Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баламны җен алыштырды»: татар халкы үләтләрне нинди им-томнар белән дәвалаган?

Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова «Әлбәттә» YouTube каналында им-том һәм ышанулар турында сөйләде. Им-том ярдәмендә үләтләрдән ничек дәваланганнар? Баланы җен алыштырса нишләргә? Йорт өстеннән козгын очып китсә, нәрсәгә юрарга? Онлайн-лекциядә әйтелгән кызыклы фикерләрне һәм фактларны сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Баламны җен алыштырды»: татар халкы үләтләрне нинди им-томнар белән дәвалаган?
pixabay.com

«Чир — ул организм»

Татар халкының акылында, телендә «үләт» дигән сүз — ул зур эпидемияләр китереп чыгара торган чирләр дигәнне аңлата. Ә чирне халык аерым бер зат, бербөтен, биологик субстант дип санаган. Ул — организмда яшәүче тагын бер организм. Шуңа күрә дә борынгылар чирнең кәефен күрергә тырышкан.

Эпидемияләр, ваба, чума чирләре булып торган. Шул исәптән татар халкы да аны үз тарихында күп тапкырлар кичергән. Кичерү процесслары ничек булган соң? Халык үзенең мәдәниятен үзенчәлекле логика белән корган. Кайвакыт сокланып та куясың: ул үзенә күрә бер Менделеев таблицасы. Анда һәр нәрсә бер-берсенә бәйләнгән.

Адәм баласы үзе генә түгел бит әле, ул малсыз, кош-кортсыз үз дөньясын кора алмый. Без итен дә, үләнен дә ашый торган затлар. Шуларны истә тотып, беренче булып, профилактика чаралары күрелгән. Бер төркем им-томнар, зур структурага ия булган йолалар башта чирне булдырмас өчен эшләнелгән.

Халыкың ышанулары бөтен им-томнарга, әфсен-төфсеннәргә нигез булып тора. Шуңа күрә күп чирләрнең исеме юк. Без бүгенге көндә дә, әйтик, онкологияны татар халкы еш кына «өч хәрефле чир» дип атый. Чөнки «чирнең исемен атасаң, ул сиңа якыная» дигән чикләү бар.

«Кояш нурларының артуы — ул дөньяның чистарынуы»

Безнең халыкның язга мөнәсәбәте үзгә. Кайсы социаль челтәрне генә ачма, галимнәр коронавирусның кояшның ультрафиолет нурларына каршы тора алмавын сөйлиләр. Кояш нурларының артуы — ул дөньяның чистарынуы, чирдән азат ителүе.

Ташу башлангач, кирәкмәгән бөтен нәрсәне, чирләрне, пычракларны ташуда агызганнар. Су хуҗасына корбан китергәннәр. Ул, мисал өчен, себер татарларында саламнан ясалган курчак яндыру булган. Теләкләрен теләп, ул саламны яндырып, ташуда агызып җибәргәннәр. Аның белән бөтен чирләр дә агып китәр дип уйлаганнар.

Яз — ул үзе бер дөнья. Яз җиттеме, без бөтен дөньяны чистартабыз, юабыз. Бу, хәзерге тел белән әйткәндә, халыкның санитар-гигиеник нормалары булып саналган. Бу мәшәкать түгел, бу — безнең халыкның чисталыкны яратуы турында да сөйли.

Борынгылар кояшны бик сагынып көтеп алганнар. Хәзер без дә көтәбез. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән кояшлы көннәр күп булыр дип көтәбез. Элек-электән бар нәрсәне тиккә кояшка чыгарып калдырмаганнар. Руслар әйтмешли, «у каждого яда есть свое противоядие». Безнең мәдәният ул дәваны кояштан, яздан күрә.

Ут һәм төтен — дезинфекция чаралары

Безнең Казан татарларында егерменче гасырның беренче яртысына кадәр сакланган яңа ут йоласы булган. Яңа ут йоласының нигезендә яңа сезон, яңа цикл башлануы ята. Моны үләтне булдырмас өчен эшләгәннәр. Борынгы заманнардагы шикелле, иске имән агачын ышкып утырып, ут тапканнар. Бөтен кеше ул көнне учагын сүндергән. Бер җирдә дә иске ут калырга тиеш түгел. Ә бит газ да юк ул вакытта. Кешеләр шушы яңа утны алып кайткан өйләренә. Ул беренче көн көтү чыккан көнне эшләнелгән. Ул көнне кояш та шактый кыздырган.

Малларны да авылга керә торган капкадан шушы ут аша үткәргәннәр. Чөнки мал үләте дә булырга мөмкин бит. Коронавирус турында да: «Адәм баласына ул чир ярканатлардан күчкән», — дип әйтәләр бит. Ярканатлар белән рәттән сыеры да, сарыгы да, урман киекләре дә бар. Аның агуы үләндә дә калырга мөмкин бит. Яңа ут йоласы шикелле йолалар менә шундый үләтләр булмасын өчен эшләнелгән.

Бу халыкның дезинфекцияләү мөмкинлекләре. Ул вакытта хлор юк, ультрафиолет бирә торган лампалар юк. Ләкин халыкның акылында шундый чаралар булган. Мисал өчен, кешеләр үзләре сарымсак сабагын төснәткәннәр (төснәтү — сабакны яндыру һәм аннары аны иснәү).

Шул ук себер татарларында кыз алу, туй үткәрү процессларында кызыклы йола бар. Анда кыз ягын, ягъни яңа нәселне ут аша үткәргәннәр. Бердән, бу җен-пәридән, явыз затлардан арындыру дип бәяләнсә, икенчедән, дезинфекция. Чөнки килен ягы — күчеп килгән халык. Чит халыкта әллә нинди чирләр булырга мөмкин. Анда утызар метрга сузылган тәбәнәк кенә учаклар ягылган. Бөтен кеше, хәтта атлар да шушы төтен аша чыгарга тиеш булган. Быелгы коронавирусның таралуы да континентлар белән континетларның тыгыз аралашуына бәйле. Ул чорларда аралашу бик кадәр тыгыз булмаса да, үзләренә күрә дезинфекция чаралары кулланганнар.

Чума да, холера да, ваба да, оспа да булган. Оспа, ягъни чәчәк авыруы белән, егерменче гасырның беренче яртысында да чирләгәннәр. Аларны табакларга салып, төрле суларда тотып, дезинфекцияләгәннәр. Чәчәк авыруы да бик күпләрне алып киткән авыруларның берсе.

Татарлар гына түгел, башка халыклар да теләкләр теләгәндә, исәнлек-саулык белән беррәттән, «үләттән сакла» дигән сүзләр дә әйтәләр. Чөнки ул безнең акылга кереп калган.

Им-томнарның төзелеше: саннар, чиксезлек, агач

Саннар магиясе дә бар. Күп кенә им-томнар, ышануларда җиде санын күрергә була. «Җиде диңгез уртасында җиде утрау бар, җиде утрауның уртасында җиде алтын тирәк бар, җиде алтын тирәкнең берсендә шундый-шундый үрдәк бар, үрдәкнең оясына җиде баскычтан менәргә кирәк» һәм башкалар, һәм башкалар. Башта өч, аннары җиде, аннары тугыз саннары килә. Һәрвакыт так сан булыр. Җиде саны бөтен төрки дөнья өчен бик кадерле. Безнең җир һәм атмосфераның бөтен структурасы җиде катлы дип исәпләнә. Һәр катламның мифологик эчтәлеге дә бар.

Им-томнарда һәрвакыт табигатьнең ниндидер күренешләре сурәтләнер һәм алар чиксез булырлар. Анда җәяүләп барып җитә торган түгел. Чөнки бу кергән чирне шул чиксезлеккә озатырга кирәк. Им-томнар, ырымнар зурдан кечегә таба бара. Әйтик, башта зур диңгез, аннары утрау, аннары кош, аннары тагын да кечерәк нәрсә әйтелә.

Татар акылында агач символы бар. Күп очракта ул имән, кайвакыт тирәк агачы. Тик тирәкне беркайчан да океан яки диңгез уртасында үсүче агач итеп тасвирламыйлар. Тирәк — ул далада. Далада ориентир да агач һәм су.

Мифологик персонажлар

Бер төркем мифологик персонажларыбыз бар. Әйткәнемчә, чирнең дә җаны бар, ул биологик субстант, ул бербөтен. Шул бөтенлекне кешенең тәненнән чыгару процессында мөрәҗәгать объектлары буларак, мифологик персонажлар килеп чыга. Алар — су хуҗабикәсе Сылубикә, җир хуҗасы Җирән сакал һәм башкалар. Ягъни барлык стихияләр дә санала һәм аларның хуҗаларына мөрәҗәгать ителә. «Каян килдең, шунда кит», — дип әйтәләр.

Козгын — мифологиядә үлем хәбәрчесе. Хәзер дә козгын авазыннан куркалар. Йорт өстеннән козгын очып, аваз чыгарып китсә, димәк, бу тирәдә үлем-җитемне көт тә тор дип әйтәләр. Аны күрәзәчелек итә торган кош дип атыйлар.

Ислам дине, бүгенге күзаллау белән капма-каршылыкка килүче әйберләр дә бар. Бу им-томнар чип-чиста мәҗүсилек символлары. Тик аларның күбесен бисмилла белән башлыйлар. Аннары мәҗүсилек тексты укыла. Алга таба, мисал өчен, өшкерү процессында Коръән аятьләрендәге догалар укыла.

Им-том ярдәмендә дәвалау ничек башкарыла?

Мәҗүсилек чорыннан килгән, шул мифологик затка бәйле дәвалау йолалары бар. Бөтен дөнья халыкларына хас, иң популяр чир — ул күз тию. Күз тиюнең нәтиҗәсе исә башка чир булып чыга. Күз тию — ул синең шул чиргә каршы торучанлыгың кимү. Хәзер медицина андый чирләргә шунда ук диагноз куя. Элек, әгәр дә берәрсенең хәле бетеп, урын өстенә кала икән, аңа күз тигән дип санаганнар.

Чирне чыгару өчен төрле-төрле ритуаллар да башкарганнар. Мисал өчен, хәзер дә гемонгиома белән туган балалар бар. Ягъни аларның башында яисә тәнендә кан укмашып, тән зәңгәрләнеп торучы кабарынкы урыннар бул. Алар, әлбәттә, бик куркыныч. Чөнки ул шеш дигәнне аңлата.

Шулай ук миң белән туучы балалар була. Андый балаларның исемен алыштырганнар. Исем кушу йолалары да бик күп. Исемне мичнең морҗасыннан кычкырып куючылар булган. Адәмне дөньяга балчыктан яратканнар. Ут белән берлектә җирдән яратылганга, балага исем кушуны мич белән бәйләгәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр дә берәрсе чирли икән, аны дәвалау процессы астан өскә түгел, өстән аска башкарыла. «Аяктан чыгып китү» дигән сүзләр дә шушы күзаллауга нисбәтле. Татарларда, кинәт курыккан вакытта, «котым очты, котым табаныма төшеп китте» дигән гыйбарә бар. Чыгу юлы — аста.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр дә берәрсе чирли икән, аны дәвалау процессы астан өскә түгел, өстән аска башкарыла. «Аяктан чыгып китү» дигән сүзләр дә шушы күзаллауга нисбәтле. Татарларда, кинәт курыккан вакытта, «котым очты, котым табаныма төшеп китте» дигән гыйбарә бар. Чыгу юлы — аста.

«Баланы җен алыштырды»

Йоклый алмый, йоклаганда саташа яки үсеп китә алмый торган балалар, әллә нинди кыяфәтләрдә туучы балалар була. Һәрвакытта да сәламәт бала тумаган. Ир белән хатын кушылып, гаилә коргач, төп миссия — бала тудыру, нәсел калдыру. Һәм шунда иң зур теләк — ул сәламәт бала. Әгәр дә авыру бала туа икән, аны алыштыру кирәк булган. Алыштыру сүзе, әлбәттә, икенче мәгънәдә әйтелгән сүз. «Баланы җен алыштырган» дигәннәр.

Бала үсеп китә алмый, башын, гәүдәсен тотмый икән, аны шулай ук җен алыштырган дип санаганнар. Баланы өй тупсасына куеп, мунча себеркесенең (пиннек, миннек, минлек) сабы белән суккалаганнар. Суккалаган вакытта: «Үзеңнекен ал, минекен бир», — дип әйткәннәр. Имеш, җен, үзенең баласын интектергәннәрен күреп, адәмнәрнең баласын кайтарып бирә дип уйлаганнар. Баланың кырыеннан кырык көнгә кадәр бер генә секундка да китмәскә кирәк. Шул очракта җен дә алыштырмаячак дип ышанган борынгылар. Менә бу саклану магиясе булып тора.

Мәсәлән, тәрәзә аркылы «бала алыштырам» дип кычкырганнар. Чөнки тәрәзә теге дөнья белән бу дөнья чиге булып саналган.

Эпилепсия белән авыручы балаларны көй белән дәвалаганнар. Ул хәтта егерме гасырның беренче яртысында күзәтелгән хәлләр. Шайтан көйләрен уйнаучы махсус скрипкачылар булган. Ул көйләрне бер көн генә түгел, бертуктаусыз бишәр көн уйнарга кирәк булган. Авыру экстаз дәрәҗәсенә кергәнче, туктарга ярамаган. Авыру тиле дәрәҗәсенә җиткәч, шул көй белән аның шайтаны чыгып китә дип уйлаганнар.

Мунча - җеннәр оясы

Бер әкият бар. Бер егет дуслары белән кич утырган вакытта бәхәсләшә. Бәхәс — төнге уникедә мунчага керә аламы ул, юкмы. Бу егет курыкмавын дәлилләү максатыннан, мунчага керә. Һәм анда җеннәр белән очраша. Җеннәр үзләренең кызларын аңа кияүгә бирәләр, ул җен кызы белән тора башлый. Ул мунчага керә дә, җеннәр дөньясына барып чыга. Мунчадан чыккач, бу дөньяга әйләнеп кайта торган була. Азактан шушы мунча хуҗаларының кызларын бик күп еллар элек җеннәр алыштырганы да ачыклана. Һәм бу егетнең хатыны җен кызы түгел, адәм кызы булып чыга. Бу әкият тә безнең ышанулар системасын тасвирлап биргән. Татар халкында мунча да үзенчәлекле урын алып тора.

Кергән чирне чыгару өчен им-том сүзләре

1. Олы Идел. Олы Идел эчендә олы көймә. Олы көймә эчендә кече көймә. Кече көймә эчендә үрдәк. Үрдәк эчендә алтын йомырка. Кара җирдән яралган кара тамыр, кара тамырдан яралган кара йозак. Алтын йомырка белән кара йозакка бәрдем. Ачылса, йозак ачылсын.

2. Җиде диңгез артында җиде кат ташкала бар. Ул ташкаланың башында козгын бар. Ул козгынның башы көмеш, тырнагы алтын. Ул коңгызга кеше бозымы тия алса, ул чакта бу кешене дә бозсын.

3. Җиде кат җирнең астында, җитмеш төрле алтын сарай эчендә, җитмеш җиде төрле алтын таяк бардыр. Җитмеш җиде төрле алтын таяк башында җитмеш җиде төрле алтын тургай бардыр. Ул кызыл алтын тургайларның телләрен, эчәк-бавырларын кайчан, ничек бозсалар, бу фәләннең дә әгъзаларын бозарга теләүче булса, ул эт кебек өреп йөрсен.

4. Күз тиюдән. Алтмыш алты ала күз, җитмеш җиде кара күз, әллә хатын, әллә кыз, шифараху.

5. Җитмеш җиде йөрәк авыруыннан. Җитмеш җиде кат җир астында җитмеш җиде кат алтын чаршау. Алтын чаршау эчендә алтын кыз. Кайчан да кайчан алтын кыз җитмеш җиде кат җирне, җитмеш җиде кат чаршауны ярып чыгып, йөрәге авыртса, шул чагында фәләннең йөрәге авыртсын.

Алтмыш алты кат җир астында алтмыш алты кат алтын чаршау. Алтын чаршау эчендә алтын кыз. Кайчан да кайчан алтын кыз алтмыш алты кат җирне, алтмыш алты кат чаршауны ярып чыгып, йөрәге авыртса, шул чагында фәләннең йөрәге авыртсын.

(Алга таба шул ук сүзләр биш, дүрт, өч, ике, бер саннары белән кабатланып әйтелә).

6. Ак атлы булат кылычлы ап-ак ук садаклы ак күн кисә. Йомшак хаста кире кит, яман хаста кире кит. Кара булат кылычлы, кара ябынчалы, кара казак садаклы, кара күн кигән яман хаста кире кайтып кит (тугыз тапкыр кабатлыйсы).  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100