Татарстан фермаларында прогресс: Робот сава, ясалма интеллект саный, сыер савучы назлый
Цифрлы технологияләр Татарстан авыл хуҗалыгына торган саен тирәнрәк үтеп керә. Быел республиканың 20 терлекчелек фермасында акыллы системалар кертеләчәк. Җитештерүчеләр әйтүенчә, дөньяда аның аналоглары юк. Ясалма интеллект терлекчеләргә ничек ярдәм итәчәк һәм сыер савучыларны, зоотехникларны һәм ветеринарларны тулысынча кысрыклап чыгармасмы?

Авыл хуҗалыгы күптән инде кул хезмәте генә кулланылган тармак түгел. Хәзерге фермаларда сыер савучыларны һәм терлекчеләрне роботлар алмаштыра, бозауларны сөт таксилары ашата, фермаларны бөҗәкләргә каршы дроннар эшкәртә, ясалма интеллект терлекләр өчен рационны сайларга һәм симертү процессын контрольдә тотарга ярдәм итә. Әмма күп кенә югары технологияле карарлар һәм җиһазлар чит илләрдән алынган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге белгечләре, ясалма интеллект кулланып, сыер саву процессын тикшереп торырга, һәр сыердан савылган сөт күләмен исәпләп барырга һәм терлекләрдә аксаклану куркынычын иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә торган система эшләгән.
– Арча районының «Кырлай» фермасында сыер саву регламентының үтәлешен тикшереп тору өчен уникаль видеоаналитика системасы кулланыла. Сыер саву операторлары үз эшләрен башкара, камералар аларның һәр эшен адым саен теркәп бара, ә ясалма интеллект аларның билгеләнгән технологияне кулланамы-юкмы икәнлеген реаль вакытта бәяли, – дип сөйли Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге директоры Нияз Хәлиуллин. – Күп фермаларда видеокамералар тора, әмма трансляцияне көннәр буе күзәтеп торып булмый бит. Безнең система кагыйдә бозулар статистикасын үзе формалаштыра, һәм ферма җитәкчесе, зоотехник регламентны кем һәм кайчан бозганын җиңел генә карый ала.
Сыер күпме сөт бирә?
Әтнә районының «Мәңгәр» фермасында шулай ук Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге белгечләре эшләгән чыбыксыз сөт исәпләү приборын куллана башлаганнар. Ул һәр сыерның күпме сөт биргәнен реаль вакыт режимында исәпләп барырга мөмкинлек бирә. Терлекләр бәйдә тора торган фермаларда (Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Россиядәге фермаларның 70 проценттан артыгы шундый) һәр сыерның савымын исәпкә алу шактый кыен икәнлеге ачыкланган. Ә яңа система аларның продуктивлыгын анализларга, туклануына төзәтмәләр кертергә, димәк, ферма икътисадын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
– Бәйдә тора торган сыерларны савуны тикшереп тору һәм сөтне исәпкә алу җайланмасы – уникаль. Дөньяда аңа тиңнәр юк, – ди Нияз Хәлиуллин. – Ел ахырына кадәр аны Татарстанның 20 фермасында кертергә уйлыйбыз. Безнең эшләнмәләр белән Удмуртия, Краснодар крае һәм Беларусь кызыксынды инде.
Үткен электрон күз
Минзәлә районындагы «Камский бекон» предприятиесенең терлекчелек комплексында ясалма интеллектлы система урнаштырганнар, ул хайваннарда аксаклануны иртә стадияләрдә үк ачыкларга мөмкинлек бирә, ул күп авырулар турында сөйли ала. Кагыйдә буларак, меңнән артык хайван асрала торган зур фермаларда ветеринарлар һәм зоотехниклар аксаклыкны бик соң ачыклыйлар, хайваннарга ярдәм итү авыр була һәм аларны яраксызга чыгарырга туры килә. Акыллы система моны иртә стадиядә үк ачыклап, икътисади югалтуларны киметә. Савым терлекләре баш санын 10 мең башка җиткерергә җыенган «Кама беконы» өчен мондый цифрлы күзнең ярдәме бик кирәк.
