Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус кызы Анастасия Макарова:«Иҗатым аша башкаларны татар телен өйрәнергә рухландырам»

Анастасия Макарова — татар телендә җырлаучы рус кызы. Татар эстрадасына яңалык алып килгән кыз бар күңеле белән татар телен өйрәнергә, башкаларны татар телен өйрәнүгә илһамландырырга һәм татар мәдәниятен үстерергә омтыла. Татарча җырлаган рус кызы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кунакта булды.

news_top_970_100
Рус кызы Анастасия Макарова:«Иҗатым аша башкаларны татар телен өйрәнергә рухландырам»
Солтан Исхаков

Ураза тоту, татар халык ашларын пешерү һәм беренче тапкыр татар телен өйрәнүе турында

— Татар телендә җырлармын һәм татар телен, татар халкының мәдәниятен тирәнтен өйрәнермен дип күз алдыма да китермәдем. Мин — татар телен өйрәнүче, татар ризыкларын пешерүче рус кызы дип горурланып әйтә алам, — дип үзе белән таныштырды яшь җырчы.

Анастасия Югары Ослан авылының Макулово дигән авылында туа. Туган авылының урта мәктәбен һәм музыка мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне бетергәннән соң киләчәген Мәдәният институты белән бәйлисе килсә дә, Эчке эшләр министрлыгы институтына укырга керә. Ике елдан соң Настя барыбер үз дигәненә ирешә: Казан дәүләт консерваториясендә белем ала башлый, тормышын иҗат белән бәйли.

— Татар телендә ирекле сөйләшәсем килә, теләсә кайсы сорауга татар телендә генә җавап бирергә хыялланам. Рус акцентымнан оялмыйм, — дип ялкынланып җавап бирде ул. — Куйган максатка ирешеп булыр дип ышанам.

Татар халкына шулкадәр якын мин, татар ашларыннан өчпочмак, бәлеш, гөбәдия пешерергә яратам, якыннарым пешерүемне әледән-әле сорап тора.

Узган ел беренче тапкыр бер көнен дә калдырмыйча ураза тотып карадым. Ошады. Ураза мине чыныктырды. Насыйп булса, быел да тотарга җыенам.

Татар теле белән мәктәп елларыннан ук таныш мин. Җиденче сыйныфта татар телле төркемгә эләктем. Шунда балаларның саф татарча сөйләшүләрен тыңлап утырдым. Әлбәттә, берни дә аңлашылмады. Укытучымнан мине рус төркеменә күчерүләрен сорадым.

Татарча сөйләшкән балаларның татар телендә дөрес язулары минем өчен «нонсенс» иде. Бәйгеләрдә катнаша башлагач, укытучылар да минем татар телендә җырлавымны теләде.

Балачакта музыка мәктәбендә укыганда чыгыш ясар алдыннан үз-үземне матурларга ярата идем. Сольфеджио, музыка әдәбияты кебек дәресләр минем өчен кызык түгел иде. Хәзер инде белемгә карашым бөтенләй үзгәрде, әле дә мин фортепиано, вокал буенча дәресләр алам, үземне белемле итәргә омтылам, — диде Настя.

«Телне өйрәнергә теләге зур булган укучыны укыту рәхәт»

Анастасияне татар теленә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова өйрәткән. Укытучы буларак, ул үзенең укучысының җаны-тәне белән укуга бирелүе турында сөйләде.

— Анастасия - бик тырыш һәм тугры укучы. Укытучы укучыга: «Өйрән инде, өйрән инде», — дигән кебек, ялынып йөргәнем булмады, киресенчә, Анастасия үзе миңа: «Өйрәт инде», — дип килә. Телне өйрәнергә теләге зур булган укучыга телне өйрәтүе дә рәхәт. Настя бу идеянең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын аңлап, җаны-тәне белән шушы эшкә чумды. Аның татар теле, татар мәдәниятенә булган кызыксынуы, хөрмәте шаккаттыра.

Дәресләрдә без күбрәк әйтелеш өстендә эшлибез. Татар телен тумыштан белмәгәннәр өчен «а» хәрефе дә «о» кебек ишетелә һ.б. Әмма Настя телләрне җиңел өйрәнә, ул әле инглиз телендә дә иркен сөйләшә. Шуңа күрә аның өчен «ө», «ә», «ң», «җ», «һ» авазларының әйтелеше зур проблема түгел, ул аны җиңел отып ала.

Әйтелештән кала, аның сүзлек запасын да зурайтырга тырышам. Дәресләрне татар телендә үткәрәм, әгәр дә аңламый икән, рус теленә тәрҗемә итеп бирәм. Татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәткәндә аңлату уңайлырак.

