Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан әләме көнендә республикада бердәнбер мәдәни чараны оештыручы: «Символыбыз бит»

Нәкъ 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады. Татарстан мәдәният оешмалары, аерым алганда, дәүләт музейлары, бу көнне билгеләп үтми булып чыкты...

news_top_970_100
Татарстан әләме көнендә республикада бердәнбер мәдәни чараны оештыручы: «Символыбыз бит»
фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, "Татар-информ" архивы

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. Моннан нәкъ 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады. Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – танылган рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналына язылучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте. «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән! С Днем Государственного флага Республики Татарстан!» – дип язган Миңнеханов татар һәм рус телләрендә, шулай ук озынлыгы 6 секунд тәшкил иткән видеокотлау да урнаштырган.

Төбәктә яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Татарстанның Дәүләт флагы көне белән котлады. «Гражданнарда ватанпәрвәрлек хисе дәүләтнең символларына ихтирам белән караудан уяна. Флаг, Герб һәм Гимн хокукый һәм тәрбияви вазыйфаларны гына үтәп калмый, ә бәһасыз тарихи-мәдәни мирасны да тәшкил итә, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә, аның рухи куәтенең мөһим өлеше булып тора», – дип искәртә ул.

«Моннан 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы, озакка сузылган җанлы бәхәсләрдән соң, республиканың яңа дәүләт символы буларак, яшел, ак һәм кызыл төсле әләмне раслады. Аның өч горизонталь буйдагы төсләре күпмилләтле халкыбызның тормышчан принципларын чагылдыра: яшел – язгы уяну, торгызу; ак – ниятләр сафлыгы; кызыл – җитлегү, көч-куәт һәм яшәү ныклыгы төсе. Бүген республикадагы һәр әһәмиятле вакыйга – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт чаралары һәм иҗтимагый чаралар – болар берсе дә Татарстан флагыннан башка үтми», – диелгән котлауда.

Татарстан Рәисе карамагындагы Геральдика шурасы җитәкчесе, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, тарихчы галим Рамил Хәйретдиновның сүзләрен КФУ медиапорталы китерә: «Шушы вакыттан бирле, 32 ел, без Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Соңгы елларда җәмгыятьтә рәсми символларга мөнәсәбәт үзгәрүен күрәбез – геральдиканың герб, флаг һәм гимн кебек символлары аша ил тарихына тирән хөрмәт күрсәтелә. Геральдик символлар – безнең горурлык, билгеле бер территориягә, төбәк тарихына, регионга, республикага караган булуыбыз. Болар барысы да мәктәпләрдә, уку йортларында патриотик тәрбия буенча чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Флаг күтәрү дәүләт төзелеше нигезенә хөрмәтне белдерә».

Билгеле булганча, Татарстан мәктәпләрендә Россия һәм Татарстан әләмнәре күтәрелә.

Ни гаҗәп – Татарстан мәдәният оешмалары, аерым алганда, дәүләт музейлары, бу көнне билгеләп үтми булып чыкты. Хәзерге вакытта «Казан Кремле» дәүләт музей-тыюлыгы карамагындагы Татар тарихы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда экспозиция алмашу процессы бара – белешмә сорап шалтыраткач, шулай диделәр. Бу көнгә атап махсус чаралар каралмаган. Татарстан Республикасы Милли музеенда да махсус чаралар үткәрелми – музейның матбугат үзәге социаль челтәрләрдә хәбәр ителүен генә искәртте.

Журналист шалтыратканнан соң берничә сәгатьтән Татарстан мәдәният министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның даими экспозициясе кысаларында тематик экскурсия үткәреләчәге турында мәгълүмат барлыкка килде. «Экскурсиядә катнашучылар Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы символика белән таныша алачаклар. Россия геральдикасына Барс һәм Зилант керүе тарихын беләчәкләр. ТАССРның рәсми расланган һәм рәсми булмаган флагын һәм гербын күрәчәкләр, Татарстанның заманча символларына салынган мәгънәләргә төшенә алачаклар», – диелгән хәбәрдә. Экскурсия 1, 2, 3 декабрь көннәрендә 14.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк. Керү ирекле, әмма алдан язылырга кирәк.

ххх

Татарстан Милли китапханәсендә дә махсус күргәзмәләр турында мәгълүмат юк, дисәм, берәү килеп чыкты.

Билгеле булганча, мәдәният учреждениеләре үзләре үткәргән мәдәни чаралар турында culture.ru каналында мәгълүмат урнаштыра. «Татарстан Республикасы флагы көне» дип аталган китап күргәзмәсе бары тик Чүпрәле районының Яңа Ишле авылы китапханәсендә генә оештырылган. Һәрхәлдә башкаларның мондый мәгълүматы күренми. «Бу көн республикада рәсми билгеләп үтелмәсә дә, Татарстан өчен һәм дөнья татарлары өчен тарихи мизгел булып тора. Күргәзмәдә флаг һәм Татарстан символлары турында китаплар куелган. Теләгән кеше алар белән таныша һәм өенә алып укый ала», – диелгән.

«Бу бит – безнең зур символыбыз. Бүген иртүк торып, социаль челтәрләрдәге битемә дә шуны язып куйдым», – диде әлеге китапханәнең 31 ел стажлы китапханәчесе Гөлүсә Гатауллина. Рәхмәт сезгә, Гөлүсә ханым!

ххх

1991 елда Татарстан Президенты каршындагы Конституция Советының дәүләт символларын әзерләүче төркемен җитәкләгән, Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска мөрәҗәгать иттем.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: «Дәүләт символлары ул – һәр кешенең өстәлендә була торган, дәүләтнең бер билгесе. Ул кешегә һәрвакыт республикасын искә төшереп торырга тиеш. «Син шушы республикада яшисең һәм аның күпмилләтле халкын игътибар үзәгендә тот», – дип белгертеп торырга тиеш. Шуның өчен, иң беренче нәүбәттә, республика символлары Татарстандагы һәр өйдә, һәр гаиләдә булырга тиеш. Моны ничек эшләргә? Пропаганда белән мөмкин.

Аны кемдер җиренә җиткерергә тиеш. Районнарда муниципалитетлар, авылларда авыл җитәкчеләре һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш. Шул вакытта гына дәүләт символлары чын мәгънәсендә үз ролен үтәячәк. Бүген, минем карашымча, дәүләт символлары һәр өйдә ул югарылыкка менеп җитмәгән. Мәктәпләрдә дәүләт символларына игътибар булырга тиеш. Уку елы башланганда иң беренче дәрес безнең республикабызда Россия һәм Татарстан дәүләт символлары турында булырга тиеш. Ул да әле тормышка ашырылып җитте дип әйтеп булмый. Шушы юнәлештә безнең эшлисе эшләребез күп, дип уйлыйм һәм аны һичшиксез әкрен-әкрен эшләргә кирәк. Дәүләт символларын яратудан илеңне, халкыңны һәм үзеңне ярату башлана».

  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – танылган рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовның улы Нияз Хаҗиәхмәтовның Татарстан Республика флагы көне уңаеннан эшләнгән рәсемен автор рөхсәте белән тәкъдим итәбез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100