Татарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында җиңү яулады
26-29 ноябрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Фуджейра шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда катнашу өчен, планетаның иң яхшы көрәшчеләре җыелды. Турнирда рекордлы санда спортчылар катнашты – Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасын колачлаган 35 дәүләттән якынча 350 көрәшче бил алышты.
Бәйгедә Россия командасы составында Татарстан көрәшчеләре дә бар иде: Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Айнур Нургалиев, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Тимур Латыйпов, Анастасия Грачева һәм Ренас Кәлимуллин төрле үлчәү авырлыкларында көч сынашты.
Нәтиҗәдә татар көрәшчеләре 6 үлчәү авырлыгында медальләр яулады:
62 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Илфат Миңнегалиев
68 килограмм үлчәү авырлыгында III урын – Илнар Закиров
75 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Илназ Рамазанов
82 килограмм үлчәү авырлыгында II урын – Айнур Нургалиев
90 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Ренас Кәлимуллин
100 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Эльдар Хәмитов
Фото: © Илнар Закиров
Фото: © Илнар Закиров
Фотоларны «Интертат» сайтына куярга Илнар Закиров һәи Илфат Миннегалиев рөхсәт бирде.