
3-6 июльдә Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья кубогы ярышлары узды. Ярышларда 17 илдән 150гә якын спортчы көч сынашты. Турнирның финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү шәһәре Сабан туенда узды.
Финалда 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм абсолют категориядә 11 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләргә акчалата приз һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Көрәш буенча 2025 елгы Дөнья кубогы җиңүчеләре:
- 60 кг – Рубин Рәдҗәбов
- 65 кг – Илнар Шәйхуллин
- 70 кг – Эмиль Җиһаншин
- 75 кг – Рамил Синәкәев
- 80 кг – Артур Зөлкәрнәев
- 85 кг – Денис Ускомбаев
- 90 кг – Айрат Сәмигуллин
- 100 кг – Руслан Рафиков
- 130 кг – Радик Сәлахов
II урында – шулай ук Татарстан көрәшчесе Раил Заһретдинов.
Аеруча зур игътибарны «Көрәш буенча Дөнья кубогының абсолют җиңүчесе» исеме өчен алышлар җәлеп итте. Урта абсолют үлчәү авырлыгында Олимпия уеннары көмеш призеры, дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Мурат Гайдаров белән көрәш буенча күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин көч сынашты, алыш Мурат Гайдаров җиңүе белән тәмамланды.
Абсолют чемпион титулына Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылды. Бу – Радикның 2025 елда 5 нче машинасы. Быел ул Зәй Сабан туе, Якутиядә узган Федераль Сабантуй, Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында һәм Дөнья чемпионатында баш батыр булып калды.

Фото: Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте
- Күптән түгел Татарстан спортчылары көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашкан иде