«Бик күп удмурт, мари, чуаш татарлашкан, бәйләнешне күрү өчен көзгегә карау да җитә» | intertat.tatar

«Бик күп удмурт, мари, чуаш татарлашкан, бәйләнешне күрү өчен көзгегә карау да җитә»

Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Исмәгыйль Гыйбадуллинның татар милләте формалашуында мари, мордва, удмуртларның өлеше тиешенчә бәяләнмәгән дигән фикере галимнәр арасында зур бәхәс уятты. Татарда чынлап та фин-угырлар каны агамы? «Интертат» бәхәстә катнашучыларның һәм башка галимнәрнең фикерен барлады.

Татарларда фин-угыр халыкларының каны бармы, юкмы? Татар галимнәре арасында әлеге темага бәхәс Исмәгыйль Гыйбадуллинның апрель аенда «Миллиард-Татар» сайты проектында әйткән сүзләреннән башланды. Июнь аенда тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков белән Искәндәр Измайлов «Татполит» ютуб каналында сәгатькә якын Исмәгыйль Гыйбадуллинны тәнкыйтьләп, татарда фин-угыр компонентының булмавын дәлилләргә тырыштылар. Берничә көн узгач, Алабугадан төбәк тарихын өйрәнүче һәвәскәр тарихчы, журналист һәм блогер Ленар Мифтахныкы үзенең ютуб каналында Дамир Исхаков белән Искәндәр Измайловны тәнкыйтьләп чыкты. Ул хәтта Дамир Исхаковның нәселендә чуаш тамырлары эзләде.

Исмәгыйль Гыйбадуллин: «Татарлар этногенезында фин-угыр компоненты тиешенчә бәяләнмәгән»

Исмәгыйль Гыйбадуллин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәгендә эшли. Аның эшчәнлеге урта гасырлардагы фарсы, госманлы чыганакларын өйрәнү белән бәйле. Ул Төркиядә яши, берничә тел белә, Россиядә фарси теленнән әйдәп баручы тәрҗемәче санала.

Галимнең бәхәс уяткан фикерләрен китерәбез.

— Татарларның килеп чыгышы буенча ике теория бар. Берсе — татарларның Монголиядән һәм Көнбатыш Кытайдан килгән, VI гасырдан Кытай чыганакларында булган этнос токымнары булуын күздә тота. Икенчесе — болгар теориясе.

Минем шәхси позициям — татарлар этногенезында фин-угыр компоненты тиешенчә бәяләнмәгән.

Фин-угырлар белән бәйләнешне күрү өчен ниндидер махсус ысулларга мөрәҗәгать итмәскә дә мөмкин, күзләрне ачып көзгегә карау да җитә. Күрше республикаларда йөрергә, күршеләребезнең нинди кыяфәттә булуын карарга кирәк. Төрле төбәкләр буенча йөргәндә мин бу хакта күп уйладым. Идел-Урал — ул тулысынча бердәм ареал, аның этнослары арасында төрле пропорцияләрдә бер үк гаплотөркемнәр, антропологик төркемнәр бар.

Әлбәттә, бу төбәктә мең елдан артык төрки компонент өстенлек итә. Шулай да, ул мондагы генетика һәм антропология өчен төп компонент түгел.

Әгәр дә безнең музыканы, гореф-гадәтләрне, көнкүреш культураны, кием-салымны, ягъни халыкның яшәү рәвешен билгеләгән әйберләрне алсак — аларның төрки дөнья белән турыдан-туры охшашлыгы юк.

Әгәр дә далада яшәгән халыклар — казахлар яки нугайларның җырларын мариларның җырлары белән чагыштырып тыңлап карасагыз, сез безнең пентатониканың мариларга якынрак булуын күрә аласыз.

Татарларның этногенезын аңлавыма килгәндә, мин берәү белән дә бәхәсләшергә һәм ниндидер ачыш ясаучы булып күренергә теләмим. Мин бары тик фәнни эшләрдә әйтелгәннәрдән генә чыгып фикерлим. Татарлар бүгенге көндәге этнос буларак, бәлки, Казан ханлыгы чорыннан соң гына формалашкандыр. Көчләп христианлаштыру вакытында фин-угырлар татар этносы составына актив кергән.

Халыкларны көчләп христианлаштыру зур хәрәкәтләр тудырган, ә миграция вакытында халыклар бик җиңел кушыла. Бик күп удмуртлар, марилар, чуашлар XVII, XVIII, XIX гасырларда исламлашкан һәм татарлашкан. Бигрәк тә XIX гасырда татар галимнәренең дини хезмәтләре буенча мөселман мәдәнияте формалаша башлавы фин-угырларны исламлаштыруга йогынты ясаган. Мишәрләрдә фин-угыр компоненты ачык күренә. Түбән Новгород төбәгеннән Финляндиягә күчеп киткән милләттәшләр җирле халыктан аерылмый диярлек, — дип сөйләгән Исмәгыйль Гыйбадуллин.

 Дамир Исхаков: «Гыйбадуллинның сүзләрендә мин бик күп мәгънәсезлекләр таптым»

Дамир Исхаков Исмәгыйль Гыйбадуллинның сүзләрен татарларга зыян сала дип кабул итте. Ютубта ул: «Мондый сүзләр татарның тәңгәллеген җимерүгә юнәлдерелгән. Без моның кая илтүен карарга тиеш», — дип белдерде.

Дамир Исхаковның ютуб аша әйтелгән башка фикерләрен дә китерәбез.

— Мин Исмәгыйль белән таныш. Тарих институтының бер бүлегендә без бергә эшләдек. Аның кандидатлык диссертациясе Ирандагы революциягә багышланган иде. Урта гасырларда, бигрәк тә этногенезда һәм этник тарихта ул бөтенләй белгеч түгел, ләкин ни өчендер бу темага кыю тотынган. Нәтиҗәдә, бернигә яраксыз, әмма көчле белдерүләр килеп чыккан. Безгә мондый алымнарның ялгышлыгын күрсәтү мөһим.

Татарларның килеп чыгышы турында ике теория бар дип әйтү — ялган юллама. Чынлыкта исә, «Татар тарихы» күптомлыгында алар өчәү. Без Искәндәр Измайлов белән өченче теория яклы. Ул «төрки-татар теориясе» дип атала.

Гыйбадуллинның сүзләрендә мин бик күп мәгънәсезлекләр таптым.

Аның фикеренчә, бик күп удмуртлар, марилар, чуашлар XVII–XIX гасырларда ислам динен кабул иткән һәм татарлашкан. Мин XVIII–XIX гасырларга карата чыганаклар белән эшләгән тарихчы. Татарларның ассимиляциясе турында минем китапларым бар. Китапта татарларның башка халыклар, шул исәптән фин-угырлар белән кушылуы турында бүлек тә бар. Минем мәгълүматлар буенча, XVIII–XIX гасырларда фин-угырларның күпләп татарлашуы булмаган. Бәлки, элегрәк булгандыр. XVII гасыр чыганакларында да фин-угырларның татарлар составына кергәнлеге күренми.

Ил буйлап күзәтеп йөреп, фин-угырлар белән татарлар тышкы яктан охшаш дип әйтү фәнни алым түгел. Татарларның һәм фин-угырларның пентатоникасы охшаш булуы аның көнчыгыштан килеп чыгуы белән бәйле. Ул кытайларда да бар. Фәнни мәгълүматлар урынына ул шәхси уйлануларын җиткерә, — диде Дамир Исхаков.

Искәндәр Измайлов: «Татарлар фин-угыр күршеләреннән берни белән дә аерылмый дип әйтү — ялгышлык һәм ахмаклык»

Дамир Исхаков белән бергә А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов та үз фикерләрен җиткерде:

— Фикер алышуны баналь эрудиция күзлегеннән түгел, ә фәнни аргументларга һәм фәнни алымнарга таянып башкарырга кирәк. Гобәйдуллинның чыгышы фәнни түгел һәм ул XX гасыр уртасында ук анахронизм (искелек калдыгы) булган алымнарны яклый.

Аның сүзләрендә каршылыклар шактый күп. Этногенез проблемалары аның һөнәри шөгыле түгел. Ул исламны өйрәнү буенча белгеч.

Татарларда Р1А1 генотибы өстенлек итә. Моны берничә фәнни лаборатория ачыклады. Бу компонент Бөекбританиядән алып, Көнбатыш Кытайга кадәр очрый. Берничә дистә миллион кеше бу генетик типка карый. Фин-угыр халыкларының антропологик планда генотибы башкачарак. Шуңа күрә татарлар фин-угыр күршеләреннән берни белән дә аерылмый дип әйтү — ялгышлык һәм ахмаклык, — диде Искәндәр Измайлов.