«Союзмолоко» генераль директоры Артем Белов фикеренчә, сөт терлекчелегендә заманча технологияләрне, ясалма интеллектны куллану фермаларга идарә итүне оптимальләштерергә, хезмәткәрләр өчен эш шартларын яхшыртырга һәм терлекләрнең продуктивлыгын арттырырга ярдәм итә. Аның фикеренчә, сөт җитештерү буенча илдә лидер булган Татарстан фермаларында ясалма интеллектны куллану перспективалары бик яхшы.
– Пилот проектлар турында сүз барганда, бу – җитештерүчеләр өчен шактый кыйммәткә төшә. Шуңа күрә монда дәүләт ярдәме, бәлки, субсидияләү механизмы таләп ителә. Технологияләр массакүләм булгач, аларның үзкыйммәте кимиячәк, һәм минем уйлавымча, 3-5 елдан алар киң таралачак, – дип фаразлый Белов.
Ясалма ми уйлый, кеше хәл итә
Шул ук вакытта кайбер экспертлар, авыл хуҗалыгын гомуми роботлаштыру һәм цифрлаштыру тиздән аграр югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаучыларны эшсез калдырачак, сыер савучылар һәм терлекчеләр турында әйтеп тә торасы юк, дип фаразлый.
Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгындагы кискен үзгәрешләргә карамастан, төп аграр һөнәрләр юкка чыкмаячак һәм аларга һәрвакыт ихтыяҗ булачак, дип саный.
– Агросәнәгать комплексында хәзерге һөнәрләрнең күптән түгел генә барлыкка килүен аңларга кирәк. Безнең республикада ветеринарларны – 150 ел элек, агрономнарны – бер гасырдан артык элек, авыл хуҗалыгы инженерларын – 75 ел элек, икътисадчыларны 64 ел элек әзерли башлаганнар. Һәм бу юнәлешләрнең киләчәктә дә үсеш потенциалы бик зур, – дип ышана Нуриев. – Агрономнар, мәсәлән, кырлар технологлары гына түгел, ә биотехнологияләр, мәгълүмати технологияләр һәм пилотсыз техниканы куллану өлкәсендә белемле белгечләргә әйләнәләр. Бу – аларның һөнәри бурычларын киңәйтә һәм яңа компетенцияләрне үзләштерүне таләп итә.
КДАУ ректоры фикеренчә, сыер савучылар һәм фермаларның башка хезмәткәрләре дә бөтенләй юкка чыкмаячак: терлекләр белән эшләү кешечә эш итүне таләп итә, хайваннар күңел һәм наз биреп эшләүне бик яхшы тоя.
– Ясалма интеллект белгечләргә ярдәм итәргә, төрле вак бурычларны башкарырга тиеш. Нәтиҗәдә профессионаллар игътибарларын эшнең катлаулырак һәм иҗади аспектларына юнәлтә алачак. Кул хезмәте кимүе көтелә: авыл хуҗалыгында эш урыннарының 50 проценты юкка чыгарга мөмкин. Әмма шул ук вакытта яңа һөнәрләр барлыкка киләчәк: дрон операторлары, агромәгълүмат аналитиклары, робототехника инженерлары, шулай ук агроинженерлык, ветеринария һәм зоотехния буенча һөнәрләр эчендә яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы предприятиесе хуҗаларына, кайбер участокларда автоматлаштыруга караганда, кешеләрне калдыру отышлырак булу фактын да әйтергә кирәк. Динамик процесслы һәм иҗади якын килүне таләп итә торган авыл хуҗалыгында ахыргы карарларны компьютер түгел, ә кеше кабул итәчәк. Шуңа күрә хәтта иң алдынгы ясалма интеллект системалары да аграр юнәлештәге белгечләрне тулысынча алыштыра алмаячак.
Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева