«Татарлар мәхәббәтне кайда эзли?»: кушымталардан алып яучыларга кадәр
Тормышка карашлар, дингә мөнәсәбәт һәм милли кыйммәтләр уртак булган парыңны табу җиңел түгел. Хәзерге көндә бу эштә танышу кушымталары, махсус кичәләр һәм яучылар ярдәм итә. «Интертат» татар гаиләсе корырга теләүчеләр өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын өйрәнде.
«Tinder» урынына – АНАЕМ
Беренче адым еш кына телефон экраныннан башлана. Танышу кушымталары да күптән инде гадәти күренешкә әйләнде. Алар арасында татар һәм мөселман аудиториясе өчен махсус булдырылган платформалар да бар.
Шулар арасында иң күптәнгеләрнең берсе ул - АНАЕМ. Әлеге кушымта 2014 елдан бирле эшли, шуңа күрә интерфейсы да шул вакытныкы. Ләкин кушымтада утыручылар актив, чөнки регистрация узганнан соң, фотосыз һәм өстәмә мәгълүматсыз профильга 5 кеше аралашу тәкъдиме белән чыкты.
Кушымтада профилеңне кемнәр караганын, шулай ук геолокация ярдәмендә якын-тирәдә кемнәр булуын күреп була. Әгәр ике кулланучы бер-берсен ошатса, алар арасында «мэтч» барлыкка килә. Әмма монда үзенчәлек тә бар: син кешене ошатмасаң да, ул сиңа яза ала. Шуңа күрә кайчак күпкә өлкәнрәк яшьтәге кешеләрдән дә сообщениелар килеп төшәргә мөмкин.

Тагын бер кызыклы кушымта – Zawajy. Ул, беренче чиратта, мөселманнар өчен танышу платформасы буларак тәкъдим ителә. Шуңа күрә анда татарлар белән беррәттән башка төрки халык вәкилләре дә күп. Кушымтаның авторы – хәләл туклану урыннары буенча HalalGuide белешмәсен булдырган Айрат Касыймов.
Ләкин әлеге кушымтаның билгеле бер чикләүләре бар. Беренчедән, хатын-кызлар бары тик яулыктан төшкән фотоларын гына урнаштыра алалар, ачык гәүрәтле фотолар кабул ителми һәм аккаунт ябыла. Икенчедән, ир-ат җибәргән сообщениены хатын-кыз бары тик шаһит (әти-әнисе, абыйсы яки дус кызы) укыганнан соң гына карый ала. Бу никахта булмаган хатын-кыз ир-ат белән ялгыз калырга тиеш түгел дигән шәригать кагыйдәләре белән аңлатыла.

Шулай ук Россиядәге иң популяр танышу сервисларының берсе «ВК Знакомства»ны кулланып карарга була. Ул «ВКонтакте» кушымтасына интеграцияләнгән. Анда ике кеше бер-берсен ошаткан очракта гына аралашу мөмкинлеге ачыла, һәм анкета дусларга күренми.
«Танышу кичәләренә җитди мөнәсәбәтләр эзләүчеләр килә»
Соңгы вакытта тиз танышулар форматындагы чаралар да ешрак үткәрелә башлады. Мәсәлән, быел Тынычлык бистәсендәге Сабан туенда «Идел» журналы танышу һәм аралашу мәйданчыгын оештырган иде.
Ел дәвамында үткәрелеп торучы «Син һәм Мин» танышу кичәләре дә моның яхшы мисалы. Әлеге кичәләрнең авторы һәм оештыручысы – «Рухи- мәгърифәт гаилә төзү үзәге» оешмасы һәм «Гаилә» мәчете каршындагы «Адәм белән Һава» гаилә кору һәм саклау үзәге директоры Диләрә Зәйнуллина.
«Син һәм Мин» танышу кичәләре – татар гаиләсен коруга юнәлдерелгән Бөтенроссия проекты. Мондый чараларны Казанда, Чаллыда үткәрдек, шулай ук татар иҗтимагый үзәкләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә Мәскәүдә һәм Самарада да оештырдык.
Безнең танышу кичәләренең үзенчәлеге – җылы һәм ихлас мохит. Алар матур залларда, күңелле музыка белән уза. Катнашучылар үзләрен чит кешеләр арасында түгел, ә якыннары янында кебек хис итә. Моның өчен без алар белән чара алдыннан ук әзерлек алып барабыз.
Кичәләрдә хәзрәт тә катнаша: ул Коръән аятьләре укый, гаилә кыйммәтләре һәм никах турында рухи нәсыйхәтләр бирә. Шулай ук намаз уку өчен дә мөмкинлек каралган.
Кайбер катнашучылар үз парын очратканчы мондый кичәләргә берничә тапкыр килә. Безгә җитди мөнәсәбәтләр һәм гаилә кору нияте булган егетләр белән кызлар җыела. Катнашучыларның яше - 18 яшьтән 45 яшькә кадәр.
