news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова кияүгә чыккан

news_top
Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова кияүгә чыккан
Фото: "Татар-информ" архивы

Татар телендә җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова тормышындагы зур үзгәрешләр хакында яза. Җырчы сөйгәне белән язылышкан. Шунысы да кызыклы – тантанага кунаклар чакырмаганнар, кияү белән кәләш икесе генә барып, язылышып кайткан.

Туй мәҗлесе уздыру да планлаштырыла. «Туй соңрак булачак. Әмма бу язылышу йөрәкләребезне бергә бәйләде. Бу көн – зур тарих башы», – дип яза артист үзенең сәхифәсендә.

Кияү егете Булат исемле. Сүз уңаеннан, моннан 2 ел элек «Интертат»ка әңгәмәдә Анастасия үзенең татар егетенә кияүгә чыгарга теләве турында сөйләгән булган. «Мин хәтта бәлеш тә пешерә беләм, барлык әниләр дә минем кебек киленгә шат булыр иде, дип уйлыйм», – дигән ул.

Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар