Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйләҗев чыгышына фикерләр: татар теленең явыз дошманы авыл кешесеме, шәһәрнекеме?

«Тәртип» радиосында галим Искәндәр Гыйләҗев «Татар теленең иң явыз дошманы — авылдан күченгән татар абзые яки татар апасы» дигән фикер әйтте, аннары «ләкин һәрберсе түгел», дип йомшартты. Шулай булса да, бу — афоризмга әйләнерлек сүзләр. «Интертат» халык белән бергә татар теленең башка явыз дошманнарын барлый.

news_top_970_100
Гыйләҗев чыгышына фикерләр: татар теленең явыз дошманы авыл кешесеме, шәһәрнекеме?
pixabay.com

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевның «Тәртип» радиосы туры эфирында: «Татар теленең иң явыз дошманы — авылдан күченгән татар абзые яки татар апасы», — дигән сүзләре социаль челтәрләрдә каршылыклы фикерләр уятты.

Бу фикер «Татар-информ»ның инстаграм сәхифәсендә генә бер көн эчендә йөздән артык кайтаваз җыйды. Берәүләр аның белән килешә, икенчеләр профессорны тәнкыйтьли, өченчеләр үз вариантын тәкъдим итә. Шулай итеп бу тема интернет киңлегендә зур гына дискуссия уятты.

«Тәртип» радиосында Искәндәр Гыйләҗев нәрсә сөйләгән соң?

— Татар теленең иң явыз дошманы — авылдан күченгән татар абзые яки татар апасы. Ләкин һәрберсе түгел. 

Мин бу хакта күп сөйләдем, яздым, йөрәгемне әрнетә торган темаларның берсе. Татар халкы тарихында иң зур фаҗига — XVI йөзнең уртасында шәһәр структурасын югалтуында. Милләт үссен, бөтен яктан камил булсын өчен аның шәһәр структурасы да, авыл структурасы да булырга тиеш. Алар бер-берсен баетып, элемтәдә торып яшәгән. Авылга караганда шәһәрдә мөмкинлекләр киңрәк: административ, белем алу, икътисад һ.б. яклар.

Авылның үзенең традициясе, матурлыгы, тормышы бар. Әмма авылның мөмкинлекләре чикләнгән. Татар халкында шәһәр структурасының бетүе коточкыч фаҗига булган, чөнки татар кешесе авыл тормышы белән йомылып, күпчелеге крестьян хәлендә булып калган.

Бездә XVII–XIX йөзләрдә тотрыклы традицион шәһәр структурасы булмаган. Совет вакыты җиткәч бөтен нәрсә үзгәргән, ә психология калган. Авыл кешесе шәһәр кешесенә ничек карый, аны ничек бәяли соң? Ул үзен кимсетелгән кебек хис итә. Авылда яшәүчеләр — артта калганнар, шәһәрдә яшәүчеләр — алдынгылар. Ә шәһәрдә рус телендә сөйләшәләр.

«Алдынгы булырга телим икән, мин шәһәргә күченәм һәм татар телен онытам», — дигән фикер йөртәләр. Кызганыч, күпчелек кешедә шундый караш формалашкан. Мин андыйларны күп очратканым булды. «Шәһәргә килдем, русча белмәвем аркасында җәфаландым, шуңа күрә балаларым татарча белмәсен, минем кебек җәфа чикмәсен», — ди. Шулкадәр тар һәм кыргый караш.

Аңлы яшьләр арасында шәһәрдә татар даирәсе формалашып килә. Өмет шуларда, — дигән иде галим.

Халык фикере: кем килешә?

Без «Татар-информ»ның инстаграм сәхифәсендәге йөзләгән кайтавазның берничәсен сайлап алып, укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Гөлсинә Шакирова (@shakirova_gulsina) галим фикеренә каршы чыгып, авыл халкын яклый. «Юк! Татар телен авыл кешесе түгел, шәһәрдә югары дәрәҗәдә утырган түрәләр бетерә һәм бетерде! Бертөрле сөйләшеп, икенче төрле политика алып барып! Нинди матур закон кабул ителгән иде заманында: кем дә кем (бигрәк тә башка милләттән булган җитәкче) татар телендә сөйләшә икән, 15% өстәмә түләнәчәк. Тормышка ашмады бит, чөнки таләп ителмәде, ә болай ансат бит авыл халкына сылтап калдырырга…» — дип язган ул.

Татарстанның Халык артисты Илсур Сафин (ИлСАФ): «Бераз дөреслек бар… Ләкин актуаль түгел, хәзерге көн кадагына туры килми, 30-40 ел элек сөйләргә иде бу сүзләрне», — дип язган.

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов галим белән килешүен белдергән. «Килешәм… Әлбәттә, бөтенесе дә шундый дигән сүз бармый бит. Искәндәр әфәнде үзе дә әйтеп үтә, әмма мондый фактор бар һәм аз түгел. Акцент белән сөйләшергә генә дә ояла бит ул безнең халык, югыйсә, трамвайларда инглизчә „Адорадский“ һ. б. исемнәрне рәхәтләндереп инглизчә акцент белән әйтәләр Англиядә яшәмәсәк тә. Без урыс түгел, безнең үзебезнең матур гына татарча акцентыбыз булу табигый», — дигән фикерен калдырган җырчы.

Әлбегиев Рөстәм (@elbegiev_rustam): «Иң явыз дошман — ул үз туган телеңдә сөйләшергә оялу, курку. Без шәһәрдә туган булсак та, чиста татар гаиләсендә туып үскән булмасак та, сөйләштек, сөйләшәбез Алла бирсә», — дип язган.

Рәмзия Сөнгатуллинаның (@ramziya_1992) фикере дә игътибарга лаек.

«Татар теленең түбән тәгәрәвендә авылдан чыккан халыкның гаебе юк. Бөтен гореф-гадәтләр, милли йолаларыбыз әби-бабайларыбыздан буыннан буынга күчеп килә. Шәһәргә китеп тә, үз туган телен саф белүчеләр күп. Кайсы танылган кешене карасаң да, тамырлары шул гади татар авылыннан.

Матур татарча әдәби китап укучылар бармак белән генә санарлык бит. Каян чыкканга да, кая киткәнгә дә карамый, бар да милли аң, милли тәрбиядән тора. Бөтен кызыксыну интернет челтәрендә. Кеше белән кеше аралашмас замана җитте. Гаеп эзләгәнче, проблеманы хәл итү ягын карарга кирәк», — дип язган ул.

Гөлфия исемле (@gulfiia4345) аккаунттан язган кеше үз тормышыннан мисал китергән. «Бар талантлар да авылдан чыга, чөнки авыл халкы табигатькә якын, матурлыгын күрә, моңын ала. Дөрес, шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк, әмма табигатьтән килгәнне алыштырмый. Сез дөрес әйтмисез. Аны хөкүмәт шундый хәлгә китерде. Әле дә искә алам: яшь ярымлык баланы татарча сөйләшеп балалар бакчасына илткәндә, бакча җитәкчесе күреп алды да, бала белән татарча сөйләшкәнем өчен ачулана башлады.

«Балага туган телен ата-ана гына өйрәтә ала, ә рус телен алар бакчада да, урамда да, мәктәптә дә өйрәнәләр, чөнки шул телдә генә сөйләшәләр бит бездә», — дидем. Бик ачуы килде. Ул алай әйтә алмаган булыр иде, әгәр югарыдан башка указ булса. Бу хәл 1982 елда булды.

Менә мисалга хәзерге чеп-чи татар районы — Арча. Ни өчендер халык вата-жимерә районда русча сөйләшә…» — дип язып калдырган Гөлфия.

«Гади кеше гомумән битараф тел мәсьәләсенә»

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповның Фейсбуктагы сәхифәсендә Риф Садриев: «Автор белән өлешчә генә килешергә була, әммә тулаем түгел. Аттан ала да туа кола да туа, һәркемнең үзеннән тора. Урыслашуның төп сәбәбе татар теленең шәһәр җирендә кулланышка кереп китә алмавында. Ни өчен шулай? Чөнки без яһүдләр түгел, без — татарлар, без берләшә алмыйбыз, без бер-беребез белән көрәшәбез, бер-беребезгә юл бирмибез», — дигән комментарий калдырган.

Айдар Гайнетдинов:

«Татар теленең иң явыз дошманы — фәнни эшләрен татар телендә язмаучы галимнәребез».

Фәридә Нурулла

«Авылдан күченгән кешеләр дигәндә хаклык бар, әлбәттә. Интеллигенция дигәндә дә хаклык бар. Фәнни эшләрен татарча язмаучы галимнәребез дә татар телен бетерүгә өлеш кертәләр, дөрес. Әгәр хакимият телгә игътибар биреп аны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрсә, интеллигенция дә, галимнәр дә, ааыл гыйбадларын әйтмим дә инде, телне болай ук кимсетмәсләр иде. Эшнең башын хөкүмәт тарафыннан эзләргә кирәк. Әле авылда яшәп эшләп ятучы интеллигенцияне генә алып карыйк. Татар теленә беренче аяк чалучылар алар. Кем балаларына совет чоры башыннан ук ят исемнәр такты? Интеллигенция! Башлыча мәктәп директорлары, мөдирләре. Балалары кем булды? Гади халыкныкыннан артык түгел һәрхәлдә. Сез язганча, Азнакай, Актаныш яклары хәзергәчә бу мәсьәләдә артык тырышлык күрсәтәләр әнә. Шуларның бер вәкиле авызыннан ишеттем, имеш, татар теле аларның балаларына үсәргә, рус телендә аралашырга комачаулый. Үзләре дә интеккәннәр, имеш. Ә без нигә зарланмыйбыз икән соң? Минем балалар да аныкылар белән бер татар мәктәбендә укыдылар, югыйсә. Телне бер дәрәҗәдә үзләштерделәр. Шатырдатып кирәк чакта урысча я татарча сөйләшәләр, зарланмыйлар бер дә».

Рәҗәп Бәдретдинова:

«Казан шәһәрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирмәүче балалар бакчалары, мәктәпләр, урта махсус һәм югары уку йортлары булмау, эш кәгазьләренең рус телендә генә алып барылуы, милли кадрлар әзерләмәү түгел — авылдан шәһәргә килеп төпләнгән кешеләрдә татар теленең сакланмавы? Бу фикерегезнең ышанычлы нигезе, дәлиле юк, Искәндәр Аязович. Хәтта авыл мәктәпләрендә татар теле укытучыларына укыту планнарын һәм сыйныф журналларын русча гына язып тутырырга күрсәтмә бирелгәнен; татар мәктәпләрендә дә бөтен документацияне русча гына алып барырга кушуны; мәктәп залларындагы һәм сыйныфлардагы стендларның русчасы да мәҗбүри язылуын кая куярсыз? Искәндәр Аязович, бу фикерегез туган телен, динен, әхлагын саклап калган һәм киләсе буыннарга тапшырган авыл кешесен түбәнсетә, мыскыллый».

Искәндәр Гыйләҗев бу фикергә җавап итеп: «Сез минем фикернең асылын аңлап бетермәгәнсез, ахыры… Мин гомум күренеш турында фикер йөрттем», — дип язган.

Илнур Газиев:

«Шәһәргә күченгән халык өчен татар теле дус та түгел, дошман да түгел. Гади кеше гомумән битараф тел мәсьәләсенә. Аның максаты үз тормышын җайга салу. Татар теленең иң явыз дошманы бүгенге көндә хакимият».

Без «татар теленең явыз дошманнары» темасын дәвам итәргә булдык. Бу турыда танылган берничә кешенең фикере белән кызыксындык.

«Татар телен мескен дәрәҗәгә үзебезнең шушындый татар мәктәпләре төшереп бетерде»

Назим Галимов, йөк машинасы йөртүче популяр блогер:

— Татар теленең явыз дошманы дип мин мәгариф системасын әйтер идем. Бервакыт Сабадагы кибеттә кассага чират торам. Минем алда миңа яхшы таныш ике укытучы бер-берсе белән телләрен вата-җимерә русча сөйләшкән булалар. Шул рәвешчә алар үзләрен кәттәрәк, башкалардан акыллырак итеп тоясылары килгәндер инде. Бераз сөйләшә торгач, боларның рус телендә сүз запасы бетеп китте: еш кына кайбер урыннарда төртелеп тора, татар сүзләре кыстыра башладылар. Алар кирәкле сүз таба алмыйча торган урында мин үз эчемнән генә булышып торам, ләкин башка кешенең сүзенә кысылып булмый. Чеп-чи татар авылында укытучы булып эшләүче ике татар хатын-кызының үзара русча сөйләшеп торуларын күргәч, минем аларга шундук хөрмәтем бетте. Минем балалар укыган мәктәптә эшли бит алар. Андый укытучылар балаларда туган телгә нинди хөрмәт уята алсын? Бу турыда мин үз сәхифәмдәге туры эфирда да сөйләгән идем. Хәзер Саба лицеена керсәң, татарча сөйләмне бик сирәк ишетәсең. Рус районы, рус мәктәбе түгел бит инде. Татар телен мескен дәрәҗәгә үзебезнең шушындый татар мәктәпләре төшереп бетерде дип саныйм. Телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен абруйлы кешеләрнең татар телендә сөйләшүен халыкка күбрәк күрсәтергә кирәк.

«Курку, баш иеп яшәү психологиясе шактый тирән сеңгән»

Әлфәт Закирҗанов, профессор, филология фәннәре докторы:

— Телебезнең әлеге кебек авыр хәлдә калуына, беренче чиратта, без үзебез гаепле, икенче яктан, ил һәм республика җитәкчелеге алып барган сәясәт.

Ул безнең менталь үзенчәлегебез белән бәйле, күрәсең. Татарлар йомшак характерлы, Явыз Иван тарафыннан басып алынганнан соң үткән вакыт эчендә курку, баш иеп яшәү психологиясе шактый тирән сеңгән. Бу үз-үзебезне тотышыбызда, үз хокукларыбызны яклый алмауда ачык күренә. Бездә җитәкчелек алдында баш ию, буйсыну, аңа яраклашу, хәтта ялагайлану сыйфаты бик нык үскән. Татарның милли үзаңы түбән, кызганыч ки. Тугыз татар янына бер рус кешесе килеп кушылса, рус телендә сөйләшүгә күчүебез турында кем генә язмады инде. Авылдан шәһәргә килгән татарларның тиз руслашуы да шуның белән бәйле. Әйе, безнең буын кешеләрендә, «үзем рус телен начар белгәнчә күрә, гомерем буе азапландым, балам рус телен белсен дип, рус мәктәбендә бирдем» диючеләр бик күп булды. Бу йомшаклык ике-өч буын шәһәрдә яшәгән татарларда да бар иде.

Мин 1970 елларда Казанда укыдым. Шәһәрдә туып-үскән татар кызлары-егетләре безнең белән (авылдан килүчеләр) белән аралашмыйлар иде диярлек, татарча сөйләшкәннәрен хәтерләмим, күпмедер дәрәҗәдә түбәнсетеп карыйлар иде.

Телебезнең авыр хәлдә калуына хөкүмәт алып барган сәясәт зур йогынты ясады. Документларда, сүздә милли телләрне яклыйбыз, үсүенә ярдәм итәбез дисәләр дә, алып барылган сәясәт моның киресен күрсәтә. 2008 елда мәгариф системасында милли-региональ компонент бетерүдән башлап, милли телләрнең үсеше, таралышы тукталды. Үзенең тарихын, атаклы шәхесләрен белми үскән балада милли үзаң тулысынча формалаша алмый, бу — аксиома. Республика җитәкчелеге дә үз вакытында мөмкин булганны эшләп җиткермәгән, күрәсең. Хәер, халкы нинди, җитәкчесе шундый, диләр бугай.

Бер генә мисал, телләрне укыту-өйрәнүгә бәйле чикләүләр турындагы законнар Думада күпчелекне тәшкил иткән партия тарафыннан кабул ителә. Ә халыкның 80 проценты әлеге партияне яклап тавыш бирә. Гаҗәп хәл! Күрәсең, күпчелек моңа битараф, шул ук вакытта илдә чын демократия булмау, халкыбызның куркаклыгы, «тамагым тук, өстем бөтен» дип кенә яшәвенең чагылышы.

 «Авылдан шәһәргә килүчеләрнең белем дәрәҗәсе әллә ни югары түгел»

«Идель» журналының баш мөхәррире Айсылу Хафизова:

— Мин Искәндәр Гыйләҗевның фикере белән килешәм. Тел — ул мизгел эчендә генә кулланыла торган әйбер түгел. Телдә милләтнең мәдәнияты саклана. Тел кухня һәм урам дәрәҗәсендә генә калса, милләтнең үсеше туктала. Кызганыч, авылдан шәһәргә килүчеләрнең белем дәрәҗәсе әллә ни югары түгел, шуңа күрә тел примитив дәрәҗәдә кала, бозыла, ят сүзләр белән чүпләнә. Матур әдәби телдә аралаша белүчеләр бик сирәк.

«Киләчәктә милли үзаң үсәр әле, телгә дә кызыксыну уяныр»

Нурулла Гариф, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

— Телгә битарафсызлык тәрбиядән килә. Тәрбияне без балалар бакчасында, мәктәптә, гаиләдә алабыз. Мәктәпләр безнең кулларда түгел — мәгариф системасы Мәскәүнеке.

Советлар Союзы заманында кеше йоклатылган иде. Мәгълүмат чаралары көчле контрольдә булды. Хәзер генә без милли мәсьәләләр турында интернетта, газеталарда дискуссия кора, фикерләребезне белдерә алабыз. Бүгенге көндә шушындый мөмкинлекләр була торып, кешенең телгә битарафлылыгы кысылып яшәгән чорның кайтавазы дип аңлыйм. Киләчәктә милли үзаң үсәр әле, телгә дә кызыксыну уяныр. Өметләнеп яшик.

«Күбрәк татарча сөйләшсәк, укысак, җырлар тыңласак, безнең барысы да тәртиптә булачак»

Ренат Галиәскәр, шагыйрь, мәҗлесләр алып баручы:

— Мин өлешчә Искәндәр Гыйләҗев белән килешәм, чөнки тормышта үземнең дә андый хәлләрне күргәнем бар. Безнең авылдан бер апаның: «Әгәр балаларым мәктәптә русча укыган булсалар, тормышлары җиңелрәк булыр иде. Татар теле кирәк түгел ул», — дип сөйләгән сүзләре мине аптырашта калдырган иде. Югыйсә, мин дә аның балалары белән бер мәктәптә укыдым. Туган телдә белем алу миңа беркайчан да комачауламады. Университетны да кызыл диплом белән тәмамладым.

Мондый проблемаларны, бәлки, күтәрергә кирәктер, ләкин позитив кәефне югалтмаска кирәк. Һаман татар теле бетә дип барсак, аңа кызыксыну артмаячак. Негатив хәбәрләр минем кәефне төшерә. Позитив настрой алга барырга яхшырак этәрә. Күбрәк татарча сөйләшсәк, укысак, җырлар тыңласак, безнең барысы да тәртиптә булачак.

«Энергиябезне татар телен үстерүгә юнәлтсәк, әйбәтрәк булыр»

Рамил Гайнуллин, Казанның 2нче татар гимназиясе директоры:

— Мин Искәндәр Аяз улы белән өлешчә килешәм. Үз теләге белән туган теленнән ваз кичкән, балаларын туган телдә аралашырга өйрәтмәгән кешеләр бездә, дөрестән дә, бар, ләкин аларны «явыз дошман» дип атау катырак яңгырый сыман.

Бәлки, проблемалар турында сөйләшкәнче, энергиябезне татар телен үстерүгә юнәлтсәк, әйбәтрәк булыр. Туган телебезнең беренче чиратта үзебезгә кирәклеген аңларга вакыт. Татарстанда туган телдә сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудырылган. Сәләтле балалар өчен татар гимназияләре, башка татар мәктәпләре уңышлы гына эшләп килә. Аларның казанышлары уртача күрсәткечләрдән күпкә югары. Татар телендә яхшы китаплар, балалар өчен кызыклы заманча әсбаплар чыга башлады. Бер көнне генә яңа китаплар белән таныштым, гимназиябезгә дә алырга кызыктым.

Татар халкында гыйльмилек заманнан-заманга, буыннан-буынга югары дәрәҗәдә барган. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек шәхесләребезне санап бетерә торган түгел. Бүгенге көндә дә татар арасында галимнәр, зур казанышларга ирешкән кешеләр күп. Фәнни фантастика булып тоелса да, уникаль белемне, тәҗрибәне татар телендә генә үзләштереп булса, башка милләт кешеләре дә татар телен өйрәнер иде. Япония сыйфатлы анимацияләр ясый башлагач, шуларны аңлап карар өчен, бик күп илләрдә япон телен өйрәнүчеләр барлыкка килде.

Балаларда татар теленә кызыксынуны арттыру өчен яхшы мультфильмнар, тапшырулар, китаплар, интернетта сыйфатлы видеоконтент күбрәк эшләнсен иде. Алар әлегә әз. Бер урында туктап калмаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100