Татарча хитлар авторы Айгөл Вәлиуллина: «Салават Зәкиевич бер тыңлауда ошатты»
Айгөл Вәлиуллина шигырьләре – кешеләргә яшәргә көч бирә, җырларын – татар эстрадасының топ җырчылары башкара. Алар арасында хитка әверелгәннәре дә бихисап. Айгөл «Интертат»ка җырчыларның катлаулы темаларга алынырга теләмәве, җыр сүзләренең бик очсыз бәяләнүе, артистлар белән хезмәттәшлек итү һәм башкалар хакында сөйләде.
Айгөл Вәлиуллина – бик күп татарча җыр һәм «Җиһан сере» дигән шигырьләр җыентыгы авторы, «Болгар радиосы» милли премиясе, Рәшит Ваһапов фестивале һәм Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты.
Аның җырларын Салават Фәтхетдинов («Бер көнгә кил», «Яшермим»), Айдар Галимов (»Яратмыйча яшәп буламы?»), Алия-Ришат Төхвәтуллиннар («Тиңләдем»), Гүзәл Уразова («Мин яратам сине тормыш», «Әни, җаным», «Бернигә карама», «Кабатланмас»), Руслан Кираметдинов («Сөтле чәй»), Элвин Грей («Якын кеше», «Йолдызым»), Алмаз Мирзаянов ( «Капка төпләрендә», «Балачак бәрәңгесе»), Ләйлә Галиева, Рафис Кәлимуллин («Кил болытка утырып»), Иркә («Нигә?», «Океан»), Әнвәр Нургалиев ( «Җылы сүзләр ишетәсе килә», «Сөю хакына») Илсөя Бәдретдинова («Мәктәп бакчасының шомыртлары», «Яшлегем капкалары» һ. б), Алсу-Азат Фазлыевлар ( «Пар аккошлар»), Илнат Фәрхуллин ( «Бер очкын»), Вадим Захаров( «Ал чияләр», «Сөюләрем хата түгел»), Зинира-Ризат Рамазановлар («Ак кар булып») һәм тагын бик күп танылган татар эстрадасы артистлары башкара.
Тумышы белән ул Кукмара районы Түбән Өскебаш авылыннан. Хәзерге көндә тормыш иптәше белән Азнакайда гомер кичерә. Ике кыз әнисе, дәү әни.
«Танылу социаль челтәрләр аша килде»
Айгөл, сезнең җырлар бик күп җырчыларның репертуарында үз урынын алган. Ләкин мин сезне җыр авторы буларак шактый соң танылу алгансыз дип беләм.
Мин иҗат белән 9 яшьтән үк шөгыльләнәм. Баштарак журналистика белән дә кызыксындым. Кечкенә чакта «Сабантуй», «Ялкын» журналлары белән хезмәттәшлек иттем, гел мәктәп хәлләрен, авылдагы вакыйгаларны язып җибәреп бара идем. Хәзер дә газеталарда төрле темаларга язмаларым басылып тора.
Ә җыр авторы буларак танылу социаль челтәрләр аша килде. Мин үзем язган шигырьләрне ВКонтакте челтәренә куеп бара идем. Аларга җырчы, композитор Хәмид Мәткәримов игътибар итеп, бер шигыремә көй язарга рөхсәт сорады. Аның белән бергәләп иҗат иткән беренче җырыбыз – Гүзәлем белән Салават Миннехановлар башкаруындагы «Гөрләшеп яшик» җыры.
Икенче елга минем җырлар яза башлавыма 15 ел була, Аллаһ боерса. Бу еллар эчендә бик күп композиторлар һәм җырчылар белән хезмәттәшлек иттем.
Иҗат кешеләренең ниндидер серле урыннары була бит инде ул. Сезнең җырлар кайчан, нинди шартларда күбрәк языла?
Мин җырларны иртәнге якта язам. Чәемне эчәм дә, иҗат дөньясына чумам. Миңа илһам бары тик иртәнге якта килә. Төнлә дә утырып караганым бар, көн уртасында да, кич тә. Әмма, берни килеп чыкмый. Шигырьләрем иртәнге сәгатьләрдә генә туа.
Шигырьләр җыр текстыннан нәрсә белән аерыла?
Шигырьдә рәхәтләнеп, кайда телисең шунда кереп, бар почмакта да йөреп була. Ә җыр текстында алай түгел. Җыр өчен бер тема алгансың икән, син тулысынча шуны гына ачарга тиешсең. Җырда кабатланулар да күп була, ритм, рифма да көчле булырга тиеш. Шигырьдә үземә тулысынча ирек бирcәм, монда инде кысаларга сыешырга тырышам. Шуңа да язганда «бу җыр тексты булачак» дип атап язарга туры килә.
Көйгә яраклаштырып текст язу бик катлаулы процесс дигәннәре бар. Сезнең өчен дә шулаймы?
Әйе, бу шулай. Монда да кысалар эчендә эшлисең, әллә ни хисләнә алмыйсың, еракларга кереп китү мөмкинлеге дә киселгән.
«Икенче елга минем җырлар яза башлавыма 15 ел була, Аллаһ боерса»
«Артистлар җиңел җырлар сайлый»
Җырларны яраткан артистларыгызга сайлап бирәсезме, аларны популяр яки популяр булмаганга аерасызмы?
Җырлар тәкъдим иткәндә минем бервакытта да артистларны популяр, популяр түгел дип аерганым юк. Яшь җырчылар белән дә яратып эшлибез. Чөнки һәр җырның үз тыңлаучысы була. Аннан, җырчы нәкъ менә минем җырым белән ачылырга мөмкин бит әле. Бу минем өчен икеләтә сөенечле.
Ләкин шундый очраклар да була – яшь җырчы җырны ала да, чыгармый, шуның белән әлеге җырның гомере тәмамлана. Ә менә башка популяррак җырчыга киткән булса, халык эләктереп алган, ул хитка әверелгән булыр иде.
Татар эстрадасындагы хәзерге җырларның 80 процентын мәхәббәт темасына җырлар тәшкил итә. Нигә хәзер артистлар уйландыра торган, катлаулырак темаларга тотынырга теләми?
Чыннан да, бүген мәхәббәт, тормыш, язмыш турындагы җырлар күбрәк языла. Башка төр, үзенчәлекле, авыррак темаларны бик сирәк сорыйлар. Минем бу сорауны җырчыларның үзләренә дә биргәнем бар инде. «Хәзерге көндә халыкның тормышы болай да бик авыр, тынычсыз. Тамашачыны тагын да борчыйсы килми, шуңа җиңел җырлар тәкъдим итеп, аның күңелен күтәрәсебез килә», – диләр. Әле мәхәббәт турындагы җырларның да бәхетсез, җавапсыз мәхәббәт хакындагысын түгел, ачык хисләргә багышланган җиңелрәген сайлыйлар.
Без, җыр авторлары, төрле темаларга язабыз. Әмма башка темалар бик авыр кабул ителә, аларны алучы юк дәрәҗәсендә. Үзенчәлеклерәк темалар эзләүче җырчылардан менә Рифат Зариповны аерып әйтер идем. Ул аларны ача, бөтен җанын биреп, йөрәге аша үткәреп эшли. Мин аңа шулхәтле рәхмәтлемен.
Үзегезнең кайсы темага язылган җырларыгызны ишеттерәсегез килер иде?
Бер очрак булды – «Җиде ятка» дигән җыр иҗат иттек тә, (көен Риваль Хисмәтуллин язды) аны үзем ишетәсем килгән бер җырчыга җибәрдем. Җыр иң авыр вакытта туганнар, якыннар түгел, бөтенләй чит кеше сиңа ярдәм кулы сузу, кабаттан елмаерга, яшәргә мәҗбүр итүе турында иде. «Юк мин туганнар белән бик якын. Чит-ятка дип җырлый алмыйм», – дип, ул артист җырдан баш тартты. «Син бит халык өчен эшлисең, аларга якын булуы бар мондый темаларның», – дип тә карадым. Берникадәр вакыт үткәч ул җырны сорап чыкты чыгуын, әмма җыр иясен тапкан иде инде.
