Чаллының татар яшьләре: «Телгә ихтыяҗ булганда, өметсезлеккә бирелергә ярамый» | intertat.tatar

Чаллының татар яшьләре: «Телгә ихтыяҗ булганда, өметсезлеккә бирелергә ярамый»

Шәһәр тарихы, онлайн-радио, әдәби лаборатория... Сүз Чаллының URBANTATAR берләшмәсе турында бара. «Интертат» хәбәрчесе туган шәһәренә кайтып, татар яшьләрен бергә туплаган Гүзәл Әхмәтгәрәй белән аралашты.

Заманында Чаллы татар яшьләре дигәч, «Мизгел» милли-мәдәни клубы күз алдына килә иде. «Мизгел»нең төрле кызыклы очрашу-чараларын, милли дискотекаларын хәзер дә хәтерләүчеләр бардыр. Әлеге берләшмә, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмау, татар яшьләрен берләштерү, таныштыру максаты белән, озак кына актив эшчәнлек алып барды. Татар яшьләре дигәч, мин URBANTATAR берләшмәсен дә шул юнәлештә итеп күз алдына китергән идем. Гүзәл Әхмәтгәрәй белән ун минут сөйләшүгә үк, ялгышканымны, аның форматы башка булуын аңладым. Гәрчә, алар үзен «Мизгел»нең дәвамчылары дип атасалар да.

«Чаллыда заманча татар проектлары булмауга йөрәгем сыкрады»

Чаллыда туып-үскән Гүзәл биш ел Казанда укый һәм эшли. Ләкин Чаллыга кайткан саен, туган шәһәрендә, башкаладагы кебек, заманча татар проектлары булмауга йөрәге сыкрый. «Бер кайтуымда кызык итеп кенә яңа проект ясап карарга булдык. Үзебез шәһәрнекеләр булгач, URBANTATAR, ягъни шәһәр татарлары дип атадык», — дип башлады сүзен Гүзәл. 

Ул бүгенге көндә әлеге проектны эксперимент дип атый. Гомумән, берләшмәнең бөтен эшчәнлеген экспериментка бәйле дип аңлата. 

Берләшмә «Нур» яшьләр үзәгендә эшли. Әле узган ел гына суперзаманча төзекләндерү кичергән әлеге бина — яшьләрне туплау, бергәләп эшләү өчен, Гүзәл үзе әйтмешли, «идеаль коворкинг киңлек».

Яшьләр иң беренче чараны Чаллының тарихи-туган якны өйрәнү музее белән берлектә оештырылар. Шәһәр тарихы турындагы түгәрәк өстәлгә шәһәрнең архив бүлеге дә кушыла. Соңыннан «Мин татарча сөйләшәм» фестивале гөрләп үтә. Шул рәвешле, URBANTATAR берләшмәсенә ниндидер актив, аның төп идеологиясен аңлаган кешеләр җыела башлый. Аның төп командасы туплана. Төрле очрашулар, шәһәрнең тарихи урыннарына экскурсияләр оештырыла.

«ЗЯБ проектының максаты — мәдәни кодларны өйрәнү»

Гүзәл, URBANTATAR эшне нинди юнәлешләрдә алып бара?

Юнәлешләр дигәндә, безнең иң зур юнәлеш ул — тарих. Провинция тарихы, локаль туризм, урбанизм, Чаллы бренды. Бүген шушы өлкәләрдә кайныйбыз. Без соңгы хаклыкка дәгъва итмибез, бу шулай ук эксперимент формасында. Әлеге юнәлешне «Тарихи бранч» проекты белән башлап җибәргән идек. Безне Казандагы шул ук исемдәге проектның варислары дип әйтергә була. Ул үз эченә, формаль булмаган мохиттә, тарих турындагы сөйләшүләрне ала. 

«Тарихи бранч» төрле темаларга уздырыла. Әлеге юнәлешне Зәй егете Ильяс Салихов алып бара. Ул безнең өчен, чын мәгънәсендә, табыш. Үзе география, тарих фәннәрен укыта, экспедицияләргә йөри. Безне селкетеп, даими әйдәп торучыбыз. 

