«Пермь татарлары каян килеп чыккан?» — «Татарлар» тапшыруында яңгыраган фикерләр

«Яңа Гасыр» каналындагы «Татарлар» тапшыруының чираттагы әңгәмәсе Пермь өлкәсендәге милләттәшләргә багышланды. Галимнәр кайбер кызыклы тарихи фактларга тукталды, андагы халыкның күпмесе татар һәм күпмесе башкорт дип яздырылган булуы турында сөйләде.

Пермьдә күпме татар һәм күпме башкорт?

Пермь татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Сәлим Назин бүген төбәктә, 2010 елның халык санын алу белешмәләре буенча, 115 мең татар һәм 35 меңгә якын башкорт яшәвен әйтте.

Иң кызыклысы — Барда районы

Этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Пермь төбәге тарихын шактый өйрәнүен җиткерде:

— Бүген монда төркиләр байтак: бер өлеше башкорт, бер өлеше татар дип язылган. Татарлар күбрәк, билгеле. Барда районы халкы турында мәгълүматлар күбрәк. Халыкның зур гына өлеше башкорт дип язылган.

Экспедициядә булганда игътибар иткән идем: бу якта милләт дигән төшенчә кызыклы, анда халык икегә бүленгән — көнгер ягы һәм гайнә ягы бар. Пермь ягына китсәң, анда күбрәк татарлар. Ләкин XVII гасыр башы документларын карасак, халык «остяки» һәм «татары» дип язылган. Шул мәсьәлә тирәсендә күптән дискуссияләр бара: остяк дигәне кем булган?

Анда башкортлар иштәктән формалашкан

Дамир Исхаков әйтүенчә, иштәкләр мәсьәләсе — Пермь якларында татар һәм башкортларның нигезендә ята торган мәсьәлә.

— Безнең этногенезда фин-угорлар катнашкан дибез. Угорлар Урал буйларында әһәмиятле роль уйнаган, венгрларның борынгы төбәкләре шушы Урал буйларына туры килә. Угорларның төркемнәре монда булуы һичшиксез. Аннары иштәк дигән төркем шулар арасыннан чыккан, аларның башкорт дип аталуы соңыннан килеп чыккан әйбер. Аны руслар шулай атаганнар. Руслар өчен бу төркемнәр башкорт булып тоелган. Шулай итеп, әкренләп башкорт дигән исем ябышкан. Документлар нигезендә, башкорт белән иштәкне бик яхшы аерырга була. Төньяк районнар иштәк дип йөртелгән, ә башкортлар көньяктарак. Әгәр дә Бардада башкорт дип язылган икән, ул чынлыкта иштәк, иштәктән формалашкан башкорт, — диде ул.

Дамир Исхаков угорларның Болгарга да килеп җиткәнен, Болгарның бер өлеше угор халкы булуын әйтте. «Моны археологлар исбат иттеләр. Әле Урал буйларында угорларның калдыклары хәтта XIV гасыр башында да булган», — дип сөйләде галим.

Гүзәл Уразова — башкортмы, татармы?

Дамир Исхаков фикеренчә, Пермь ягында татарлар һәм башкортларга килгәндә, монда зур проблема ята, аны яшереп калырга ярамый.

— Гүзәл Уразова Башкортстанда булганда, үзен башкорт дип атады, аннары ул исемнән баш тартты. Минемчә, аңа татар җәмәгатьчелеге тарафыннан басым ясалгандыр, Альберт Исмаил вакыйгасыннан соң килеп чыкты бу. Әмма ул дөрес әйбер түгел, чөнки безгә аңларга кирәк, башкорт дигән төшенчә ул күпкырлы. Бу мәсьәләнең тарихына төшәргә кирәк, - диде галим.

Сәясәт белгече Руслан Айсин җырчы белән бәйле мәсьәлә турында болай диде:.

— Бәлки, аның тамырлары башкорттыр, тик ул татар була ала, чөнки татар хәзер ул цивилизацион төшенчә, бары этник сегментлары төрле булырга мөмкин.

Татар эчендә башка халыклар була ала

— Татар эчендә башка этник кабиләләр, төркемнәр булуын инкарь итәргә кирәкми. Мин кайвакыт аптырыйм: ни өчен татар эчендә башкалар булмаска тиеш? Мәсәлән, бездә нугайлар, мишәрләр бар, татар эчендә башкорт та булырга мөмкин, бер үк мәдәният, бер үк тел булса. Пермь якларында һәм Башкортстанның көнбатышында ситуация шундый: бер үк мәдәни кыса. Синең бабаң кем булу — ул әле бернәрсә түгел дигән сүз. Кеше бүген үзен тел һәм мәдәният нигезендә кем дип саный — шул милләт эчендә була инде, — диде Дамир Исхаков.

— Әйе, хәзер үзбилгеләнү факторы. Әйтик, мин үземне татар дип саныйм, икенче баскыч мишәр, өченче баскыч касыйм мишәре булырга мөмкин. Шул ук вакытта мин - гомумтатар. Әгәр һаман кабиләләргә, төркемнәргә бүлгәләнсәк, бүре ашар безне, — диде Руслан Айсин.

Белгеч алманнарны үрнәк итеп китерде.

