Зәйнулла ишан имамлык иткән типтәр авылына сәяхәт: элек татарча, хәзер башкортча | intertat.tatar

Зәйнулла ишан имамлык иткән типтәр авылына сәяхәт: элек татарча, хәзер башкортча

Юлдаш-Акхуҗа (Аккужа) - Учалы районындагы унике типтәр авылының берсе. Безнең хәбәрчебез Учалы якларыннан йөреп кайтты.

Учалы районында унике типтәр авылы бар: Учалы (Митрәй, Минүсәй), Сәфәр (Сәит), Мансур (Ирәндек), Өрген (Мулдаш), Рысай (Акбулат), Калкан (Шәмәр), Юлдаш (Акхуҗа), Кунакбай (Кандыболак), Имангол (Ташкичү), Ураз (Миңлебай), Илче, Илтабан. Бу авыллар патша Россиясендә Типтәр волосте булып берләшкән, 1930 елдан Типтәр-Учалы волосте дип аталган.

Заманында типтәр авыллары мәктәрләрендә әдәби татар теле укытылган. Биредә яшәүчеләр татар дип язылган. Хәзер бу авылларда башкорт теле укытыла. Халкы да башкорт дип язылып, үзаңы да башкортлаша бара. Телләре ярымтатарча, ярымбашкортча. Авылларда соңрак күченеп килгән татарлар да, башкортлар да бар — аларның һәрберсе үз линиясен алга сөрә. Һәрберсе үзенчә хаклыдыр.

Мин әлеге унике авылның икесендә булдым: Кунакбай һәм Юлдаш. Болар район үзәге булган Учалы шәһәренә якын утырган перспективалы авыллар. Кунакбай Александр Матросовның туган авылы буларак танылса, Юлдаш — Зәйнулла ишан имамлык иткән авыл. Биредә Зәйнулла ишан имам-хатыйб булган мәчет нигезенә утыртылган күркәм генә мәчет бар.

Белешмә: Зәйнулла ишан — күренекле татар-башкорт дин әһеле, ишан, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салучы, суфи, мәгърифәтче.

1933 елда Оренбург губерниясе Троицк өязе Шәрип авылында туа. Муйнак авылы мәдрәсәсен тәмамлагач, Троицк шәһәрендә укый. Аккуҗа авылына имам-хатыйб булып кайта. Аккуҗа — шул ук Юлдаш авылының борынгы исеме.

1884 елдан Троицк шәһәре мәчете имамы, аның каршында «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез сала. Биредә җәдитчә уку тәртибен кертеп, Россиянең дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Шәкертләре һәм тарафдарлары күп була. Ул Россиядә заманының иң йогынтылы мөселман эшлеклеләренең берсенә әверелә.

Улы Габдрахман Рәсүлев күренекле дин әһеле, мөфти була. Оныгы Атилла Расих — күренекле татар язучысы.

Юлдаш авылы һәм аның Зәйнулла ишан исемендәге мәчете белән мине шушы авыл кешесе, ветеран укытучы Мөнирә Нуретдинова таныштырды. Мөнирә ханым үзен Чиләбе ягыннан килгән аргаеш башкорты дип атый. Ул шушы Юлдаш авылы килене.

Мөнирә Нуретдинова: «Авыл безнең зур булган ул элек. Башкорт авылы бит инде. Элек бездә зур җәмигь мәчете булып, тирә-як авыллардан халык дини бәйрәмнәргә монда килә торган булган, ди. Безнең авылда ике мәчет булган дип әйтәләр. Сакланган шушы бер мәчет. Тәүге мәчет 1820 елны төзелгән булган. Мәчетнең 1820 елны ачылуы турында Үзәк архивтан белешмә алдырган идем.

Зәйнулла ишанның гомеренең иң матур еллары бездә узган: Троицкида укыганнан соң безгә имам-хатыйм итеп җибәргәннәр. Ике тапкыр Мәккәгә йөреп кайткан. Ул килгәч, уку көчәеп киткән, мәдрәсәләр булган. Бездә аятьне шым гына укыганнар, ә Зәйнулла хәзрәт кычкырып укуны керткән. Шамаилләр элүне, тәсбихне дә монда ул кертеп киткән. Мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән.

Зәйнулла ишан белән Акмулла фикердәшләр булган бит инде. Зәйнулла ишан булмаса, Акмулла булмас иде диләр бит. Акмулланы Миәс (Миасс) юлында үтергәннәр бит инде. Зәйнулла ишан Троицкидан сизгән, Акмулланы харап иттеләр, дигән».

Хәзер Юлдаш авылын бизәп торган мәчет бинасы Зәйнулла ишан эшләгән бина түгел, нигезе генә шул. 1921 елда продразверстка вакытында авылларны яндыралар. Шул вакыт монда ярты авыл белән бергә мәчет тә янган.