Хәзерге вазгыятьтә кайбер милләттәшләребез телебезне саклау түгел, үтерү өстендә эш алып бара, Анастасиянең татар телен өйрәнү һәм аны үстерү максатында эш алып баруы сокландыра. Аның тирәнтен телне өйрәнә башлавына әле күп вакыт үтмәде, күптән түгел чыккан җырларын тыңласагыз, акцент юк дәрәҗәсендә.

Анастасиянең тамырларында татарлар булмаган. Татарлыкка омтылуы, татар телен үстерүе хөрмәткә лаек, — дип бәяләде ул укучысын.

Анастасия продюсеры турында: «Бәхәсләшеп алабыз»

Җырчының продюсеры Раушания Анимподистова Анастасия белән биш ел элек танышкан. Анастасия иҗат башлангычында караоке залларында чыгыш ясаган булган.

— Машинада барганда Салават Фәтхетдиновның җырлавын ишетеп алдым да: «Миңа да кайчан да булса бер татарча җыр җырлап бирерсең әле», — дип көлеп куйдым. Күрәсең, бу әйткән сүзләр фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгән.

Анастасия беренче тапкыр татарча җырын Югары Ослан Сабан туенда башкарды. Шуннан башлап без Настя белән вакытыбызны татарча иҗатка багышларга булдык. Композитор һәм саунд-продюсер Юрий Фёдоровка татарча җыр сорап мөрәҗәгать иттек. «Һаман да яратам» җыры әнә шулай язылды. Биш ел дәвамында Анастасия татарча җырлар яздырды, төрле кичәләрдә чыгыш ясады, хәтта бәйгеләрдә дә катнашып, премияләргә лаек булды.

Россия эстрадасында рус җырчылары болай да тулы. Кешене шаккаттырып булмый. Ә рус кызының татар телендә җырлавы — татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр дип әйтә алам, — диде продюсер.

Анастасия белән Раушания ханымнан продюсер һәм җырчы аралыгындагы мөнәсәбәтләр турында сораштык.

— Барлык кеше белән дә конфликтлар була. Бездә дә вакыты-вакыты белән булгалый, бәхәсләшеп алабыз, тик без ачуланышып ятмыйбыз. Икебез дә хатын-кыз. Раушания ханым мине зирәк булырга өйрәтә. Кайсыдыр вакытта мин аның сүзен тыңларга, аңлап кабул итәргә тиеш. Конфликт — һәр кешенең үз эше. Бездә конфликтка урын юк, без иҗатны үстерү өстендә эшлибез. Конфликт була икән, ул эшебезне яңа дәрәҗәгә үстерә генә, — диде Анастасия.

Раушания ханым биш ел элек килешү төзү мәсьәләсе куелганлыгын әйтте.

— Финанс мәсьәләсен хәл итәсе булды, шул арада бер-беребезнең холкын да белеп алдык. Шуңа да карамастан, биш ел бергә иңне-иңгә куеп аңлашып эшлибез. Бернинди килешүсез. Килешү төземәдек, — дип аңлатты җырчының продюсеры.

«Беркем белән дә ярышырга җыенмыйм»

— Үземә ошый, шуңа күрә җырлыйм. Иҗат аркылы мин кешеләр белән аралашам, үзем белән таныштырам, кешеләрне татар теле өйрәнергә, вокал дәресләре алырга илһамландырам.

Минем өчен иң зур бәя — командамның бәясе. Минем янда профессиональ яктан өлгер шәхесләр җыелган дип саныйм. Һәр кеше - кабатланмас шәхес, һәр кешенең үз куркуы, фикерләве, карашы була. Ул сыйфатлар миндә дә бар. Миңа калса, мин һәр артистка да ошыймдыр.

Барысы да шома гына була алмый. Баштагы мәлдә миңа төрле комментарийлар яздылар. Ләкин мин кешеләргә яхшылык белән җавап кайтарырга, тәнкыйтьне кабул итәргә өйрәндем. Һәр кеше фикерен әйтергә лаек.

Минем өчен иҗатта «конкуренция» сүзенең бернинди мәгънәсе юк. Иҗат кешеләре, беренче чиратта, үзләренең талантын күрсәтә. Үзеңне күрсәткәндә кем беләндер көндәшлеккә керүнең мәгънәсе юк. Минем өчен конкурентлар юк, мин беркем белән дә ярышырга җыенмыйм. Мин сәхнәгә кеше белән аралашыр өчен, элемтә корыр өчен чыгам, менә шунысы мөһим.

