Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан миллиардеры Алексей Семинны халыкара эзләүгә биргәннәр

Тикшерү версиясе буенча, аның компаниясе мәдәни мирас объектын юк иткән.

news_top_970_100
Татарстан миллиардеры Алексей Семинны халыкара эзләүгә биргәннәр
Семинның Франциядәге замогы

Татарстан эшкуары Алексей Семинны читтән торып Россия халыкларының мәдәни мирас объектларын зыян китерү маддәсе буенча җинаять кылуда гаеплиләр. Хәзер гаепләнүче федераль һәм дәүләтара эзләүгә бирелгән, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Тикшерү версиясе буенча, Семинның «АС-фонд строительный» ышаныч идарәсенең «Капитал-Траст-Инвест» идарәче компаниясе хезмәткәрләре Казанның Карл Маркс урамында ремонт һәм төзелеш эшләре үткәргән. Эшләр вакытында алар архитектор В.И. Кафтыревның «Адмиралтейская контора комплексы» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектына зыян китерәләр һәм өлешчә юк итәләр.

Экспертиза буенча, объектны торгызу өчен кирәкле эшләр 34,5 млн сумга төшәчәк.

Алейсей Семин 1967 елда Казанда туган. 2011 елда 1 миллиард доллар акча туплап, Россиянең иң бай кешеләре исемлегенә эләкте. Ул ASG компаниясе җитәкчесе, бу оешманың Татарстанның күп районнарында, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә җир кишәрлекләре бар.

Алексей Семин ваучерлар заманында «Образование» акционерлык җәмгыяте оештырып, дивидентлар вәгъдә итеп, кешеләрнең ваучерларын җыеп алды, күп кенә җир кишәрлекләрен, биналарны үзенеке итте. Казан тирәсендәге бик күп җирләр Семинныкы һәм алар бик кыйммәт бәяләнә. 

Соңрак ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды һәм банкротлык белән шөгыльләнгән комитет җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу вазифада эшләгәндә дә Семинга карата тәнкыйть бик күп булды – ул оешмаларны банкротлыкка чыгаруда гаепләнде. 2010 елларда Татарстаннан Франциягә күченеп китте.

Татарстанның күп районнарында, шул исәптән Казанда да Семин структураларына бирелгән җир кишәрлекләренә бәйле проблемалар булгалап торды.

2015 елда Семинның оешмасына караган «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле 17 кеше һәлак булды. Шул вакытта Семинга карата җинаять эше кузгатылган иде.Әмма җинаять эше туктатылды.

Алексей Семин Татарстаннан киткәннән бирле Франциядәге бик затлы замокларның берсендә яши. Казанда вакытта аның гаиләсе юк иде, хәзер дә гаиләсе, балалары турында мәгълүматлар юк. 

Семин яшәгән замокны Интернет аша карарга мөмкин. Сылтамага керегез дә, сезнең ваучерларыгызны җыеп алган миллиардер нинди йортта яши икәнен карагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100