news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды?

6-7 июнь көннәрендә Татарстан районнарында милли бәйрәмебез – Сабантуйлар гөрләде. «Интертат» 2026 елгы район Сабан туе батырларын туплады. Бүләккә ат, мини-трактор, «Нива» һәм «Lada Grantа» автомобильләре – районнар көрәш җиңүчеләрен ничек зурлаган?

news_top
Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды?
Фото: © «Мамадыш-информ»

Азнакай батыры – Ислам Закиров

20 яшьлек батыр әлеге исемгә икенче тапкыр лаек булган. Ислам тумышы белән Азнакай шәһәреннән, хәзерге вакытта Казанда яши һәм «Зилант» клубында шөгыльләнә. Көрәшче быел Татарстан чемпионатында икенче урынга, Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирында беренче урынга лаек булды.

Фото: © «Маяк» газетасы

Аксубай батыры – Рөстәм Бикмөхәммәтов

Фото: © «Авыл таңнары» газетасы

Алабуга батыры – Илнар Галимов

Алабуга районының баш батыры исемен көрәш буенча дөнья чемпионы Илнар Галимов яулаган. Аңа «Lada Grantа» автомобиле тапшырылган. Финалда ул танылган көрәшче Эльдар Хәмитов белән бил алышкан. Илнар Галимов Алабугада спорт мәктәбен җитәкли һәм яшь көрәшчеләр тәрбияли.

2Фото: © «Алабуга нуры»

Алексеевск батыры – Алексей Абрамов

Алексей Абрамов тумышы белән Алексеевск районыннан. Күп тапкырлар дөнья һәм Россия чемпионы, халыкара класслы спорт остасы.

Фото: © Алексеевск хәбәрләре

Апас батыры – Раян Нургалиев

Апас районы Сабан туеның баш батыры булып Чүрибураш авылы егете Раян Нургалиев танылган. «Беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды», – дип яза Апас районының «Йолдыз» газетасы.

Фото: © «Йолдыз» газетасы

Арча батыры – Илшат Фазылҗанов

Арча районы Сабан туеның баш батыры исемен Түбән Мәтәскә егете Илшат Фазылҗанов яулаган. Финалда ул танылган көрәшче Илшат Идиятов белән бил алышкан. Җиңүчегә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәкә һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырган.

Фото: © «Арча хәбәрләре»

Әгерҗе батыры – Ранис Гыйләҗетдинов

Ранис Гыйләҗетдинов рәсми ярышларда 130+ кг үлчәү авырлыгында Чаллы шәһәре данын яклый. Әгерҗе Сабан туенда баш батырга тәкә һәм мини-трактор бүләк иткәннәр.

Фото: © Әгерҗе районы җитәкчелегенең матбугат хезмәте

Әлки батыры – Николай Захаров

Фото: © Әлки районы җитәкчелегенең матбугат хезмәте

Әтнә батыры – Камил Хаҗиев

Әтнә район Сабан туеның баш батыры исемен Мокшы авылы егете Камил Хаҗиев яулаган.

Фото: © «Әтнә-информ»

Балтач батыры – Рәдис Сәмигуллин

Балтач районы Сабан туеныӊ баш батыры булып Нөнәгәрдән авылыннан Рәдис Сәмигуллин танылган. Ул Сабан туенда өченче мәртәбә баш батыр булып калган.

Фото: © «Хезмәт» газетасы

Балык Бистәсе батыры – Илсаф Ишмөхәммәтов

Фото: © «Авыл офыклары»

Баулы батыры – Илмир Сабиров

Илмир Сабиров район Сабан туеның баш батыры исеменә икенче ел рәттән лаек булган. Җиңүеннән соң ул башка ярышларда катнашмаячагын белдергән.

Фото: © «Баулы-информ»

Биектау батыры – Өлфәт Ибраһимов

Районның баш батыры Өлфәт Ибраһимовка үзенчәлекле бүләк – ат һәм тәкә бүләк иткәннәр. Өлфәт әлеге исемгә беренче тапкыр лаек булган.

Фото: © «Биектау хәбәрләре» газетасы

Буа батыры – Марат Миначев

Марат Миначев Буа районы Сабан туеның баш батыры исемен сигезенче тапкыр яулаган. Тумышы белән ул Иске Тинчәле авылыннан, рәсми ярышларда 130 кг үлчәү авырлыгында Казан шәһәренең «Зилант» клубы өчен бил алыша.

Фото: © «Байрак» газетасы

Зәй батыры – Радик Сәлахов

Күп тапкырлар дөнья һәм Россия чемпионы Радик Сәлахов әлеге исемгә 11 нче мәртәбә лаек булган. Радик тумышы белән Зәй районы Сармашбаш авылыннан. Финалда ул энесе Рөстәм белән бил алышкан. Баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль бүләк иткәннәр. Бу Радикның карьерасында 20 нче машинасы.

Фото: © «Зәй офыклары» газетасы

Кайбыч батыры – Азат Габдрәшитов

Кайбыч районының баш батыры исеменә Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов лаек булган. Аңа традицион бүләк тәкә, телевизор һәм мини-трактор тапшырганнар. Азат 2025 елда Чаллы Сабан туеның баш батыры исемен яулаган иде. Ул көрәш буенча дөнья һәм Россия чемпионы, рәсми ярышларда Чаллы командасы өчен чыгыш ясый, тумышы белән Актаныш районыннан.

Фото: © «Кайбыч таңнары» газетасы

Кама Тамагы районы батыры – Алмаз Гыйләҗев

Батыр әлеге исемгә дүртенче тапкыр лаек булган. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылган.

Фото: © «Идел таңнары» газетасы

Кукмара батыры – Рөстәм Газизуллин

Кукмара районы Сабан туеның баш батыры исеменә Зур Кукмара авылыннан Рөстәм Газизуллин лаек булган. Аңа тәкә һәм төп бүләк – «Lada Grantа» автомобиле тапшырылган.

Фото: © «Хезмәт даны» газетасы

Лаеш батыры – Муса Галләмов

Муса Галләмов әлеге исемгә бишенче тапкыр лаек булган. Аңа бүләккә «Нива» машинасы тапшырганнар. Муса Галләмов татар көрәшендә иң титуллы спортчыларның берсе. Ул 130+ килограмм үлчәү авырлыгында көрәшә, рәсми ярышларда Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясый.

Фото: © Лаеш хәбәрләре

Лениногорск батыры – Абдулла Казыйханов

Абдулла Казыйханов баш батыр исеменә икенче ел рәттән лаек булган. 25 яшьлек батыр тумышы белән Лениногорск районыннан, көрәш белән биредәге спорт мәктәбендә шөгыльләнгән.

Фото: © «Заман сулышы» газетасы

Мамадыш батыры – Илмир Ахунҗанов

Илмир Ахунҗанов район Сабан туеның баш батыры исеменә алтынчы ел рәттән ирешкән.

Фото: © «Мамадыш-информ»

Менделеевск батыры – Ренас Кәлимуллин

Ренас Кәлимуллин татар көрәшендә иң титуллы көрәшчеләрнең берсе. Ул алты тапкыр Россия һәм биш тапкыр дөнья чемпионы. Менделеевск районы Камай авылында туган, хәзер ярышларда Казанның «Зилант» клубы өчен чыгыш ясый һәм шунда ук тренерлык эшчәнлеген алып бара.

Фото: © Менделеевск районы җитәкчесенең матбугат хезмәте

Минзәлә батыры – Ришат Гайнетдинов

Фото: © «Минзәлә» газетасы

Мөслим батыры – Наил Хәлиуллин

Фото: © «Мөслим-информ»

Нурлат батыры – Алмаз Мостафин

Алмаз Мостафин әлеге исемгә 20 ел килгән. Аңа бүләккә тәкә һәм зур телевизор тапшырганнар.

Фото: © «Нурлат-информ»

Питрәч батыры – Ринат Дәүләтшин

Ринат Дәүләтшин рәсми ярышларда 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшә, Лаеш районында яши. Батырга бүләккә тәкә һәм «Lada Grantа» автомобиле тапшырылган.

Фото: © «Алга» газетасы

Саба батыры – Фәнзил Нуриев

Фәнзил Нуриев тумышы белән Саба районы Иләбәр авылыннан. Бу аның район Сабан туенда беренче җиңүе.

Фото: © «Саба таңнары» газетасы

Сарман батыры – Айнур Корбыев

Сарман районы Сабан туеның баш батыры булып Дүсем авылыннан Айнур Корбыев танылган. Җиңүчегә бүләккә тәкә һәм телевизор тапшырганнар.

Фото: © «Сарман» газетасы

Теләче батыры – Раил Нургалиев

Раил Нургалиев – милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы. 2025 елдан рәсми ярышларда катнашмый, Сабан туйларда гына бил алыша. Батыр тумышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан. Ул үзенә бирелгән бүләкне махсус хәрби операциядә булган якташларына тапшырган.

Фото: © «Теләче» газетасы

Тукай районы батыры – Илгиз Дәүләтгәрәев

Илгиз Дәүләтгәрәев 22 яшендә икенче тапкыр районның баш батыр исеменә лаек булган. Аңа тәкә һәм автомобиль тапшырылган. Бу район тарихында милли көрәш җиңүчесенә мондый зур приз бирүнең беренче очрагы булган.

Фото: © «Челнинские известия»

Түбән Кама батыры – Вадим Демидов

Җиңүче «Lada Grantа» автомобиле һәм тәкә хуҗасы булган. Машина ачкычларын аңа Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев тапшырган. Вадим Демидов 12 яшьтән бирле көрәш белән шөгыльләнә. Ул — районның өч тапкыр абсолют батыры Федот Демидовның оныгы. Финалда ул көрәш буенча спорт мастеры, 2021нче елгы Сабантуй батыры, Шәңгәлче авылыннан Наил Зәйнуллин белән очрашкан.

Фото: © «НТР 24»

Тәтеш батыры – Әюп Сөләйманов

Фото: © «Тәтеш таңнары»

Чирмешән батыры – Марат Кәримов

Баш батырга тәкә һәм квадроцикл бүләк иткәннәр. Марат Кәримов тумышы белән Әлмәт районыннан, Чирмешәндә баш батыр исеменә алтынчы тапкыр лаек булган.

Фото: © «Чиремшан-информ»

Чистай батыры – Турал Азимов

Турал Азимов Төмән шәһәрендә яши, әмма зур ярышларда Чистай районы командасы өчен көрәшә. Көрәшче Чистай Сабан туеның баш батыры исемен 2022 елда да яулаган булган.

Фото: © Турал Азимовның социаль челтәреннән

Чүпрәле батыры – Раил Камалов

Фото: © «Туган як» газетасы

Югары Ослан батыры – Рәмис Төхвәтуллин

Район Сабан туеның баш батырына тәкә һәм телевизор тапшырганнар.

Фото: © Югары Ослан районы газетасы

Ютазы батыры – Хәмит Миңнуллин

Фото: © «Ютазы таңы» газетасы

Яшел Үзән батыры – Ранис Гыйләҗетдинов

Яшел Үзәндә шулай ук Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов баш батыр исемен яулаган. Аңа тәкә «Lada Grantа» автомобиле бүләк иткәннәр.

Фото: © «Яшел Үзән» газетасы

Яңа Чишмә батыры – Булат Мусин

Булат Мусин – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчесе. Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган, күп тапкырлар район Сабан туеның баш батыры булып танылган.

Фото: © Яңа Чишмә районы җитәкчесенең матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар