Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни, нәнә, инәй, аника, әннә — татарлар яшәгән төбәкләрдә әниләргә ничек эндәшәләр?

Узган ел Татарстанда әниләргә карата иң киң кулланылган эндәшү сүзләрен барлаган идек. Быел исә шул ук сорау белән төбәкләрдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать иттек.

news_top_970_100
Әни, нәнә, инәй, аника, әннә — татарлар яшәгән төбәкләрдә әниләргә ничек эндәшәләр?

Татарстанда ешрак «әни» (әнием), «әнкәй» (әнкәем) сүзләрен ишетергә туры килә. Алардан кала бездә «әнәй», «нәнә», «инәки», «инәй», «инәкәй», «әнкәм» сүзләре дә кулланыла.

Идел-Урал буйларында яшәүче татарлар белән әниләргә ничек эндәшүләре турында сөйләштек. Кызыклы тоелган берничә әйберне баштан ук язып үтәсе килә. Бездә «әнкәй» сүзе ешрак әниләргә карата кулланыла дип беләм. Төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашканнан соң шуны белдем: «әнкәй» сүзе хатынның яки ирнең әнисенә эндәшү сүзе буларак та кулланыла, ягъни ир кеше «әби» дип түгел, ә «әнкәй» дип эндәшә, хатын да ире «әни» дип эндәшсә дә, «әнкәй» ди икән.

Шулай «әннә» сүзенең куллануы да кызыклы булып тоелды, чөнки ул сүзне теле ачылып килгән балалардан гына ишетеп буладыр дип уйлый идем. Кайбер төбәкләрдә олылар тарафыннан да «әни» сүзе кебек кулланыла икән, Түбән Новгород өлкәсендә, мәсәлән, шулай эндәшәләр.

Башкортстан:

БДУның Стәрлетамак филиалында татар теле укытучысы Нәсимә Мөкимова өч буын арасындагы аерма турында сөйләде.

Башкортстандагы татарлар әниләргә карата күбрәк «әни» дип эндәшә. Төньяк-көнбатыш районнарда, мәсәлән, Балтач районында «әнкәй» диләр, Борай якларында «әннә» дигән эндәшү очрый. Бу очракта бала гына түгел, олы яшьтәге кешеләр дә күз уңында тотыла. Безгә кадәрге буын «әнкәй» дип эндәшкән, аларга кадәр буын «инәй» дип эндәшә иде. «Инәй» — «әнкәй» — «әни» дип өч буынны билгеләргә мөмкин, — ди ул.

Күп еллар мәдәният йортында эшләгән Әхмәтзәки Моратшин Гафури районында яши.

Без үзебезнең гаиләдә "әнкәй" диеп дәшә идек. Күршеләр «әни» диеп, икенче урамдагылары «әнием» ди иде. Тормыш иптәшем Башкортстанның Бүздәк районыннан, анда «инәкәй», «инәки» диеп эндәшәләр. Әнкәй минем әбигә «инәй» ди иде.

БДУ студенты Самат Дәүләтшин: «Бездә „әни“, „әнкәй“ һәм „инәкәй“ сүзләре кулланыла. Әнинең туган авылы Кунакулда „инәкәй“ дип эндәшәләр», — ди.

Шулай, былтыргы язма астында социаль челтәрләрдә Башкортстанның төрле районнарында яшәүче татарлар да комментарийлар калдырган иде. Шуннан чыгып, кайбер районнарны аерым да карап үтеп була. Бакалы районы — инәкәй, Кушнаренково районы — әни, Октябрь районы — әнием, Балтач районы — ини, инекәй, Бүздәк районы — әннә, Краснокама районы — инәкәй, Дүртөйле районы — әнкәй, әни, Чакмагыш районы — әни, әнкәй, инәй, инәкәй, Миякә районы — әнкәй.

Стәрлебаш районы Гөлем авылыннан укучыбыз Хисаметдин Исмәгыйлев үз гаиләләрендә генә кулланыла торган эндәшү сүзенең ничек барлыкка килүен язып калдырган.

Авылда безнең гаиләдә генә «әнкәй», «әткәй» дип сөйләшә идек. Бу турыда әнкәйдән сораштым. «Күрше йортта нефтьчеләр яши иде, аларның балалары шулай сөйләште. Зур апагыз күрше балалары белән уйный иде. Алардан ишетеп кайтты да: «Мин дә «әткәй», «әнкәй» дип эндәшәм», — диде, һәм шулай итте дә. Без, бәләкәйләр, ападан өйрәнеп үскәнбез», — дип сөйләде», — дип язган ул.

Укучыбыз Галия Миргалиева:

Без Миякәдән. Мин әнкәй дип эндәшә идем. Чишмәле питомнигына баргач, кура җиләге куаклары арасыннан бер апа: «Син инде зур, ә үзең „әнкәй“ дип эндәшәсең. Синең яшьтә „әни“ дияргә кирәк», — диде.

Оренбург өлкәсе

Китапханә хезмәткәре Светлана Әхмәтҗанова сүзләренчә, андагы татарлар «әни» һәм «әнкәй» дип эндәшә. «Бездә ешрак „әни“ сүзе кулланыла. Авылларда тел саклана, ә шәһәрдә „әни“ дип әйтергә өйрәтергә тырышабыз», — ди ул.

Тумышы белән Оренбург өлкәсе Ибрай авылыннан булган Рамай Юлдашев үз авылында ике төрле эндәшү кулланылуын әйтте. «Бездә ярты авыл «әни» ди, яртысы «инәй» ди. Без инде гомер буе инәй дип эндәштек, шулай җанга кереп калган. Күршеләр «әни» ди. Без бервакытта да ничек әйтүгә карап аермадык.

Самара өлкәсе

«Самара татарлары» сайты редакторы Римма Нуретдинова сүзләренчә, аларда «әни» сүзе кулланыла. «Бездә „әни“ дип эндәшәләр. Минем башка сүзне ишеткәнем юк. Яшьләр арасында инде „мама“ дип эндәшүчеләр дә бардыр. Авылда олыраклар „инәй“ дип эндәшә», — ди ул.

Саратов өлкәсе

Саратов егете Реналь Ихсанов: «Без „әнием“ „әникай“ (аникай) дип эндәшәбез, безнең әти-әниләр „әни“, „әнкәй“ дип эндәшә. Минем племянниклар инде ешрак „аника“ дип эндәшә», — ди.

Пенза өлкәсе

Татар милли автономиясенең яшьләр исполкомы җитәкчесе Руслан Канеев:

Бездә «әникам» (аникам) дип эндәшәләр, шулай ук «әни» дип эндәшәбез. Бик сирәк кенә «әнкәй» сүзе кулланыла. Олырак кешеләр «әникәй» (аникай) дип эндәшә, — ди.

Ульяновск өлкәсе

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинның тормыш иптәше Рамилә апа сүзләренчә, аларда «әнәй» сүзе кулланыла. «Бездә „әнәй“ дип эндәшәләр, тумышы белән моннан булган дус кызым да шулай эндәшә. „Әни“ кулланылмый», — ди ул.

Иске Кулаткы районында яшәүче Гөлнара Богданова сүзләренчә, төбәкнең көньяк өлешендә «әни», «әникай» сүзләре кулланыла. «Бездә „әни“, „әникай“ диләр. „Әни“ дип ир-атлар эндәшә, „әникай“ сүзен хатын-кызлар куллана. Кайбер авылларда „әнәй“ бар. Минем әни дә әбиемә „әни“ дип эндәшкән», — дип сөйләде ул.

Удмуртия республикасы

Ижаудан «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова сүзләренчә, аларда "әни" дип эндәшәләр. «Мин „әни“ дип эндәшәм. Болезино якларында да шулай дип эндәшәләр. „Әнкәй“ дип эндәшүчеләр дә бар. Әби-бабайлар да шулай эндәшкән. Кайнаналарга да „әни“, „әнкәй“ дип эндәшәләр», — ди ул.

Чувашия республикасы

Чувашия татарларының милли-мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин:

Бездә барысы да «әнәй» дип эндәшә, мин үзем дә шулай эндәшәм. Әдәби телдә «әни» дип әйтүчеләр дә бар, алар бик күп түгел, мәсәлән, укытучы балалары шулай эндәшә. Бездә «анай» дип эндәшү дә бар, ул бик еш очрый, — ди.

Урмай егете Айшат Шәрипов та «әнәй» дип эндәшә. "Минем әти Самара якларыннан, ул үзенең әнисенә „әни“ дип эндәшә. Әни, бу яклардан булгач, үз әнисенә шулай ук "әнәй" дип эндәшә. Әни ягыннан әби исән вакытта әнисенә „әнкәй“ дип эндәшкән, ул Сарман якларыннан», — дип сөйләде ул.

Мордовия республикасы

Мөфтияттә юрист булып эшләүче Алсу Мякушева сүзләренчә, һәр авылда төрле эндәшү сүзе кулланыла.

«Әни, нәнәй, аникай дип эндәшәләр. Элек ешрак „әни“ дип эндәшәләр иде, хәзер ул төрле форма алды. Нәнәкай, әникай дип эндәшүчеләр бар. Кайбер кешеләр әбиләренә „әникай“ дип эндәшә, ә кайбер районнарда әниләргә шулай эндәшәләр», — ди ул.

