Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова: «Татар егетенә кияүгә чыгар идем»

11 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татарча җырлый торган рус җырчысы Анастасия Макарованың «Һаман да яратам» дип исемләнгән тәүге хәйрия концерты үтте. «Интертат» журналисты, КФУ студенты Зөлфия Шәвәлиева концертны карап бәяләде һәм концерттан соң Анастасия белән сөйләште.

news_top_970_100
Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова: «Татар егетенә кияүгә чыгар идем»

Яшь җырчы Анастасия Макарованың «Һаман да яратам» дип исемләнгән тәүге хәйрия концерты «Мәрхәмәтле Казан» хәйрия фонды белән берлектә, «Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры» (җитәкчесе Миләүшә Таминдарова) һәм «Камал театры оркестры» ярдәмендә оештырылган.

Зал шыгрым тулы булмаса да, кеше шактый күп иде. Сәламәтлеге чикле балалар, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче волонтерлар да чакырылган.

Концерт бик үзенчәлекле – Блокның «Девушка пела в церковном хоре...» шигыре белән башланып китте. Бу – башта сәер тоелган иде, ләкин тамашачылар шигырьнең эчтәлегенә бирелгәч, Настяне тын да алмый тыңлады һәм көчле алкышларга күмде.

Шигырьдән соң ул «Һаман да яратам» (текст авторы Гөлүсә Батталова, композитор Юрий Федоров) җырын башкарды. Аннары, татар телендә рәхмәт сүзләре әйтеп, әнисенә «Әнием» җырын бүләк итте.

Тамашачылардан иң беренчеләрдән булып, сәхнәгә Настяның мәктәптә татар теле укытучысы Дания Хәсәнова күтәрелде. Ул аның кечкенәдән үк татар җырларына гашыйк булуын сөйләде:

Тәүге тапкыр сәхнәгә Настя башлангыч сыйныфларда укыганда менде, Сара Садыйкованың юбилеена багышланган фестивальдә «Уфа каласы ни өчен матур?» җырын башкарды. Ул чарада танылган композитор, якташыбыз Риф Гатауллин да бар иде, шунда ул безнең Настяга бу җырны дуэт итеп башкарырга тәкъдим итте. Без инде шул вакытта ук аның өчен горурлык хисе тойдык. Бүгенге көндә дә ул, үзенең тыгыз графигына карамый, беркайчан да безне онытмый, үзе катнашкан концертларга чакырып тора. Авыл халкына да зур хөрмәт күрсәтә, күптән түгел генә авылыбыз мәчетендә үткән «Мәүлет» бәйрәменә дә ул үзенең бик зур өлешен кертте, – диде укытучы.

Тамаша татар һәм рус җырларын чиратлаштырып үрелеп барды. Җырлар сайланышы бик үзенчәлекле һәм төрле. Алексей Шадварин белән башкарган «Пообещайте мне любовь» романсын тамашачы бик җылы кабул итте. Шулай ук, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган хәрбиләрне искә алып, «Давай закурим» җырын башкарды.

Аерым игътибарга лаек җыр – «Туган тел». Бу җыр Анастасия башкаруында аеруча үзенчәлекле булып яңгырады. Ул аны гадәти итеп түгел, ә үзенә генә хас булган үзенчәлекле стильдә башкарды. Рус милләтеннән булган кызның татар авазларын шулай төгәл һәм дөрес яңгырашлы итеп әйтүе, дөрестән дә, шаккатыргыч!

Концерт Миләүшә Таминдарова, «Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры» һәм «Камал театры» оркестры белән берлектә башкарылган татар халык җырларыннан попурри белән тәмамланды. Тамашачыларның артистларга рәхәтләнеп кушылып җырлаулары һәм биюләр күңелдә «концерт шәп үтте» дигән тәэсир калдырды.

Концерт турында тамашачылар да бик теләп үз фикерләрен белдерделәр.

Айзилә Батырханова, «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалы алып баручысы:

«Настя белән якыннан күптән түгел генә танышып киттек, аңарда булган ихласлык мине шулкадәр сокландырды. Анда бернинди ясалмалык юк. Рус кызында шулкадәр татар теленә мәхәббәт, татар халкына мәхәббәт – бу чиксез соклану уята. Мин Настяга уңышлар телим, алга таба мондый концертлары йөзәр-меңәр булсын иде».

Резеда Сәлахова Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы:

«Настя белән бер ел-ел ярым шөгыльләндек. Минемчә, рус милләтеннән булган кыз өчен мондый әйтелеш, татар теленең аһәңен шулай бирә алуы – югары дәрәҗәдә. Бераз гына хаталар булса да, ул бит – татар телен гомумән белмәгән кеше, хәтта татар мәктәбендә дә укымаган. Ул чиста рус авылында, рус гаиләсендә үскән, һәм шул дәрәҗәдә татар телен белүе бары тик шатландыра һәм горурлык уята. Иң мөһиме – ул әйтелешне камилләштереп кенә калмый, текстны ятламый, ул аны аңлап өйрәнә. Мәгънәсенә күп игътибар бирә. Аның безнең милләткә булган мөнәсәбәте сокландыру уята. Кайбер татарлар да «безгә тел кирәкми» дип торганда, башка милләт вәкилләре шулай безнең телебезне зурлау ул – соклану һәм бары тик рәхмәт хисләре генә тудыра».

Концертта шулай ук махсус операциягә төрле ярдәм күрсәтүче волонтерлар да бар иде:

«Безне концертка «Мәрхәмәтле Казан» хәйрия фонды чакырды. Настяга шундый күңелле концерт өчен бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Бүген махсус операциядә катнашучылар өчен кирәк-яраклар тегә башлаганыбызга 1 ел булды, безнең хезмәтне бәяләүләренә, шундый хөрмәт күрсәтүчеләргә бик рәхмәтлебез».

Концерттан соң бик күп тамашачылар җырчы янына шәхсән менеп, үзләренең рәхмәт, соклану сүзләрен җиткерделәр, Настя аларның һәрберсенә рәхмәт әйтеп озатып калды.

«Татар теленең тирәнлеген һәм үзенчәлеген югалтырга ярамый»

Концерттан соң Анастасия белән сөйләштем.

Настя, хәйрия концерты үткәрү идеясе каян килде?

Концерт кую турында уйлый башлагач, мин аны баштан ук ниндидер матур һәм кыйммәтле киемнәремне, үземне күрсәтү өчен түгел, ә кемгәдер яхшылык эшли алсам иде, дип ниятләдем. Максатым – бүген ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу иде. Үземнең кулымнан килгәнчә тырышыйм дидем, һәм мин генә түгел, ярдәмгә «Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры» (җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова) һәм «Камал театры оркестры» кушылды. Бу идеяне шулай күтәреп алулары өчен аларга рәхмәтем чиксез.

Бүгенге көндә үзеңнең татар телен белү дәрәҗәсен ничек бәялисең?

Үземнең сөйләм телемне идеаль дип санамыйм, чираттагы максатым – телне тулаем өйрәнеп, татар телендә генә зур интервью бирү. Фикерләремне тиз һәм дөрес җиткерергә өйрәнәсем килә. Бүген инде минем фонетика, орфоэпия җайга салынган, әмма сөйләм телемне тагын да камилләштерергә ниятлим.

Мин татар телен бөтен йөрәгем белән яратам. Ни өчен икәнен дә әйтә алмыйм, рус милләтеннән булсам да, татар теленә мәхәббәтем зур, мин аны тагын да күбрәк белергә һәм өйрәнергә телим.

Татар телендә нинди җырлар тыңларга яратасың?

Барлык жанрларны да үз итәм, бүгенге көндә инде үз кумирларым бар. Әлбәттә, беренче урынны Илһам Шакиров алып тора, аның җырларына сокланмый мөмкин түгел. Асаф Вәлиев башкаруында «Әйтмә син авыр сүз» җырын ишеткәч, гашыйк булдым. Озак уйламый, бу җырны үзем дә яздырдым. Тамашачы бик җылы кабул итте, бүгенге көндә ул – иң яраткан, күңелемне, җанымны биреп башкарган җырларымның берсе.

Бүген популяр булган җырчылар турында син нинди фикердә?

Татар артистлары арасында миңа Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова ошый. Гүзәл Уразованың энергиясенә сокланам. Каян ала ул аны, искиткеч. Аның шоулары – татар эстрадасында уникаль күренеш. Республикабызда шундый дәрәҗәдә тамашалар оештыручыларга мин басып кул чабам. Чөнки үз концертыңны кую – бүгенге көндә бик авыр хезмәт, күп көч һәм үҗәтлек таләп итә.

Ни өчен синең репертуарыңда татар халык җырлары юк?

Дөресен генә әйткәндә, мин бүгенге көндә татар халык җырлары җитәрлек дәрәҗәдә халыкка җиткерелмәгән, дип саныйм, алар халыкка тапшырылып бетмәгәннәр. Ләкин мин тулаем татар музыкасы, татар мәдәнияте белән яшим һәм халык җырларын тыңлыйм. Әкренләп барысы да булыр, дип уйлыйм.

Димәк, киләчәктә синең башкаруда татар халык җырларын да ишетә алачакбыз?

Бу – ниндидер грандиоз планнар дип әйтә алмыйм, әмма мин татар теленә, мәдәниятенә тирәнрәк кереп китәсем килә. Татар теле һәм татар мәдәнияте кайда – халык җырлары да шунда. Шулай да, мин барлык татар җырларын халык җырлары дип әйтер идем. Үткән концертта эстрада җырлары яңгырады, ләкин тамашачылар бик теләп кушылып җырладылар һәм рәхәтләнеп биеделәр. Минемчә, бу җырлар да – халык җырлары.

Иң беренче татар телендә башкарган җырны хәтерлисеңме?

Әлбәттә, Сара Садыйкованың «Уфа каласы ни өчен матур?» җыры иде. Ул вакытта мәктәптә укыган чагым, татар телем дә бик әйбәт түгел иде. Шул көннәрдән үк әлеге телгә мәхәббәтем уянды. Бәлки, бу – татар музыкасына килүемнең бер билгесе булгандыр. Музыкага килү юлымны мин үзем тыныч кына, бөртекләп җыйдым. Репертуарымның зур өлеше татар телендә яңгырый, һәм мин моның белән горурланам.

Бүгенге көндә нәрсә турында хыялланасың?

Хыялларым күп... Шәхси тормыш турында әйтсәк, мин зур һәм тату гаилә турында хыялланам. Ул үзем үскән гаилә кебек үк зур һәм дус-тату булсын. Балаларым барысы да музыканы, иҗатны яратсыннар, шулай ук, татар телен өйрәнсеннәр, дип телим, бу, мөгаен, иң зур хыялымдыр.

Татар егетенә кияүгә чыгар идеңме?

Әлбәттә, бик шатланып. Мин хәтта бәлеш тә пешерә беләм, барлык әниләр дә минем кебек киленгә шат булыр иде, дип уйлыйм.

Татарларда бик популяр булган «моң» дигән төшенчә бар, синең өчен моң ул нәрсә?

Минем өчен моң ул – җырның һәр сүзен, көен йөрәк аша үткәреп башкару. Монда сүз текст, яки музыка турында гына бармый, җыр йөрәктән чыгарга тиеш, шул очракта гына ул тамашачы күңеленә үтеп керә ала. Минемчә, моң һәр кешегә хас, ләкин аны көчләп күрсәтеп булмый, ул эчтән – йөрәктән килә.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар телен өйрәнү турында нәрсә уйлыйсың?

Мин мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарта башлаган вакытта укыдым. Укытучыбыз татар теле кагыйдәләрен аңлатканда, тел үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, сокланып тыңлап утыра идем. Алар безнең өчен катлаулы, әмма татар теленең җанлылыгын һәм тирәнлеген бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Кайвакыт татар телендә шулкадәр тирән әйтелгән фикерләр очрый, аны рус теленә тәрҗемә итәсең – бөтенләй башка мәгънә килеп чыга, тирәнлек югала. Ни генә булмасын, татар теленең тирәнлеген һәм үзенчәлеген югалтырга ярамый. Телгә, туган республикабызга игътибарлырак булсак иде. Безнең Ватаныбыз – Татарстан, һәм мин, Татарстанда яшәгән барлык кеше дә татар телендә берничә сүз булса да белергә тиеш, дип саныйм.

  •  Анастасия Макарова 1997 елда Югары Ослан районы Рус Макылы авылында зур гаиләдә туып-үскән, аның нәселендә татар тамырлары юк, әмма ул татар телен, мәдәниятен өйрәнә. Балачактан җырлый, «Созвездие Йолдызлык», «Сандугач», «Татар моңы» конкурслары лауераты. Җырлар, шигырьләр яза. «ТМВТ», «Туган тел», «Болгар радиосы» музыкаль премияләре лауреаты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый. Беренче альбомын 2022 елда тәкъдим итте.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100