Шәхси тормышка килгәндә, минем барысы да яхшы дип әйтә алам. Мин — артист, тамашачыга иҗатымны җиткерәм. Мин тыңлаучыларыма бәхет, елмаю, яхшы кәеф таратам. Вакыты җиткәч, кияүгә дә чыгармын әле, — дип елмайды җырчы.

«Артистлар рәтендә Анастасиянең булуы эстраданы ямьләндерде»

Анастасия Макарованың сигез җыры бар. Аларга көйне композитор һәм саунд-продюсер Юрий Фёдоров иҗат иткән. Ул татарча җыр язарга алынганда ук Анастасиянең уңышка ирешәчәгенә ышанган.

— Татар эстрадасы кичә генә барлыкка килмәгән. Артистлар рәтендә Анастасиянең булуы эстраданы ямьләндерде. Алга таба да проектларыбыз бар, бу минем өчен хәзер зур җаваплылык. Кайбер артистлар хәтта Анастасиянең җырларына охшаш җыр язуымны сорап килә, — дип уртаклашты ул.

«Анастасия — татарлар өчен үрнәк»

Җырчының җырлары авторы, шагыйрә Гөлүсә Батталова Настяның командасын киләчәккә карап эш итүе турында сөйләде.

— Анастасия белән Юра аркылы таныштык. «Һаман да яратам» дигән шигырем заказ белән язылмады, ул инде бар иде. Алар шигыремне беренче тапкыр укудан ук ошатты.

Эстрадада күп җырчылар белән эшләргә туры килә. Шигырь язып биргәч тә, текстны катлаулы диючеләр, шигырьдәге сүзләрне алмаштыруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Анастасия белән дистәгә якын җыр иҗат иттек, аның бер генә тапкыр да «миңа авыр» яисә «бу сүзне җырлавы уңайсыз» дигәне булмады. Аның текстка мөнәсәбәте дә кадерле.

Настя татарча текстны йөз процент аңлап бетермәскә дә мөмкин, текстны аңлап, тамашачыга җиткерер өчен, ул миннән һәр шигырь юлының астөшермәдә тәрҗемәсен сорый.

Каләм хакы дигән мәсьәлә дә бар. Бу яктан да Анастасия белән Раушания ханым күпләргә үрнәк. Текстны язам икән, алар шул ук минутта мине бәхилләтә. Бу кемгәдер көлке тоелыр. Син иҗат итәсең, каләм белән ниндидер хезмәт башкарасың икән, кеше хакы дигән әйбер бар. Авторларга хөрмәт белән караулары, бәяли белүләре зур хөрмәт уята.

Татар теле тирәсендәге вазгыятьне, андагы проблемаларны барыбыз да белә. Татар гаиләләрендә, татар авылында яшәгән балаларның татарча укытуга каршы чыгулары турында ишетергә туры килә кайчак. Ә Анастасия үзе теләп татар теле дәресләрен ала. Ул шәхсән минем өчен, гомумән, барлык татарлар өчен үрнәк. Хәтта уңайсызрак та булып китте, - диде Гөлүсә Батталова.

«Күбесе мине якыннан белеп бетерми, тамашачыга якынаясым килә»

Очрашу ахырына якынлашканда Анастасия Макарова якын арада альбомы чыгачагы турында искәртте.

— Альбомым бары тик татар җырларыннан гына торачак. Беренче җырымны яздырган вакытта ук сольный концертлар куярга теләгем туды. Шәһәрләр буйлап гастрольләр куеп йөрисем килә.

Хәзер бит вазгыять үзгәрде, бөтенесе интернетта, җанлы аралашу бетте диярлек. Күбесе мине кеше буларак якыннан белеп бетерми. Бәлкем, минем исемне кеше аркылы ишеткәннәрдер. Шуңа күрә тамашачыга якынаясым килә. Бер-берегезгә мәхәббәт, җылы хисләр бүләк итегез. Шул вакытта барысы да яхшы булыр, — дигән теләкләрен ирештерде җырчы кыз һәм бүләк итеп Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен татарча укып күрсәтте.



Галерея: Яшь җырчы Анастасия Макарова белән очрашудан фоторепортаж

Анастасия Макарова — 1997 елда Югары Ослан раойоны Русское Макулово авылында туа. 2014 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Балачактан ук «Созвездие-Йолдызлык», «Сандугач-Соловей», «Татар моңы» кебек бәйгеләрдә лауреат исеменә лаек була. Шигырь һәм көй иҗат итү белән мавыга. Беренче тапкыр 2019 елда татар телендә чыгыш ясый. «TMTV» премиясе, «Туган тел» телеканалы премиясе,  «Болгар радиосы Милли музыкаль премиясе — 2020» иясе. Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100