Халык мәчетсез озак тормаган. 1922 елда халык үз көче белән мәчет салган. Менә шул 1922 елгы мәчет 2008гә кадәр утырган.

Зәйнулла ишан дәвамчысы

«Зәйнулла ишан сөргенгә җибәрелгәч, 1878 елда безгә Миәс башкортларыннан булган Исрафилов дигән имам-хатыйбны җибәрәләр. Ул Зәйнулла ишанның дәвамчысы инде. Аның бер улы Мәхмүт, икенчесе Мөхәммәт була. Укымышлыларның балалары да укымышлы. Мәхмүт колхозда кадровик булган. Ә Мөхәммәт Зәйнулла ишанда укый. Без аны Мәгъзүм бабай дип йөрттек инде (мәгъзүм, мәхдүм — дин әһеле баласына хөрмәтләп дәшү. авт).

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә бит дини генә булмаган уку: шәкертләр тарих, хокук, астрономия, математика, хәрби эш укыганнар. Ул бик зур уку йорты булган. Мәгъзүм бабай шунда укыган булган.

Зәйнулла ишанның улы Габдрахманның фотокарточкасын да Мәгъзүм бабай саклаган. Оныгы әйтүе буенча: «Олатайым бу карточканы өй башында саклады», ди. Курыкканнар инде. Картайгач ул аны Ильяс Абдрахмановка биреп китә».

Мәгъзүм бабай мәчетләр ябылган авыр чорга туры килә. Әмма ул авылда шым гына исем кушу, никах кебек йолаларны алып бара иде. Шигырләр яза, газеталарда басыла, шәп кенә сөйли торган иде. Фамилиясен Хәйруллинга алыштырган иде алар.

Мин бу авылга килен булып төшеп 1972 елдан яшим. Мин Кунакбайдан эштән кайтканда бабай очрый иде: «Кызым, мин дә башкорт, Троицкида укыдым», — дип әйтә иде. Ул вакытларда сөйләшеп торырга вакыт та булмаган инде».

Бик күп авыллар кебек үк Юлдаш мәчете дә озак еллар манарасыз торган. Халыкта мәчет манарасы киселү тарихы сакланган.

Мәчет манарасы киселү тарихы

«1934 елда дингә каршы көрәш башлана бит инде — сәясәт шундый була. Комсомоллар мәчетнең агач манарасын кисеп төшерә. Халык моңа бик каршы килә. Мәчет янындагы бу урын бик тарихи мәйдан — мәчет манарасы киселәсе көнне авыл халкы шушы мәйданга җыела. Бабайлар бик каршылаша. Минем кайнатам сөйләве буенча, манараны кискәндә бабайларны чыгармыйча сарайга ябып торалар. Манара ауганда ыңгырашкан кебек тавыш чыккан дип сөйлиләр. Манара конус кебек итеп агачтан ясалган, уртасы куыш бит инде — шуннан тавыш чыккандыр. Манара ыңгырашып ауганда бөтен халык шымып китә. Шунда бер әбинең елаган тавышы ишетелә.

Шулай итеп 1934 елны мәчетне ябалар. Мәчеттән башта клуб, аннары магазин ясадылар. 1996 елда төзекләндерә башлыйлар. Камил Шарапов дигән кешебез документларын юллады. 1922 елгы бина эчтән дә, тыштан да искергән иде инде. Учалы комбинаты директоры, депутат, җәмәгать эшлеклесе Ильяс Абдрахмановның әти-әнисе шушы авылдан. Ул 1996 елда иске бинага манара төзеткән иде, 2008дә Бөрьяннан бура китертеп шушы мәчетне салдылар».

Мистика

Халык телендә Зәйнулла ишанга бәйле мистика да бар. Имеш, хәзергечә әйтсәк, транспортация белән күченгән. Мөнирә ападан шул хакта да сораштым.

«Мистика дип… ишекне ачтырган дип тә сөйлиләр инде. Ләкин минемчә, Зәйнулла ишанның безнең авылда эшләвенең нәтиҗәсе, аның эзләре — халыкның тәрбиясендә. Мин шулай дип уйлыйм. Биредә халык бик эшчән, ярдәмчел. Искитмәле халык. Монда һәр нәрсәнең чамасын беләләр. Кешенең үз-үзен тотышында Зәйнулла хәзрәтнең эзе калган.

Башка төрле мистиканы бик сөйләмиләр. Ә менә укучысы турында кайбер кызыклы әйберләр сөйлиләр. Мәгъзүм бабай гел җәяү йөрер иде, диләр. Бу инде туксанынчы еллар. Мәгъзүм бабай янына шоферлар туктап: «Әйдә, бабай, утыр», диләр икән. Бабай җәяү кайтам ди. Шофер машинасы белән килеп туктаса, бабай капка төбендә тора ди. Мәгъзүм бабай очып йөри дип әйтә торган иделәр. Моны күргән кешеләр сөйли иде. Бер апа сөйләп торган иде: «Учалы авылы янында тукталышта торабыз, ди машина көтеп. Бабай да тора ди. Ул вакыт транспорт әз бит инде. „Запорожец“ килеп туктады да әй тыгылышып ашыгып утырдык ди. „Әйдә, бабай, син дә утыр“, дибез. Бабайның Калкан авылында кызы торган. Бабай утырмаган. Бер машина да узмады ди. Барып туктасак, төшсәк, бабаебыз кызының өенә кереп бара», ди. Шулай дип сөйли торган иделәр. Нинди сере булган — белмим.