Мәсәлән, бер «Тарихи бранч» Чаллы театры тарихына багышланган иде. Театр актерларын да чакырдык. Фәнни юнәлешләргә дә игътибар бирәбез. Алар барысы да бик күңелле үтә, кызыклы фактлар ачыклана. Мәсәлән, элек Чаллы территориясендә фин-угор халыклары да яшәгән икән. Чаллы уртасыннан агучы Мәләкәс елгасының исеме дә венгр сүзе дигән теория бар. «Без венгрлар токымыннан икән», — дип көлешеп тә утырдык әле. 

Мондый очрашуларга башта дәрәҗәле белгечләрне чакыра идек. Аралашкан саен, «без үзебез дә ниндидер өлкәдә белгеч» дигән фикергә килдек. Соңгы түгәрәк өстәлне Алсу Җәлилова дигән кызыбыз «Ничек татар һәм веган булырга?» дигән темага үткәрде. 

 URBANTATAR Чаллының иң иске бистәләренең берсе булган ЗЯБ турында тулы бер проект эшләде. Шул турыда тәфсилләбрәк сөйлә әле. 

— ЗЯБ — безнең берләшмәнең икенче зур тарихи проекты. Әлеге эксперимент вакытында мин бик кызыклы адымга бардым: ике ай ЗЯБ бистәсендә яшәп карадым. Сентябрь ае искиткеч җылы иде. Җирле кешеләрне дә җәлеп итеп, без комплекслар буйлап йөрдек, экспедицияләр үткәрдек. Бистә турындагы мәгълүматларны, фотолар белән, инстаграм сәхифәсендә бирә башладык. Максатыбыз ниндидер мәдәни кодларны өйрәнү иде. Әмма бу проект бик зур кайтаваз алды. Кешеләр безгә бу урыннарны хәтерләүләре турында яза, истәлекләре белән бүлешә башладылар. Шәһәр халкы ЗЯБ турында тулырак белергә теләде. Шул сәбәпле, быел без ЗЯБ проектын масштаблы эзләнү рәвешендә дәвам итәргә ниятлибез. 

Без тарихның мең гасырлык, архитектурасы бай зур шәһәрләрдә булуына күнеккәнбез. Без үзебез шушы шәһәрдә туып-үскән, аңа гашыйк яшьләр. Эзләнә башлагач, район турында шулкадәр күп кызык мәгълүмат тупладык. Бу — безнең өчен бик мөһим проект. Барлык серләрне дә ачып бетерәсе килми, ләкин ул, һичшиксез, дәвамлы эш булачак. 

«Нур» яшьләр үзәге буйлап, татарча тулы экскурсия узарга була»

Тарихи юнәлеш турында сөйләгәндә, берләшмәнең тагын бер проекты — шәһәрнең төрле истәлекле биналарында аудиогид булдыру турында да әйтеп үтәргә кирәк. Яшьләр аны «Нур» яшьләр үзәгеннән башлап җибәрәләр. 1976 елда соңгы чор совет модернизмы стилендәге бинада «Мәскәү» рестораны урнаша. Аны «КАМАЗ» заводы читтән килгән кунаклар өчен махсус төзетә. 

Функциональ билгеләнеше үзгәрсә дә, бүген дә архитектур йөзен өлешчә саклаган бинада ун локация булдырылган. QR-кодлар ярдәмендә, бина буйлап, татарча тулы экскурсия узарга була. 

«Без бу ресторан турында халыктан да сораштык. Әллә никадәр кайтаваз килеп иреште. Кемнеңдер анда ашаганы булган, кемдер менюны хәтерли, кемнеңдер әнисе пешекче булып эшләгән, кемдер икенче катта торучы пианинода уйнаган. Элек монда вокаль инструменталь ансамбльләр бик популяр булган. Әлеге проект шулай ук Ильяс белән бергәләп эшләнде. Бер бина мисалында без локаль тарих та кызык була ала дигән фикер җиткерергә теләдек. Аны алга таба масштабларга ниятлибез. Тыңлау бер әйбер, ә менә визуаль карау мөмкинлеге булдырсак, тагын да кызыграк булыр иде дигән фикергә килдек», — ди Гүзәл.

«Барысы да татарча: сәүдә үзәгеннән алып, компьютер уенына хәтле»

Безнең берләшмәнең тагын бер зур юнәлеше — массакүләм чаралар үткәрү. Узган көз Чаллыда «Татар яшьләре форумы» уздырдык. Әлеге «Мизгел» клубы проектын алардан рөхсәт алып эшләдек. Дуслыгыбызны дәлилли торган күренеш булды ул. Форматын гына бераз үзгәрттек. Анда Чаллыдан 100 кеше катнашты. Әлеге форум кысаларында төрле мастер-классларда катнашып, лекцияләр тыңладык.

Яшьләрнең күбесе, укып бетергәч, Чаллыда калачакларына шикләнә. Монда аларга нәрсәдер җитми. Шул ук вакытта «Мин кире кайтыр идем», - диючеләр дә бар. Миграция — тотрыклы күренеш. Шул процесс барышында яшьләрнең ниндидер бер өлеше шәһәргә кире әйләнеп кайту — үзе зур уңыш инде. Шуңа да без аларга ниндидер продукт бирергә тиеш. Без яшьләргә Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулын уйлап табарга тәкъдим иттек. Форумда, безне сөендереп, 33 идея яңгырады! Андый ук нәтиҗә булыр дип көтмәгән идек. Алар арасында ниндиләре генә юк. Татар яшьләренең фантазиясе һәм уйлап табу сәләте сокландырды. Мәсәлән, Алсу Җәлилова «Экобизәк» дигән милли орнаментлы татар продуктлары экокибете ачу идеясен тәкъдим итте. 

Тулысынча татар телендә хезмәт күрсәтелә торган, милли сату нокталары булган «Өчпочмак» сәүдә үзәге төзү идеясе дә бик кызыклы проектка әйләнә алыр иде. Фантазияле әйбер итеп карасак та, мәсәлән, башлангычында сувенирлар сату почмагы итеп күзалларга була аны.  

Бик популяр компьютер уенын татарчага адаптацияләүне күзаллаган идея дә кызыклы тоелды. 

Форумнан соң яшьләргә ял оештырдык. Алар татар альтернатив башкаручыларын тыңлап, күңел ачты. 

«Безнең радионы 48 ил тыңлап карады»

Коронавируска бәйле вәзгыять онлайн эш алып баруның бик мөһим булуын күрсәтте. Шуны да искә алып, берләшмә татар альтернатив музыкасының беренче интернет-радиосын булдырган. 

«Ул узган елның августында ачылды, ноябрьдә Android кушымтасы эшли башлады. Соңрак радионың IOS-кушымтасын эшләүгә 200 мең сум күләмендә грант җиңдек. Хәзер аудиториябезне алты тапкыр үстерү мөмкинлегебез бар. 

Радио ачып, без ике проблеманы берьюлы хәл иттек дип саныйм. Популяр альтернатив музыка башкаручыларга җырларын ротациягә бирә торган аерым платформа булдырдык. Ә тыңлаучыларга, башка музыкаль сервислардан аермалы буларак, шул картотеканы бушлай тыңлау мөмкинлеге ачылды. 

Бүген радио картотекасында 400дән артык җыр бар. Безне 48 ил тыңлап карады, — дип сөйләде Гүзәл. 

Радионың мобиль кушымасын Google Plау аша йөкләтеп алырга яки социаль челтәрләрдән табарга мөмкин. 

 Каләм тибрәткән һәм тибрәтмәгәннәр өчен интенсив яки «Әдәби лаборатория»

Мин үзем иҗатка якын кеше. Мин иҗатны яратам һәм аны төрле өлкәләргә алып киләм. URBANTATAR берләшмәсенең «Әдәби лаборатория»се — каләм тибрәткән һәм тибрәтмәгәннәр өчен интенсив, белем бирү программасын узу, нәтиҗә ясау. Әлеге проектыбызда ундүрт кеше катнашты. Ул ун көн дәвам итте. Мөстәкыйль рәвештә «Ачык университет» программасы аша лекцияләр тыңлау һәм Zoom аша белгечләр белән аралашу форматында барды.  

Бүген бөтен дөньяда синтетизм бара. Күптөрлелек. Син мультилидер булырга тиешсең. Без дә әдәбият белән шөгыльләнгән кеше бөтен өлкәләрдән дә хәбәрдар булырга тиеш, дигән фикерне алдык. Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар алдында язучылардан тыш төрле өлкә белгечләре чыгыш ясады.

Язучылардан Айгөл Әхмәтгәрәева, Луиза Янсуар белән аралаштык. Луиза заманча әдәбият, әдәби мода турында сөйләде. Элек язма әсәрнең кыйммәтен тәнкыйтьчеләр бәяләсә, бүген ул функциянең блогерлар һәм матбугат җилкәсенә калып баруын билгеләп үтте.

Әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина Әмирхан Еникинең бер әсәре мисалында эпик сюжет структурасын аңлатты. Әдәби белемнәребезне кино белгече, сәясәтче Илшат Сәетов лекциясе белән баеттык. Барлык лекцияләр логик юнәлештә барды. Хикәя язудан алып, аны бастырып чыгаруга кадәр. «Юлбасма» җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова нәшрият белән эшләү турында сөйләде. 

Проектның практик этабында катнашучыларга хикәя язып карарга тәкъдим иттек. Безгә барлыгы 7 хикәя килде. Безнең моңа ничек шатлануыбызны белсәгез иде!

Хикәяләрнең исемнәреннән дә алар яңа сулышлы икәне күренеп тора: «ӘSӘL», «Санитар, «Курчак», «Саубуллашмау», «Уртак тел», «Чатан баш», «Хикәя». Катнашучыларны да мин үз итәргә өлгердем. Берәү Чехиядән, бер ханым Кировтан, берсе КамАЗда эшли, кайсы бәйсез рәссам. Кызык компания җыелды.

Бу проектыбызны уңышлы дип санау хокукыбыз бар. Ел ахырында узган «Наш Татарстан» форумында берләшмәбез «Әдәби лаборатория» проекты белән грант җиңде.

«Бүген татарча сөйләшергә тырышучы яшьләр бихисап күп»

Гүзәл, URBANTATAR бүген нинди планнар белән яши?

Безнең төп миссия — шәһәр татар яшьләрен, төрле берләшмәләрне бергә туплап, уртак чаралар үткәрү. Безнең барлык проектларыбызда да чагылыш таба ул: университетлар, оешмалар, аерым кешеләр белән эшләү. Ниндидер уртак мохит булдыру турында сүз бара. Әлегә безнең төп максат — иҗади һәм тарихи юнәлешләрне масштаблау. Шуңа күрә берләшмәнең стратегик сессиясен уздыру кирәк. Аны шушы гыйнвар аена планлаштырып торабыз.  

Бүген шәһәрдә телне өйрәнү клубын булдыру ихтыяҗы бар. Без һәр пәнҗешәмбе җыелышып, өстәл уеннары уйныйбыз. Анда күбрәк студентлар һәм мәктәп укучылары килә. Аларның бөтенесе дә татарча сөйләшми. Ләкин өйрәнү теләкләре зур. Без яшьләргә мәҗбүриләп түгел, аз-азлап кызыклы мәгълүмат бирергә тырышабыз. «Безнең татарларда дүрт графика булганын беләсезме, ә карагыз әле нинди шәп җырчы бар», — дибез. Әлеге татарча өйрәнергә теләгән төркем инде минсез дә җыела. Дуслашып беткәннәр, шугалакка бергә йөриләр. 

Безнең берләшмәнең төрле катлам, төрле яшь һәм төрле фикердә булганнар өчен ачык икәнен җиткерергә телим. Баналь яңгыраса да, шәһәр халкына рәхмәт әйтәсем килә. Мин Чаллыга кайтканда беркемне белми идем. Мәктәп елларым актив узмады, мин, киресенчә, Казан белән аралашып яшәдем. Чаллыга кайткач, шәһәр хакимияте, халык, оешма җитәкчеләре, студентлар - барысы да ярдәм кулы сузды. Үзебезгә карата негатив тоймыйм. Кемгә мөрәҗәгать итсәк тә, «әйдәгез» дип күтәреп алалар. Дөнья бик тыгыз чорда, башкаларның бушка үз белемнәре белән бүлешүе, алтындай вакытларын сарыф итүләре — безнең өчен зур бүләк. 

Бүген Чаллыда татар теленең дәрәҗәсе турында ни диярсең?

Мин үзем «теория малых дел» дигән әйбергә ышанам. Татар теле дигәндә, проблемалар әле бихисап. Шулай да милләт һәм тел проблемалары арасында чишә алмаслык нәрсәләр бар дип әйтмәс идем. Мин аларга позитив карарга тырышам. Шәһәребездә татар теленең дәрәҗәсе юк түгел. Ишетеп тә беләбез, совет чорында татар телендә сөйләшү зур хурлык булган. Ләкин бүген, бәлки миңа гына очрый микән андый кешеләр, кәкре-бөкре җөмләләр белән булса да, татарча сөйләшергә тырышучы яшьләр бихисап күп. Аларда ниндидер җылылык бар. Татар телен өйрәтү мәсьәләсен хәл итү юлларын уйлыйбыз. Телне өйрәнүгә ихтыяҗ булганда, чаң сугу, өметсезлеккә бирелү — дөрес нәрсә түгел. 

Татар телендәге массакүләм чараларга кеше җыю проблемасы күзәтеләме? Мин студент булган 2005-2010 еллар аралыгында ул бик актуаль иде. 

Кеше җыю мәсьәләсенә килсәк, ул бүгенге көндә зур күрсәткеч түгел. Мин Казан мисалында да әйтә алам, аерым интеллектуаль проектларга ун, күп дигәндә йөз кеше килә. Ул массачыл әйбер түгел. Элек моңа безнең күңелебез төшә иде. Ләкин тикшерү һәм пандемия проектларны онлайн яшәргә җибәрергә кирәк икәнлеген күрсәтте. Маркетинг кебек барлык заманча инструментларны өйрәнеп, яңа трендларны күзәтеп, шуларны татар темасы белән бергә биреп барсак, бик тәмле әйбер килеп чыгар иде. 

URBANTATAR берләшмәсе шәһәр татарлары өчен булгач, авыл татарларына нишләргә инде хәзер?

Бу сорауны безгә бик еш бирәләр. Без бит авылны инкяр итмибез. Дөресен генә әйткәндә, мин әле авылларны да тикшерер, өйрәнер идем. Мин тамырларым белән Сарман районы Азалак авылыннан. Бүген үземнең авылымның тарихын да өйрәнәм. Әлбәттә, бу күбрәк үзем өчен. Чөнки минем бабам мулла иде һәм безнең авылда тарихны бер-берсенә муллалар тапшырып бара иде. Тарихка карата кызыксынуым, бәлки, шуннандыр. Ләкин үзем шәһәрдә туып-үскәч, шәһәр мәдәнияте, тарихы миңа якынрак. Тик безнең берләшмәдә авылга карата чикләүләр юк. Командабызда авыл яшьләре дә күп. Мөмкинлек ресурсларыбыз булса, тирә-як авылларны да өйрәнер идек. Киләчәктә проектларны масштаблаган очракта, Кама арты яклары районнарын да җәлеп итәсем килә.