Татарстан гүзәле - комбайнер Ләйлә: «Эшне бисмилла әйтеп башлыйм»
Комбайнчы кыз — Ләйлә Вәлиуллинаны күпләр хәтерлидер. Берничә ел элек Татарстан миссы булган кызның комбайн йөртүе турында массакүләм мәгълүмат чаралары язган иде. Комбайн йөртүче кызлар күп булмый, шуңа күрә батыр йөрәкле Ләйлә турында кабат искә төшерергә уйладык. «Интертат» хәбәрчесе аның белән элемтәгә керде.
Комбайн йөртү Ләйләнең яшьлек җилкенүе генә булып калмаган. Игенче кызның күңеленә якын һөнәренә һаман тугры булуын социаль челтәр аша белеп алдык. Ләйләнең инстаграм сәхифәсеннән игеннәр шавы, комбайннар гөрелтесе ишетелә, тук башаклы иген басулары, комбайнчы кызның хезмәт яме күренә.
Җәйге ялын урып-җыю чорына туры китереп, Ләйлә быел да туган авылына кайткан. Штурвал артына чибәр туташ утыргач, «ДОН 1500Б» комбайны тагын да яхшырак эшли башлаган.
Ләйлә Алексеевски районының Түбән Тигәнәле авылында туып үскән. «Балачагым бик күңелле узды минем. Авылымда әти-әнинең „кул астында“ эшләп, авыл һавасы сулап үтте. Без гаиләдә ике кыз — мин һәм сеңлем Зилә. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк һәм таяныч булып яшибез», — ди Ләйлә.
Вәлиуллиннар династиясе — «Алга» хуҗалыгының әйдәп баручы, тырыш гаиләләренең берсе. Әниләре Фәния ханым сыер савучы булып эшләсә, әтиле-кызлы комбайнчылар инде ничәмә сезон икмәк язмышын хәл итүдә алдынгылыкны бирмиләр. Бөтен гаилә белән берләшеп, көч куеп эшләгәч, башкача була да алмый. Ләйләнең әтисе Ирек Вәлиуллин — хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчысы. Ирек әфәнде «Кыр корабы”н 1983 елдан бирле иярли. 2011 елдан кызы Ләйлә комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә керешә. Әкренләп кечкенәләре Зилә дә үсеп җитеп, кул астына керә башлый. 2013 елда Ләйләне сеңлесе алыштыра.
«Бүгенге көндә сеңлем белән урып-җыюга алмаш-тилмәш чыгабыз. Аңа да комбайнчы һөнәре бик кызык, барысын да булдыра», — ди Ләйлә.
Ләйлә катлаулы ирләр эшенә алынуын гадәти хәл дип саный. «Бөек Ватан сугышы чорында бөтен авыр эш хатын-кызларыбызның нәфис иңнәренә төшкән. Сайланып тору мөмкинлеге булмаган, тракторларда эшләгәннәр. Безнең зур әниебез Кадрия дә 14 яшьтән кырда трактор йөрткән. Безне дә балачактан барысына да төшендереп, эштән курыкмаска өйрәтеп үстерделәр. Шуңа күрә әтиемә комбайн йөртүче ярдәмчесе кирәк булгач, ике дә уйлап тормадым. Бу эш күңелемә якын. Туган ягым басуларының киңлегенә, матурлыгына сокланып эшлим. Шуңа, мөмкинлек булганда, уңыш жыю сезонына ел да кайтырга тырышам», — ди комбайнчы кыз.
Ләйлә комбайнчы ярдәмчесе булып беренчеләрдән эшли башлаган. Ләкин соңгы елларда «Алга» хуҗалыгы комбайннарында нәфис затларны күрү могҗиза түгел. «Әкренләп башка кызлар да бу эшкә тартылдылар, безнең кебек әтиләренә ярдәмче булып бардылар. Шундый эш үзләштерергә мөмкинлек биргәнгә авыл хуҗалыгы рәисе Тәлгать абый Хамматовка рәхмәтлемен», — ди ул.
Урып-җыю чорында авыл хезмәтчәннәре өчен һәр минут кадерле. Комбайнчыларның эш көне иртәнге сәгать 6да ук башлана икән. Игенчеләр, кырга чыгар алдыннан, комбайнның төзеклеген тикшерәләр. Комбайнчы ярдәмчесе техника запчастьләрен майлап, радиаторга су сала, комбайнны эшкә әзерли.
