«Зәки Вәлидинең әнисе татар булган»: Үтәк авылы тарихы кемнәре белән данлы? | intertat.tatar

«Зәки Вәлидинең әнисе татар булган»: Үтәк авылы тарихы кемнәре белән данлы?

Башкортстан районы Гафури районы Үтәк авылында татарлар яши. Авылда күп кенә тарихи сорауларга җавап табарга була. Ничек бу авыл егетләре Шиһабетдин Мәрҗани шәкертләре булган? «Интертат» хәбәрчесе Башкортстанда булып кайтты.

Гафури районы Үтәк авылы мәктәбендә авыл тарихын яктырткан музей бар. Мәктәп үзе 2015 елда ябылган. Анда хәзер балалар бакчасы гына бар, ә үз вакытында ул мәктәп районда бассейнлы бердәнбер мәктәп булган. Музейны мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан Равил абый Ракаев җитәкли. Ул мәгълүматларны үзе туплаган, өйрәнгән, тулы бер музей барлыкка китергән. Заманында, магнитофон белән йөреп, авыл картларының истәлекләрен яздырган.

Равил абый бөтен авыл халкының диярлек шәҗәрәләрен төзегән. Халык үзе сораган. Авылда нәселне, тамырларны белү теләге зур. Алар шәҗәрәләргә зур игътибар бирә. Ул миңа бик кызыклы булып тоелды. Бездә шәҗәрә еш кына мәктәптә бирелгән өй эшеннән ерак китми бит. Тарихи мәгълүматларны исбатлауда да шәҗәрә зур мәгънәгә ия. Равил абый авыл белән бәйле билгеле шәхесләрнең тарихларын да шәҗәрәләргә нигезләнеп аңлатты.

 «Без үзебезнең татар икәнебезне белә идек»

Авыл тарихына килгәндә, ул Әрмет елгасы буенда урнашкан. Равил абый сүзләренчә, элек ул Үргә Әрмет дип аталган. 1636 елда Әрмет авылына качып килгән татарлар нигез салган. Әрмет авылы халкы исә Үтәк авылына нигез салган. Авыл берничә урынга күчеп утырган. Кайбер документларда ул Үргә Әрмет — Үтәк дип күрсәтелгән.

«Бу җиргә бер төркем ясаклы татарларны кабул итү турындагы 1772 елгы документ бар. Мамадыш, Әтнә районнарыннан татарлар килеп утырган. Алар арасында Сатлык Дәүләтов бар. Сатлыкның бертуганы Ракай булган. Мин үзем — Ракаев. Без турыдан-туры шушы ясаклы татарларга килеп тоташабыз. Шуның өчен бездә бервакытта да без башкортмы, әллә татармы дигән икеләнү булмады. Без үзебезнең татар икәнебезне белә идек», — дип сөйләде Равил абый.

Авылның бер ягы башкорт ягы, ә бер ягы татарныкы булган. Авылда ике колхоз булган. Башкорт ягындагысы «Яңа тормыш» дип аталган, шуңа ул якны «Тормыш ягы» диләр. Бу яктагы колхоз «Кызыл Үтәк» дип аталган, шуңа «Үтәк» ягы диләр. «Элек татарлар татар ягына гына, ә башкортлар башкорт ягына гына килеп урнашкан. 1930 елларга кадәр ике җәмгыять булган. Ул чакта вакыт-вакыт ике якның яшьләре күпер янында сугыша торган да булган. Авыл халкының сөйләшендә дә үзенчәлекләр бар иде, соңгы 20-30 елда барысы да кушылып бетте», — ди музей җитәкчесе.

Халык хәтерендә ачлык елларында булган хәлләр сакланган. Авылда халык урамы-урамы белән кырылган. Мөбәрәк исемле әбинең кызы үлгән. Үзем ашыйм дип, ул аны күмәргә дә бирмәгән. Кыз тыкрыкта үлеп калган булган. Авылдагы ир-атлар барыбер зиратка җирләгәннәр. Тәннәр чемердәп куйды, Алла сакласын.

Равил абый Ракаев әйтүенчә, соңгы җанисәп буенча авыл халкының 49 проценты — татарлар, 51 проценты — башкортлар.

Үтәк авылы хәзрәтләре Шиһабетдин Мәрҗанидә белем алган

Үтәк авылында Шиһабетдин Мәрҗанинең берничә шәкерте яшәгән. Мәгърифәтче Хәбибнаҗар Үтәки (Хәбибнаҗар Мөхәммәткәфи улы Сатлыков), аның энеләре Таеп һәм Зариф — Мәрҗанинең үзендә белем алган кешеләр.

