news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татаркино» «Абага чәчәге» нәфис фильмы өчен кастинг игълан итә

news_top
«Татаркино» «Абага чәчәге» нәфис фильмы өчен кастинг игълан итә
Фото: © Рамил Гали/архив, "Татар-информ"

Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәрләре мотивлары буенча «Абага чәчәге» нәфис фильмын төшерелә башлый. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев, продюсер – Миләүшә Айтуганова. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә.

Фильм Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелер дип планлаштырыла.

Төп рольдә төшәчәк артистлар билгеле икән, ләкин режиссер белән продюсер әлегә аларның исемнәрен сер итеп саклый.

29 май көнне «Татаркино»да икенче пландагы рольләр өчен кастинг узачак. Артистларны кинорежиссер Салават Юзеев продюсер Миләүшә Айтуганова һәм кастинг-директор Ирек Хафизов белән бергә сайлаячак.

40-50 яшьләр арасындагы зифа буйлы хатын-кыз, урта буйлы ир-ат (татар телле), шулай ук, 30-40 яшьләр арасындагы төз гәүдәле элегант ир-ат (рус телле) сайланачак. Барысының да театрда һәм кинода тәҗрибәсе булуы шарт. 40-70 яшьләрдәге ир-ат һәм хатын-кызлар өчен дә төрле рольләр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар