Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие җәядән ату турнирында: «Пәйгамбәребез мөселманнарны җәядән атарга өнди»

16 сентябрьдә Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узды. Мөгаен, кемдер: «Нәрсәгә кирәк соң ул?» – дип әйтер. Ләкин тамырлары бик тирәнгә киткән уен төре белән шөгыльләнүчеләр башка фикердә. Болар турында тулырак – «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Татарстан мөфтие җәядән ату турнирында: «Пәйгамбәребез мөселманнарны җәядән атарга өнди»
Абдул Фархан

«Шайтан каласы» легендасы

Турнирны оештыру урыны итеп туристлар өчен популяр булган «Шайтан каласы» (Чертово городище) сайланылган. Биредән искиткеч күренешләр ачыла. «Шайтан каласы»ның бик кызык легендасы да бар. Легенда буенча шайтанга попның кызы ошый һәм ул аңа өйләнергә уйлый, ләкин поп кызын шайтанга бирмәс өчен хәйлә кора. «Бер төн эчендә Кама ярында ак таштан чиркәү төзе», – ди поп шайтанга. Шайтан төне буена тырышып эшли, ләкин ул чиркәүнең түбәсе белән тәресен куеп өлгерми, әтәчләр кычкыра. Шул рәвешле, поп кызын шайтанга кияүгә бирми кала, ә шайтанның төзегәннәре таң ату белән үзеннән-үзе ишелә. Бүгенгә көнгә кадәр Кама яры әлеге чиркәүнең ташлары белән чуарланган…

Фото: © Абдул Фархан

«Пәйгамбәребез мөселманнарны, дөрес ният куелган очракта, балаларын йөзәргә, атта йөрергә һәм җәядән ук атарга өйрәтергә өнди»

Кызык легенда, әмма чарага әйләнеп кайтыйк. Кунакларны һәм катнашучыларны сәламләү өчен, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Алабуга районының башлыгы Рөстәм Нуриев, М.А. Шолоховның оныгы Александр Шолохов һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексын гамәлгә куючы, «Туган батыр» проектын оештыручы Радик Абдрахманов килде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһы Тәгаләгә көчле булган иманлы кеше иманлы гына булган кешегә караганда якынрак», – дия торган булган. Тагын бер хәдисендә: «Мөселманнарның иң яхшысы – башкаларга файда китерүчеләр», – ди. Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарны, дөрес ният куелган очракта, балаларын йөзәргә, атта йөрергә һәм җәядән ук атарга өйрәтергә өнди.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәтта үзе дә Мәккәдә Рукана исемле кеше белән көрәшә. Рукана Мәккәнең чемпионы була, әмма сөекле Пәйгамбәребез аны берничә мәртәбә җиңә, һәм шуннан соң Рукана ислам динен кабул итә».

Фото: © Абдул Фархан

Александр Шолохов: «Дөньяда угы булмаган бер генә цивилизация дә булмаган. Ук – ул кешене әйләнә-тирәдән көчлерәк иткән иң борынгы корал. Соңыннан ул сәнгатькә әйләнде, уктан музыка кораллары ясадылар, медитация вакытында куллана башладылар. Мин үзем Ростов җирләре Доннан, анда 100 ел элек булган, «Тихий Дон»да сурәтләнгән вакыйгалар кабатлана. Анда туган – туганга, улы әтисенә каршы көрәшә. Болар барысы да – безнең өчен бөтенләй чит кыйммәтләр аркасында. Гореф-гадәтләр саклансын, һәм ук безне бары тик якты һәм туры юлдан гына алып барсын иде».

Фото: © Абдул Фархан

Радик Абдрахманов: «Туган батыр» проектының логотибын Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте. Ул сигез чуклы йолдыздан һәм уртасында сурәтләнгән уктан гыйбарәт. Йолдызның һәрбер чугы «Туган батыр»ның сыйфатларын күрсәтә. Ул – яхшылык, кызгану, түземлелек, юмартлык, тугрылык, сер саклый белү. (Радик Абдрахманов шушы сыйфатларны санады, алар икегә ким килеп чыга – «Интертат»). Әлеге сыйфатларны без Туган батыр образында төрле проектларда, мультипликацияләрдә чагылдырырга тырышабыз. Җәядән ату турниры да Туган батыр образын популярлаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Гомумән алганда, Төркиядә, Казахстанда, Башкортстанда күчмә халыкларның этно уеннары зур масштабта оештырыла. Киләчәктә бездә дә шул дәрәҗәдә узар, дигән өмет бар».

Фото: © Абдул Фархан

Беренче урын алучыга 40 мең сум акча

«Максат» җәядән ату клубы тренеры Камил Шәрәфетдинов тамырлары белән Башкортстаннан. «Барлык туганнарым шунда», – ди. Ул 16 ел Воркутада шахтада эшләгәннән соң, пенсиягә чыккач, Алабугага килә. «Башкортстанда ук атуларын белгәч, йөрәк ешрак тибә башлады. «Әх, мин анда яшәгән булсам, мин дә аткан булыр идем» дип уйландырды», – ди ул.

– Ничек ук ату ярышлары уздырырга ниятләдегез соң?

– Без Алабугадагы «Әҗмәл» мәчетенә намазга йөрибез, анда безнең подвал шикелле җир бар. Шунда тренажер ясарга ниятләп йөри идек, аннары берсе җәя белән ук сатып алды да тир ясарга уйладык. Башкортстанда җәядән ату буенча ярышлар инде җиденче-сигезенче ел үткәрелә. Анда «Мәргән уксы» дигән хәрәкәт бар, шуның җитәкчесе Юлай Галиуллин белән танышып киттек, без – аларга, ул безгә килде. Бүгенге турнирда да баш хәким ул. Менә шулай, аларга карап, атарга өйрәнә, ярышлар уздыра башладык инде.

Беренче тапкыр турнир былтыр июльдә узды. Теге елны атышка 7 кеше чыккан иде: 5 олы кеше һәм 2 бала. Быел 17 кеше чыкты: олылар да, ирләр дә, хатын-кызлар да, балалар да бар.

Фото: © Абдул Фархан

– Катнашучылар өчен кагыйдәләр нинди?

– Ярышка килгән кешенең үз җәясе, табигый каурыйдан ясалган агач уклар һәм борынгы милләт киеме булырга тиеш. Сәхнә артистларыныкы кебек түгел, ә натураль тукымалар, җитеннән, мамыктан, сукнодан эшләнелгән киемнәр, күн аяк киемнәре. Һәм иң мөһиме, әлбәттә, ата белү.

Шулай ук ярыш башлану алдыннан коралларны тикшерделәр (инспекция үткәрелде) һәм коралның таләпләргә туры килүен исбатлаучы махсус билгеләр беркеттеләр.

– Җиңүчеләргә нинди бүләкләр каралган?

– Ике номинация каралган: «мастер» һәм «новичок». «Мастер» номинациясендә 1 урынга – 40 мең, 2 урынга – 20 мең, 3 урынга – 10 мең. «Новичок» номинациясендә 1 урынга – 5 мең, 2 урынга – 3 мең, 3 урынга – 1 мең. (Теркәү кертеме «новичок» номинациясендә – 750, ә «мастер»да – 1500 – ред.)

Фото: © Абдул Фархан

– Нинди максат белән ук атарга өйрәнергә, ярышларда катнашырга теләк белдерәләр?

– Һәрбер кешенең үз максаты инде. Кемдер спорт белән шөгыльләнү, кемдер аралашу һәм башка сәбәпләр буенча йөриләр. Кешенең күңелендә нәрсә икәнлеген белеп булмый, ләкин кызык булмаса, алар монда йөрмәгән булыр иделәр.

Татарстаннан катнашырга теләүчеләр аз

Шулай ук, әйтеп узарга кирәктер, ярыш 8 этаптан тора иде: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату.

Оештыручылар турнирда катнашучыларның Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан һәм Әстерхан, Пермь шәһәрләреннән килүләре турында хәбәр иткән иделәр. Әмма, күзәтүләр буенча, күпчелек кеше Башкортстаннан килгән, дигән нәтиҗә ясарга була. Хәтта бер башкорт: «Без 6 автобус кеше килдек», – диде.

«Нишләп Татарстаннан катнашырга теләк белдерүчеләр аз?» – дигән соравыма җавап табарга теләп, катнашучыларны сораштырып карадым. Кемдер «Татарстанда традицион җәядән ату әле башланып кына килә, киң таралмаган», кемдер «Башкортлар элеккедән үзләренең җирләрен саклый торган булалар, 1812 елгы Ватан сугышында да 28 мең башкорт илне саклый, шуңа күрә уктан ату, үз җирләрен саклау омтылышы аларның каннан килә», – диде.

«Уктан ату белән күңел өчен шөгыльләнәм»

Былтыргы турнирдан аермалы буларак, быелгысына хатын-кызлар да җәлеп ителгән иде. Иң яшь катнашучы кызга 11 яшь, ә иң өлкәненә 60тан артык булгандыр. Кара-яшькелт төсләрдән киенгән, бераз сугышчан хатын-кыз образын хәтерләткән Лилия ханым Асхамова кызы белән килгән иде. «Җәядән ату клубы ачылуы игълан ителгәннән соң язылырга булдым, дәресләр атнасына 1 тапкыр үтә, ләкин ул яхшылап атырга өйрәнү өчен бу – бик аз», – ди ул.

Фото: © Абдул Фархан

«Хатын-кызлар, аеруча декретта булганнар (Лилия ханымның үзенең дә 2 яшьлек баласы бар – ред.) өчен шундый клублар булдырылуы бик әйбәт. Мин үзем күңел өчен шөгыльләнәм, җәядән ату сөннәтебез дә бит әле, аннан соң милли киемнәрдән киенү мөмкинлеге булу да мине бик шатландыра. Кая тагын шулай киенәсең бит әле?!» – диде ул. Лилия ханым үзенең киемнәрен, бизәкләрне «кайберсе сатып алынды, кайсындыр үзем тектем» диде. Хәтта угына да ул милли бизәкләрне ясаган иде.

***

Кыскасы, җәядән ату белән төрле кеше төрле максаттан шөгыльләнә. Иң мөһиме: әлеге уклар кешегә таба юнәлтелмәсен һәм зыян китермәсен иде.

Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турнирыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100