Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барс Рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәв «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Бүген Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында 25нче тапкыр «Татар җыры» фестивале уза.

news_top_970_100
«Барс Рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәв «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Фото: Алинә Айдарова

Бүген Казанда «Татар җыры»! «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында татар эстрадасының иң популяр артистлары җыелган. Фестивальне юбилее белән котларга Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да килгән. Ул «Барс Рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәевка «Дуслык» орденын тапшырды.

«Әлеге матур чарага катнашы булган барысын да бәйрәм белән котлыйм. Аерым бүгенге көндә ирләре, уллары, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булучыларга мөрәҗәгать итәсем килә – якыннарыгыз исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Бәйрәм белән!» – диде Фазлыева.

Камил Мәүлет улы үз чиратында тамашачыларны сәламләде, хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте. «Фестивальнең дәвамы әле бар», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100