«Милләтне туган тел аша билгеләү дөресме?» - «Таяну ноктасы»нда яңгыраган фикерләр

XIX гасыр азагы XX гасыр башында халык исәбен алу бик үзенчәлекле узган. Бүген тел һәм дини карашлар милләтне ачыклауга нинди йогынты ясый? «Таяну ноктасы» тапшыруында әлеге сорауга җавап эзләделәр.

«Безне саныйлар, димәк, безгә салым салырга телиләр»

Тарихчылар 1897 елгы җанисәпкә тарихи һәм сәяси яктан бәя бирделәр. Тарихчы Илдус Заһидуллин халыкның җан исәбен алуга каршы булулары турында сөйләде.

— Ул вакытта бөтенләй башка төрле фикер йөрткәннәр. Алар 18 критерий буенча һәрбер кеше турында мәгълүмат җыярга планлаштырганнар. Элеккеге җанисәптән аермалы буларак, анда бернинди фискаль бурычлар куелмаган. Хәтта кеше ялганласа, җавап бирергә теләмәсә, аны җинаять җаваплылыгына тартмаганнар. Шулай ук, элек халык санын хокук саклау органнары алган булса, бу елны хакимият беренче укый-яза белгән җәмәгатьчелеккә таянган. Алар — руханилар, укытучылар, студентлар, гимназияләрнең югары сыйныф укучылары.

Халык һәрвакыт яңалыктан үзенә зыян көткән. Иң зур төркемнәр каршы чыкканнар. Алар — иске дин тотучылар, коррекцион дин тотучылар, марилар һәм мөселманнар. Хакимият күп төрле эшләр башкарган. Җанисәп кәгазьләрен удмурт, чуаш, мари, татар телләренә тәрҗемә иткән. Шунда татарларга проблема тудыра торган җөмләләр булган. Җанисәпнең файдасын күрсәтү өчен хакимият: «Табиблар санын алгач, яңа даруханәләр, яңа хастаханәләр, балаларның санын алгач, яңа мәктәпләр ачарга кирәк булачак», — дип язган. Милли үзаңга шулай тәэсир иткәннәр. Тик әгәр дә яңа хастаханәләр ачалар икән, земство салымнары артачак. Аны бит халык түләгән. Аннары һәр татар авылында мәктәп-мәдрәсә бар, ул мәктәп нәрсәгә кирәк? Димәк, ул мәктәпләрдә рус классын ачып, безнең балаларны мәҗбүри русча укытачаклар дип уйлый халык. Боларның барысы астында да: «Безне алдарга җыенмыйлармы?» - дигән сорау ята.

Әгәр дә яңа хастаханәләр ачалар икән, земство салымнары артачак. Аны бит халык түләгән. Боларның барысы астында да: «Безне алдарга җыенмыйлармы?» - дигән сорау ята.

Бу сораулар, әлбәттә, бик урынлы булган. Шуңа күрә дә, җан исәбен ала башлагач, күп кенә төбәкләрдә халык баш күтәргән, — диде Илдус Заһидуллин.

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— XIX гасыр ахырында Россия актив рәвештә буржуаз мөнәсәбәтләргә керә башлый. Европада төрле процесслар бара, империяләр какшый. Европа методикасын кулланып, Россия дә яңа дөньяга аяк басмакчы булган. Шуның өчен хисап кирәк булган. Ничә төрле милләт бар? Алардан нәрсә көтәргә? Аннары кайда даруханә, кайда мәчет, кайда хастаханә ачарга була дип тә ниятләгәннәр. Чынлыкта, җанисәпнең уңай яклары да, тискәре яклары да булган.

«Безне саныйлар, димәк? безгә салым салырга телиләр»? - дигән фикер Алтын Урда заманыннан ук калган. Чөнки кешегә алдан бернәрсә дә аңлатмаганнар. Хәзер генә ул телевизордан, интернеттан төрлечә итеп аңлаталар. Ул вакытта авылның бер башында әйтелгән сүзне, авылның икенче башында башкарачак итеп сөйләгәннәр.

«Безне саныйлар, димәк безгә салым салырга телиләр» дигән фикер Алтын Урда заманыннан ук калган. Чөнки кешегә алдан бернәрсә дә аңлатмаганнар.

Милләтне туган тел аша билгеләү дөресме?

Тарихчы Дамир Исхаков:

— 1897 елгы җанисәп — Россиядә Европа стандартлары буенча эшләнелгән беренче халык санын алу булган. Һәм анда милләтне туган тел аркылы билгеләгәннәр. Кеше санын алганчы ук халыклар исемлеген төзергә кирәк булган. Ул исемлекне 1896 елны бастырып та чыгарганнар. Һәм анда бик кызыклы әйберләр бар.

