«Мин татарча сөйләшәм» Чаллыда: әбиле перфоманс, сити-фермер, русча аралашучы яшьләр | intertat.tatar

«Мин татарча сөйләшәм» Чаллыда: әбиле перфоманс, сити-фермер, русча аралашучы яшьләр

Чаллыда узган «Мин татарча сөйләшәм» фестиваленнән репортаж.

Үтә заманча фестиваль

«Мин татарча сөйләшәм» — Казанда ел саен Габдулла Тукайның туган көне алдыннан була торган акция. Чаллыда ул 2019 елда концерт форматында узган иде. Быел беренче тапкыр фестиваль буларак Чаллы драма театрында оештырылды. Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music продюсерлык үзәге белән берлектә URBANТАТАR берләшмәсе әзерләде. Без — фестивальдә катнашучылар, шулай ук оештыручылар шәһәр белән авылны нәрсә бәйли дигән гади сорауга җавап эзләдек. 

Театрга килеп керү белән, ярый әле фестиваль биредә уздырыла дип уйлап куйдым. Чөнки кайбер яшьләрнең яңа бинага беренче тапкыр аяк басуларына иманым камил. Әй каранып йөрделәр инде, әле тегендә, әле монда басып фотога төштеләр. Фестивальгә килмәсәләр, алга таба да шәһәрдә шундый матур театр бинасы барлыгын белмичә яшәрләр иде. 

Ә менә исеменә карап, бирегә миллилек һәм гадилек эзләп килгән кешеләр аптырап калгандыр. Үтә дә заманча, яшьләрчә һәм шәһәрчә узды ул. Авыл баласының колагына ят булган әллә нинди сүзләр белеп кайттым, үземне ниндидер икенче киңлеккә эләккәндәй хис иттем. 

Ике куянның койрыгын берьюлы…

Фестивальдә эшләгән мәйданчыкларның кайберләре параллель рәвештә бару сәбәпле, барысын дә колачлау мөмкин булмады. Фестиваль Камал театрының Чаллыга гастрольләре вакытына туры килде. Ул зур залда камаллыларның «Хуш, авылым» спектакле белән башланып китте. Ахырдан артистлар һәм тамашачылар белән спектакль турында фикер алышулар оештырылды. Мин анда эләкмәдем, үзем әни кеше булгач, мине балалар тавышы җәлеп итте. Икенче каттагы күргәзмәләр залына күтәрелдем. Биредә унлап бала, мәш килеп, авыл һәм шәһәр өйләренең аермасын ачыклап, гофра кәгазьдән күләмле аппликацияләр ясап ята. Кайсы әнисе, кайсы әтисе белән килгән. Менә бит, ике куянның койрыгын берьюлы тотканнар — фестиваль дә карыйлар, балаларның вакытын да файдалы итеп үткәрәләр. Барысының да кәефләре шәп, кайда икәнлекләрен сорагач, «Мин татарча сөйләшәм бәйрәмендә!» — дип шартлатып җавап кайтардылар. Ә өстәл артында барысы да үзара русча аралашты. Мастер-классны оештыручы «Зиннәт» үзәге белгече Ләйсән Әхмәтшина: «Татарча белә алар. Араларында рус милләтле балалар да бар, шуңа русча сөйләшәләр», — дип аңлатты әлеге күренешне. 

Миңа калса, бу фестивальдә балалар хәтле сөенгән һәм күңел ачкан кеше булмагандыр. Көнбагыш та утырттылар, хәрәкәтчән йомшак уенчыклар, агачтан робот ясадылар. Балалар остаханәсе кичкә кадәр шау-гөр килде. Кайвакыт аларның тавышлары беренче каттагы лекторийда спикерлар сөйләгәнне дә күмеп китте. 

Авыл мәктәпләрендә дөньякүләм проектлар ясап буламы? 

Коворкинг зонага юл тоттым. Монда бер-бер артлы лекцияләр, ягъни, белем бирү программасы башланып китте. Лекторлар да үз чыгышларында авыл һәм шәһәр арасында бәйләнеш эзләде. Бик эчтәлекле, күп мәгълүмат һәм яңалык туплаган лекцияләр булды алар.

