итәргә ярамый!»

Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең патриотик тәрбиясе, ватанпәрвәрлек әһәмиятенә тукталды. Яшь буынга тәрбия бирү 1 генә көнлек эш түгеллеген искәртте.

«Илебез Президенты башлангычы белән «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр оешмасы төзелде. Аның төп бурычлары – яшь буында илебез белән горурлану, Ватанны ярату хисе тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау.

Татарстан бу эштә актив катнаша: барлык муниципалитетларда җирле һәм башлангыч бүлекчәләр төзелде, бик күп яшьләр катнашында чаралар уздырыла.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләренең игътибарын бу очракта формаль эш итәргә ярамавына юнәлтәм. Яшь буынны тәрбияләүгә ихлас мөнәсәбәт булганда гына, без киләчәккә ышаныч белән карый алачакбыз», – дип кисәтте.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башларга кирәк

«Тарихи хәтерне саклау – безнең изге бурычыбыз. Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшен, һичшиксез, киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Республика Хөкүмәтенә, Казан мэриясенә башкаланың Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона ачу турындагы тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Хөкүмәткә, шәһәр һәм район башлыкларына инде хәзердән үк юбилей датасын бәйрәм итүне оештыру эшен башларга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

Ислам дөньясы белән үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итәргә

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән өстенлекләрнең берсе – ислам дөньясы белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү. Бу юнәлештә ул Kazan-Forum халыкара икътисадый форумы нәтиҗәле мәйданчыкка әверелгәнен билгеләп узды.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән төрле юнәлешләрдә, шул исәптән дөнья күләмендә яшьләргә кагылган гамәлләр, фән, мәдәният, мәгариф, спорт даирәсендә, шулай ук хәләл тормыш рәвеше алып баруга шартлар тудыру өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам иттерү зарур. Ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру зарур. Моннан тыш, халыкка һәм бизнеска мәгълүмат бирү эшенә аерым игътибар сорала», – диде.

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы булачак

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыруда ролен билгеләп узды.

«Фәннең һәм инновацияләрнең алдыбызда торган бурычларны хәл итүдә мөһим ролен аңлап, Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында киләсе елны Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», – диде.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Эшкуарлык мохитен яхшырту турында

Кече һәм урта бизнес – икътисадны үзгәреп коруда төп корал. «Эшкуарлык мохитен яхшырту, аерым алганда яңа кече һәм урта предприятиеләр субъектлары булдыруга кызыксыну тудыру, бизнесның югары сыйфатлы үсешен, җитештерүчеләребезнең бизнесын үстерү, шулай ук эшкуарларга чит ил базарларына чыгуга ярдәм итү һәм үз сәүдә маркаларын танытуга комачаулаучы чикләүләрне бетерү безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора», – диде Рәис.

Халыкка азык-төлек җитәрлек булачак

Икътисадның төп тармакларыннан берсе – авыл хуҗалыгы.

«Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен, корылык булу сәбәпле, бу ел җиңел булмады. Ләкин шулай да игенчеләребез бөртеклеләрдән 3,7 млн тонна уңыш җыеп алуга иреште. Шулай ук 1,5 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, кимендә 800 мең тонна бәрәңге һәм 300 мең тонна яшелчә җыеп алыныр, дип көтелә. Бу исә республикабыз халкын тулысынча азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Авыл хезмәтчәннәренә катлаулы, әмма гаять әһәмиятле хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Нәселле терлек сатып алмаучылар кемнәр?

Татарстан – илдә сөт җитештерү буенча алдынгылар сафында. Татарстан Рәисе тәүлегенә 400 тоннадан артык сөт җитештерелә торган Кукмара районының, көн саен 300 тоннадан артык сөт җитештерә торган Саба, Әтнә һәм Балтач районнарының өлеше аеруча зур булуын әйтте. Тырышлык белән мактана алмаган районнар да бар, республика Рәисе андыйларны шелтәләп үтте.

«Ярдәм чаралары һәркемгә бертигез күләмдә бирелә, әмма төрлечә файдаланыла. Мәсәлән, узган елда Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында нәселле терлек бөтенләй сатып алынмаган, бүгенге көндә Чүпрәле, Зеленодольск, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер генә эре инвестиция проекты да тормышка ашырылмый. Нәтиҗәдә, бары тик бер Кукмара районында гына әлеге 8 район бергә җитештергәннән артыграк сөт җитештерелә. Бу – елына 140 тонна сөт», – диде һәм төп бурыч терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймау булуын ассызыклады.

Милли китапханә янында балалар паркы ачылачак, Камал театрының яңа бинасы төзеләчәк

Казан өчен гаять әһәмиятле проектларны тормышка ашыру эше башланган. Казансу елгасы ярында Милли китапханә белән янәшә балалар паркы ачу, шулай ук Галиәсгар Камал театрының яңа бинасын төзү күздә тотыла. «Ул Кабан күле һәм Иске татар бистәсе экосистемасын берләштерәчәк, күренекле архитектура объекты һәм татар мәдәнияте үзәге булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киров дамбасы янындагы территория шулай ук республика халкын һәм аның кунакларын үзенә тартып тора торган тагын бер урын булачак. Биредә су өстендә ял итү өчен шартлар булдырылган яңа җәмәгать урыны барлыкка киләчәген әйтте.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Казаннан Мәскәүгә – 6,5 сәгатьтә, һәм юллар кайда салына?

Юлламадан билгеле булганча, быел декабрь ахырында М-12 трассасы һәм Идел аша 3 километр озынлыгындагы яңа күпер буенча хәрәкәт ачылачак, ул Казан шәһәрен көньяктан урап үтү мөмкинлеге бирәчәк. «Барлык юллар да беренче категорияле булачак. Казаннан Мәскәүгә бары 6,5 сәгатьтә барып җитү мөмкин булачак», – ди Рәис.

Казан – Оренбург федераль трассасына тоташачак Алексеевск – Әлмәт юлын төзүне тәмамлау 2024 елга бурыч булып тора. Киләсе этап: Әлмәт – Баулы участогында юл төзелешен дәвам итү. Проектны гамәлгә ашыру Казан һәм Әлмәт агломерацияләре арасында югары тизлектә хәрәкәт итү мөмкинлеге бирәчәк.

«Республикабыз башкаласында Горький шоссесын үзгәртеп кору эшләре дәвам иттерелә, аңа алмаш булган беренче участок төзелеп бетте, быел Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр Вознесение трактының беренче этабы куллануга тапшырылачак...

Болар белән беррәттән Татарстанда төбәк әһәмиятенә ия булган юлларга да зур игътибар бирелә. Без һәр елны авылларда кимендә 700 километр озынлыкта юллар төзибез һәм төзекләндерәбез. Әлеге эшне дәвам иттерәчәкбез», – дип белдерде Миңнеханов.

БДИ нәтиҗәләре кайда түбәнрәк?

Бертигез мөмкинлекләр бирелүгә дә карамастан, дәүләт аттестациясе узучыларның нәтиҗәләре төрле. Юлламадан күренгәнчә, Тукай, Ютазы, Лаеш, Буа һәм Менделеевск районнарында БДИ нәтиҗәләре, тулаем республика буенча алганда, уртачадан түбәнрәк.

Моннан тыш, быел имтиханнарын 100 баллга тапшырган бер генә укучы да булмаган, шулай ук мәктәпне тәмамлау турында аттестат бирелмәгән укучылар булган районнар да бар. Бу – Тукай һәм Ютазы районнары.

«Мондый хәл булырга тиеш түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә муниципаль мәгариф органнарының эш системасын тикшерергә, педагогика өлкәсендәге стандартларга туры килүне тәэмин итүче технологияләрне һәм методик алымнарны камилләштерергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе БДИ бирү өчен профильле математика, физика һәм химия кебек юнәлешләрне сайлаучылар кимегәнен дә искәртте.

«Соңгы елларда БДИ бирү өчен профильле математика, физика һәм химия кебек юнәлешләрне сайлаучы мәктәп укучылары санының кимүе кебек хәвефле күренеш күзәтелә. Әлеге хәлне үзгәртү зарур. Моның өчен һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирергә, предприятиеләр катнашында юнәлеш сайлаганчы һәм юнәлеш сайлаганнан соң укыту эшен җайга салырга, балаларны иҗади, уйлап табу эшчәнлегенә җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.

«Укытучы скверы» ачыла

«Илебездә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елында республиканың барлык педагогика өлкәсе хезмәткәрләренә кагылышлы зур эш алып барыла. Бу – укытучыларның югары абруен һәм аларның хезмәтенең әһәмиятен тагын бер кат дәлилли.

Әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт йөзеннән без Казанда «Укытучы скверы» ачу турында карар кабул иттек», – дип сөендерде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартлар булырга тиеш

Республика Рәисе туган телләрне сыйфатлы итеп өйрәнүне балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр тәэмин итәргә кушты.

«Ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартларны да булдыру мөһим. Милли мәгариф системасы һәрчак безнең игътибар үзәгендә. Туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә укыту өчен шартлар бар, кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла», – диде.

Табибның җылы сүзе кирәк

Юлламадан аңлашылганча, табибларга мәрхәмәтле, ягымлы булу кирәк. «Медицина хезмәткәренең бер җылы сүзе, бер елмаюы да дәвалау сәләтенә ия», – ди Рәис. Татарстанның медицина учреждениеләре коллективларына көндәлек тырыш хезмәтләре, һөнәри осталыклары, үз эшен яратып башкарулары өчен олы рәхмәтен белдерде.

Сәламәтлек саклау системасында беренчел звено, ягъни сырхауханәләр эше әһәмиятле буын булып тора. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, биредә кадрлар җитмәү мәсьәләсе элеккечә үк актуаль. «Бу исә булган персоналга өстәмә эш йөкләүгә китерә, ә бу, үз чиратында, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге мәсьәлә Зеленодольск, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында аеруча кискен тора. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына район башлыклары белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирүегезне сорыйм», – диде.

«Алдыбызда төрле өлкәләрдә күп бурычлар тора. Без аларны бергәләп, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам. Безнең көчебез – тырыш булуда, талантлы кешеләребездә, өлкәннәрне хөрмәт итүдә, туган илгә булган мәхәббәттә, гаилә кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне саклауда.

Без мең еллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән бик нык горурланабыз.

Безнең көч – күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә! Бергә булганда, безгә бернинди кыенлыклар да куркыныч түгел! Без, һичшиксез, җиңәчәкбез! Без бергә! Без булдырабыз!» – дигән югары ноктаада тәмамланды юллама чыгышы.

Юллама турында фикерләр

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов:

«Юлламаның эчтәлеген кабат күңелдән үткәреп, фикерләргә кирәк булачак. Чөнки аның һәр җөмләсендә зур фикер һәм киләчәккә максат ята. Юлламада илдә, республикабызда, дөньядагы сәяси халәттән чыгып, шуңа кагылышлы бурычлар билгеләнде…

Рәиснең бу юлламасы республикабызның бөтен тармакларын да колачлады. Бик зур өстенлек махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез, илебез сакчыларына, аларның гаиләләренә, аларга игътибар һәм ярдәмчел булуга бирелде. Шуңа бәйле рәвештә мәгариф, сәламәтлек саклау, хезмәт күрсәтү, тормыш сыйфатын үстерү буенча халык нәрсәгә мохтаҗ – бөтен төрле тармаклар исәпкә алынды. Хәтта туган телебезне саклауга да зур урын бирелде, комиссиябез эшчәнлеген дә Рәисебез уңай яктан билгеләп китте».

Фото: © Рамил Гали

Мәдәният министры Ирада Әюпова:

«Юлламаның иң башында мәдәният булуы мөһим дип саныйм. Минем өчен бу – зур әйбер. Мәдәният – безнең тормышның нигезе. Ул мәдәният оешмаларында гына түгел, мәктәп, уку йортлары, гаиләләрдә – бөтен җирдә булырга тиеш. Европа илләре тарихыннан бер кызыклы очрак бар. Бөек Ватан сугышы елларында бер илдә бюджет планын алып килгәннәр, ә анда мәдәният булмаган. «Нигә мәдәният юк?» – «Сугыш бит». – «Ә без алайса нәрсә өчен сугышабыз?...»

«Рөстәм Нургалиевич дәүләтнең теләсә нинди стратегиясе нигезендә идеология булуын беренче ел гына билгеләми. Рәисебез быел мәдәниятебез, гореф-гадәтләребездән башлап, бөтен юллама аша бер фикерне алып бара: без үзебезнең милләтебезне саклау өчен, беренчедән, рухыбызга инвестиция кертергә тиеш. Алдан ук быелгы юллама идеологик платформада булырга тиеш, дидем. Безгә хәзер идеология кирәк. Чыннан да идеология турында күп сүзләр әйтелде. Киләчәккә безнең планнар бик зур. Эшләргә генә»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева:

«Зур концертлар залында хөрмәткә лаек булган кешеләр җыелган иде, шуңа да Рөстәм Нургалиевичның юлламасы рәхмәт сүзләреннән башланды. Ул еллык юлламасында бертуктаусыз алга баруны төп максат итеп куйды. Табиблар, укытучылар Рәис куйган бурычларны үтәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, хәтта яшь буын да республиканың уңышларына зур өлеш кертә. Алдагы көннәрдә күп мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Шуңа күрә барыбызга да бердәм булырга кирәк», – диде.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, еллык юлламада министрлык, ведомстволарга күп бурычлар йөкләнгән. «Шулай да, бу юллама республикада яшәгән һәр кешегә кагыла. Юлламаны барыбыз да үтәргә тиеш. Бүгеннән үк юлламада куелган бурычларны үтәү чараларын күреп, уңышлы эшләвебезне дәвам итәргә кирәк», – диде ул.

«Без бүгенге көндә уңай шартларда яшәмибез, шулай да авырлыкларны җиңеп булуын юлламада телгә алынган шәхесләр үрнәгендә күрдек. Алар – төрле һөнәр ияләре, төрле өлкәләрдә эшлиләр. Аларның бүгенге уңышлары ил һәм халыкара күләмендә дә билгеле».

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:

«Бүген бәяләмәсез мәгълүмат бирү дөрес түгел, чөнки журналист бу очракта битараф калырга тиеш түгел. Аның гражданлык позициясе, геройларыбызга сүз белән ярдәм итү осталыгы мөһим. Мәгълүматны дөрес тон белән бирү – бүгенге көндә иң мөһиме. Мәгълүмати сугыш чынбарлыгында фәкать мәгълүмат кына бирү аз.

Безнең журналистлар Россиянең яңа төбәкләренә командировкаларга бара – Лисичанск, Луганск, Донецкига, хәрбиләр белән очраша, геройларның батырлыгын яктырта, патриотик материаллар әзерли һәм максималь рәвештә чынбарлыкны чагылдыра.

Гомумән алганда, бүген журналист эше – ул, беренче чиратта, яңа чынбарлыкта эшләү. Бихисап күп кешеләр мәгълүматны яңа медиа, социаль челтәрләр, Telegram каналларында урнаштыра. Журналист алга киткән булырга, видеоконтент белән эшли белергә, яңа форматлар һәм техниканы даими рәвештә үзләштерергә тиеш».

ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла:

«Юлламаларны дүртенче ел тыңлыйм. Быелгы юллама яңалыгы белән аерылып тора, ул озынрак та булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сүзе гамәленнән аерылмый. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә татар сәнгате, мәдәниятенең роле турында әйтте. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында да сөйләде, бернәрсәне дә күз уңыннан читтә калдырмады. Уңышлар да күп, проблемалар да бар. Иң мөһиме: узган эшкә – салават дип йомгак ясап, киләчәккә дөрес юл эзләү».

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов:

«Еллык юлламада алга таба нинди эшләр башкарылачагы турында әйтелде. Куелган максат, бурычларны үтәячәкбез. Бергәләп эшләгәндә, уңышка ирешербез дип уйлыйм. Дөресен әйтергә кирәк, кешенең тормышын яхшырту, эш урыннарын булдыру өстендә ел саен дәүләтебез зур эшләр эшли. Программаларның да дәвам итүе мөһим».

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев:

«Ел саен юлламада дөнья күләмендә сибелеп яшәгән татарларны берләштерү турында да үзебезгә бурычлар алабыз. Бүген дә ул әйтелде. Һәрбер татар кешесе, татар гаиләсе Татарстаныбызны, мәркәзебез Казанны туган җир итеп күрәләр. Без үткәргән чаралар, Сабантуйлар, фестиваль, бәйгеләр татар телендә Татарстаннан чыга һәм Татарстанга кире кайта. Минемчә, конгрессның эшенә, татар теленә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык. Ныклап берләшеп эшләргә, дигән уй белән, бүгеннән аны тормышка ашыра башлыйбыз».

«Беренчеләр хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов:

«Бер сәгатьтән артык дәвам иткән юлламада игътибар яшьләр сәясәтенә дә бирелгән иде. Яңа буын яшьләренә карата һәм, шулай ук, «Алдынгылар хәрәкәте» турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мөһим сүзләр әйтелде. Яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләргә тиешбез. Шулай ук, сәләтле яшьләр белән эшләүгә дә игътибар бирелде. Эшебезне канатланып дәвам итәчәкбез».

Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин:

«Юлламада барлык мәсьәләләрне дә Татарстан Рәисе яхшы итеп аңлатты: кайсы өлкәдә алда барабыз, кайсында калышабыз... Федераль бюджеттан каралган акчаларны кайтарырга тырышырга, программаларны гамәлгә ашырырга кирәк. Туктап калмыйча, матур итеп эшлисе кала».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100