Мәсәлән, анда азербайҗан татарлары, тау татарлары бар, себердә себер татарларына кагылмаган татарлар бар, хәтта алтайлыларның һәм хакасларның яртысы үзләрен татар дип йөргән. Белгечләр соңыннан чын татарларны аерып санарга теләгәннәр, тик аера алмаганнар. Чөнки тел ягыннан охшашлык бик зур. Татар дигән төшенчә дә ул вакытта хәзергегә караганда киңрәк булган.

Хакас кешесеннән сорасаң, ул күкрәк кагып, «мин — татар» дип әйтергә мөмкин. Ә рәсми документларда ул хакас булып бара. Борынгы заманнан калган элеккеге татарларның калдыклары бар. Азербайҗаннар арасында кыпчак телле төркемнәр бар, без аларны белеп тә бетермибез. Алар татар теленә якын кыпчак телендә аралаша. Күбесе, әлбәттә, руслашып беткән. Шул кыпчак теле аркылы татар дигән сүз Кавказга да кергән.

Бакуда чын татарлар булган. Мин аларның санын алып карарга тырыштым, тик азербайҗаннарда да татар булып язылгач, аерып алып булмый. Шундый ук хәл Башкортстанда да килеп чыкты. Ул бик зур проблема, аны болай гына чишеп бетереп булмый, — диде Дамир Исхаков.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов украиннарның да рус булып язылуларын тел мәсьәләсе белән бәйле дип әйтте.

— Ул вакытта украиннар, белоруслар дигән милләтләр булмаган. Аларның бөтенесен дә рус милләтенә керткәннәр. Казахлар, кара кыргызлар, кыргыз-кайсакларның барысын да кыргыз дип атаганнар. Шуңа күрә ул вакытта милләтләр исемлеге төгәл булмаган, милләт төшенчәсе дә башка мәгънә йөрткән, — диде ул.

Нигә мишәрләр һәм типтәрләр башкорт булып язылган?

Тарихчы Дамир Исхаков 1897 елгы җанисәптә 350 мең мишәр һәм типтәрнең башкорт булып язылуын әйтте. Тарихчы сүзләренчә, мондый ялгышлыклар тел аркасында килеп чыккан.

— Соңгы вакытта Башкортстанда 1897 елгы җанисәп саннарын бик күтәрәләр. «Башкортлар саны күп булган анда», — дип әйтәләр. Әмма Башкортстанның танылган галиме Раил Кузеев бик күптәннән бу турыда язып чыккан иде: 1897 елгы җанисәп вакытында 350 мең мишәр һәм типтәр башкорт булып язылган. Ни өчен мондый әйбер килеп чыга? Тел мәсьәләсе. Һаман да Башкортстанның төньягындагы сөйләм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектымы, әллә инде татар теленең Минзәлә сөйләмеме дигән бәхәс бара бит әле. Ул вакытта да шундый нәрсә килеп чыккан. Шуңа күрә аңа нинди маркер куясың, нәтиҗәдә шундый сан килеп чыга. Тарихны анализлаган вакытта, без моны истән чыгармаска тиеш.

Һаман да Башкортстанның төньягындагы сөйләм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектымы, әллә инде татар теленең Минзәлә сөйләмеме дигән бәхәс бара. Аңа нинди маркер куясың, нәтиҗәдә шундый сан килеп чыга. Тарихны анализлаган вакытта, без моны истән чыгармаска тиешбез.

Ни өчен милләтне тел нигезендә генә билгеләделәр икән, дип уйлаганым булды. Хәзерге Башкортстанга Самара, Пермь, Уфа губерналары да, хәтта Вятканың бер өлеше дә кергән. Типтәр һәм мишәрләр, башкорт гаскәрендә булганга күрә, яңа башкортлар дигән исем алганнар. Җанисәп вакытында менә шушы сүз аларның аңнарына йогынты ясаган. «Без монда яшибез, безне башкорт дип атыйлар, димәк, без башкорт һәм безнең тел дә башкорт теле» дип яздырган алар үзләрен, — диде ул.

Тарихчы Илдус Заһидуллин исә «халыкны башкорт дип яздырып, хакимият зур баш күтәрүдән исән кала», — дип әйтте.

— Мондый проблемалар килеп чыкмасын өчен тарихны исәпкә алырга кирәк. Мисал өчен, Уфа губернасындагы вакыйгаларны алыйк. Анда хакимияткә, эшне тиз генә төгәлләү өчен, зур хокуклар бирәләр. Эшләр октябрь аенда башлана, гыйнвар ахырында бетә. Декабрьдә халык санын алып карыйлар. Һәм шунда, мәсәлән, Уфа губернасы буенча саннар килә.