Фестиваль дигәч, күпләп җыелган халык күз алдына килеп баса. Юк шул, кызганыч, лекцияләрдәге яшьләрнең санын җиңел генә санап чыгарырга була иде. Дөрес, темасына карап, лекторийның аудиториясе алмашынып торды, берәүләр китте, яңалары килде. 

Татар китабы йорты директоры, «Гыйлем» үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин гади авыл мәктәбендә дөньякүләм белем бирү, ТED форматындагы чаралар оештыру турында сөйләде. Үзе укыган, соңыннан берничә ел эшләп алган Актаныш гуманитар гимназиясе мисалында дөньякүләм проектлар ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

TED ул — дөньякүләм конференцияләр оештыручы платформа. Актаныш гимназиясе әлеге форматтагы конференцияне рәсми рәвештә лицензия алып үткәргән беренче гимназия. Укучылар «Билгесезлек» темасына чыгышлар әзерләгәннәр. Аның татар телендә узуы да мактауга лаек. Айдар Шәйхин TED өчен лицензиянең бушлай бирелүен, гаризаны 2-3 ай алдан язарга кирәклеген әйтте.

Спикер фикеренчә, мондый чаралар укучыларның карашларын киңәйтү, башкалар алдында чыгыш ясарга, аралашырга өйрәтү өчен мөһим. Шулай ук бу формат төшергән видеоларны TED каналына куеп булу белән кызыклы. «ТЕD каналга 27 млн кеше язылган. Аларның барысы да синең чыгышыңны күрә һәм синең белән аралаша ала. Бу укучылар өчен шәп мотивация булды», — диде Айдар Шәйхин. 

Лектор Актаныш гимназиясендә тормышка ашырылган башка зур проектлар белән дә таныштырды. Аларга танылган татар шәхесләренең исемнәре бирелә икән. Мәсәлән, «Һарунфест» фән фестивале, «Рәмиевлаб» лабораториясе. 

Айдар Шәйхин авыл мәктәпләрендә бик сәләтле балалар булы турында сөйләде. Шуларны ачыклау һәм сәләтләрен тагын да ачарга ярдәм итү ниятеннән, Айдар Шәйхин фикердәшләре белән Актанышның Иске Кормаш авылына кайтып, шимбә мәктәбе оештырып караган. 

«Без һәр шимбә, дәресләрдән соң балалар белән кызыклы проектлар әзерли, төрле лекцияләр үткәрә идек. Авыл балалары белән мәктәпләр булганда эшләп калырга кирәк», — ди лектор. Айдар Шәйхин фикеренчә, авыл мәктәпләре ябылачак, аларның күп дигәндә 6-7 ел гомере калган. Бу турыда ишетү бик авыр булса да, сүзләрендә хаклык бар бит дип уйлап куйдык. 

Айдар Шәйхинның урынын экология турында татар телендә мәгълүмат бирүче «Экобизәк» проекты авторы Алсу Җәлилова алды. Катнашучылар «Бүгенге көндә кайда экология яхшырак? Авылдамы, әллә шәһәрдәме?» дигән батлда көч сынаштылар. 

Лекторийда катнашучылар үзләренең фикерен белдереп, аны төрле аргументлар китереп, дәлилләде. Батл ахырында шәһәрнең экологиясе ул дәрәҗәдә начар халәттә түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки бүген шәһәрдә чүпне төрле сортларга аеру өчен мөмкинлекләр булдырылган, киң кулланылышта калдыкларны ваклау җайланмалары, төрле фильтрлар бар, электромобильләр саны арта. Алсу Җәлилова әйтүенчә, 2014 ел тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Россия кешесенең 74 проценты шәһәрләрдә, ә 26 проценты авылларда яши. «Экология проблемасын авылга кайтып китеп кенә хәл итеп булмаячак. Син авылга китсәң, башкалар шул начар экологияле мохиттә яшәвен дәвам итәчәк. Тирә-юнебездәгеләргә аңлатып, үзебезнең һәм башкаларның экологиягә карата мөнәсәбәтен үзгәтеп кенә экологик хәлне уңай якка үзгәртеп булачак», — дип сөйләде Алсу. 