45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында да мондый очрашулар үткәрүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Без андый форматны сынап карадык, әмма бу яшьтәге ир-атлар саны азрак булды. Шулай да киләчәктә алар өчен дә аерым танышу кичәләре оештыру ниятебез бар», - дип сөйләде ул.
Әгәр дә кемдер мондый чараларда катнашырга кыенсына яки ояла икән, гаилә кору үзәгендә шәхси таныштыру хезмәтеннән дә файдалана ала.
«Без атнага ике тапкыр кешеләрне кабул итәбез. Алар алдан язылып килә, әңгәмә үтә, анкета тутыра һәм фотоларын калдыра. Безнең эш танышу сайтларыннан шуның белән аерыла: һәр кеше белән шәхсән аралашабыз. Казанда яшәүчеләр кабул итүгә шәхсән килә, ә башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән яки чит илләрдән мөрәҗәгать итүчеләр белән видеоэлемтә аша сөйләшәбез.
Әңгәмәдән соң кандидатлар тәкъдим ителә. Ул үзенә кызыклы берничә кешене сайлый, әгәр ике якта да кызыксыну туса, без аларны таныштырабыз.
Үзәккә 18 яшьтән башлап теләсә ничә яшьтәге кеше мөрәҗәгать итә ала. Безгә очраклы кешеләр килми. Гадәттә, алар – яхшы белем алган, эштә үз урынын тапкан, карьера төзегән кешеләр. Күпләрнең танышырга вакыты җитми, өстәвенә, хәзер шундый вакыт: барлык кешеләр телефонда һәм бер-берсен күрмиләр. Шуңа күрә гаилә кору үзәге дә, танышу кичәләре дә җитди мөнәсәбәтләр эзләүчеләр өчен уңайлы мәйданчык булып тора», - дип аңлатты оешма җитәкчесе.
Тагын бер кызыклы вариант – «Адәмнәр һәм Һавалар» татар яшьләрен кавыштыру проекты. Проект җитәкчесе Ринат Исламов сүзләренчә, махсус хәрби операция башланганнан соң чаралар вакытлыча туктатылган. Хәзер исә проектны яңадан башлап җибәрергә җыеналар.
«Хәзер очрашуларны яңача форматта – 10-14 кешелек төркемнәр белән үткәрергә телибез. Элек алар туй кебек зур итеп уза иде: йөзгә якын кеше җыела, 4-5 сәгать аралаша идек. Алга таба мондый очрашуларны «Түбәтәй», «Кыстыбый» кебек кафеларда, спектакльләрдән соң, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чаралар кысаларында, «Печән базары»нда яки хәзер популяр булган кичке чараларда үткәрергә ниятлибез.
Элеккеге мәгълүмат буенча, катнашучыларның уртача яше – 27-28 яшь. Араларында 18 яшьлекләр дә, 45 яшьлекләр дә бар. Шулай да күпчелеген студент чорын тәмамлап, эшләп йөри башлаган яшьләр тәшкил итә», – дип сөйләде ул. Шундый очрашуларның берсе бүген «Кыстыбый» кафесенда оештырыла.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Яучыга мөрәҗәгать итү – «стрем»мы, әллә «норм»мы?
Әгәр дә алда әйтелгән вариантларның берсе дә сезгә туры килми яки булышмый икән, «авыр артиллериягә» – яучыларга мөрәҗәгать итәргә була. «Парларны кавыштыру белән шөгыльләнүчеләр бар, әмма күпме генә булсалар да, алар аз», – ди яучы Гөлназ Мөхәммәд.
«Яшьләр башта каядыр очрашырбыз, танышып китәрбез дип йөриләр, ләкин килеп чыкмагач, 30-40 яшьтә үзләре яки туганнары аша безгә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Яшьләрне мин алам, ләкин балалары үсеп беткән һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү авыр, аларның таләпләре дә бик зур.
Олыраклар арасында очрашып йөрергә, дус булырга, фәлән-төгән өчен, ягъни төрле ниятләр белән килгән кешеләр бар. Кайвакыт үз өйләре булмаган яки үз балалары белән яшәргә теләмәгән әби-бабайлар да киләләр.
Башта кандидатларга анкета тутыртам, сөйләшү алып барам һәм күрешеп алабыз. Әгәр дә Татарстанның башка районыннан булсалар да, Казанда булганда мине күреп китүләрен сорыйм. Аннары ике якка да фотоларын җибәрәм, белгән кадәремне сөйлим. Әгәр дә бер-берсен ошатсалар, таныштырам, номерларын бирәм. Ризалыксыз эшләгән юк. Ризалык бирмәсәләр яки мөнәсәбәтләре алга китмәсә, башканы эзли башлыйбыз.