Түбән Новгород өлкәсе

Өлкә «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина:

Бездә төрле районнарда төрлечә эндәшәләр. Пилнә районында «әннә» дип эндәшәләр. Олы кеше дә, яшьләр дә шулай ди. Мин башта ул сүзне ишеткәч аңламаган идем, берничә гаиләдә генә шулайдыр дип уйладым, тик ул бөтен районга хас. Ул бик үзенчәлекле, 50-60 яшьлек олы кешеләр дә «әннә» дип эндәшә. «Әнкәй» дә, «әни» дә кулланыла. Сергач районындагы берничә авылда «нәнәй» диләр, калганнарында инде күбрәк — «әни». Мин татарлар белән бик күп аралашам, хәзер татар авылында да балалар «мама» дип эндәшә. Күбесе җәй көне шәһәрдән кайткан балалардан өйрәнеп кала. Без — килгән кешеләр һәм минем балалар миңа әнием дип эндәшә, — дип сөйләде.

Марий Эл республикасы

Республиканың татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рәмзия Әүхәдуллина сүзләренчә, аларда «әни» сүзе кулланыла. «Миңа инде 52 яшь, без „әни“ дип эндәшәбез, хәзерге яшьләр дә „әни“ дип эндәшә. Минем әни исән-сау ул да „әни“ ди, башкача эндәшкәнне белмим. Кайнанага „әнеки“ дип эндәшәләр», — дип сөйләде ул.

Кече Нослы авылында яшәүче Валерий Иванов: «Без «әни» дип әйтәбез, «әнкәй», «нәнә» дип эндәшүчеләр дә бар, минем өйдә «әни» диләр. Кечкенә чактан шулай өйрәткәннәр инде. «Нәнә», «әнкәй» дип ешрак олы буын кешеләре әйтә. Яшьләр телендә «әни» инде. Минем әни үзенең әнисенә «нәнә» дип эндәшә. Русчарак «әника» дип әйтүләр ишетелми бездә.

Киров өлкәсе

Киров өлкәсе егете Рөстәм Мөхлисов «әни» дип эндәшә. «Малмыж һәм Вятско-Полянский районда „әни“ дип эндәшәбез. Тагын бездә „нәнә“ дип эндәшү бар. Минем әтием әнисенә „нәнә“ дип әйткән. Минем әни үзенең әнисенә „әни“ дип әйтә. Дусларым арасында да „нәнә“ дип эндәшүчеләр бар», — ди ул.

Пермь крае

«Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов: «Бездә „әни“ дип эндәшәләр», — ди.

Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин:

Бездә «әни» дип эндәшәләр. Бик сирәк гаиләләрдә «инәй» дип әйтәләр, «әнкәй» дә кулланыла. Күп очракта ир кеше хатынының әнисенә «әнкәй» дип эндәшә. Минем хатыным минем әнигә дә, үзенекенә дә «әни» дип эндәшә иде. Балалар телендә ул сүз «мама»га әйләнеп бара шул. Русчарак «аника» дип әйтүчеләр дә бар. Чиста татар гаиләсендә үсми икән бала, анда инде руслашкан форма килеп керә, — ди ул.

Волгоград өлкәсе

Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наилә Әхмәтова:

Бездә «әни» дип эндәшәләр. Авылларда балалар «әникам» диләр. Өйдә генә якын итеп «әнкәм» дип эндәшү дә бар. Минем әни дә әбиемә «әни» дип эндәшә иде, — ди.

Әстерхан өлкәсе

Әстерхан егете Данил Хилморатов «әни» дип эндәшә. «Башка вариантларын ишеткәнем юк», — диде ул. Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова андагы татарлар арасында сораштыру үткәрде. Бик күп төрле формалар булуы ачыкланды: аника, мамкаем, мамам, әника, әнкәй, әнием, әннәм, аникай.

Краснодар крае

Мулла Рәфыйк абый Массаров: «Әниләргә „әнкәй“, „әни“ диләр, башка сүзләр юк. Рус балалары белән укыган балалар „мама“ ди. Бездә Победитель һәм Хуторки авыллары бар, анда татарлар яши, аларда „әни“ дип эндәшәләр. Мин үзем дә „әни“ дип эндәшә идем, балалар да шулай. Оныклар инде русча эндәшә», — ди

Ростов өлкәсе

«Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» Ростов өлкә иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Надия Курмакаева: «Ростовта «әни» дип эндәшәләр. Өлкәнең төньягында «әникам» диләр», — ди. Ул татарлар арасында сораштыру да уздырып алган һәм түбәндәге җаваплар килгән: әникам, әни, анием, аникай, анай, инәкәй, инәй.

Нинди генә сүз кулланылмасын, һәр бала өчен ул иң якын, иң кадерле сүз. Ул сүзнең асылында һәрвакыт ярату, наз һәм иң җылы хисләр ята. Шулай да, хәзерге балалар тарафыннан да ул сүз тәмле итеп туган телдә әйтелсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100