news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган

news_top
Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшәүче африкалы, татарча җырлап танылган Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган. Шатлыклы хәбәрне шоумен социаль челтәрләрдә яза.

Оливер тормыш иптәше Камилә белән Шансельви исемле кыз үстерәләр иде инде. Камилә иренә бу юлы ир бала бүләк иткән. Алар улларына Габриэль дип исем кушачаклар. 

Оливер берничә ел җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә дә эшләде. Бүгенге көндә ул блогер Искәндәр Гайсин белән төрле кызык роликлар төшерә, бәйрәм-туйларда чыгышлар ясап йөри. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар