Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаиләләрегезгә сезгә караганда да авыррак»: Татарстан районнарында егетләрне озаттылар

Бүген Татарстан районнарында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-егетләрне озаттылар.

news_top_970_100
«Гаиләләрегезгә сезгә караганда да авыррак»: Татарстан районнарында егетләрне озаттылар
"Кайбыч таңнары"

Кайбыч

Чыганаклар буенча, Кайбыч районыннан 60 ир-атның китүе билгеле.

«Районыбызның төрле авылларында яшәүче мобилизацияләнүчеләр билгеләнгән сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортына җыелды. Ватанны саклаучыларны озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде.

 

Фото: © «Кайбыч таңнары»

Егетләргә хәерле юл теләп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, район протоиерее Николай Ермолаев чыгыш ясады. Алар егетләргә сәламәтлек, тиз арада әйләнеп кайтуларын, үз-үзләрен саклауларын теләде», – дип яза «Кайбыч таңнары».

«Патроитик тәрбия бүгенге көндә дә дәвам итә. Без «туган илне якларга кирәк» дип өйрәттек. Ә бүген – шушыңа мисал. Аңлашыла, сез беренчеләр түгел. Иртәгә тагын күпме кеше кирәк булачагын белмибез. Мин сезнең һәммәгезгә хәерле юл телим. Бөек Россия Федерациясе дип аталган туган илегезне саклаганыгызны онытмагыз. Сезне закон кысаларында рөхсәт ителгәннәрнең барысын да үтәргә чакырам. Үзегезне саклавыгызны сорыйм, чөнки сезнең артыгызда– гаиләгез. Гаиләләргә сезгә караганда да авыррак. Сез түзәрсез, чөнки сез – көчле егетләр», – дип сөйләгән саубуллашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

«Кайбыч таңнары» үзләренең «ВКонтакте» битендә саубуллашудан фото, видеолар да урнаштырганнар.

Видеода күренгәнчә, ир-атлар әниләрен, хатыннарын кочаклаган. Хатын-кызлар күз яше түгә.

 

Фото: © «Кайбыч таңнары»

Саба

Шәхси чыганак хәбәр итүенчә, Саба хәрби комиссариатыннан 130 кешене Казанның танк училищесына җыелу урынына илткәннәр.

 

Фото: © Сабада мобилизациягә эләккән егетләр белән саубуллашалар. Чыганак

Арча

26 сентябрьдә Арча хәрби комиссариатында да өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләрне озату була. «Район башлыгы Илшат Нуриев аларга хәерле юл, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде», – дип яза «Арча хәбәрләре».

«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, асыл егетләребез! Сезне гаиләләрегездә көтәләр», – дип язганнар хәбәр астына райондашлары.

 

Фото: © «Арча хәбәрләре»

Кукмара

Кукмарадан мобилизацияләнүчеләр төркемен дә хәрби полигонга озатканнар. Хәрби җыен район мәдәният йортында узган. Егетләр белән саубуллашырга якыннары, гаиләләре, битараф булмаган райондашлар килгән иде. Мобилизацияләнүче егетләр алдында хәрби комиссар Альберт Гомәров, район сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, әфганчы Камил Бикбаевлар чыгыш ясап, киңәшләрен бирде, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» газетасы.

 

Фото: © «Хезмәт даны»

«Киявебезнең бертуган энесе белән саубуллашырга килдем. Кемне озатсак та, бик авыр, монда сыйныфташлар, авылдашлар да бар, исән-сау әйләнеп кайтсыннар, алга таба күрешергә насыйп булсын», – дигән Кукмарадан Земфира Мостафина.

 

Фото: © «Хезмәт даны»

Балтач

Балтач районыннан да тагын бер төркем ир-атлар киткән. «Бүгенге отправка – иң күләмлесе», – дип яза «Хезмәт» газетасы. 

Чүпрәле

Чүпрәледә мобилизация буенча беренче тапкыр ир-атларны озатканнар. Петр Дементьев исемендәге паркта алар белән туганнары, якыннары, дуслары, шулай ук район җитәкчеләре, дин әһелләре хушлашкан.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: «Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм район халкы! Без Бөек сугыш традицияләренә һәм каһарманлыгына, Бөек Ватан сугышы елларында чыдамлы бабаларыбызның, Әфганстанда, Чечняда интернациональ бурычларын биргән әтиләребезнең ныклыгына тугры калабыз.  Хәрби бурычка тугры булыгыз, без сезне көтәбез!» – дигән, дип яза «Туган як» газетасы.  

 

Фото: © «Туган як» газетасы

Мамадыш

Мамадышта тагын 7 ир-ат мобилизация буенча Казандагы җыелу урынына киткән. Узган шимбәдә мамадышлылар 9 ир-егетне озаткан булганнар, дип хәбәр итә «Мамадыш-информ». 

«Сезнең гаиләләрегез игътибарсыз калмаячак, балаларны мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында түләүсез туклану белән тәэмин итәчәкбез, аларга, беренче чиратта, безнең районда булган барлык түгәрәкләр, секцияләр һәм башка үсеш мөмкинлекләре булачак, – дигән район башлыгы Анатолий Иванов. 

Мобилизацияләнгән ир-атларның кулларында көн тәртибе, берничә көн элек алынган һәм шәхси әйберләр салынган капчыклар бар. Якын арада аларның һәркайсы муниципалитеттан, «беренче вакытка» чыгымнарны каплау өчен, 10 мең сум акча алачак, дип тә язалар.

 

Фото: © «Мамадыш-информ»

Буа

Казан

«Казань на максималках» телеграм каналында районнардан килгән автобусларның Казан танк училищесы территориясенә кергән видеосын урнаштырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100