Ә менә төрле темаларны күтәрү буенча рус эстрадасы алга киткән. Халык өчен эшлисең икән, тормышның һәр очрагын яктыртырга кирәктер, минемчә.
Элекке җырлар барысы да хитка әверелгән, аларны хәзерге буын да белә. «Алар барысы да мәгънәле иде шул, матур иде» дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә.
Элек җырлар аз булган бит, җырчылар саны да аз булган. Шуңа күрә халык аларны кабатлаган да кабатлаган, мәҗлесләрдә җырлаган, җырлар телдән телгә күчә торган. Бүгенге тамашачының исә сайлау мөмкинлеге зур. Җырчылар күп, алар көн саен диялек яңа җырлар чыгарып торалар. Кеше берсен тыңлап, өйрәнеп өлгерми, икенче көнне тагын да матуррак җыр чыга да, алдагысын күләгәдә калдыра. Элекке җырларның барысы да халыкка тансык булган. Мин моны менә шуның белән бәйләп аңлатыр идем.
«Бөек шәхесләребез, легендаларыбыз минем сүзләргә язылган җырларны яхшы дип табып, үз иҗатында куллана икән, димәк, тырышлыгым бушка түгел»
«Бүген җыр сүзләре бик очсыз йөри»
Бүгенге көндә җыр язучылар күпме?
Җыр язучылар бик күп, конкуренция бик көчле. Сүзен дә, көен дә үзләре язган җырчылар – автор башкаручылар да бар. Әмма ничә ел инде үз статусымда калганмын икән, димәк җырларым начар түгелдер дип уйлыйм. Берсен дә көндәш итмим, әкрен генә үз юлымнан барам.
Танылу, популярлашу өчен нәрсәләр эшлисез?
Социаль челтәрләрем бар. 7 мең язылучым булган сәхифәм бар иде, аны җимерделәр. Бүгенге көндә сәхифәмне 2500 тирәсе язылучы карап бара, алар бөтенесе дә үзләре килгән кешеләр. Шулай ук ВКонтакте четәрендә сәхифәмә шигырьләремне, җырларымны куеп барам. Танылам дип, махсус әллә нинди пиарлар ясаганым юк.
Җырларыгыз кыйммәт торамы? Җыр бәясе куплетлар санына, җырның катлаулылыгына карап аерыламы?
Кыйммәт торамы, дигәннән. Сер булып калсын әле (көлә). Иҗат җимешләрен кем ничек тели, шул бәядән сата инде. Кемдер бик очсыз бәядән, кемдер бөтенләй бушка да бирә. Җырның бәясе куплет санына карап аерыла дип әйтмәс идем, мин, шәхсән, заказга язганда гына кыйммәтрәк сорый алам.
Ә инде гомумән алып әйткәндә, бүген җыр сүзләре бик очсыз йөри. Югыйсә, көй авторының да, сүз авторының да хезмәте тигез керә җырга. Җырның башлангычы – шигырь. Шулай булуга карамастан, сүз авторлары үз хезмәтләрен бик түбән бәяли. Иҗатның кадере юк, шигырьләрне бушка да, бик очсыз бәядән дә бирәләр. Көй авторлары ул яктан башкачарак фикерли.
Җырларга бәйле бәхәсләр әледән-әле туып тора, аларның җирлеге бармы?
Минем текстларга охшатып текст язучылар бар. Андый кабатлаулар күргәндә, авторларга чыгам, тыныч кына аңлашабыз. Мин сабыр кеше, башкалар белән конфликтка керергә яратмыйм. Халык бар, көй авторлары бар. Мине кабатлап язса да, аңа бит әле алга барырга кирәк. Үз юлыннан барган, үзенчәлеге булган кеше генә кызыклы була һәм ниндидер уңышларга ирешә ала.