Ышанмыйбыз бит инде, дөресен әйткәндә, андый нәмәгә. Әмма ниндидер көче булган. Кешеләрне дә догалар белән дәвалаган. Партия көчле вакытта да, авырып китсәләр, шым гына бабайны чакыралар иде.

Мәгъзүм бабайның килене шаян иде: «Көндез коммунист булып җыелыш үткәреп йөриләр дә кич балалары, хатыннары авырып китсә, минем кайнәмә йөгереп киләләр ул», дип әйтә иде».

Бу типтәр авылымы, башкортмы?

«Документларда бу авыл хәзер Юлдаш булып йөри. Аннарчы Аккужа булган. Чөнки крестьян сугышы вакытында Аккужа Кулембетов дигән батыр башлап йөргән. Шуның исемен бетерер өчен исеме алыштырыла. Юлдаш авылы уполномоченный итеп җибәрелгән Юлдаш Нуркин исеменнән алынган.

Монда күчеп килгән халык яши дип сөйлиләр инде, Юлдашны унике типтәр авылына керткәннәр аны, ләкин нигездә башкорт авылы. Галим Әсфәндияров өйрәнеп шулай язган. Башкортлар сугышчанрак халык бит инде, 1737-40 еллардагы крестьян сугышында нык каршылашканнар. Шунда боларны нык тар-мар иткәннәр, кайберләре читкә китеп котылган. Авылны өч тапкыр яндырганнар дип тә әйтәләр. Кешеләр яңадан кайтып авылны торгыза.

Зиратта зур бер карагач үсә безнең. 1740 еллардагы крестьян сугышы легендасы кебек ул: Айгөл исемле бер ана улы Тимернең каберенә утырткан, диләр.

Типтәр бит инде ул сословие. Башкортларны бетереп, башка тибелгән халыкларны китереп утырту сәясәте булган. Ул вазгыятьнең социаль-сәяси нигезе шул дип әйтәләр — анысын тикшерүне галимнәргә калдырыйк. Ахуннарны (Ахун - татар авылы) башкортларны каравылларга китереп утыртканнар дип әйтәләр бит инде, ләкин анысы безнең эш түгел».

Юлдашның бүгенге тормышы

«Юлдаш авылы колхозның өченче бригадасы иде. Безнең территориядә известь карьеры бар, без аны „Икенче Ирәмәл“ дип йөртәбез, зурая да зурая — кемнәрдер шунда эшли. Безнең яннан Урал елгасы уза. Бездә Урал булып калды, Казахстанга барсак, ул Яек (Җаек). Шул Уралда Кургаш водоканалы бар, ул Учалы шәһәрен су белән тәэмин итә. Байтак халык шунда эшли. Бер фермерыбыз бар. Учалыда тегү фабрикасы бар. Хатын-кыз рульгә утырды бит инде, шунда йөреп эшли. Кунакбайның филиалы булып башлангыч мәктәп бар».

Юлдаш белән Кунакбай бер авыл советы җирлегенә кергән авыллар. Урта мәктәп Кунакбайда булып, Юлдаш балалары укырга бирегә йөри. Ә Кунакбай, билгеле булганча, Александр Матросов, ягъни, Шакирьян Мөхәммәтҗанов авылы.

Матросов белән горурланалармы?

«Шакирьян Мөхәммәтҗанов — Учалы буенча алты Советлар Союзы героеның берсе ул инде ул.

Иң тәүдә ул болай килеп чыккан. Мәктәпкә яңа килгән пионервожатый балаларга Александр Матросов рәсемен күрсәткән. Бер малай кайткан да бу турыда картаена сөйләгән. Теге карт карап торган да: «Бу нәмәгә урыс булсын? Бу бит безнең Юнысның малае, дигән, Шакирьян бит ул», дигән.

Сугыш ветераны Фуат Асадуллин язучы Насыйровка мөрәҗәгать итә. Шуннан тикшерәләр инде, халык белән сөйләшәләр. Шулай итеп Шакирьянның Кунакбай егете булуы ачыклана.

Халык горурлана инде. Бер урамга исемен бирделәр, 2005 елда бюст ачтылар. Ниндидер туганнары килде. Газнәви дигән бер дусты килгән иде. Алар Шакирьян белән авылдан бергә чыгып киткән булганнар.

Мәктәп тә, авыл да горурлана инде Матросов белән… Горурлык күп инде».