Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча “Санта-Барбара”, яки беренче татар ситкомының тәлинкәсе ватылды

Бүген ТНВ “Рәхәт яшибез!” дип аталган беренче татарча ситкомны төшерә башлады. "Сериал төшерү тәҗрибәсе бар, инде ситкомы ничек булыр икән?" - дигән сорауга бер артист “татарча “Санта-Барбара” була инде диде. Ситком төшерүнең үзенчәлекләре белән “Татар-информ” хәбәрчесе дә танышып кайтты.

news_top_970_100
Татарча “Санта-Барбара”, яки беренче татар ситкомының тәлинкәсе ватылды

Кыскасы, “Рәхәт яшибез” авылдан шәһәргә күченеп килгән бер гаиләнең көн-күрешен сурәтләүгә нигезләнгән. Төп геройлар – әби белән бабай, аларның кызлары һәм кияүләре һәм дә ки онык. Әлбәттә, чип-чи авыл кешесенә шәһәргә күнегеп китү авыр бирелә. Тик бер килгәч, яшиләр инде. Сценарий авторлары геройларның тормышын әллә нинди кызыклы вакыйгалар белән баетып бетердек диделәр. Төп геройлар янына төрле-төрле кунаклар да керәчәк икән әле. Илшат Әминов, сер итеп кенә, бәлки Салават та керер диде. Бәлки чыннан да керер.

  • Ситком - "ситуацион комедия" дигәннән алынган: персонажлары даими булган һәм даими бер урында барган комедияле телепрограмма. 

Ситкомны төшерү өчен бер бинаны җиһазлаганнар. Рус сериаллары беткәннән соң, “за кадром” дигән нәрсә күрсәтәләр, анда гел шушындый ясалма өй эчләре, ясалма балконнар. Монда да шулай эшләгәннәр. Күңелле инде малай! Күңелле дип, аны җиһазлар өчен күпме көч түккәннәрдер. Утлар куелышы, тавыш яздыру, камераларның урнашуы – аерым бер сәнгать. Әле режиссерның биш төрле камераны бер экранда күрсәтә торган аерым бүлмәсе дә бар. Әкәмәт инде. 

Режиссер Алмаз Әкбәров ситком төшерүне күптәнге хыялы дип атады.

- Сериал өч сүз белән әйткәндә нәрсә турында?

- Ике-өч сүз белән әйткәндә, бу “СТС” каналында баручы “Воронины” сериалының аналогы. Кыскасы, бер гаилә авылдан шәһәргә күченеп килә. Билгеле, алар төрле каршылыкларга очрыйлар, шунда аларның һәрберсенең шәһәргә карашлары чагыла. Ниндидер контраст барлыкка килә: ничек булган һәм хәзер ничек.

  • "Рәхәт яшибез"дә төп катнашучы кешеләр җидәү - әби-бабай, әти-әни, бер онык һәм оныкның йөргән кызы, күрше. Гаилә фермерлык белән шөгыльләнгән һәм бөлгенлеккә чыккан, шәһәрдә арендалаган фатирда яши. 

- Ничә серияле булыр дип көтәсез?

- Үзебез өчен ниндидер нокта куймыйбыз. Планда озак эшлисе бар әле. Ә 1 серия 26 минут булыр дип көтелә.

- Махсус мәйданчыкны төзү авыр булдымы?

- Ситком төшерү минем күптәнге хыялым иде. Чөнки төшерү мәйданы да үзенчәлекле – махсус корылган павильон. Мондый мәйданда төшерүнең күп уңайлыклары бар. Ул кышка да, җәйгә дә, төнгә дә, кояшка да карамый. Ягъни ябык территориядә үзенә күрә бер тарих барлыкка килә. Зур шәһәрләрдә, әйтик Мәскәүдә гел шулай төшерәләр, аналог дияргә була. Махсус мәйданчыкны корганда иң авыры декорацияларны урнаштыру булды. Авыр да, җиңел дә дип әйтеп булмый, кызыклы эш, кызыклы проект. Андый кызыклы проектлар сирәк була бит әле ул. Барып чыкканмы, чыкмаганмы икәнен вакыт күрсәтер инде.