Авторлык хокуклары буенча да барысын да дөрес итеп башкарырга тырышабыз. Җырны сатып алгач, җырчы сүз авторына да, композиторга да килешү җибәрә. Без куллар куеп, артистка җырның хокукларын тапшырабыз. Хокуклар үзебездә калган очраклар да була. Әмма бүген күбесе хокуклар белән сатып алырга тырыша.
Кайвакыт бер җырга ике автор көй язган очраклар турында ишетергә туры килә.
Без җыр текстын берничә көй авторына җибәрәбез. Кайберләре аңа озак вакытлар көй язмый. Ә кемдер, мәсәлән, җибәрүгә үк көй иҗат итә. Әмма алдагысы, ярты елдан соң көй язып, сүз авторына әйтеп тормыйча гына җырчыларга тәкъдим итәргә мөмкин. Аңлашылмаучанлыклар әнә шул очракта чыга да инде.
Махсус ике җырчыга җыр сатканыбыз юк, әлбәттә. Андый эшләр белән шөгыльләнмибез, репутацияне пычратырга ярамый.
«Барлык җырчылар белән дә бик рәхәт эшлибез, Аллаһка шөкер»
«Җыр авторлары еш кына күләгәдә кала»
Сез җыр язу белән үк аның хит булачагын тоемлыйсызмы?
Бик нык популярлашып киткән җырларым күп, Аллаһка шөкер. Рифат Зариповның «Туганнарга», Гүзәл Уразованың «Мин яратам сине тормыш», Илсөя Бәдретдинова «Мәктәп бакчасының шомыртлар» җырлары, мәсәлән. Әмма мин җырның хит булачагын алдан тоемламыйм. Текстны язам да, матур чыкканына канәгать калып, көй авторына җибәрәм. Ул аңа матур көй иҗат итә. Ә җырчы җиренә җиткереп башкарып, бөтен хисләрне биреп җиткерә алмый.
Кайвакыт текст искитәрлек тә булмый. «Ярар, җибәреп карыйм инде», – дип кенә җибәрәсең композиторларга, күпмедер вакыттан соң җыр бөтенләй башка төсмер алып, балкып, хитка әверелә. Аны төрле бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә халык та җырлап йөри башлый. Шуны да әйтәсем килә – халыкның үз итүе, гаилә бәйрәмнәрендә, төрле мәҗлесләрдә җырлавы – минем өчен җыр популярлашуның иң югары ноктасы.
Сезгә кайсы җырчылар белән эшләү уңайлы?
Миңа барысы белән дә уңайлы. Әмма аерып Илсөя Бәдретдинованы әйтер идем. Шулчаклы җайлы, үзенчә бик рәхәт кеше. Айдар Галимов шулкадәр олы җанлы, мәрхәмәтле шәхес. Тискәре сүзне дә аның сыман җайлап, җылы итеп аңлатучы, әйтүче юктыр ул. Бүгенге көндә аның белән бик күп җырлар эшләдек.
Рифат Зарипов белән дә мөнәсәбәтләребез бик уңай, аны мин чын күңелдән янып йөрүе, ярдәмчел булуы өчен бик хөрмәт итәм. Гүзәл Уразовага җырлар биргәндә күбрәк Илдар Хәкимов белән элемтәдә торабыз. Зинира-Ризат Рамазановлар да бик җылы кешеләр. Авторларны һәркайда билгеләп, хөрмәт күрсәтәләр. Әйтергә оныткан җырчыларым үпкәләмәсен, барысы белән дә бик рәхәт эшлибез, Аллаһка шөкер. Рәхмәт аларга.
Җыр авторы буларак, сезгә игътибар җитәме?
Кызганычка, бүгенге татар эстрадасында җыр авторлары һәрвакыт күләгәдә кала. Менә бу күңелне кырып тора торган әйбер. Җырчыларның күбесе авторларны күрсәтеп тормыйча гына яңа җырларын тәкъдим итәләр. Авторларга да бераз игътибар булсын иде инде, ни дисәң дә, без бит җырның әтисе белән әнисе.
Әлбәттә, безгә бик игътибарлы җырчылар да аз түгел. Закир Шаһбанның, мәсәлән, бер генә җырының да композиторын һәм сүз авторын атамый калганы юк. Бу авыр әйбер түгел бит инде. Илсөя Бәдретдинова, Айдар Галимов шулай ук, авторларның хезмәтен аңлап кабул итә.
Берәр җырыгызның тарихы белән таныштырсагыз иде. Бәлки, үкенечле, гыйбрәт алырлык тарихтыр ул. Ә, бәлки, киресенчә, кемнеңдер күңелендә өмет чаткылары кабызу өчен язылган җырдыр.
Салават Фәтхетдинов репертуарында «Яшермим» дигән җырым бар. Менә шуның язылу тарихын сөйләп китим әле.
Минем ирем гомер буе Себергә йөреп эшләде. Бер ай эшли дә, бер ай янәшәбездә тора. Ковид вакытында да шулай бер ай эшләгәч өйгә кайтырга тиеш иде. Мин шул бер аен да бик сагынып көтеп алам инде аны, бер айга ничек тә түзәсең. Ә монда иремне беренче тапкыр ике айга калдырдылар. Шулхәтле сагындым… Әнә шул вакытта «Яшермим» дигән җырым туды. Аңа күңелемдәге бөтен хисләр салынды. Тыңлаган кеше аңлыйдыр минем хәлемне.
«Беркем белми» дигән җырым бер танышыбыз авариягә очрап китеп баргач язылды. Тормышы тулы, менә дигән гаиләсе бар иде. Шул аянычлы хәбәрне ишеткәч: «Беркем белми алда ни буласын», - дип кабатладым үзалдыма… Рифат Зарипов әлеге җырга клипны да менә шушы вакыйгага нигезләнеп төшерде. Клип героеның да тормыш иптәше авариягә очрап һәлак була.
Күңелне тетрәндергән, җанымнан үтеп чыккан җырларым күп. Ялгыш кына әйтелгән сүздән дә, кемнеңдер шатлыгын яки хәсрәтен уртаклашып та языла алар. Җаннан чыкканда гына җыр җанга барып ирешә.
Сез Салават Зәкиевичның үзе белән турыдан-туры аралашасызмы? Аны җыр сүзләренә бик таләпчән диләр.
Салават Зәкиевич репертуарындагы иң тәүге җырым – «Төшләреңә чакыр» (Риваль Хисмәтуллин көе). Ул аны бер тыңлауда охшатты. Аннан соң «Син кайда?» җырын җибәрдек. Менә шуннан соң инде ул миңа шалтыратып җылы, мактау сүзләрен җиткерде. Концертларында да халыкка тәкъдим итеп, рәхмәтен белдерә. Бүгенге көндә бөек шәхесләребез, легендаларыбыз минем сүзләргә язылган җырларны яхшы дип табып, үз иҗатында куллана икән, димәк, тырышлыгым бушка түгел.
Җырларыгызга кайтавазлар киләме?
Авыр вакытларымда сезнең шигырьләрне укып аякка бастым, сезнең җырлар яшәргә өйрәтә, дип язалар. Минем шигырьләрдә рух ныклыгы ярылып ята. Алар кешегә өмет чаткысы бирә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, көчле булырга өнди.
«Зинира- Ризат Рамазановлар бик җылы кешеләр. Авторларны һәркайда билгеләп, хөрмәт күрсәтәләр»
«Кризис булмасын өчен миңа гел язып торырга кирәк»
Сез үзегез дә көчле рухлы кешедер. Үзе көчле булмаган кеше башкаларны көчле булырга өндәп яза алмый.