Ленар Мифтахныкы: «Мишәрләрдә фин-угыр халыкларыннан мордва каны булса, Казан татарларында — мари һәм удмурт каннары»

Галимнәр арасында чыккан бәхәсне блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Ленар Мифтахныкы да үзенең ютуб каналында эләктереп алды. Ул Дамир Исхаковка каршы чыга, галимнең үз нәселендә чуаш тамырлары барлыгын әйтә.

— Дамир Исхаковның әби-бабалары төп чыгышлары буенча Кукмара районының Тарлау авылыннан. Ул элеккеге удмурт, хәзерге татарлашкан Янил авылына терәлеп тора. Хәер, Исхаковның ата-бабалары удмурт булмаган. XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башы документлары буенча, аларның авылында ясаклы татарлар яшәгән. Аңа кадәр йөз ел элегрәк барлык ясаклы татарны ясаклы чуаш дип атаганнар. Исхаковка бу хакыйкать ошамый. Аңа Чыңгызхан токымы булу ошый. Сүз уңаеннан, Кукмара районында яшәүче марилар татарларны хәзергә кадәр суаслар дип атый. Әгәр Исхаков үз халкының тарихын белергә теләсә, ул мариларга мөрәҗәгать иткән булыр иде һәм үзе турында бик күп нәрсәләр белгән булыр иде, — диде Ленар Мифтахныкы үзенең Ютуб каналында.

Татарларда фин-угыр компонентына карата фикерен Ленар Мифтахныкының үзеннән дә шалтыратып сорадык.

— Татарларның төрле төркемнәре төрле этногенезга (милләтнең килеп чыгышы) ия. Мишәрләрне алсак, аларның төп чыгышы Алтын Урдадан. Аларда кыпчак каны да, фин-угыр каны да ага. Сүз уңаеннан, мишәрләр Казан татарларыннан күпкә иртәрәк татарлар дип аталган. Казан татарларында да фин-угыр компоненты бар. Мишәрләрдә фин-угыр халыкларыннан мордва каны булса, Казан татарларында — мари һәм удмурт каннары.

Иң кызыгы шул: 1650 елга кадәр Казан татарларының борынгы бабалары документлар буенча йомышлы татарлар һәм ясаклы чуашлар булып саналган. Йомышлы татарлар өлеше зур булмаган. Ясаклы чуашлар кемнәр алар? Алар хәзерге чуашларга якын халык. Искәртеп үтәм, бу сорау аз өйрәнелгән. Ә кем соң ул йомышлы татарлар? Бу сорау да өйрәнелмәгән, чөнки Казан һәм Зөя өязләрендәге йомышлы татарларны өйрәнү белән берәү дә шөгыльләнмәгән. Мин моны нугайлар һәм Кырым татарлары дип уйлыйм. Казан татарларының теле нугай теленнән аерылмый диярлек. Күрәсең, тел сайлаганда Казан татарларының нугай компоненты хәлиткеч роль уйнагандыр.

Билгеле, нугай һәм чуаш компонентына фин-угыр компоненты да кушылган. Татарлар нугайларга да (кара-кучкыл), удмуртларга да, чуашларга да, мариларга да охшаганнар. Идел буе татарлары кемгә генә охшамаган. Мөгаен, без Идел буенда иң чуар халыктыр, — диде Ленар Мифтахныкы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 Фаяз Хуҗин: «Идел буе татарларының бүгенге көнгә кадәр формалашуында, әлбәттә, әзме-күпме фин-угыр компоненты бар»

Без шулай ук әлеге бәхәскә катнашлары булмаган, ләкин бу темага карата кызыклы фикерләре булган берничә галим белән сөйләшеп алдык.

Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре Фаяз Хуҗин:

Идел буе татарларының бүгенге көнгә кадәр формалашуында, әлбәттә, әзме-күпме фин-угыр компоненты бар. Беренчедән, моны археологик казылмалардан күрергә була. Идел буе Болгары дәүләте территориясендә фин-угыр халыклары керамикасы, аеруча хәзерге Пермь крае территориясеннән килгән савыт-сабалар, күпләп табыла. Ә ул болгар керамикасыннан аерылып тора.

Болгарлар сан буенча күп булмасалар да, белемле, алдынгы карашлы халык буларак, башка халыкларны үзләренә тартып торганнар. Чирмеш (мари), мукшы (мордва), арлар (удмуртлар) белән болгарлар (татарлар) арасында тыгыз бәйләнеш булганын шикләнмичә әйтеп була.