1850 елда типтәрләр, мишәр һәм бобыльләрне башкорт сословиесына кертәләр. 1855 елда башкорт мишәрләре гаскәрен башкорт гаскәре дип үзгәртәләр. 1863 елда интеграция бара, хәрби башкортлар санын юкка чыгаралар. Һәм монда язалар: башкорт сословиесына кергән башкортлар, типтәрләр, бобыльләр һәм мишәрләр крестьян итеп күчерелә. Ләкин крестьян дигән сүзне кулланырга шикләнәләр. 1865 елда хәрби система да, идарә дә бетерелә. Анда башкорт гаскәренә кергән инородецлар, ягъни башкортлар, мишәрләр, типтәрләр, бобыльләр — барысы да ирекле яшәүче итеп язылды дип язылган. Һәм алар шушы рәвештә яши башлыйлар.

Тик халык моңа риза булмый. Чөнки аларның крестьян буласы килми. Крестьян булгач, аларның элекке статуслар аска төшеп китә.

1896 елның 28 декабрендә «башкорт авылларында аерым очракларда крестьян урынына башкорт дип язарга мөмкин» дигән указ чыга. 1895 елларда шушы яңа төркем халыкны тамгалау өчен хакимият барысын да башкорт дип яздыра. Хакимият шундый адымга бара, һәм, минемчә, бик зур баш күтәрүдән исән кала, — диде Илдус Заһидуллин.

Сәясәт белгече Руслан Айсин ул вакытта төрле сословиеларның милләт буларак язылуын әйтеп үтте.

— Ул вакытта бит әле сословиелар булган. Крестьяннар, мишәрләр сословиесы булган. Мишәр дип язылганнар икән, ул кешенең мишәр булуын аңлатмаган, сословиены аңлаткан. Башкортлар белән дә шул ук хәл инде, — диде сәясәт белгече.

Тарихчы Дамир Исхаков:

— Крестьяннарның исәпләре ул вакытта чыннан да бик еш булган. Уфа губернасы буенча калын-калын китаплар бар. Аларны хуҗалык системасын өйрәнгән вакытта укыганнар. Анда шулай ук сословие буенча исәп алып барганнар, Шул ук вакытта бу милләткә дә туры килә бит дип язып куйганнар. Шуңа башкортлар күп булып чыккан. Эченә карыйсың, анда типтәре дә бар, мишәре дә. Менә шул, минемчә, рәсми җанисәп вакытында да кешегә йогынты ясаган.

Хаталар нидән килеп чыга?

Тарихчы Дамир Исхаков:

— 1897 елда кешенең нинди диндә булуын да сораганнар. Әмма ул тел белән бергә билгеләнгән. Ягъни, христиан динендәге татар телле кеше бар икән, ул керәшен булып чыга инде. Ул вакытта милли аңга мөрәҗәгать итү булмаган. Милли аң, гомумән, катлаулы әйбер. Егерменче һәм егерме алтынчы елгы исәпкә алу вакытында да галимнәр арасында бик зур бәхәс купкан. «Национальность» дип сораргамы, әллә «народность» дипме?

Эченә кереп карасаң, анда әллә нәрсәләр бар. Күп кеше чыннан да аңлап бетермәгән. Мөселман дип тә язганнар анда, мишәр дип тә. Ул чорда да халык санын алучыларны ничек итеп берләштерергә өйрәткәннәр, хәзер дә шулай эшлиләр. Аннары 1897 елда милләтләрне туган тел буенча аеру хәзер зур проблема китереп чыгарды. Менә хәзер башкорт галимнәре шул документларга карап саныйлар, башкортлар күп килеп чыга. Чынлыкта дөрес түгел бит ул, — диде ул.

Дамир Исхаков, «Мондый хаталар кабатланмасын өчен нишләргә?» дигән сорауга: «Элеккеге җанисәп материалларына анализ ясарга кирәк», — дип әйтте. Аның фикеренчә, анализ юк икән, ул мәгълүматларны автоматик рәвештә кулланып та булмый.

— Һәрбер җанисәпнең артында үз проблемалары була. Тел ягыннан да, төрле төркемнәргә бүлү ягыннан да. Аны гади кеше автоматик рәвештә куллана алмый, ул дөрес булмаячак, — диде ул.

Айрат Фәйзрахманов хаталар халыкның күп нәрсәне аңламавыннан килеп чыккан дип белдерде. «Анкеталарда шундыйрак әйберне дә күрергә була: теле татар, дине мөселман, үзен рус итеп яздыра. Йөз процент татар авылында андый хәлләр булган. Кешеләр аңламаган гына инде», — диде ул.

Илдус Заһидуллин исә, мондый хаталар килеп чыкмасын өчен һәркем үз милләтен дөрес итеп яздырып, сәясәткә өлеш кертергә тиеш.

— Таяну ноктасы — кешенең үзаңы һәм гражданлык позициясе. Хәзерге көндә җанисәп — сәясәткә тәэсир итә торган фактор. Кеше үзенең милләтен үзе теләгәнчә язса, ул сәясәткә үз өлешен кертә дигән сүз, — диде ул.