Фәнис Җиһаншадан сәхнәдә аяк калтырамасын өчен киңәш

Чиратта — Камал театры артисты Фәнис Җиһаншадан ораторлык осталыгы буенча тренинг. Менә бу юлы халык, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, күзгә күренеп артты. Камал театрының авторитеты зур шул, ни дисәң дә. Лекторга да чыгыш ясау өчен башкалар кебек ярты сәгать түгел, тулы 45 минут вакыт бирелде. Фәнис абый безне дөрес сөйләм һәм чыгыш әзерләү серләренә төшендерде. Бик кызыклы аудитория җыелуга игътибар иттем. Матур сөйләргә өйрәнергә килүчеләр арасында программист, технолог, тәрбияче, укытучы, укучылар һәм студентлар бар иде.

Булачак актерлар бик күңелле яшиләрдер, мөгаен. Шушы кыска вакыт аралыгында без бал кортлары булып та безелдәдек, бер-беребезнең җиләкләренә массаж ясадык, баш бармакны авызга кабып «тулыландырылган» сүзен әйтергә өйрәндек, тагын әллә ниләр кыландык. 

Ахырдан артистка әй яудырдылар да соң сорауларны! Берсенең сәхнәдә ирене калтырый икән, икенчесенең аягы, өченчесенең уч төбе тирләп чыга. Бөтенесе киңәш сорый Фәнис абыйдан. Артистның: «Аяк калтырамасын өчен озын итәк киясең инде», — дип шаяртканы аеруча истә калды. 

Аудитория алдында каушамас өчен текстны ешрак кабатларга, башта бер, аннары ике, өченче кешегә сөйләп карарга кирәк, — диде ул. Һәм Фәнис Җиһаншадан тагын бер алтын киңәш — никадәр дулкынлансаң да, сәхнәгә беркайчан да энергетиклар һәм «канны кыздыра» торган эчемлекләр кулланып чыкмаска! Бер-кай-чан да! 

Шәһәрдә яшелчә үстерәбез 

Өченче спикерның да чыгышы бик кызыклы тоелды. Шулай булмыйча, «Орион» яшьләр үзәге белгече, «Сити-фермерлык» проекты авторы Басыйр Ганиев, авылга кайтып мәшәкатьләнмичә, шәһәрдә яшелчә үстерергә өйрәтте бит. 

Сити-фермерлык — авыл хуҗалыгының шәһәр шартларындагы тармагы. Басыйр Ганиев тәҗрибә формасында 50нче бистә янындагы ташландык участокта яшелчә үстереп караган. Бакча эшенә төрле авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне да җәлеп иткән. Өч түтәлдән редиска, помидор һәм физалис уңышы җыеп алганнар.

Басыйр Ганиев әйтүенчә, сити-фермерлык безнең илдә киң кулланылыш ала бара. Басыйр фикердәшләре белән тикшерү дә үткәргән. Чаллыдагы һәр күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше яшелчә үстерү белән шөгыльләнә икән. Әлеге санны шәмәхә төстәге ут янучы тәрәзәләргә карап исәпләп чыгарганнар.

— Чаллыда 1370 торак йорт бар. Шәһәрнең гомуми халык саныннан чыгып, һәр йортта якынча 390 кеше яши дип әйтә алабыз. Бер булса да фитолампалы фатиры булмаган йортлар бик сирәк. Бу — Чаллыдагы 2670 кеше сити-фермер дигән сүз, — ди ул.

Спикер үсентеләрне бакчага алып китәр өчен яз башында утыртучыларны сити-фермерлыкның беренче баскычында торучылар дип саный.

— Җиргә якын кеше, бакчага китә алмаган очракта, фатир кысаларында яшелчә үстереп ашарга мөмкин. Аның башлангыч кертемнәре дә минималь дәрәҗәдә, — ди Басыйр Ганиев.

Басыйр әлеге проект белән федераль дәрәҗәдәге грант та откан. Шул акчаларга быел «Орион» яшьләр үзәге мәйданчыгында зур яшелчә бакчасы булдырылачак. Уңышны кышка ябып, саклауга куярга һәм мохтаҗларга өләшергә җыеналар. 

Басыйрга шәһәр уртасында үстерелгән яшелчәләрнең экологик яктан чиста булу-булмавы турындагы сорауны бирмичә кала алмадым. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә кибеттән сатып алынган яшелчәнең дә сыйфаты ышаныч тудырмый. Күбрәк үзең үстергәнне табынга кую турында уйларга кирәк. 

«Рус малаена татарча белү кирәкме?»

Фәнис абыйдан соң лекторийга Вадим Цапков килде. Ул — Тукай районы Калмаш авылында «Село» фестивален оештыручыларның берсе.

Әлеге фестиваль шәһәр халкын авылга якынайту, авыл тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру максатыннан узган җәй оештырылган.

— Фестивальне үткәрү өчен энтузиазмы ташып торган көчле команда кирәк. Безнең очракта ул Калмашта яшәүче өч гаилә иде. Шулай ук кулның эш белүе, тырышлык һәм 2 млн сум акча таләп ителде, — ди Вадим Цапков.

Соңгысын яшьләр проектлары федераль программасы аша алуга ирешкәннәр.

Шәһәр халкы әлеге фестивальдә баштанаяк авыл мохитенә кереп чума алды. Җигелгән атта, көймәдә йөрделәр. Бала-чага өчен кош-корт сарае булдырдык. Тере каз-үрдәкләрне, тавыкларның йомырка салганына хәтле күрә алдылар. Шәһәр баласына шушы процессны күрүнең нинди зур бәхет булуын күз алдына китерәсезме? Әле ачык ишегаллары ясап, шәһәр кунакларын авылдагы һәр гаиләнең яшәү рәвеше белән таныштыру идеясе дә килгән иде, — ди Вадим. 

Шәһәрлеләрнең күңеленә хуш килгән бу фестиваль. Ипи пешерү, себерке бәйләү, тәкыя үрү, макраме буенча мастер-класслар үткәрелгән. Ярминкә, зур концерт оештырылган. Кунаклар милли ашлар белән сыйланган. 

Вадим үзе рус милләтеннән. «Татар авылында яшәве авыр түгелме соң?» - дип кызыксындым. «Татар авылында үзебезне читрәк хис итәбез. Үз араларына кертергә, татарча өйрәнергә ярдәм итәргә теләмиләр. Син Татарстанда яшисең, син татарча сөйләшергә тиеш, өйрән - барысы да шушы гыйбарәгә кайтып кала, — дип зарланып та алды ул. Авылда татар теленә өйрәтүче курслар булса, үзенең өйрәнергә әзер икәнлеген әйтте.

Чаллыда яшәгәндә аны бөтенесе татар дип уйлап, татарча эндәшеп «аптыраткан» икән. Чыннан да, кыяфәте коеп куйган татар. Исемен белмәсәм, мин дә барып татарча исәнләшер идем.

Кибеткә кергәч, минем белән гел татарча сөйләшә башлыйлар иде. Ватык татарчам белән үземнең рус малае булуымны, телне белмәвемне аңлатырга туры килә. Инглиз телендә «Do you speak Еnglish?» дигән популяр сорау бар. Татарларга да, «Ты говоришь по татарски?» дип сорарга өйрәнү комачау итмәс иде, — ди ул.

Вадим, бәлки авыл халкы хаклыдыр. Татарстанда туып, ничә ел татар авылында яшәп, курсларга йөрмичә дә телне өйрәнеп булмыймы икән? Мин андый очракларда безнең авыл егетенә кияүгә чыккан мари апасын үрнәккә китерәм. Ул ике ел дигәндә теттереп татарча сөйләшергә өйрәнде. 

Вадимның русча лекциясен өске катта яңгыраган гармун тавышы бүлде. Бу фестивальдә андый чын милли көйләр ишетәчәгемә өметләнмәгән идем инде. Сискәнепләр киттем. Әлеге дә баягы балалар остаханәсендә татарча-инглизчә Сабантуй башланып ята икән. Аны Sky Еnglish мәктәбе оештырган. Балаларның кашыкка йомырка кабып йөгерешкәннәрен карап төштем дә, яңа лекция эченә кереп чумдым. 

«Сыер бозаулаганны күрсәтеп тә танылырга була»

Соңгы лекциягә популяр татар блогерлары чакырылган иде. Алар социаль челтәрләрдә кайсы контент күбрәк булу һәм татарча блог алып баруның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Әлеге очрашуда яңгыраган кайбер фикерләрне язып үтәм: 

  • Блогны авылда алып бару җайлы. Авылда контент күбрәк. Халык күбесенчә шәһәрдә яши һәм аларга авыл тормышын карау кызык. Сыер бозаулаганны, тавык кетәклегендәге хәлләрне күрсәтеп тә уңышка ирешергә була. 
  • Әбиләрне ешрак төшерергә кирәк. Әбиләрне карыйлар!  
  • Шәһәрдә төнге клублар, кибетләрдәге ташламалар турындагы видеолар, кибет киштәләренә күзәтү ясау актуаль. Шулай ук төрле темаларга үткәрелгән сорашуларны яратып карыйлар. 
  • Инстаграм өчен татарча да, русча да төшерсәң яхшырак. Татарча гына төшереп, аудиторияне үстереп булмый…
  • ТикТок белән Инстаграмны бутамагыз. ТикТокта башка аудитория утыра. 
  • ТикТокта татар аудиториясе күп. Татарча видеолар төшереп, ярты ел эчендә танылган тиктокчыга әверелергә була. 

Татар рухлы яшьләр, шәһәрнең тәме бармы яки әбиле перформанс турында

Лекцияләр тәмам. Утырып та ардык. Икенче каттагы авыл һәм шәһәр темасына багышланган интерактив күргәзмәләрне карар вакыт җиткәндер.

Метро мәгариф-мәдәни платформасы дизайн-маркеты янында тукталдым. Алар Чаллының милли мәдәни кодларына яңача караш тәкъдим итте. Биредә әллә нинди кызык футболкалар, открыткалар, күкрәк билгеләре, шоперлар алырга була иде.

Интерактив DATA ART күргәзмәдә шәһәр һәм авыл турындагы мәгълүматларны визуальләштерергә мөмкин иде. Яңа һәм шәп юнәлеш. Нишләргә кирәклеген аңламыйча торучыларга стендлар янәшәсенә тезелешеп баскан егет-кызлар ярдәмгә килә.

Мәсәлән, Чаллы картасында татар авылын хәтерләткән урыннарны билгеләп чыктык. Шәһәр яки авыл дигәч, баш миенә иң беренче нинди тәм, ис килеп төшә — шул турыда кечкенә кәгазьләргә язып, стендларга ябыштырдык. Кыскасы, татар авылы һәм шәһәр белән бәйле сызымнар һәм карта-харита тутырдык. Ахырдан әлеге мәгълүматларны социологлар анализлаячагы әйтелде.

Бирегә җыелган яшьләрнең үзара русча сөйләшүен ишетеп, татарча сөйләмебезнең әкренләп югала баруы җанны тагын бер кат тырнап алды. 

Фестиваль турында фикерләрен белергә теләп, ике кыз янына килеп бастым. Элина Идрисова Чаллыда укый, үзе Башкортстанның Илеш районнын икән. 

Башкортстаннан булсам да, безнең районда татарлар яши. Мин үзем чиста татар кызы. Фестивальгә бик теләп килдем. Үзенчәлекле, кызыклы бара. Шушы татарча сөйләшү атмосферасы күңелемә бик якын. Кешеләрнең үзенең телен, милләтен хөрмәт итеп әлеге чарага килүе бик сөендерә, — ди Элина.  

Татарча ук атмосфера түгел бит инде, — дип каршы төштем.

Юк, татарча белмәсәләр дә, татар рухлы яшьләр алар. Күбесе татарча сөйләшергә тырыша. Мәсәлән, Казаннан килгән, Истанбулда укучы бер егет белән аралашып тордык. «Мин татарча сөйләшүне сайлыйм, горурланып үз телемдә сөйләшәм», - диде ул миңа. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре белән дә күрештек. Алар да татар телен саклар өчен күп көч куялар, — ди Элина. 

Бәхәсләшеп тормадым, лекцияләрдә үк игътибарымны җәлеп иткән Римма Әхмәтханованы тотып алдым. Римма ханым Чаллы драма театрында үткәрелгән чараларга бик кызыксынып йөри икән. Инде өлкән буын вәкиле булса да, фестивальдән читтә кала алмаган. 

Татарча исеме башта куркыткан иде. Чөнки татарча аңласам да, бик авыр сөйләшәм. Юкка булган икән. Фәнис Җиһаншаның мастер-классыннан бер спектакль караган кебек чыктым. Кабат ЗЯБ бистәсе буйлап экскурсиягә барып кайттым. Үзем өчен күп яңалык ачтым бу чарада. Әле концертка да калам, — дип мактады Римма апа фестивальне. Башка чараларны әнисе белән бергә караучы яшүсмер кызы, бүгенгесе татарча булгач, килеп тормаган.

Ул арада зал уртасында «Дом» бию йортыннан перфоманс башланып китте. Биюнең мәгънәсен кем ничек тели — шулай аңлады. Я ялгышырмын дип, биючеләрнең үзләреннән хәрәкәтләрнең төп асылын сорадым. Уртада алма тотып чүгәләп утыручы кызлар — авылдагы әби, төп йорт образы икән. Ә алмалар — аның балалары. Шул алмаларны өзеп, берничә баласы үзе янәшәсендә кала, берничәсе читкә китә. Перфоманс әби-алмагач янына барлык балаларның да кайтып керүе белән тәмамлана. Төп нигез барысын да кире үзенә туплый.

Яңа татар музыкасы — тыңла, бие, ләззәтлән!

Фестивальне Yummy Music лейблы концерты йомгаклады. Ул театрның кече залында узды.

Театр алдында бик матур мәйдан бар. Янәшәсендә Театр паркы. Концертны шул ачык мәйданда уздыру кулайрак булыр иде кебек. Паркта йөргән, урамда кич утырган яшьләр дә, яңа татар музыкасын ишетеп, шушы якларга тартылыр иде. 

Дискотекадагы кебек төсле утлар янып торган кече залга әкренләп халык җыелды. Залга яхшы урын эләктерү нияте белән алданрак кергән идем, барып чыкмады. Концертны басып карыйсы икән. Шулай инде, башкача мөмкин дә түгел. Илгиз Шәйхразиев, ОММАЖ, Taraf, K-Ru, Чаллы рэпэры KMBLGN, җырларын утырып тыңлап була диме? Сыйфатлы музыка, үзенчәлекле яңгыраш, тыңла, бие, ләззәтлән!

«Әкият» җырын башкарыр алдыннан Илгиз Шәйхразиев залдан: «Ә сез нинди татар халык әкиятләрен беләсез?» — дип сорады. «Татар халык» дигән сүзен ишетмәделәрме, ишетеп игътибар итүче булмадымы, «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык», «Шүрәле» дип, берәм-берәм Тукай әкиятләрен кычкыра башлады халык. «Тагын-тагын», — дип баш миләрен уйларга мәҗбүр итте Илгиз. Арадан бер кыз, ниһаять, «Гөлчәчәк» әкияте дип сөрән салды. Уф, өмет бар икән әле, беләләр дип җиңел сулап куйдым. «Ә мин андый әкиятне беренче ишетәм. Миңа сөйләрсең әле, яме», — дип шаяртты җырчы.

Илгиз Шәйхразиевның татар эстрадасына мәдхия җырлавы да бик истә калды. K-RU «милләтем, милләтем» дип сәхнәдә әллә ниләр кыланып сикерде. Аңа кушылып зал да сикерде. Мин сикермәдем, шаккатып карап кына тордым. Минем кебек диварга терәлеп басып торучы 30+ яшьләр тагын бар иде. «Җырының берәр сүзе дә аңлашылса икән», — дип куйды янәшәмдәге бер егет. Озак тыңлый алмады, йөргән кызын җитәкләп, залдан чыгып ук китте. Әнвәр Нургалиев белән Фирдүс Тямаев концертына йөрүчеләр яңа татар музыкасын бик үк кабул итеп бетерми торгандыр, дип уйлап куйдым. Аның каравы, яшьрәкләр дөньясын онытып биеде. Зал кызганнан-кыза барды. 

Инде йомгак ясасак, фестивальгә бик тырышып әзерләнгәннәр дип әйтәсем килә. Күп көч һәм вакыт сарыф ителгәне күренеп тора. Шундый зур чарага халыкның аз килүе генә борчуга салды. Икенче яктан карасаң, биредә мәҗбүри китереп тутырылган аудитория юк иде. Барысы да ихлас, үз теләкләре белән кызыксынып килгән кешеләр.

Алдагы елларда фестивальдә катнашучылар саны күбәйсен иде дигән теләктә өйгә юл тоттым.