Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарның иң шәп буйдак егетләре исемлеге: аларга нинди кызлар ошый?

«Интертат» татарның иң шәп буйдак егетләрен барлады. Ул егетләр хатынлыкка нинди кыз алырга тели? Алар фикеренчә, матур кыз нинди? Һәм әлеге асыл егетләр белән кайда танышып, йөрәкләрен ничек яулап була? Барысын да үзләреннән сораштык.

news_top_970_100
Татарның иң шәп буйдак егетләре исемлеге: аларга нинди кызлар ошый?
Pinterest.ru

«Минем белән концертларда танышырга була»

Айназ Ахунов, «Караш» музыкаль төркеме вокалисты, 27 яшь:

Йөрәгем буш. Мин танышуларга ачык. Мине концертларга килеп күрергә, танышырга була. Өйләнү турында әлегә уйларга вакыт юк, төркемнең үсеше турында уйлыйм. Кызлардагы аерым ниндидер сыйфатларга игътибар итмим, күңелгә хуш килсә, мине аңа „тартса“ — шул мөһим. Әлбәттә, кызның тыштан гына, яисә эчтән генә матур булуы аз. Икесе дә булса шәп. Заманнан артта калмаска тырышам, кешене матурлата торган төрле ысуллар бар икәнен беләм, ләкин мин чын матурлык яклы. Кабартылган иреннәр, калынайтып буялган, каралткан кашлар табигый сылулык белән ярыша алмый. Киенүгә килгәндә, кызларның зәвык белән киенүен яхшы бәялим. Киләчәктә гаиләне барыбер хатын-кыз киендерә, кием-салымны ул сайлый. Шуңа күрә бу мәсьәлә минем өчен мөһим роль уйный. Чалбар белән күлмәк арасында күлмәккә өстенлек биргән кызлар аеруча матур күренә инде.

 «Кайчан өйләнәсең инде, дип йөдәтәләр»

Илгиз Шәкүров, журналист, «Яңа Гасыр» телеканалы хәбәрчесе, 22 яшь:

Йөргән кызым юк, танышуларга ачык. Ниндидер конкрет сыйфатларга ия булган кыз турында хыялланам, дип әйтә алмыйм. Ике кеше арасында очкын булырга тиештер. Без бер телдә сөйләшергә, бер юнәлештә фикер йөртергә тиеш. Ул — сине, син аны аңларга тиеш. Яшь арткан саен «Кайчан өйләнәсең инде?» - дигән сорауны ешрак ишетергә туры килә. Якын арада өйләнү турында планнарым юк. 5-6 ел моның турыда уйламам әле. Бу мәсьәләдә ашыгырга кирәкми. Һәр татар егете үзенә тыйнак кыз теләр иде. Миңа тыйнак, тәрбияле кызлар ошый. Аннары, кешене тыңлый белсен иде. Тыңлый, ишетә белсен, үз сүзен генә сөйләмәсен, синең фикереңә дә колак салсын, компромисска барсын иде.

Танышуларга килгәндә, ул теләсә кайда була ала. Эш буенча йөргәндә, сюжет төшерергә кая да булса барганда, күңел ачканда, ял иткәндә... Әлбәттә, интернетта танышырга шулай ук мөмкин. Бүген без шундый заманада яшибез, күп нәрсә интернет аша хәл ителә. Язмышыңны интернетта очратып куюың да бар. Әмма минем үземнең интернет аша танышкан кызлар белән шул социаль челтәрләрдә язышудан ерак китә алганым юк. Минем күп вакытым эштә уза. Шуңа мине очраклы рәвештә генә очратып буладыр, мөгаен. Актанышка яллар саен кайтырга тырышам, бәлки анда очратырга мөмкиндер. Ялларга Казанда калсам, Горький паркында саф һава сулап йөрергә яратам, анда кисешеп була.

Кабартылган иренле кызларга нейтраль карыйм, кеше үзенең кыяфәте өчен үзе җавап бирә. Кыз кеше үзенең иреннәренә үзе хуҗа. Әмма бар нәрсәдә чама хисен сакларга кирәк. Артыгы белән зур булса, матур түгелдер ул. Кашларга килгәндә, кемгә нинди килешә бит. Әлеге дә баягы чама хисен югалтмау мөһим. «Брежнев» кашлары да булмасын инде ул, бик нечкә генә сызыклар да ошамый. Табигый формасы, калынлыгы сакланса, шуннан да матуры юк. Авыл кызы белән шәһәрнеке арасында бүген әллә ни аерма юк. Авыл кызлары шәһәргә киләләр, укыйлар, эшлиләр, шул ук шәһәр мохитенә кереп чумалар. Мин зур аерма күрмим. Шәһәр кызларының татар теле генә камил булмаска мөмкин.

«Кабартылган иренле кызлар — бик сексуаль, бик матур»

Альберт Нурминский, музыкант, рэп башкаручы, 26 яшь:

Танышырга әзермен. Кызларның үзләрен алиһәгә, әллә кемгә куюларын яратмыйм. Гади, чын, ихлас кызлар хөрмәт уята. Юмор хисе булуын бик хуплыйм. Кыз шәхес буларак кызыклы булырга тиеш, аны тыңлыйсы килеп торсын. Начар гадәтләре булган кызларга тискәре карашта мин. Эчү, тарту кыз кешегә килешми. Сүгенү, ямьсез, урынсыз сүз сөйләшүне өнәмим. Әти-әнисенә нинди мөнәсәбәттә булуына игътибар итәм. Кызларның минем янда әти-әнисе белән телефоннан хөрмәтсез, ямьсез итеп сөйләшкәннәрен ишеткәнем булды. Бик ямьсез күренеш.

Кызларга таләпләрем югары түгел. Тәрбияле, ихлас, шәхес буларак бертуктаусыз үсешкә омтылган кызны очраттыммы — мин аңа өйләнермен, Алла боерса. Бүген танышулар кайда гына булмый, күрешеп танышыр өчен нинди генә урыннар, нинди генә мөмкинлекләр юк. Концертларда минем яныма килергә, танышырга, сөйләшергә була. Интернетта танышуларга да каршы түгелмен. Язган булса, ике кеше кайда да очраша. Заправкада танышып куярга мөмкин, чүп ташларга чыгып барганда кисешергә, юл аркылы чыкканда күрешергә дисеңме... Белеп булмый.

Кабартылган иреннәр, үстерелгән керфекләр, буялган кашларга килгәндә, бу, әлбәттә, бик сексуаль, бик матур. Әмма чамасын белеп эшләнсә генә. Артык зур иренле кызны ошатмас идем. Кемгәдер килешергә мөмкин, ә кемнедер бу ысул киресенчә бозып, ямьсезләтеп куюы бар. Акыл белән эшләнсә, бу әйберләр хатын-кызны бизи генә.

Мәхәббәт мәсьәләсенә җиңел карыйм. Шуңа күрә парым юктыр да. Мин язмышка ышанам. Үз вакыты белән минем кешем, һичшиксез, килеп чыгачак, иманым камил. Монда ашыгудан, вакытны ашыктырудан мәгънә юк. Миңа бүген берүземә дә начар түгел. Ә бер көнне насыйп ярымны очратып куйсам, әлбәттә, мин бәхетле булырмын. Гаиләле ир, әти булырга хыялланам.

«Миңа үземнән кыскарак буйлы кыз кирәк»

Раббани Нургалиев, спортчы, көрәш буенча дөнья чемпионы, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студенты, 21 яшь:

Тыйнак, тырыш, егетен хөрмәт итә торган кызга өйләнер идем. Укуны тәмамларга 1-2 ел вакыт калды, аннары армия мәсьәләсен хәл итәсем була, менә шуннан соң өйләнергә булыр. Чәч, күз төсе кебек параметрлар мөһим түгел, тик буе үземнекеннән кыскарак булуын телим. Буем — 180 сантиметр. Кызлар белән уку йортында, ярышларда таныша алам.

Мине ешрак шушы урыннарда очратып буладыр. Интернетта танышуларга килгәндә, мин бу ысул яклы түгел. Социаль челтәрдә кемнең кем икәнен аңлап булмый, очрашып сөйләшергә кирәк. Кызларның иреннәренә, кашларына бик карап йөргәнем юк. Чибәр кыз кабартылмаган ирен, буялмаган кашсыз да чибәр.

 «Эшләсен һәм акча юнәтә белсен»

Иван Остроумов, журналист, «Яңа Гасыр» телеканалы алып баручысы, 26 яшь:

Йөрәгем буш. Бүген карьера беренче чиратта. Мин матур һәм акыллы кызга өйләнер идем. Матур кыз - минем өчен кара чәчле, озын буйлы кыз. Кыз үзен карый белергә дә тиеш. Кеше арасында үзен матур тотсын иде. Аннары, финанс яктан егет белән кыз тигез булырга, чыгымнарны бертигез контрольдә тотарга тиеш. Димәк, ул эшли һәм акча юнәтә белсен.

Әлбәттә, тәмле пешерүе мөһим. Гадәттә, кызлар белән дуслар аша, бер компаниядә танышам. Мине шәһәрнең теләсә кайсы почмагында очратырга, танышырга була. Эшем шундый. Бер көнне концерт залында, икенче көнне ачык һавада чаралар алып барырга туры килә. Интернетта танышуларга килгәндә, анда танышырга яратмыйм. Күзгә күз карап танышуга өстенлек бирәм.

Кашларга, иреннәргә килгәндә, конкрет позициям юк. Кыз кешегә кабартылган иреннәр, калын кашлар килешә икән, мин каршы булмам.

«Матур кеше - үзен яраткан, хөрмәт иткән кеше»

Тимерхан Шәйхетдинов, «Сәләт» клубы президенты, яшьләр иҗтимагый оешмалары активисты, 20 яшь:

Киләсе унике ай эчендә кайчан өйләнәчәгем ачыкланыр һәм билгеле булыр дип уйлыйм. Кызларда тыйнаклык кебек сыйфатның булуын өстен куям. Шәхси үсешкә, белемләрен үстерергә, камилләштерергә, дөньяны күрергә, телләр өйрәнергә, сәяхәт кылырга теләге булган кызлар ошый. Тагын бер мөһим нәрсә — хатын-кыз хуҗабикә ролен башкара алырдай булсын иде, тәмле пешерсен, чисталык яратсын.

Мине КФУда очратып була. Аннары, күп вакытым „Сәләт“ йортында уза, чөнки бу минем төп эш урыным. Казанның үзәгендә, Камал театрында еш булам. Үзем Яшел Үзәннән, ялларым шунда уза, бәлки анда кисешеп буладыр. Интернетта танышуларга каршы түгелмен. Насыйп ярларын социаль челтәрдә тапкан кешеләр күп бит. Шуңа күрә интернет-танышулар кавышу ысулларының берсе буларак санга алынырга тиеш. Әмма монда алданмаска кирәк. Виртуаль дөньяда аралашу нәтиҗәсендә генә ниндидер төгәл нәтиҗәләр ясарга ярамый.

Кабартылган иреннәргә килгәндә, кызларның үзләрен мондый үзгәрешләргә дучар итүен дөрес дип санамыйм. Мөселман кешесе буларак, аны хупламыйм. Ходай биргән кыяфәтең белән канәгать булмау, табигый матурлыгыңнан ясалма матурлыкны өстен күрү, үзеңне яңадан ясарга, үзгәртергә тырышу — гөнаһ. Аннары, бу сәламәтлек ягыннан да файдалы нәрсә түгелдер, мөгаен. Табигый матурлык бүген модада. Кашларга килгәндә дә, табигый формасы һәм калынлыгы сакланса яхшы.

Минем өчен матур кыз — ул үзен яхшы яктан күрсәтә белгән, уңай якларына акцент ясап, кимчелекләрен кабул иткән, матурлыгын ассызыклый белгән кыз. Иң матур кеше — үзен яраткан, үзен хөрмәт иткән кеше. Бу сыйфат әллә каян сизелеп тора. Үзен матур дип санаган кеше башкалар күзенә дә матур булып күренә.

 «Миңа кызлар үзләре беренче булып язсын»

Булат Шәйми, «Тараф» музыкаль төркеме вокалисты, мультфильмнар, фильмнар тәрҗемә итә, YouTube блогын алып бара, инглиз һәм алман телләрен укыта, музыкаль коралларда уйный, 23 яшь:

Мин танышуларга каршы түгел. Кыз кеше егеткә үзе язса, моны уңай күренеш дип саныйм. Җәмгыятьтә кызлар егетләргә беренче язмый, үзе танышмый дигән стереотипларга иярмәскә кирәк. Үзләре язсыннар. Ә нишләп юк? Хыялымдагы кызның сыйфатларына килгәндә, үзаңлылык, зәвыклылык, эмпатия — мөһим нәрсәләр шулардыр. Һәр кыз үзенчәлекле, үзенчә гүзәл. Үз-үзендә һәм башкаларда матурлыкны күрә белгән кешене хөрмәт итәм. Гадәттә, кызлар белән дус-танышлар аша танышам. Тик хәзерге моментта социаль челтәрләрдән файдаланырга тырышам. Интернетта яхшы мөнәсәбәтләр корып була, дип ышанам.

«Мине очратырга теләгән кызлар Камал театрына килсеннәр»

Артур Шәйдуллин, Камал театры артисты, 29 яшь:

Миңа өйләнү турында уйланырга вакыт инде дип уйлыйм. Кызларның гади, ачык күңелле, позитив, берникадәр оялчан булулары ошый. Кызганыч, хәзерге вакытта барлык диярлек танышулар интернетта корыла. Бүген тере аралашулар бетте диярлек. Хисләрне смайликлар ярдәмендә аңлаталар хәзер.

Мине очратырга теләге булган кызлар Камал театрына килсеннәр. Киемгә килгәндә, кыз кеше зәвык белән киенергә тиеш дип саныйм.

«Ашарга пешерә белсә - шәп»

Дамир Зиннәтуллин, «Караш» музыкаль төркеме вокалисты, 28 яшь:

Танышырга әзер мин. Чибәр, акыллы, инициатив, мөстәкыйль кызлар ошый. Брюнеткалар күңелемә хуш килә. 30-32 яшьләрдә өйләнергә уйлыйм. Мине тоту, кайдадыр очрату җиңел түгел. Концертта танышырга була. Интернетта танышуларга да каршы түгел.

Кабартылган иреннәргә килгәндә, чама белән булса куркыныч түгел. Ә кашларның юкалары матур.

Авыл кызымы, шәһәрнекеме - анысы әһәмиятле түгел. Ашарга пешерә белсә - шәп. Итәк, күлмәк кигән кызлар ошый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100