Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче тапкыр «Татар китабы» конкурсын башлап җибәрә. «Әлеге проект заманча әдәбиятның иң яхшы вәкилләрен ачыклау һәм республикабызның яшь талантларына ярдәм итү максатыннан оештырыла», диелгән нәшрият хәбәрендә. Анкеталар 1 июньнән кабул ителә.
Конкурсның төп номинацияләре:
- «Яңа исем» (ел дебюты);
- «Иң яхшы әдәби әсәр кергән китап»;
- «Иң яхшы нон-фикшн китап»;
- «Иң яхшы балалар китабы»;
- «АЛГА буыны»: яшүсмерләр өчен китап;
- «Елның иң күп сатыла торган китабы»;
- «Аrt-китап»: автор бизәлешендәге уникаль басма;
- «Татарстан халыклары китабы»: Татарстанда яшәүче халыклар телләрендәге басмалар;
- «Ел китабы» – мөһим иҗтимагый вакыйга булган китап.
Конкурсның нигезләмәсенә сылтама.
«Әлеге конкурста 2026 ел дәвамында Татарстан Республикасындагы барлык нәшриятларда чыккан һәр татар китабы катнаша ала – берсен дә чикләмибез. Шушы конкурс кысаларында районнарда очрашулар оештырылачак, авторлар белән мастер-класслар уздыру да күздә тотыла. Минем өчен иң мөһиме: тыйнаграк һәм минем кебек социаль челтәрләрдә актив булмаган язучыларны иҗатыңны һәм шәхесеңне пропагандаларга өйрәтү дә уйланыла – монысын «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белгечләре белән бергә эшләрбез, дип ниятлибез. Китабыңны һәм үзеңне танытырга өйрәтү, укучың белән аралашу бик мөһим. Монда төп максат – китап укыту, авторны таныту, укучыны югалтмау. Нәшриятны автор һәм укучы тотып тора. Оештыру эшләре тулаем безнең нәшрият кулында булса да, җиңүчеләрне билгели торган жюри составына читтән дә белгечләрне чакырачакбыз», дип сөйләгән иде Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин «Интертат»ка биргән эксклюзив интервьюда.
Конкурс мәгълүмат чараларында игълан ителгәннән башлап семинарлар, дискуссия, викторина, авторлар белән туры эфир кебек өстәмә чаралар оештырылачак. Китап уку темасына блогерларны җәлеп итү һәм аны социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә пропагандалау да күздә тотыла.
2027 елның 20 гыйнварыннан да калмыйча катнашучыларның озын испемлеге игълан ителәчәк. 7 февральгә кыска исемлек билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 21 февральдә бүләкләнәчәк.