Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макаровага атказанган исеме биргәннәр

news_top_970_100
Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макаровага атказанган исеме биргәннәр
социаль челтәрләр

Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макаровага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

«Минем тормышымда да нәкъ Василий Лебедев-Кумачев җырындагыча «Молодым везде у нас дорога» булды.

Дәрәҗәле исем – мин моның нинди зур аванс белән бирелгәнлеген яхшы аңлыйм. Мин бу исемне горурланып йөртергә вәгъдә бирәм. Җырларга һәм мәдәниятебез белән бу дөньяның барлык почмакларында да халык белән бүлешергә әзермен.

Миңа, күпбалалы гаиләдән чыккан гап-гади авыл кызына Татарстанның атказанган артисты булу мөмкинлеге биргән өчен Республикама бик рәхмәтлемен», – дигән ул.

Анастасияне комментарийларда дуслары да тәбрик итә.

«Кадерле дустым, хәтереңдәме, 14 яшьтә син: «Мин атказанган артист булачакмын», – дигән идең. Күпләр сиңа ышанмады, ә син әкрен генә үз юлың белән бардың. Әлеге исем артында искиткеч зур хезмәт тора. Алга таба да уңышлар», – дигәне дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100