news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады

news_top
Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады
Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте 

Кичә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Биредә барлыгы 32 илдән 300дән артык спортчы бил алышты. Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль уйнатылды. Ярышларда Татарстан көрәшчеләре барлык авырлык категорияләрендә диярлек чемпион исеменә лаек булды!

Көрәш буенча 2026 елгы дөнья чемпионнары:

  • 60 кг үлчәү авырлыгы – Илфат Миңнегалиев (Россия, Татарстан)
  • 65 кг үлчәү авырлыгы – Ильяс Йосыпов (Россия, Татарстан)
  • 70 кг үлчәү авырлыгы – Артур Хәкимов (Россия, Ульяновск өлкәсе)
  • 75 кг үлчәү авырлыгы – Руслан Арипов (Россия, Төмән өлкәсе)
  • 80 кг үлчәү авырлыгы – Артур Зөлкәрнәев (Россия, Башкортостан)
  • 85 кг үлчәү авырлыгы – Булат Москов (Россия, Татарстан)
  • 90 кг үлчәү авырлыгы – Ренас Кәлимуллин (Россия, Татарстан)
  • 100 кг үлчәү авырлыгы – Булат Мусин (Россия, Татарстан)
  • 130 кг үлчәү авырлыгы – Радик Сәлахов (Россия, Татарстан)
  • 130+ кг үлчәү авырлыгы – Муса Галләмов (Россия, Татарстан)

Татарстан көрәшчесе Илдус Камалов 70 кг үлчәү авырлыгында 3 урынга лаек булды.

Абсолют дөнья чемпионы титулын Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов яулады. Финалда ул Грузия көрәшчесе Уча Табатадзе белән бил алышты. Аңа төп бүләк – автомобиль тапшырылды. Бу – Радикның 2026 елда 4 нче машинасы. Ул быел Зәй һәм Казан шәһәре Сабан туенда, Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында баш батыр булып танылды.

Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар