Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаяз Хуҗин: «Тәңкәгә нигезләнеп кенә Казанның яшен билгеләделәр дию дөрес түгел»

Фаяз Хуҗин Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, танылган археолог. Ул Болгар, Казан ханлыгы чорын өйрәнгән, Казанның меңьеллыгын исбатлаган шәхесләрнең берсе. «Интертат»ка биргән интервьюда ул үзенең хезмәтләре турында кызыклы фактлар ачты.

news_top_970_100
Фаяз Хуҗин: «Тәңкәгә нигезләнеп кенә Казанның яшен билгеләделәр дию дөрес түгел»
Рамил Гали

15 августта археологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәм дәүләт тарафыннан рәсми рәвештә танылмаса да, Россия, Белоруссия, Казахстан археологлары бу көнне котлаулар кабул иттеләр. Шушы уңайдан без Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре Фаяз Хуҗин белән очрашып, әңгәмә кордык.

«90нчы еллардагы үзгәрешләрдән соң халык үз тарихы белән кызыксына башлады»

Фаяз Шәрипович, халык археологларны тарихи казылмалар эзләүчеләр дип белә. Чынлыкта археология нинди юнәлешләрне үз эченә ала?

Археолог - ул шул ук тарихчы. Тарихчылар архивларда язма чыганаклар, документлар белән эшли. Язмалар кешелек җәмгыятендә моннан 5 мең еллар элек барлыкка килсә дә, язма чыганаклар бик аз сакланган. Мәсәлән, Казан ханлыгы чоры язмалары юк диярлек. Аны ничек өйрәнергә? Монда археология ярдәмгә килә.

Кешеләр яшәгәч, аларның авыллары, шәһәрләре, йортлары, хуҗалык корылмалары була һәм аларның эзләре җир астында кала. Менә шуларны казыйбыз инде без.

1970-1980 елларда студентларга археология 17нче гасырга кадәр чорны өйрәнә дип әйтә идем. Хәзер рәсми рәвештә, казылмалар килеп чыккан очракта, Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр булган чорны археологлар өйрәнергә тиеш дип санала.

Археолог һөнәренә ихтыяҗ ни дәрәҗәдә?

Археологларга ихтыяҗ зур. Беренче тапкыр казу эшләрендә 1969 елда катнаштым һәм 1974 елда профессиональ археолог булдым. Ике ел мәктәптә укытып, археолог буларак эшли башлаганда: «Мәктәптә күбрәк файда китерә идем, балаларга белем, тәрбия бирдем. Монда язган мәкалә галимнәрдән башка кемгә кирәк? Укытучылык эшен ташлап, дөрес эшләдем микән?» — дип уйланып йөргән вакытларым булды. 90нчы еллардагы үзгәрешләрдән соң халык үз тарихы белән чынлап кызыксына башлады һәм мин яңадан тугандай булдым.

Археологларның кирәклеген халык та, югарыда утыручы түрәләребез дә аңлады. Моңа сәбәпче Казан булды. Казанда 10-11 ел рәттән казыдык, аның мең еллыгын расладык. Казанны ЮНЕСКО исемлегенә керттеләр һәм бер-ике ел эчендә башкала халыкара туристик үзәккә әйләнде. Тәмен белеп алдылар. Болгарда менә дигән борынгы архитектура истәлекләре сакланып калганын күрсәттек. Параллель рәвештә Зөя утравын да казыдык. Алар да ЮНЕСКО исемлегенә керде. Россиядә ЮНЕСКО исемлегендә өч тарихи урыны булган башка бер төбәк тә юк әле.

«Археологиядә өметле яшьләребез бар»

Археолог булырга теләгән яшьләр күпме? Аның өчен кая барасы, күпме укыйсы?

1970-1980нче елларда археологиядә яшьләр күбрәк иде. Казу эшләре дә күбрәк алып барыла иде. Хәзер дә яшьләр килә, ләкин археологиянең никадәр авыр фән икәнен аңлагач, аларның бер өлеше китә. Мин, чыннан да, гуманитар фәннәр өлкәсендә археологияне иң авыры дип әйтер идем, чөнки археологка тарихны да, геологияне дә, табигать фәннәрен дә яхшы белергә кирәк. Без кеше сөякләрен өйрәнүче антропологлар, хайван сөякләрен өйрәнүче археозологлар, пыяла һәм металл составын өйрәнүче физик-химиклар белән дә тыгыз эшлибез. Казылманың составын җентекләп өйрәнгәннән соң, аның кайсы чорга туры килүен билгелибез.

Археолог һөнәрен үзләштерү өчен ерак барырга кирәкми. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алырга була. Анда безнең күп кенә археологларыбыз укыта. Мин үзем дә студентлар белән эшлим. Студентларга уку йортын тәмамлаганчы археологлар белән аралашырга мөмкинлек бар. Теләгәннәре аспирантурага кереп, фән юлы буенча китә. Бездә, иң мөһиме, практик тәҗрибә һәм күп укырга кирәк.

Сезнең шәкертләрегез бармы? Татарның яшь археологлары дип кемнәрне атый аласыз?

Өметле яшьләребез бар. Үзебезнең Археология институтының бүлекләрендә дә яшьләр җитәрлек, директорыбыз Айрат Ситдыйков та яшь кеше, үземнең укучым. Ул докторлык диссертациясен яклаганнан соң Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы булды.

Антон Лгалов, Ринат Вәлиев, Зөфәр Шакиров, Наил Нәбиуллиннар бик тырыш, белемле, төпле, фән докторы булырдайлары бар. Киров шәһәреннән Андрей Егоров диссертация яклый. Әлегә Кировта фәнни дәрәҗәсе булган бер генә археолог та юк.

Казан археология мәктәбенә Николай Калинин нигез салган. Аның шәкерте Альфред Халиков — минем остазым. Менә шулай буыннар алмашы бара. Иң әһәмиятлесе — һәр яңа буын үзенең остазыннан бер баскыч югары менә, чөнки фән алга бара, яңа проблемалар хәл ителә. Әйткәнемчә, археологиягә төгәл фәннәр үтеп керә һәм алар яңа ачышлар ясарга ярдәм итә.

«Алтын Урда чорының керамикасы кытыршы була. Болгар чорыныкы — өсте майланган кебек шома»

Табылган әйберләрнең кайсы чорга каравын ничек ачыклыйлар, ничек чистарталар?

Кайсы чорны алып карама, төп табылдык — ул керамик савыт-саба. Балчыктан чүлмәк ясау таш гасырда башлана, хәзергә кадәр дәвам итә. Һәр чорның керамикасы яхшы өйрәнелгән. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларының керамикасы охшаш булса да, бер-берсеннән аерыла. Керамиканы яхшы өйрәнгән зур белгечебез Тамара Хлебникова бар иде. Ул кулына чүлмәк китеген тотып карап та, чорын әйтеп бирә иде. Мин шуннан өйрәнеп калдым. Алтын Урда чорының керамикасына күбрәк ком салынганлыктан, ул кытыршы була. Болгар чорыныкы — өсте майланган кебек шома.

Ук очлары, хатын-кызның бизәнү әйберләре килеп чыга. Хәрби кораллар хәзер дә үзгәреп торган кебек, элек тә гел үзгәргән. Унынчы гасырда бер төрле, унберенче гасырда икенче төрле ук очлары булган.

Хатын-кыз модасына килсәк тә, ул гел үзгәрештә. Кайбер бизәнү әйберләрен без илле ел төгәллек белән әйтә алабыз. Аз булса да, тәңкәләр чыга. Алар буенча да чорны билгеләп була. Бөтенесен дә бергәләп карасаң, хронологик таблица барлыкка килә. Ләкин бинаның төгәл яшен билгеләү катлаулы эш. Биналар буенча бәхәсләр һаман бара.

Бик күңелсез эш түгелме ул? Казыганда нинди хисләр кичерәсез?

Күңелсез түгел. Казый башлагач, һәр минут нәрсәдер чыгуын көтәсең. Археологлар үзләре кулга көрәк тотмый да диярлек. Казучылар аерым була. Күбесенчә моны студентлар эшли. Археолог кулында фотоаппарат, башка төрле приборлар булырга тиеш. Казан Кремлендәге хәзинәләр дә күбесенчә студентлар кулы белән табылды.

Көне буена китекләрдән кала бернәрсә дә чыкмаска мөмкин, ләкин һәр көн зуррак, кызыклырак әйбер эзлисең инде. Табу теләге тарта.

Алтын табасызмы?

Алтын бик сирәк очрый. Табылдык нәрсә соң ул? Кешегә кирәк булмаган, чыгарып атылган әйбер. Алтынны бит чыгарып ташламыйлар. Алтын, гадәттә, яшерелеп куелган хәзинәләрдә табыла. Хәзинәләрне күп очракта археологлар тапмый бит, алар очраклы рәвештә генә килеп чыга. Мәсәлән, авыл кешесе үз җирендә казынганда яки җир эшкәрткәндә, сука тирәнрәк батырылып, хәзинә килеп чыгарга мөмкин.

Шулай да, андый хәзинәләргә тап булган бар. Казан Кремлендә казынганда элеккеге Кол Шәриф мәчетенең хәрабәләре янында берничә урыннан акча хәзинәләре табылды.

Күбесенчә савыт-саба кыйпылчыклары чыга дип әйттегез. Музейларда ватылмаган чүлмәкләр дә була. Алары тарихи чыганак түгелме?

Ватылмаганнары да чыга. Андыйлар, гадәттә, каберләрдән табыла. Мәҗүси болгарлар чорын алсак, кешене җирләгәндә янына чүлмәкләр дә салганнар. Хуҗалыкны карасак, ишелгән кар базларыннан да ватылмаган чүлмәкләр чыга, әмма ул сирәгрәк күренеш.

Бездә археология киң үсеш алганмы? Чит илләрдә моңа игътибар ни дәрәжәдә?

Германиядә, Төркиядә археологик экспедицияләрне дә, архив материалларының нинди яхшы шартларда саклануын да күргәнем бар. Чагыштырырлык та түгел. Моңарчы череп таркала барган палаткаларда яшәдек. Хәзер Болгарда яхшы гына археологик база төзеп куйдылар. Биләрдә авыл хуҗалыгы техникасын саклый торган урында таш бинадан кала бернинди шартлар юк диярлек. Беренчедән, археологлар өчен басуда яшәү шартлары юк. Икенчедән, җиһазлар ягыннан артта калганбыз.

Фән үсеше ягыннан караганда, Россия Европа белән бертигез дәрәҗәдә бара, кайбер тармакларда алдарак та барабыздыр. Экстремаль шартларда эшләргә күнеккән инде без.

Археологик тикшерү узмыйча, бер генә сәнәгать объекты, күп фатирлы йорт төзү эшенә керешеп булмый. Бу очракта ни дәрәҗәдә тикшерү уздырыла? Кыйммәтле табылдыкларның бина астында калу куркынычы зурмы?

Закон таләпләре буенча, археологлар җирне тикшермичә, төзелеш башларга ярамый. Без күбесенчә Кремльдә казыйбыз, ә халык бит бистәдә яшәгән. Казан эчендә һәм тирә-юньдәге бистәләрдә археологик истәлекләрне билгеләп чыктык. Казан эчендә генә алтмыштан артык истәлекле урын бар. Бәлки, алай гына да түгелдер. Шуңа күрә төзелеш эше башланганчы археологлар урынны тикшерергә тиеш. Казу эшләрен төзелеш оешмасы түли. Хәзер бик күп илдә шундый тәртип.

Россиянең Мәдәният министрлыгы археологик казылмалар үткәрүче оешмаларга «Ачык бит» («Открытый лист») дип аталган рөхсәт кәгазе бирә. Теләсә кем килеп казый алмый. Тикшерүченең археология буенча белеме, тәҗрибәсе булырга тиеш.

«Бер тәңкәгә нигезләнеп кенә Казанның яшен ачыклап булмый»

Акча табылып, Казанның яше 1000 ел дип танылды, моны тәнкыйтьләүчеләр дә булгалады. Бу очраклы хәл була алмыймы? Әйтик, 2-3 гасыр сакланган савыт-саба 14-15 гасырларда сәүдә яки сугыш вакытында керергә һәм табылырга, шул рәвешчә, торак пунктның «яше» озак булып чыга алмыймы?

Әлбәттә, очраклы хәлләр булгалый. 1977 елда Казанга 800 ел дип исбатларга тырышканнар иде. Материаллар аз булу сәбәпле, ул идеяне үткәрергә рөхсәт бирмәделәр. 1994 елда Альфред Халиков Казанда казу эшләрен яңартып җибәрде дә, шул елны көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Аның урынына мине чакырдылар. Шул ук елны 11-12 гасырларга караган берничә чүлмәк китеге килеп чыкты. Бу очраклы рәвештә генә килеп чыккан әйбер дип уйладым. Болгарлар сәүдә белән узган чакта, чүлмәкләре ватылып калгандыр дигән фикер туды башта. Киләсе елны да, өченче елны да табылдыклар чыга торды. Димәк, монголларга кадәр дә Казанда яшәгәннәр булып чыга.

Халык табылган тәңкәгә нигезләнеп Казанның яшен билгеләделәр дип уйлый. Бу нигездән дөрес түгел! Бер тәңкәгә нигезләнеп кенә Казанның яшен ачыклап булмый, чөнки ул очраклы рәвештә килеп эләккән булырга мөмкин.

Халык табылган тәңкәгә нигезләнеп Казанның яшен билгеләделәр дип уйлый. Бу нигездән дөрес түгел! Бер тәңкәгә нигезләнеп кенә Казанның яшен ачыклап булмый, чөнки ул очраклы рәвештә килеп эләккән булырга мөмкин.

Кеше яши, йорт төзи, хайваннар тота, җиһазлары була. Аларның эзләре калырга тиеш. Хәрабәләр янса, күмере булырга тиеш. Аларның һәммәсе җир астында кала.

Кеше яшәгән урында йортлар җимерелеп, чүп-чарлар җир астында калып, культура катламы барлыкка килә. Андый җир әкренләп үсә башлый.

Без казый башлаганда, башта асфальтны алабыз. Ул 20нче гасыр. Тагын да аскарак төшсәк, 17-19 гасырлар чорына тап булабыз. Бу күбесенчә рус чоры, чөнки тәреләр дә, шешәләр дә күп табыла. Кайбер шешәләрнең язулары да сакланган. Тагын да астарак көл һәм күмер чыга. Бу 1552 елгы сугышның эзләре. Аны алып ташлагач, ярты метр чамасы Казан ханлыгы катламы бара, шул чорга караган әйберләр табыла. Мәсьәлән, Иван III, Василий III чорында сугылган акчалар чыга. Тагын да астарак Алтын Урда чоры китә. Аннан да астарак — 15-20 сантиметр калынлыктагы иң борынгы катлам.

Шушы борынгы катламны, теләсәң дә, кесәңнән чыгарып ташлап булмый. Ул катлам булырга тиеш һәм ул табылды. Аны бит мин генә тапмадым, без Мәскәү, Санкт Петербург археологлары белән берлектә эшләдек.

Шәһәрдә хуҗалык әйберләре белән бергә саклану корылмалары да булырга тиеш. Ул да табылды. Соңгы чиратта, шәхси әйберләр таптык. Теләсә кайсы авылга барып казы, анда элек шәһәр булмаса, аның кадәр әйбер табылмый.

Бер гасыр буе җирдә яткан әйбер күпме тирәнлектә кала?

Төрле җирдә төрлечә була. Мәсәлән, Казан ханлыгы һәм аннан алдагы чорларның катламы әллә ни зур түгел — якынча ярты метр, чөнки ул вакытта корылмалар күбесенчә агачтан булган. Агач черегәч, зур катлам бирми. Урта Азия шәһәрләрендә йортларны балчыктан төзегәннәр. Аларда культура катламы утызар метрга җитә.

Татарстан җирендә тарихи табышлар, гадәттә, ничә метр тирәнлектә ята?

Казан Кремленең Спас манарасы каршындагы урамның тарихи катламы - өч метр чамасы. Үзәк стадионга карап торган диварның эчке ягында ун метр казыдык. Экскаваторлар кулланып булмый, бары тик көрәк белән эш итәбез. Берәр әйбер килеп чыкса, пычак, пумала белән эшлибез.

«Татарстан археологик картасына 5 меңләп тарихи яктан кызыклы истәлекле урыннар кергән»

Археологлар Татарстанга нинди яңа ачышлар китерә ала дип уйлыйсыз? Өйрәнелмәгән җирләр күпме?

Өйрәнелмәгән җирләр, әлбәттә, күп. Безнең археологик картабыз бар. Ул биш томлык басма, анда 5 меңләп тарихи яктан кызыклы дип табылган истәлекле урыннар, шәһәр, авыл атамалары кергән. 100-200 урында гына әзме-күпме казу эшләре булган. Әле күп казырга була. Иң әһәмиятлесе - ул урыннарны саклап калырга кирәк. Казуга караганда, бүген саклау файдалырак. Киләчәктә, бәлки, казылма табу буенча яңа ысуллар уйлап табарлар, табылдыклардан күбрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге туар. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Кама белән Идел кушылган урында безгә билгеле булган 700дән артык тарихи урын юкка чыкты.

Урта гасырларга игътибар күп бирелде. Аннан алдагы чор да өйрәнелде. Мине иң борчыган мәсьәлә — ул Казан ханлыгы чорының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге. Кремль территориясен өйрәнү генә җитми. Аның эчендә дә казылмаган урыннар бераз калды, алар киләсе буыннар өчен. Болгарда бу чор катламы юк дәрәҗәсендә. Димәк, Казан ханлыгы чорында анда шәһәр булмаган. Казан шәһәре территориясен хәзер актарып булмый инде.

Казан артында күпме истәлекләр бар! Андагы авыллар Казан ханлыгы территориясенә кергән. Димәк, шул авылларда казырга кирәк. Бер караганда, җиңел дә кебек. Никтер, шушы эшне оештырып җибәрә алмыйбыз. Башка мәсьәләләр килеп чыга да, бу эш икенче планга кала.

Арчада бераз казыдык. Арчаның крепосте булган, аның тирә-юнен тикшерергә кирәк.

Мине борчыган икенче мәсьәлә булып Биләр тора. Аны «Бөек шәһәр» дип йөрткәннәр. Ул Шәрык дөньясында танылган, заманы өчен Европа шәһәрләреннән дә зуррак булган. Аны һич тә онытырга ярамый, чөнки ул Идел Болгарстанының монголларга кадәрге чоры. Мәйданы 800 гектарга җитә. Культура катламы да зур һәм яхшы сакланган. Анда 50дән артык бина эзләре күрдек, шуларның өчесе генә өйрәнелде. Биләрдә бай казылмалар табуыбыз алда әле, чөнки өйрәнелгән мәйдан 0,3 процентны гына тәшкил итә.

1968 елдан 1990нчы елларга кадәр Биләрдә әйбәт кенә казу эшләре алып бардык. Соңыннан мине Кремльгә чакырдылар. Анда эшне төгәлләгәч, Биләрдәге археологик базадан җилләр искән иде.

Шулай да, анда бераз эшләр бара. Совет чорында без елына мең квадрат метр чамасы җирне өйрәнә идек, хәзер соңгы 5 елда 300 квадраттан да арттырган юк. Сәбәбе — бюджеттан акча әз каралган.

Тагын кайсы район территорияләрен эзләнү ягыннан перспектив урыннар дип күрәсез?

Татарстанның көнчыгышы начар өйрәнелгән. Сарман, Минзәлә, Мөслим яклары да бик кызык. Анда дала, күчмә кабиләләр үтеп кергән булырга мөмкин. Кыпчакларның эзләрен табарга мөмкин. Бөгелмәдә беренче-өченче гасырларга караган сармакларның кинжалы табылган.

Татарстан җирлегендә Кашан, Сувар кебек борынгы шәһәрләр бар. Алар ничә процент өйрәнелгән? Аларда нинди эксклюзив әйберләр табылу ихтималы бар?

Алар да бик аз өйрәнелгән. Суварда күп булса 500 квадрат метр җир казылгандыр.

Кашанны Саескан тавы яки Балык Бистәсе районы тирәсендә түгел микән дип фаразлыйлар иде. Ул ике җирдә дә культура катламы юк дәрәҗәсендә. Хәзер кайбер галимнәр Кашанны Каманың каршы ягында булырга мөмкин, диләр. Анда урман эчендә шәһәр урыны сакланып калган. Аның культура катламы калын һәм кайбер әйберләр дә табылды.

Кашан шәһәре булуы мөмкин, чөнки рус елъязмаларында ул искә алына.

«Безнең милләт буларак барлыкка килүдә төрки халыкларның, аннан соң болгарларның эзе ярылып ята»

Татар милләте каян килеп чыккан? Безнең элекке дәүләтләрне Алтын Урда, Идел буе Болгары, Казан ханлыгы дибез. Монголлар белән бәйләүчеләр дә бар. Татар дип аталган халык турында беренче истәлекләр кайсы вакытка туры килә. Чын милләт буларак кайсы чорда башлана безнең тарих?

Мин тамырыбызның үзәген болгар дип саныйм.

Төрки Каганат чорында, 6-8 гасырларда, татар кабиләләре булган. Таш стеллаларда сакланган рун язмаларында татар исеме искә алына.

Татарлар Чыңгызхан чорында да булган. Чыңгызханның әтисе Есугәйне татарлар үтергән, шуңа күрә Чыңгызхан татарларны дошман иткән һәм яулап алган. Монголлар татарларның бер өлешен үтергәннәр, көчле ир-атларны сугыш өчен тотканнар. Монголлар үзләренә буйсынган бөтен халыкны татарлар дип атаганнар һәм сугышта аларны алгы сызыкка куйганнар. Монголлар арттарак барганнар. Шуңа күрә елъязмаларда «татары идут» дип язылып калган.

18-19 гасырларга тикле әзербайҗанны татар дип йөрткәннәр. Лев Толстой әсәрләрендә дә Кавказ халыклары татар дип атала. Әзербайҗаннар үз исемнәрен кире кайтарганнар. Никтер болгарларга бу исем ияреп калган? Мин моңа тарихның ялгышы дип карыйм.

Һәр дәүләтнең патшасы, территориясе, шәһәрләре булырга тиеш. Археологлар дәүләтләрнең эзләрен табалар. Кайда татар шәһәре? Кая татар ханнары? Язма чыганакларда да алар юк. Төркиләр, монголлар, башка халыкларның дәүләтләре булган, ә татарның исеме генә сакланган.

Болгарларны оныттылар. Ә бит Болгар чорының табылдыклары күп, дәүләт бик көчле булган. Болгарларның археологик истәлекләре хәзерге Татарстанда, Ульян, Самара, Пенза өлкәләрендә табыла. Пермь өлкәсендә дә ике шәһәрдә болгар эзләре табылды. Әстерханнан 40 чакрым ераклыктагы урыннан да Болгар һәм Алтын Урда чорларына караган катламнар чыга.

Чыңгызхан болгарларны юкка чыгарган дип әйтәләр. Әйе, күбесе үлгән. 14нче гасырда бик көчле чума вакытында да болгарлар үлеп беткән дигән фараз бар. Мордва да, чуваш та, мари да үлеп бетмәгән бит. Нишләп болгарлар үлеп бетәргә тиеш әле? Алар бит, мөселман буларак, чисталык ягыннан аерылып торганнар. Шулай булгач, аларга чума күпләп иярергә тиеш түгел.

Иван III 1487 елда, Казан ханлыгын буйсындыргач, үзенә «князь болгарский» дигән титул өсти. Нишләп «князь татарский» түгел? Димәк, Казан ханлыгы чорында да болгарлар булган.

19нчы гасыр әдәбиятында татар кешесе татар дип атаганны яратмаган, болгар яки мөселман дип эндәшүне сораган дигән истәлекләр бар.

Болгарлар бөтенләй кырылып бетмәгән, яшәүләрен дәвам иткәннәр. Мин шундый фикердә.

Безнең милләт буларак барлыкка килүдә төрки халыкларның, аннан соң болгарларның эзе ярылып ята. Телебез — кыпчак теле. Һәрхәлдә, без күп тамырлы халык. Болгарлар фин-угор халкы (хәзерге мариларның борынгы бабалары), руслар белән кушылганнар. Катнаш никахлар хәзерге заман күренеше генә түгел, элек тә булган. Бөек шәһәрдә 1229 елда Аврамий исемле рус үтерелгәч, аны христианнар күмелгән урынга җирләгәннәр дип рус елъязмасында искә алына. Димәк, борынгы бабаларыбыз арасында христианнар да яшәгән.

Җанисәп узачак. Татарстанның көнчыгышында татарлар яшәмәгән, ә татар халкы ул үзе фин-угор компонентыннан барлыкка килгән дип ышандырырга тырыша кайбер башкорт тарихчылары. Татарстан җирлегендә кемнәр яшәгән?

Энциклопедиягә Татарстанның көнчыгышындагы татар авыллары 17нче гасыр ахыры — 18нче гасыр башында килеп чыккан дип язылган. Элек тә татарлар булгандыр. Әлбәттә, башкорт күчмәннәре дә йөргәндер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта да татарлар төрле җиргә сибелеп урнашкан.

Шунысы кызык, монгол чорына кадәр, ягъни 10-13 гасырлар катламында болгар истәлекләре Башкортстан җирендә юк. Алтын Урда чорында татар эзләре бар. Димәк, татарлар анда соңрак күченгәннәр.

Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы халык кемнәр алар? Алар үзләрен татар дип саный, без аларны татар дип әйтә алабызмы?

Әлбәттә, татарлар. Башкортлар белән бәйләнешләре булган инде. Башкортларның төп җире — Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлеше. Алар күчмә халык, утрак тормышка 18нче гасыр тирәсендә күчә башлыйлар.

Тарих институтын Археология институты белән берләштермәкчеләр иде. Тарих институты, имзалар җыеп, бу кушылудан баш тартты. Археология институты бу вакыйга уңаеннан фикерен белдермәде, хәзер бу хакта ни әйтер идегез — сез кушылу яклымы, әллә аерым булумы? Кушылуның нинди файдасы булыр иде?

Мин институтларның кушылуына тискәре карыйм. Без бик яхшы үсәбез, безнең перспектива бар. Мәскәү һәм Санкт-Петербург археологлары да аерым институт булып эшлиләр.

Фәнни эшчәнлек буенча беренче урында Мәскәү археологлары, аннан соң Новосибирск, өченче урында без торабыз.

Аллага шөкер, хөкүмәт тарафыннан да ярдәм бар. Археологиянең нинди файда китерә алганын җитәкчеләрдән иң беренче булып Минтимер Шәймиев аңлады. Ул безгә гел ярдәм итеп торды. Аның ярдәме тимәсә, Казан, Болгар, Зөя туристлар кызыксына торган урын булмаслар иде. «Гуманитар фәннәр, гадәттә, акча сорыйлар, ә археология үзе акча эшли башлады», — дип әйткәне бар Минтимер Шәриповичның. Туристлар безнең эшнең нәтиҗәсен карарга киләләр бит инде.

Сез үзегез хәзер нинди эш алып барасыз?

Үзем генә түгел, институт белән бергәләп зур проект алып барабыз. Эшнең күп өлеше башкарылган инде. «Идел-Урал төбәге археологиясе» дигән җиде томлык энциклопедия туплыйбыз. Беренче өч томы быел тупланып бетәргә тиеш. Мин «Идел Болгарстаны һәм фин-угорлар дөньясы» исемле бишенче томны төзү белән җитәкчелек итәм. Бу хезмәт, беренче чиратта, Россия һәм дөнья археологиясе өчен файдалы булачак. Халыкка 5-7 томнары кызыклы булыр дип уйлыйм.

Фаяз Шәрип улы Хуҗин 1951 елның 5 августында Татарстанның Зәй районы Карман авылында туган.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, (2004), тарих фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТР ФА Археология институтының директор урынбасары.

1972 елда «Тарих» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын, 1978 елда СССР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.

1987 елда СССР ФА Археология институты Ленинград бүлекчәсендә «Борынгы Биләр калдыклары: стратиграфия, хронология» темасына кандидатлык, 2002 елда Удмурт дәүләт университетында «Х ‒ ХIII гасыр башында Болгар шәһәрлеге» темасына докторлык диссертациясен яклый.

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре – Идел буе Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәүләтләренең археологиясе һәм тарихы.

1980-1990нчы елларда Ф.Ш. Хуҗин Суар, Җүкәтау һәм Чаллыда үткәрелгән экспедицияләргә җитәкчелек итә, Кирмән һәм Алабуга шәһәрлекләрендә казылма эшләрен оештыра.Ф.Ш. Хуҗин җитәкчелегендә Кремльнең иң борынгы ныгытмалары, Казан ханнары мавзолейлары, Кол Шәриф мәчете хәрабәләре өйрәнелә.

450дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт, шул исәптән 19 китап һәм монография («Чирмешән елгасы буендагы бөек шәһәр» (1995), «Монголларга кадәрге чорда Идел буе Болгар дәүләте» (1997), «X – XIII гасыр башы болгар шәһәре» (2001), «Борынгы болгарлар һәм Идел буе Болгар дәүләте. VIII – XIII гасыр башы» (2006), студентлар һәм урта мәктәп укучылары өчен дәреслек һәм кулланмалар авторы.

Ф.Ш. Хуҗинның фәнни редакциясендә 25кә якын китап хәзерләнә һәм дөнья күрә, шулар арасында 2006 елда дөнья күргән «Татар тарихы» җиде томлык хезмәтнең икенче томы ‒ «Идел буе Болгар дәүләте һәм Бөек дала» фундаменталь хезмәте дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100