Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан гимны авторы композитор Рөстәм Яхин турында 15 факт

Бүген композитор, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның туган көне. Шул уңайдан "Интертат" электрон газетасы Рөстәм Яхинга бәйле 15 фактны тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татарстан гимны авторы композитор Рөстәм Яхин турында 15 факт

1. Ике мәктәп Рөстәм Яхинны үзенеке дип саный

<~>

Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы 1921 елның 16 августында Казанда туган. Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Чынлыкта ул индивидуаль дәресләрне башка бинада - соңыннан 3нче музыка мәктәбе булып киткән бинада белем алган. Эш шунда – утызынчы елларда Казандагы өч музыка мәктәбенең аерым номерлары булмаган, барысының да бер дирекция җитәкләгән. Хәзер 1нче музыка мәктәбе Рөстәм Яхинны үз укучысы дип саный, 3нче музыка мәктәбе Рөстәм Яхин исемен йөртә.

Рөстәм Яхин белән бер чорда шул ук музыка мәктәбендә София Гобәйдуллина да укыган.

2. Вундеркинд

<~>

Рөстәм Яхинның талантын Казан балалар музыка мәктәбенең легендар директоры Рувим Поляков күреп алган. Аның татар мәктәпләреннән талантлы балалар эзләве билгеле. Җиде еллык курсны Рөстәм Яхин 3,5 елда тәмамлаган.


3.Рөстәм Яхинның укытучылары

<~>

Рөстәм Яхинны Мәскәүгә укырга да 1 нче музыка мәктәбе директоры Рувим Поляков һәм педагогы Чернышева озатканнар. Хәтта юлга акчаны да мәктәп биргән. Педагогы Антонина Чернышева Яхинга мех бүрек тә алып биргән. Рөстәм Яхинга гомере буе аларга рәхмәтле булган, 1 нче музыка мәктәбенә килеп йөргән, хәтта Антонина Чернышева вафат булгач, аның апасына да булышып йөргән.


4. Рөстәм Яхин - фронтовик

1942 елда Кызыл Армиягә алына. Сугыш вакытында зенит артиллериясе дивизиясендә хезмәт итә, соңыннан һава һөҗүменнән саклану Мәскәү фронтында пианист аккомпаниатор булып хезмәт итә. "Мәскәүне саклаган өчен" медале белән бүләкләнә.

5. Эстет

<~>

Рөстәм Яхинның классик стильдә матур, пөхтә киенеп йөрергә яратуын ассызыклыйлар. Ачык төсләр кулланмаган, курткалар кимәгән. Хатларында, мәсәлән, дусларының Ленинградтан ондатра бүреге алып җибәрүе турында сүз бара. Өйдә затлы озын халат киеп йөргән.


6. Гонорар – югары баллдан

Татарстан Мәдәният министрлыгы Рөстәм Яхинга гонорарны иң югары шкала белән түләгән. Бер җырның бәясе 50, 70 яисә 100 була алган. Яхинга еш кына икеләтә дә түләнгән.

7. Биш фатир алыштыра

<~>

Рөстәм Яхин Казанда берничә адрес буенча яши. Аларның Калинин урамындагы йортлары конфискацияләнгәч, әнисе Мәрьям апа Париж коммунасы урамындагы туганнарына сыена, Мәскәүдә белем алган Рөстәм Яхин да бирегә кайта. Рөстәм Яхинның беренче фатиры Восстание урамында була. Биредә ул әнисе белән яши. Мәрьям апа шушы фатирда вафат була. Соңрак Яхинга Лесгафт урамыннан фатир бирәләр, соңгы елларын Татарстан урамындагы фатирда уздыра.

Мәскәү консерваториясе студентлары белән

8. “Йортка кермәгәе!”

<~>

Мәскәүдә укыганда Покровские воротада Клавдия Тимофеевна Мацюшевич дигән ханымда фатирда торуы билгеле. Әнисе Мәрьям апаның аңа өйләнмәсен дип курыкканлыгы да билгеле.


Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә белән

9. Гаиләсе

<~>

Рөстәм Яхинның хатыны – Хәлимә Закировна Таҗетдинова (1923 елда туган). Алар Рөстәм Яхинның әнисе Мәрьям апа үлгәч өйләнешкәннәр. Рөстәм Яхинның дуслары һәм туганнары Хәлимә Закировнаны кабул итмәгәннәр. Хәлимә Таҗетдинованың җырлар язарга тырышуы турында да искә алалар.

Яхиннар гаиләсенең балалары булмый. Хәлимә Закировна 2004 елда вафат була.

Рөстәм Яхин Н.Җиһанов һәм М.Гомәров белән

10. “Йосыф-Зөләйха”ны Рөстәм Яхин язарга тиеш була

<~>

Соңгы елларында Рөстәм Яхин “Йосыф-Зөләйха” операсын язарга алынган. Халык шагыйре Ренат Харис Рөстәм Яхин идеясе буенча либретто язуын әйтә. Рөстәм Яхин бу әсәрен язып өлгерә алмый. Соңрак әлеге либретто буенча Леонид Любовский балет яза һәм бу балет Россия Дәүләт премиясенә лаек була.

11. Гомеренең соңгы еллары

Рөстәм Яхин соңгы елларында бик авырган, Паркинсон авыры белән интеккән, инсульт, инфаркт кичергән. Соңгы бер елдан артык вакытта аның янында яшь табип Елена Якиманская булган. Опера һәм балет театрында 1991 елда уздырылган соңгы юбилеена авырлык белән килгән һәм кичәне сәхнәдә түгел, Хөкүмәт ложасында утырып караган.

 

Гимн авторларын данлау тантанасында. 1993 ел, Дәүләт Советы

12. “Туган ягым”ны гимн итеп эшкәртү өчен Рөстәм Яхиннан рөхсәт алырга делегация белән барганнар

<~>

Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырына язылган көе Татарстан гимны буларак тәкъдим ителгәч, әлеге көйгә аранжировканы Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин ясаган. Рөстәм Яхин янына аранжировка ясарга рөхсәт алу өчен Рубин Абдуллин белән Ренат Харис барган.

13. Хәтер

Казанда Яхин исемен йөрткән урам бар. 2003 елдан бирле Казанда Камера җырчылары һәм концертмейстерлар Яхин исемендәге халыкара конкурсы уздырыла.


<~>

Рөстәм Яхинның һәйкәле башта, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверга куелырга дип хәл ителсә дә, соңрак аның урыны алыштырыла – Зур Кызыл урамына – Казан Дәүләт консерваториясе каршына куела. Казан консерваториясендә Рөстәм Яхин ике генә ел укыткан, үзе дә биредә укымаган.

14. Рөстәм Яхинның шәхси әйберләре сакланмаган диярлек

Рөстәм Яхинның рояле Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. Татарстан Дәүләт архивында композиторның шәхси документлары бик аз. Аудиовизуаль архивта аның радио фондында булган барлык әсәрләре саклана, алар барысы да цифрланган форматка күчерелгән.


Рөстәм Язинның рояле

15. Гимн авторы гимнның рәсми яңгыравын ишетергә өлгерә 

<~>

Рөстәм Яхинның 300ләп романсының берсе  - Рамазан Байтимеров шигыренә язылган “Туган ягым” көенең Татарстан Республикасының Дәүләт гимны буларак кабул ителә. Бу хакта республиканың Югары Советы карары 1993 елның 14 июлендә кабул ителә. Композитор 1993 елның 23 ноябрендә вафат була.


Рөстәм Яхинның әсәрләре:


Рөстәм Яхинның җырлары һәм әсәрләре:









   Бүләкләре:

 

Мәгълүмат "Рустем Яхин. Материалы. Воспоминания. Документы" китабын кулланып тупланды. Төзүчеләре Й.Исәнбәт, К.Таҗиева. Татарстан китап нәшрияты. 2002 ел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100