— Алманнар 150 миллионга якын. Алар эчендә төрле субэтник төркемнәр бар — баварлар, саксоннар, франконнар, прусаклар. Шул ук вакытта алар үзләрен алманнар диләр, гәрчә телләре аерылса да. Ә безнең телебез дә бер, аермасы әллә ни түгел. Сәяси, цивилизацион яктан алсак, без зур, бердәм милләт. Глобальләшү шаукымнарын алсак, бүлгәләнсәк, башкорт, иштәкләр дибез… Димәк, без тиз арада югалырга мөмкинбез. Глобальләшү ул телләрне дә, мәдәниятләрне дә изә. Гомуммәдәният, поп мәдәният тә безне юк итә. Безгә берләшергә кирәк.

Тукайны башкорт дип атамаслармы?

Сәлим Назин татар шагыйре Габдулла Тукайның бабасы, Арча районы Өчиле авылында имам булган Зиннәтулла Әмировның Барда районында туып үскәнен, аннары бу якларга күчеп киткәнен искәртте. 2013 елда Бардада Тукай паркы ачылып, һәйкәл куйганнарын әйтте.

— Башкортстанда Тукайны кайчан башкорт дип атарлар, дип көтеп торам инде, - диде Дамир Исхаков. - Алай булырга да мөмкин. Андый вакыйгалар булды. Аның кызык ягы шунда: эченә кереп карагач, мәсьәлә катлаулана. Мәсәлән, минем бу яклар буенча хезмәтләрем бар. XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башы документларын карадым, шунда халык гел остяклар һәм татарлар дип языла, ләкин кайбер документларда татар дип язылганы икенчесендә остяк дип, остяк дип язылганы татар дип бирелә. Барда ягында да шундый вакыйгаларны күрәсең. Монда уйланырга урын бар.

Пермь җиренең Болгар белән элемтәсе булган

Сәлим Назин Трифон Вятский исемле тарихи шәхесне телгә алды.

— Трифон Вятский XVI гасыр урталарында, Казан ханлыгы җимерелгәч, Пермь җирләрендә миссионерлык ролен үтәп, христиан динен тарата. Бу эшендә фин-угорларны христианлыкка күчерү буенча зур уңышларга ирешә ул. Анда яшәгән татарларның һәм иштәкләрнең ислам динендә булганын күрә. Бу аның өчен бер яктан гаҗәп була, Пермь ягында яшәгән төрки халыкның Болгар җире белән элемтәдә булганлыгын күрсәтеп тора. Пермь җирендә Болгар дигән авыл, Красноуфим районында Болгар дигән сырт бар. Шуларны күз алдына китердең исә, Пермь татарлары, башкортлар, иштәкләрнең башка халыклар белән элемтәсе һәрвакыт булганын аңлыйсың.

Боркытлар - кемнәр алар?

Дамир Исхаков Пермь өлкәсендәге гайнә башкортларының Биләр нәселеннән булган шәҗәрәсе булуын әйтте.

— Бу шәҗәрәнең башындагы иң борынгы шәхесләр Зәй буенда яшәгән. Алар монда килеп урнашкан, шәҗәрәдә «без Болгар ягыннан чыккан» дигән сүзләр бар, анда бәк булганнар. Кайбер кабилә билгеләре бар. Алар боркыт кабиләсенә туры килә. Боркытлар - кемнәр алар? Алтайдан Чыңгызханның нәселеннән Шибан белән килүче төркемнәр, көньяккарак китсәк тә эзләре бар.

Мәсәлән, Риза Ишморат шул нәселдән буган. Аның шәҗәрәсе шундый ук. Соңгы вакытта табылган шәҗәрәләр шуны күрсәтә: монда табын кабиләсе һәм нугайлар арасыннан чыккан төркемнәр бар. Шәҗәрәне өйрәнгәндә күренә: XV йөз ахырында Иртыш буеннан себер татарлары башта хәзерге Чиләбе якларына күпләп күчкән, аннары Кама буенча Пермь якларына барып җиткәннәр. Бу саф татар төркемнәренең бер өлеше калган, бер өлеше Минзәлә якларына кадәр үтеп кергән.

Пермьнең Себер яклары белән бәйлелеге

— Бу - зур проблема. Мәсәлән, Пермь татарларының көньягында, хәзер ул Башкортстанның төньягына, Янавыл якларына туры килә — XVII гасыр башында Бәкәтин волосте искә төшерелә. Көньяктарак Юрми дигән башкорт волосте бар. Безнең Әгерҗе ягында Иж бассейнында Тугыз волосте бар. Себер ягына Вагай районына барган идем — бер авылның исеме Юрма, икенчесенеке Бикатин, өченчесенеке Тугыз. Бу турыдан-туры көнбатыш себер татарлары белән бу якларның бәйлелеге турында сөйли. Бәлки, ул борынгыдан килә торган угор

катламына туры киләдер. Ләкин ачыклыйсы әйберләр бар: монда халык көнчыгыштан көнбатышка күчкәнме, әллә киресенчә, Пермь татарларыннан кире тегендә кайтканнармы? Ике арада йөрү булган. Пермь татарлары һәм башкортлары формалашуы турында яңадан тулырак язасы бар әле, — дип тәмамлады Дамир Исхаков.