Әгәр кеше белән танышкан вакытта тискәре якларын күрсәм, ул якларын төзәтергә тиешлеген аңлатам. Кайбер кешеләрне таныштыру бик җиңел бара, анда минем катнашуым да кирәк түгел. Күптән түгел 40 яшькә якынлашып килүче бик әйбәт егет белән кызны таныштырдым, ләкин оешып китә алмадылар. Үгетләп тә, сөйләшеп тә карадым, ләкин: «Юк, мин күнеккән инде. Әгәр булса, ул минем тормышыма ыргылып керә торган кеше булсын, ә әлпән-сүлпән кеше белән сөйләшеп утырырга мин җыенмыйм», – ди кыз.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенә уртача 30 яшь, шулай ук 25 һәм 40 яшьлекләр дә бар.
Таныштыргач, очрашуның ничегрәк үтүен, бер-берсе турында нинди фикердә калуларын, ошыймы-ошамыймы – шуларны сораштырып, анализ ясыйм. Гадәттә, беренче очрашуда ике як та ояла, кыенсына. Кайвакыт шулай була: бер-берсен ошаталар, ләкин аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин, «мине ошатмады», дип уйларга мөмкиннәр. Шул якларын җайлаштырып җибәрәм», - дип аңлатты яучы.
Медиакиңлектә исемнәре киң таралган яучылар дип шулай ук Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, «Татар гаиләсе» оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншинаны һәм блогер, «Сөембикә» журналы журналисты Фагыйлә Шакированы атарга була.

«Яучы хакы – Аллаһы Тәгалә хакы»
Яучылар үзләренең хезмәтләре өчен түләү түгел, ә сәдака рәвешендә генә акча алуларын искәртте. Фагыйлә Шакирова сүзләренчә, кешегә тормыш иптәше табарга ярдәм итү – аның язмышына йогынты ясау дигән сүз. Шуңа күрә, өшкерүчегә барганда бер таш булса да калдырырга кирәк дип саналган кебек, яучылык эшендә дә ниндидер алмаш булырга тиеш.
«Кеше үзе сорамаса, без: «Әйдә, кияү (кыз) табам», – дигән тәкъдим белән чыгарга тиеш түгелбез. Чөнки бу – галәм законнарын бозу, аның аркасында чирләргә дә мөмкинсең. Ә кеше үзе теләп мөрәҗәгать иткәндә, без аның тормышын яхшыртабыз. Шуңа күрә энергия белән алмашу сакланырга тиеш. Андый эшләр бушка эшләнергә тиеш түгел.
Элеккегеләр: «Яучы хакы – Аллаһы Тәгалә хакы», – дигәннәр. Хәтта яучыларны үпкәләтергә дә, алар турында начар сөйләргә дә ярамый.
Шундый бер хәл дә булды. Бик бай мөселман егете мөрәҗәгать итте. Ә минем 22 яшьлек бер табиб кыз бар иде, бик җайлы туры килделәр. Мин аларны кавыштырдым. Алар шулкадәр бер-берсен ошатты. Егет тәкъдим ясаганнан соң, шатланып миңа хәтта «голосовой» хәбәр дә җибәрде. Мин үземне никах туена чакырырга сорадым. Әмма ул: «Үз кешеләр белән генә утырачакбыз», – диде. Үземне әллә ничек хис иттем. Икенче көнне егет елый-елый голосовой хәбәр җибәрде: кыз, истихарә намазыннан соң, никахның хәерле булмавы турында төш күргән һәм баш тарткан. Менә шул чакта тагын бер кат: «Яучы хакы – Аллаһы Тәгалә хакы», – дигән сүзләрнең мәгънәсен аңладым.
Хәзер таныштыру өчен күпчелек очракта әти-әниләр мөрәҗәгать итә. Шундый бер очрак булды. Бер кызның әтисе: «Кызымны кияүгә бирергә ярдәм итегез», – ди. Башта мин кыз белән егетнең үзләрен түгел, ә әти-әниләрен таныштырдым. Алар аралаша башлады, дуслашып киттеләр. Соңрак кыз, әти-әнисе белән бергә, кунакка килде. Шул ук вакытта егет тә үз әти-әнисе янына кайтты. Шулай итеп, яшьләр өчен «очраклы» очрашу оештырдык. Кыз да, егет тә бу танышу турында алдан белмәде», - дип бүлеште Фагыйлә Шакирова.
Парыңны табуның бер генә дөрес юлы юк. Кемдер кушымтада языша, кемдер танышу кичәсенә килә, ә кемдер яучы ярдәмендә үз кешесен очрата. Әмма сөйләшкән һәркем бер фикерне кабатлады: бер генә кушымта да, бер генә яучы да, бер генә чара да гаилә төзеп бирми. Алар бары тик кешеләрне очраштыра гына. Ә мөнәсәбәтне башлап җибәрү, аны саклап калу кешеләрнең үзләреннән тора.