Икенчедән, Идел буе Болгары халкының антропологиясен тирәнтен өйрәнгән Мәскәү галиме Светлана Ефимова да болгарлар белән фин-угырларның баш сөякләрендә күп кенә охшашлыклар тапты.

Татарларда фин-угыр компонентының төгәл өлешен әйтүе кыен, ләкин ул бар.

Илдус Заһидуллин: «Мәрҗани татарларда фин-угыр компоненты бар дип язып калдырган»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа заман тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин:

— Урта Идел буенда көн күргән халыкларның аралашып яшәве борынгы чорларга, урта гасырларга барып тоташа. Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына. Мәдәни планда сүз беренче чиратта ислам дине тарафдарлары һәм мәҗүсиләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында бара. Контактлы зоналарда, һичшиксез, ислам йогынтысы тәэсирендә дини карашларны үзгәртү, шуның аша тел алмашуы барган. Ләкин, ул заманда мәдәни һәм дини йогынты ясау ни дәрәҗәдә булган, чыганаклар сакланмаган.

Шиһабетдин Мәрҗани татарларда фин-угыр компоненты бар дип язып калдырган. Ул аны урта гасырларга карата әйткәнме, аннан соңгы чорга каратамы?

Рус чорында төрле дин тотучы авыл кешеләре арасындагы барган бәйләнешләре ачыкларга XVIII гасыр ревизия кенәгәләре ышанычлы чыганак булып тора. Ләкин аларны өйрәнү эше әле башланып кына килә. XIХ гасыр азагы — ХХ йөз башында язылган Казан миссионерлары хезмәтләрендә кайбер удмурт, мари, чуваш авылларында яшәүчеләрнең ислам динендә күчүләре турында мәгълүматлар бар. Бу исемлекләр зур түгел.

Нурулла Гариф: «Кемдә нинди компонент икәнен билгеләү бик катлаулы мәсьәлә, чөнки бер баланың геннарында бик күп кешенең геннары кушылган»

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, дистәләгән китаплар авторы Нурулла Гариф:

Саный башласаң, бездә фин-угыр компоненты да, башка компонентлар да бар. Рус милләте формалашуында да фин-угыр компоненты бар. Ләкин фәнни яктан караганда алай дип әйтү килешми, чөнки милләтне вакларга ярамый.

Татарларга карагыз, аларның ниндие генә юк. Кара, сары, җирән чәчлеләре дә, сипкеллеләре дә бар, бит төзелешләре дә аерыла. Төбәк-төбәк алар бигрәк тә нык аерыла.

Кемдә нинди компонент икәнен билгеләү бик катлаулы мәсьәлә, чөнки бер баланың геннарында бик күп кешенең геннары кушылган. Әти-әни — икәү, әби-бабай — дүртәү, аларның әти-әниләрен санасаң — сигез, киләсе буында — 16 кеше була. Йөз ел эчендә дүрт буын туа дип исәпләсәк, ике гасырда сигез буын барлыкка килә. Сигезенче буынга барып җитсәк, хәзер туган баланың килеп чыгышында 510 кеше катнашкан була. (Алдагы буыннарны кушсаң, 510 килеп чыга. 2+4+8+16+32+64+128+256=510). Казан ханлыгы чорына кадәр карасак, бер кешенең нәсел агачы 260 меңнән артык кешене җыячак. Болар бөтенесе дә безнең әби-бабайлар.

Сигезенче буынга барып җитсәк, хәзер туган баланың килеп чыгышында 510 кеше катнашкан була. Казан ханлыгы чорына кадәр карасак, бер кешенең нәсел агачы 260 меңнән артык кешене җыячак. Болар бөтенесе дә безнең әби-бабайлар.

Монда бит эш кемнең кемнән килеп чыкканында түгел, ә милли хистә. Кем үзен кайсы милләт вәкиле итеп тоюы мөһимрәк. Татарның теле, дине, гореф-гадәтләре бар. Яңа туган бала чиста аудиокассета кебек. Аңа нәрсә яздырсаң, ул шуны җырлый. Кешенең формалашуында бөтен әйбер тәрбиягә, гореф-гадәтләргә, телгә килеп тоташа.

Татарлар нинди компоненттан торуы турындагы бәхәсләрне урынсыз дип саныйм. Без бит аерым утрауда тормыйбыз, ә төрле милләт кешеләре белән тыгыз бәйләнештә яшибез.