Мин Аллаһ Тәгалә ярдәме, якыннарым белән көчле. Аллаһ Тәгаләмнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Мин һәр эшемдә аның рәхмәтем тоям. Бу сүзләрен әйткәндә күземә яшьләр килде хәтта. Башкаларга да «Аллаһ Тәгаләгә тапшыр, таян, сыен, ул сиңа ярдәмен бирер», – дип әйтәм. Сынауларны да кеше дигән затка Аллаһ Тәгалә көчлерәк булу өчен җибәрә.
Нинди генә көчле булсак та, без кешеләргә таяныр кеше кирәк. Сезнең янәшәдә андый кеше бармы? Күңелегезне кемгә бушата аласыз?
Аллаһка шөкер, янәшәмдә мине аңлый торган терәгем – ирем, балаларым, газиз әтием, туганнарым бар. Туганлык бик көчле бездә. Шатлык-кайгыларымны туганнарым белән бүлешәм. Яраткан халкым, шигырьләремне укучылар, көй авторларым, җырчыларым – барысы да якын.
Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
Бер туганымның гомер бәйрәмендә таныштык. Әллә нинди генә очрашу булды. Ул көнне, булачак ирем килгән дуслары белән кайтып китте һәм без бер-беребезне оныттык. Мин генә шулай уйлаганмын икән. Бер көнне мин өйгә кайтсам, подъезд төбендә арлы-бирле йөренә. «Сине көтәм», – ди. Шуннан сөйләшеп киттек. Аның белән очраштырган язмышыма бик рәхмәтлемен, Аллаһыма шөкер итеп яшим.
Ирегез иҗат кеше булуыгызны ничек кабул итә?
«Бәхетсез мәхәббәт яки көчле ярату турында язган чакларда ирең нәрсә карый синең? Гел көнләшмимени?» – дип сорыйлар иде. Иремә дә шушы сорауны бирдем.
«Шигырьләрдән дә көнләшеп ятарга син мине кем дип белдең», – дип көлде.
Ирем дә, якыннарым да миңа бервакытта да иҗат сулышын кисми. Язасым килә икән, бүлмәмнең ишеген ябам да, язам. Килеп ишек шакыган кеше дә булмый. Тулысынча транска кереп эшлим (көлә).
Туган якларыгыз сагындырамы? Еш кайтып торасызмы?
Ә кемне сагындырмый икән соң ул туган як? Аллаһка шөкер, бүгенге көндә өебезнең уты яна, капкабыз ачык. Туган йортыбызда әтиебез һәм Гөлсинә апабыз көтеп тора. Кайтып йөрергә тырышабыз.
Иҗади кризислар буламы, алардан ничек чыгасыз?
Балалар үстергән чакта иҗаттан туктап тордым. Язарга вакыт җитмәде, хыялланып та булмады, тормыш басты. Тегеннән җитми, моннан җитми, дигәндәй.... Ул вакытта бөтен әйбер тукталды.
37 яшемдә, ниһаять, җыр текстлары язарга керештем. Кризис булмасын өчен миңа гел язып торырга кирәк икән. Бер атна гына язмый торсам да яза алмый башлыйм. Шигырьләрем оешмый. Андый чакларда башка жанрга, мәсәлән, хикәяләргә, мәкаләләргә күчеп алам, догалар укырга тырышам. Шуннан соң барысы да үз урынына кире кайта. Минем фикеремчә, иҗат кешесенә язудан тукталып торырга ярамый. Күңел төшенкелеге, депрессия дигән әйберләр дә күп бүгенге вазгыятьтә. Аларга бирешмәскә тырышам..
Тормыш юлыгыздагы иң бәхетле көнегез?
Әни булган ике көнемдер, мөгаен. Тормыш иптәшем белән ике кыз үстердек, Аллаһка шөкер. Инде әби-бабай да булдык, бер оныгыбыз бар. Менә шулар – иң зур бәхет.
Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Айгөл!