Әйтеп киткәнчә, Сатлыковлар нәселе исә Үтәк авылына хәзерге Мамадыш өязе Бәхтияр авылыннан (хәзерге Әтнә районы) килеп утырганнар. Алар ясаклы татарлар булган.

Хәбибнаҗар хәзрәт башта Үтәк мәдрәсәсендә, атасында белем алган, аннан Стәрлетамакта укыган һәм 1879 елда Казанга юнәлгән. Ул ничек Казанга барып эләгә соң? Чыгышы белән Үтәктән булган, Казанда дистәләгән кибет, тире эшкәртү заводын тоткан Мостафа Әмирхан ярдәм иткән аңа. Ул күп кенә авылдашларына чит җирләрдә укырга мөмкинлек биргән.

Мәдрәсәдә укуын тәмамлагач, Мәрҗани хәзрәтләре аны хәлфә буларак алып кала. Ул Мәрҗанинең берничә кулъязмасын китап итеп бастырып чыгара. Мәрҗани үлгәннән соң Хәбибнаҗар хәзрәт Үтәккә кайта. Ул авылда таш һәм агач биналардан торган җиде мәчет, мәдрәсә, китапханә, ашханәне үз эченә алган комплекс төзетә.

Күренекле сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, Башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе, Башкортстан автономиясенә нигез салучы, философия фәннәре докторы, профессор Зәки Вәлиди Хәбибнаҗар хәзрәтнең шәкерте була. Алай гына да түгел. Хәбибнаҗарның Өмммелхаят исемле сеңлесе була. Ул Көзән авылы мулласы Әхмәтша Вәлидовка кияүгә чыга. Шул никахтан Зәки Вәлиди туа, ягъни Зәки Вәлиди Хәбибнаҗар хәзрәтнең «племяннигы» була, ул турыдан-туры Сатлыковлар нәселенә бәйле.

«Уйнаганда Розаны „Зәки Вәлиди калдыгы“ дип елатып кертеп җибәрә идек»

Ул Көзән мәдрәсәсендә белем алганнан соң 1902-1908 елларда Үтәк мәдрәсәсендә укый. «Хатирәләр китабында» ул болай дип искә ала: «Мин Үтәк мәдрәсәсендә гарәп теле һәм әдәбиятын өйрәндем. Зур әтием бу дәресләрне миңа үзе укытты һәм мин аның йортында яшәдем. Башка шәкертләрдән аермалы рәвештә, өстәвенә, көн дә берүземә дәресләр үткәрер иде. Мин математика белән мәшгуль булдым һәм зур әтием Истанбулдан китерткән китапларны укый идем. 18 яшемә кадәр Үтәктә күп нәрсәгә өйрәнә алдым».

«Зәки Вәлиди халыкның тарихы һәм мәдәнияте белән шөгыльләнергә бабасы йогынтысында өйрәнгән. Хәбибнаҗар Үтәки мулла гына булмаган. Ул тирә-як авылларда яшәгән билгеле шәхесләр, муллалар турында язып калдырган. Әгәр ул Совет чорына калса, репрессиягә эләгер иде. Совет чорында шушы нәселгә карата милләтче, халык дошманы дигән тәрбия ныклы салынган иде. Бу тәрбияне без дә алдык.

Хәбибнәҗәр хәзрәтнең бертуганының улы Әнвәр абый Үтәк авылында Зәки Вәлидинең бердәнбер якын туганы иде. 1975-1980 елларда, уйнап йөргән вакытта аның кызы Розаны «Зәки Вәлиди калдыгы» дип елатып кертеп җибәрә идек. Безне шулай тәрбияләгәннәр. Уйлап карасаң, ул бит әле күптән түгел генә. Әле дә күп кеше аны милләтче, халык дошманы дип кабул итә. Мин аның мәкаләләрен укырга киңәш итәм. Соңгы елларда аның китапларын өйрәндек, шуннан безнең мөнәсәбәт тә үзгәрде. 1992 елдан һәр биш ел саен хәзрәтне искә алу көнен үткәрәбез», — ди Равил абый.

«Зәки Вәлидинең әнисе татар булган»

Зәки Вәлидинең Әнисе Өммелхәят абыстай чыгышы белән Үтәк авылыннан булган.

«Әнисе милләте буенча татар. Зәки Вәлиди үзе дә татар. Менә мин сезгә мисал китерәм, „Уфа өязе татарлары“ китабы чыкты. Анда безнең 1-4 җанисәп материалы бар. Зәки Вәлиди үзенең хатирәләр китабында „Башкортларның тарихын, мәдәниятын шулкадәр ныклы беләм дип әйтә алам, әмма үземнең нәселем турында мәгълүмат юк дәрәҗәдә“, — дигән. Икенче җанисәп мәгълүматларында аның ата-бабалары чыгышы белән без телгә алган Әрмет авылыннан диелгән. Димәк, аның әтисе дә ясаклы татарлардан», — дип сөйләде авыл музее мөдире.

Равил абый җыйган мәгълүматларда авыл картлары Зәки Вәлидине менә ничек тасвирлап биргән.

Гатифә Арысланова: «Әйе, Зәки Көзәннеке иде ул. Күргәнем бар иде. Авылда күбрәк Сәмигулла абзыйлары белән бергә йөри иде. Озын гына буйлы үзе.

Зөһрә Мырзагулова: «Әзрәк искә биреп алам. Бәләкәй буйлы, шадра битле, очлы танаулы иде.Вак-вак кына, тиз атлап йөрер иде кулын селки-селки».

Равил абый җыйган документлар арасында Гафури районында кулланыла торган диалект сүзләр дә килеп чыкты. Менә, кызык булса, танышып чыга аласыз.

«Авылны күтәрергә шәһәрдән кайттык»

Авыл мәчете янындагы мәйданнан астарак урнашкан чокырда 1919 елда авыл халкы «самосуд» ясаган булган. Күрше Мүскә авылының җиде кешесен таш атып, кыйнап үтергәннәр. Алар авыл халкының малларын урлый торган булган, «Мүскә караклары» дип йөрткәннәр.

Авылда бер мәчет бар. Аны Таеп мулла мәчете дип атап йөртәләр. Җомга намазына ир-атлар да, хатын-кызлар да килгән иде. Намаз алдыннан хатын-кызлар мөнәҗәт әйтте. Мин алар белән сөйләшеп тә алдым. Кем оста итеп шәл бәйли икән, кем чәчәкләр үстерергә ярата — барысы бергә иман юлыннан баралар. Апалар шундый рәхәт итеп татарча сөйләшәләр, үземне башка республикада итеп түгел, Татарстанның бер авыл мәчетендә кебек тойдым.

Авыл мулласы Әнвәр хәзрәт Арсланов азан әйтте. Ир-атлар алгы якта, хатын-кызлар арткы якта намазга тезелде. Намаздан соң ир-атлар кул бирешеп чыктылар да, тизрәк таралдылар да, ә хатын-кызлар җайлап кына, тәмле итеп сөйләшә-сөйләшә әкрен генә җыендылар.

Әнис абый Вәлиевне тотып алырга өлгердем. Ул тумышы белән шушы авылдан икән. «Безнең көн тавык карап, йорт тирәсен чистартып уза инде. Абыстаем өйдә әле, ул да бу авыл кызы. Мин 35 ел фермада эшләдем, хәзер өйдә генә инде. Биш ел инде җомга намазына йөрим», — ди ул.

Мәчет каршысында авыл үзидарәсе бинасы урнашкан. Шул өлкәдә эшләүче хатын-кызлар өмәгә җыелган: бина тирәсендәге койманы зәңгәр буяу белән яңарталар.

Килен булып төшкән апалар да бар иде. «Авылны күтәрергә кайттык», — дип елмайдылар.

«Бер-ике ел авыр булды инде. Сыер саварга тиз өйрәндек. Элек су юк иде, көянтә белән су ташыдык. Килен булып төшкәндә чишмәгә бардык. Мин әле үкчәле туфлидан тау башыннан төшкән идем», — дип сөйләде бер ханым.

Авылда ике чишмә бар: Бакалы һәмТәңребәк. Тәңребәк чишмәсен гадирәк итеп Тәмермәк дип кенә йөртә авыл халкы. Олы мал суйганда эчәкләрен юарга шул чишмәләргә төшәләр. Кер чайкарга да йөри икән әле халык. Йоннан юрган, түшәк ясаган кешеләр йон юарга да төшә икән.

Авыл яши, зур татар авылы гөрләп тора. Алар татар рухын саклый. Башка республикада үземне өйдәге кебек хис иттем.