Татарстан онкологларына сидек куыгын алуда робот ярдәмче булган
Татарстанда беренче тапкыр онкологлар робот ярдәмендә сидек куыгын алган һәм аның функциясен нечкә эчәкне кулланып торгызган. Бу хакта Республика онкологик клиник диспансеры матбугат хезмәте хәбәр итә.
71 яшьлек ир-ат онкодиспансерга 5×5 сантиметр зурлыктагы шешкә зарланып килә. Шеш май клетчаткасына үсеп кереп, лимфатик төеннәр зурайган була.
Тикшерүләрдән соң пациентка урологик хирургиядә иң катлаулы операцияләрнең берсен – цистпростатэктомияне ортотопик пластика белән беррәттән уздырырга карар кылалар.
Фото: © РКОД матбугат хезмәте (РКОД МАКС-каналыннан)
Хирурглар сидек куыгын простата бизе белән бергә тулысынча алганнар, шуннан нечкә эчәк участогыннан яңа сидек резервуары формалаштырып, сидек бүлеп чыгару системасының эшен торгызганнар.
Операция үзе катлаулы саналса да, аны зур кисемсез генә үткәрергә мөмкин булган. Татарстанда беренче тапкыр аны робот-ассистент ярдәме белән башкарганнар.
«Безнең өчен шешне алып ташлау гына түгел, сидек бүлеп чыгару системасының эшен шунда ук торгызу да мөһим иде. Бу, пациентка дәваланганнан соң, гадәти тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләгән 6 нчы онкология бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Георгий Басиашвили.
Фото: © РКОД матбугат хезмәте (РКОД МАКС-каналыннан)
Операциядә катнашкан команда:
- Георгий Тариелович Басиашвили – 6 нчы онкология бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы;
- Айрат Эльфар улы Бариев – 6 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы;
- Илнур Ильяс улы Шакиров – 10 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы;
- Данис Мөхәммәдов – анестезиолог-реаниматолог;
- Гөлгенә Илшат кызы Исмәгыйлева – шәфкать туташы-анестезист.