Сценарий авторы Айсылу Хафизова:

- Без сценарийлар белән февральдән эшли башладык. Бер төркем авторлар тупланды, алар бик күп иделәр, тик барысы да форматка сыя алмады. Чөнки ситком ул бик авыр жанр. Ситкомны аңлый, белә торган кешеләр генә калды. Киләчәктә бәлки башка авторларга да мөрәҗәгать итәрбез. 

Иң баштан без һәрбер персонажны аерым карап, аерым эшләдек. Аннары төрле ситуацияләр тудырдык. Соңыннан гына барысын да серияләргә җыйдык. 

Чит илләрдә, рус кинематографиясендә киң таралган инде ул ситком. Бездә дә прогресс булырга тиеш. Аларга охшарга тырышу түгел инде, прогресска иярү дисәк дөресрәк булачак. Авторлар булып безнең Ркаил Зәйдулла, Аманулла, Ләбиб Лерон, Рөстәм Кәримуллин, Алберт Шакиров, Рәмис Нәҗмиев, Айсылу Хафизова тора. Ә гомумән идеяның авторы - Мансур Гыйләҗев.

“Татарстанда кино төшерү гөрләп эшли башласын иде!”

Беренче серия төшерә башлау тантанасын матур итеп башлап җибәрү өчен “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов та килгән иде. Керү белән: “Гел кинода төшәсем килде, соңгы шанс бу”,– дип куйды. Фильм төшерә башлаганда тәлинкә бәреп ваталар.

Бабалардан калган гореф-гадәт диеп, тәлинкәне “Рәхәт яшибез”гә катнашы булган һәркемнең имзасын куеп, бәреп ваттылар. Илшат Әминов: “Кабинетта рамка белән элеп куячакмын”, – дип, ватык тәлинкәнең бер кисәген алып куйды. Кем әйтмешли, тарихи вакыйга бит. Элмәс җиреңнән эләрсең! Әле шуңа өстәп, матур-матур теләкләрен дә әйтеп куйды: “Шушы тәлинкәдән Татарстанда кино төшерү көн дә гөрләп эшли башласын иде!” – диде.

- Бүген беренче бала туа. Әти-әниләр дулкынлана, бөтен кеше дулкынлана. Чөнки безгә бу сериалның алга китүе, дәвам итүе бик мөһим. Әгәр дә ул китсә, без эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез. Шуннан соң без яңа дәрәҗәгә – күршеләргә үзебез сата башлый торган дәрәҗәгә күтәрелә алачакбыз. Әлбәттә, бу – “голубая мечта”. “Игры Престолов”ка әлегә “не замахиваюсь”. Тик ул көнгә дә барып җитәсе килә, - дип көлде Илшат Әминов.

Халык ничек карый, халыкка ничек ошый, шуның кадәр алып барачакбыз. “Санта-Барбара” кебек 2 мең серия булмаса да, күбрәк булыр дип ышанам. Менә шуннан башлап карый, бу безнең өчен өйрәнү. Туктарга ярамый, бары алга гына.

“Кинокомпания булдырырга кирәк”

Безнең систематик рәвештә кино төшерү дигән әйбер юк. Әлбәттә, яхшы гына режиссерлар да, яхшы гына кинолар да бар. Без Бразилия сериалларыннан башладык. Халык йотлыгып карады аларны башта, соңыннан туйды. Аннары безнең икенче этап булды: менталитет буенча да якынрак дип, Казахстан киноларын алдык. Тик хәзер ул теманың да мәзәге бетте. Бүтән чит ил киноларын карарга теләмибез. Халык та бит туйды, үзебезнеке кирәк, ди. Әлеге трендны бүтән телекомпанияларны карап күрә алабыз. Россиядәге зур телекомпанияләр инде күптән чит ил киноларыннан баш тарттылар, үзләре төшерәләр. Татарстанда үзебезнең кино төшерүне булдыру тагын да кискен куелырга тиеш. Фильмнар бар, тик алар эпизодик, сериаллар да кыска-кыска гына. Татарча мультфильмнар да кирәк, бик кирәк. Хәзер шундый чор җитте – без үзебез җитештермичә генә алга бара, көн күрә алмыйбыз. Әлбәттә, бу бары тик башы гына.

Әлбәттә, киләчәктә Татарстанда махсус кинокомпания булырга тиеш, безнең киноиндустрия үсәргә тиеш дип саныйм. Кино көн саен төшерерлек булырга тиеш. Мин ышанам, мин беләм – ул кинокомпания булачак. Без, ягъни ТНВ тотыначак дип әйтмим, без башлап кына җибәрәбез, безнең эш болай да күп.

Белгечләр аз – менә проблема. Иң мөһиме: хәзер продюсерлар кирәк. Дөресен әйткәндә, костюмерлар, декораторлар да аз. Минем хыялда тарихка керердәй сериаллар төшерү, әйтик Сөембикә турында... Тик анысы инде бөтенләй икенче эш, акча ягы да икенче төрле булырга тиеш.

Гөлчәчәк Хафизова: “Юри генә килгән идем, хәзер үз гаиләм кебек”

Артистлар сайланышына килгәндә, мин аларны үзгәртеп тә тормыйлардыр инде дип уйлый башладым. Сериал саен шул ук артистлар. Юк, бу гаеп түгел, әлбәттә. Игътибар итсәгез, чыннан да шулай ул. Әйтеп үтүемчә, төп геройлар әлегә бишәү генә. Тик алар да сериялар арткан саен күбәя барачаклар икән. Оныклары, оныкларының оныклары, оныкларының оныкларының оныклары барлыкка килергә дә мөмкин диделәр. Ышандым. Чыннан да, “Воронины” гына булып калмыйча, “Санта-Барбара”га әйләнеп китәр. Китсен иде дә, “Татарның бернәрсәсе дә, җүнле киносы да юк!” – дип йөрүчеләрнең борыннарына чиртсеннәр иде.

Гөлчәчәк апа Хафизова белән тиз генә сөйләшеп алдык.

- Гөлчәчәк апа, сериалларда күп төшәсез, ә ситком беренче тапкыр төшерелә. Куркытамы, дулкынландырамы?

- Кастингка чакыргач, юри генә килдем. Ирек әйтте дә, безне кастингка чакырдылар дип, әй, ярар, барып кайтым, минәйтәм. Каяндыр репетициядән килдек, спектакль репетициясе иде бугай. Муенымдагы шарфны алып башыма бәйләдем дә, зур итеп бантик ясап куйдым, матур итеп күренәсе килми бит. Юри генә килеп кердем дә, юри генә эшләп чыгып киттем. Нәрсәгә инде ул миңа дип көлеп, юри генә кайтып киттем инде шулай. 

Аннары бераздан соң шалтыраталар, кире кастингка килегез дип. Минәйтәм, мин анда булдым инде. “Юк, сезне икенче геройны уйнатып карар өчен чакыралар”, – ди. Шуннан килдем дә: “Сез мине алырга җыенасызмы әллә?” – дим. Туктагыз әле, минәйтәм, мин уйлыйм әле башта утырып. Х

әзер дә башыма барып җитми әле монда килеп кергәнем. Уен белән башланган эш кебек кенә кабул ителә. Шуңа күрә куркып, борчылып утыру дигән әйбер юк әле. Эшли-эшли килеп җитәр инде ансы да. Курку юк. Ни өчен курыкмыйм? Менә Фирая апа бар янымда, Илдус абый, Илфат... Минем малайны уйныйсы Фәрхәдне дә беләм. Шуңа да үз гаиләмә килеп кергән кебек. Куркып утырырга вакыт та юк, хәзер тиз генә сүзләрне өйрәнергә кирәк, тиз генә мезансценасына керергә кирәк.

- Ролегез турында сөйләп китегез әле. Нинди кеше ул?

- Менә кулда безнең 5 серия бар. Шуннан чыгып кына әйтә алам. Бер ханым, әтисе-әнисе бар аның, ире, малае бар. Кайчан карама аның ире йомырка кыздыра, әнисе ашарга пешерә, ире урын җәя... Ул бик иркә. Ул әйтте дип, бөтенесе авылны ташлап, шәһәргә күчкәннәр. Аның шәһәрдә яшисе килгәнгә инде. Ул бик хыялый, җырчы буласы килә аның. Җиңел холыклы, бәхетле, авызы колагында. Шәһәрчә булып күренәсе килә аның, тагын...

- Кылтык?

- Кылтык та түгел инде ул. Авыл кызы бит ул, артыгын кылтаймый да. Әмма шул шәһәрчә матур итеп яшисе килә.

- Сериалларда күп төшәсез дидек. Монсы ничәнчесе икән?

- Безнең артистның шул бит инде ул: кем чакыра, шунда барабыз. Телевидение бик зур роль уйный артистның халыкка күренүендә. Күпчелек очракта зур катлам халыкка шул телевидение аша күренәсең, сине таный башлыйлар. Шуңа күрә, чакырган очракта, ой килмим, ой бармыйм, дип тормыйсың инде. Нәрсә бирсәләр дә, шуңа алынып башланган эш инде бу. Ничәнче дигәннән, мин аны санамыйм. “Тегендә күрдем сезне!” – диләр. Ә нәрсә соң ул, минәйтәм, “Сиңа килдем”, “Сиңа барам”, “Сиңа кайтам” – кайсысы, дим.

Күп сериалларның “йөзек кашы” булган Илдус абый Әхмәтҗановны да эләктереп алмакчы идем, “башымда бер фикер дә юк әле, сеңлем”, – диде. Эшкә керешер алдыннан көчен һәм фикерләрен туплап йөри булып чыкты, ахрысы. 

Гел шул ук кешеләр уйный дигәнем олылар хакында иде. Онык ролендә 18 яшьлек Фәрхәд уйный булып чыкты.

- Үзем Азнайдан, театр көллиятендә укыйм, 2 курсны тәмамладым. Шулай ничектер кастингка чакырып алдылар. Шунда беренче тапкыр ишеттем шушындый сериал төшерелә икәнен. Кызык булып тоелды, әлбәттә.

- Бу синең беренче тәҗрибәме?

- Әйе, зур тәҗрибә. Тик бар иде минем кечкенә рольләр. “Зөләйха”да, массовкада бик күп катнашкан бар. Мондый төп рольләрне башкарган юк иде әле. Дебют дип әйтергә була.

- Ролең турында нәрсә әйтә аласың?

- Ирек исемле егет. Татар “teenager”ы (Автор: “teenager” – инглизчәдән “яшүсмер”). Техника белән, программалар эшләү белән мавыга. Тормышка ничектер җиңел карый. Яшь булганга шулай карыйдыр инде. Хәзер бөтен яшьләр шулай карыйдыр инде аны. Героем сериялар күбәйгән саен ныграк ачыла барыр.

- Дулкынланасың ахры?

- Бар. Әз генә куркам. Ничегрәк булыр икән дип, җаваплылык бар бит.

Менә шулай савыт-саба ватып, татарның беренче ситкомына старт бирелде бүген. Нәрсә диим, киләчәге булсын иде. Төшерү мәйданчыкларына кереп, шундый яңалыкка шаккатып карап йөрерлек булмасын иде инде. Шуңа да кино төшерү буенча үзебезгә ныклы җирлек булдырырга кирәк. 

ТНВ ситкомын төшерүдән фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100