«Урып-сугуны һәрвакыт „бисмилла“ әйтеп башлыйбыз. Ашлык урабыз, аны йөк машиналарына бушатабыз. Көне буе эшләгәндә, ике тапкыр ялга бүленеп, бик тәмле төшке һәм кичке аш ашыйбыз. Бар да әйбәт булса, һава торышы начарланып китмәсә, эш көне 12 -14 сәгать дәвам итә», — ди Ләйлә.
«Комбайнда эшләргә сеңлем белән мине әтидән кала беркем дә өйрәтмәс иде. Моның өчен зур рәхмәт инде аңа. Комбайнчының җаваплылык хисе иң беренче чиратта булырга тиеш. Бөтен нәрсәгә игътибарлы булу сорала. Эш процессы җиңелләрдән түгел, барысына төшенергә вакыт кирәк. Ләкин бу миндә чиктән тыш канәгатьләнү хисе тудыра. Бу үзенә күрә бер тәҗрибә, өйрәнү. Әти безне кечкенәдән: „Белгән эшнең бер кирәге чыгар“, — дип тәрбияләде. Ул миңа кайсы коралның нәрсә өчен кулланылуын, ватылган җирен ничек төзекләндерәсен күрсәтә. Комбайнда эшли башлагач, сүзлек запасым төрле ачкыч исемнәренә, гайка, шайба, тоташтыргыч, шпонка кебек сүзләргә баеды. Комбайн ватылса — әти төзәтә, мин кирәкле коралларны биреп, тотасы җирен тотып торам, кулымнан килгәнчә булышам», — ди Ләйлә.
Шулкадәрле чибәр, зифа буйлы, шат күңелле кызның шундый авыр техниканы үзләштерүенә ышанып та булмый. Юкка гына 2016 елда «Татарстан миссы» бәйгесенең финалисты булмаган инде ул. Ләйлә әлеге бәйгенең тормышында мөһим роль уйнавын искә алып үтте.
«Ул бәйгедә катнашу минем тормышымда яңа этап булды. Гомумән, миңа таныш булмаган өлкәдә күп нәрсәләргә өйрәндем. Сәхнәдә үзеңне дөрес тоту, үкчәле туфлиләрдән матур итеп йөрү, каушап калмау дисеңме. Бәйге рухымны ныгытты, бернәрсәгә дә карамыйча максатларыңа ирешү өчен алга барырга кирәклеген күрсәтте. Киләчәктә тагын берәр бәйгедә катнашып, җиңү яулау хыялы күңелемдә яши», — ди ул.
Ләйлә бүгенге көндә Казанда яши. Ул, Кооператив институтының икътисад бүлеген тәмамлаганнан соң, «Эфир» телеканалының реклама бүлегенә эшкә урнашкан. 2018 елда үзе кебек үк матурлыкны күрә белүче, табигатькә гашыйк, профессиональ фотограф Илнар Миначев белән гаилә корып җибәргәннәр. Тормыш иптәше дә Ләйләнең бөтен җиргә җитешүе, өлгер һәм кыю булуы белән чын күңелдән горурлана.
«Илнар танышканда ук минем комбайн йөртүемне белде. Тик аннан: „Нигә ул сиңа?“ — дигән сүзне ишеткәнем булмады. Ул миңа һәрвакыт терәк. Быел да басуга берсүзсез җибәрде», — ди Ләйлә.
Ләйлә комбайнчының хезмәте хөрмәтләнә, тиешенчә бәяләнә дип саный. «Тагын да тырышыбрак эшләү өчен мотивацияләүче бәйгеләр уздырыла, ел саен грантлар игълан ителә, хезмәт алдынгылары өчен слетлар оештырыла», — ди ул. Шулай булуга да карамастан, яшьләр арасында колхозда калырга атлыгып торучылар булмауны билгеләп үтте Ләйлә.
«Комбайнчы ярдәмчесенә эш хакы елына һәм ашлыкны ничек сугуыбызга карап түләнә. Студент вакытта, эшләгән акча еллык укуымны түләргә җитә иде. Хәзер дә булганы артмас», — дип елмайды игенче кыз.
Ләйлә быел игеннәрнең мулдан булуын әйтеп үтте. Һава шартлары үзгәреп китмәсә, икмәкне вакытында җыеп тапшырачакларына ышана ул.