Тәлгать Әхмәдишин: «Кыю татарларны гына чын татар дип әйтеп була» | intertat.tatar

Тәлгать Әхмәдишин: «Кыю татарларны гына чын татар дип әйтеп була»

Милли күтәрелеш елларында «Азатлык» татар яшьләре берлеген оештыручыларның берсе - Тәлгать Әхмәдишин бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан «Интертат» юбиляр белән әңгәмә әзерләде.

«Әткәй гомер буе „Азатлык“ радиосын тыңлады»

Тәлгать абый, сез үзегез кайсы яклардан? Милли җанлы булуыгыз әти-әниегездән күчкәнме?

Мин үзем Әгерҗе районыннан. Мәдрәсәсе белән дан тоткан Иж-Бубый авылында туып-үстем. Мин тугач, әткәй, мине күтәреп, авыл советына исем куйдырырга киткән. Әнкәй артыннан: «Васил исеме куш», — дип кычкырып калган. Юлда әткәйнең каршысына туган тиешле Нәкыя апабыз очраган. Ул төргәктәге сабыйны ачып караган да: «Нинди Васил булсын, Тәлгать бу», — дигән. Шулай итеп, әткәй миңа Тәлгать исеме куеп кайткан. 

Без совет чорында үстек, капитализмны күрдек. Коммунистик идеология шулхәтле көчле заман иде. Без үзебезне бик бәхетле тоеп үстек. Радио-телевидиениедән әледән-әле капиталистик илләрдә халыкка яшәү авыр булуын күрсәтәләр иде. Алар ачлыктан интегә, аларда забастовка, аларда чуалышлар. «Ярый әле совет илендә туганбыз», — дип шатлана идек.

Минем әткәй — Бөек Ватан сугышы инвалиды. Җәүдәт исемле бик мәрхәмәтле, юмарт кеше иде. Аның кул астында эшләп үстек. Ләкин әткәй, башка гаиләләрдән аермалы буларак, абый белән миңа эшне бүлеп бирә. Эш бетү белән уйнарга рөхсәт була. Печән әзерләүме, утын ярумы ул — тиз генә эшләп бетерәбез дә урамга чабабыз. Ә анда кеше юк. Бөтен бала көне-төне эштә була торган иде.

Әткәй гомер буе «Азатлык» радиосын тыңлады. «Бу турыда беркемгә дә әйтмәгез», — дип кисәтеп куя иде безне. «Безнең ил турында колония дип әйтәләр», — дип әнкәйгә сөйләгәннәре истә. Мин кечкенә малайга бу бик кызык тоела. «Без бит коллар түгел, нигә алай дип әйтәләр соң?» — дип сорыйм әнкәйдән. «Капиталистик илләр безнең илне махсус пычраталар», — дияр иде әнкәй.

Мине «милләт өчен яшә» дип махсус тәрбияләүче булмады. Әткәйнең шул «Азатлык» радиосы тыңлаулары, авылдагы кайбер күренешләр халкым өчен көрәшергә этәргәндер. 

Нинди күренешләр ул?

Элек ашлык җыю вакытында колхозга булышырга Казаннан эшчеләр килә иде. Аларны, вакытлыча яшәү өчен, авыл йортларына бүлеп тараталар. Безнең өйгә биш-алты кеше туры килә. Шулар арасында һәрвакыт бер яки ике татар кешесе була иде. Безнең йортта шул татар кешеләренә аерым хөрмәт булды. Аларны башкалардан аерым йоклаталар иде. Калганнары өй алдында тезелешеп яталар. Татарлар түргә урнаша. Авылыбызда шулай үзебезнең милләттәшләргә аерым игътибар күрсәтелә иде.

Тагын бер хатирә белән уртаклашам. Мин кечкенә вакытта безгә ике абый килде. Киткәндә миңа бик матур рәсемле китаплар бүләк иттеләр. Милли хәрәкәт башланган елларда әнкәйгә: «Уфага Айдар Хәлим янына барам», — дип әйттем. Шунда гына әни Айдар Хәлимнең бездә булганы турында сөйләде. Ике кунак абыйның берсе Айдар Хәлим булган икән. Бу хакта Айдар абыйга әйткәч, ул чыннан да, куен дәфтәреннән карап, фәлән көнне Әхмәдишиннарга килгәнен раслады.

Әни китапханәче иде. Мин бакчада йөргәндә үк укырга өйрәндем, кечкенәдән китаплар яратып үстем. Урта белемне Иж-Бубый мәктәбендә алдым. Безнең сыйныфта бик башлы бер малай бар иде. Гел «5»ле билгеләренә генә укыды, бөтен сыйныф белән аны галим булыр дип көттек. Ә ул техникум тәмамлады да гади эшче булып урнашты. Әлеге мисал белән кешенең мотивациясе булырга тиеш дип әйтәсем килә. Ә минем мотивациям көчле иде. Кыш аенда студентларны мәктәпкә җыеп, укучылар белән очрашу үткәрәләр. Студентлар әй сөйлиләр үзләренең уку йортлары, булачак һөнәрләре хакында. Минем дә шулар кебек югары белем аласым, студент булып, авылга кайтып үзем турында сөйлисем килә иде. Шуңа техникум бетердем дә читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Үзем Чаллыга китеп, заводка эшкә урнаштым.  

Институтка килгәч, беренче көнне укытучылар белән таныштык. Тарих укытучысы рус кешесе иде. Ә без бөтенебез — төрле яклардан җыелган авыл балалары. «Сез Мулланур Вахитовның кем икәнен беләсезме?» — ди безгә. Беребез дә белми, карашып тик утырабыз. Ул бер-бер артлы татарның атаклы шәхесләрен атый башлады. Минем йөрәгем ялкынланып китте, шул хәтле беләсем килде алар турында. Кызганыч, ул укытучы безнең төркемдә укытмады. 

Чаллыда эшләп йөрим. Милли хәрәкәт, ТИҮ үзенә тартты. Беренче җыелышларда тыңлап кына утырсам, башкаларында инде чыгышлар ясый башладым. Үзем эшләгән запчастьлар заводында ТИҮ бүлекчәсен оштырып җибәрдем. Беренче җыелышка мулланы һәм ТИҮ лидерларын чакырдым. Шул җыелышка 400-500 кеше килде, зал туп-тулы иде. Икенче җыелышларга 10-20 кешедән артмады. Халык башта дини яктан күтәрелеш кичерде. Баксаң, беренче җыелыштагы бер зал халык мулланы карарга җыелган булган икән.

«Безнең артта халык торды, шуңа көчле идек»

«Азатлык» татар яшьләре берләшмәсен оештыргач, татар халкының бәйсезлеге өчен көрәш ничек барды?

Завод халкын туплап булмагач, яшьләр белән эшләргә кирәк дигән фикергә килдем. «Азатлык» татар яшьләре уставын төзедем. Ул чакта «Татар яшьләре оешмасы» дип атала иде әле ул. 1990 елның 30 маенда Чаллы дәүләт педагогия институтында беренче җыелышыбыз узды. Анда мине рәис итеп сайладылар. Һәр сишәмбе җыелышлар уздыру традициягә әйләнде. Башта халык аз килә иде, соңрак анысының да җаен таптык: татарча дискотекалар оештыра башладык. Күңел ачу алдыннан яшьләргә милли мәсьәләләр хакында сөйли идек. Анда сүз күбесенчә дәүләтчелек турында барды. Зур максат куйсаң, зурракка ирешәсең дип, гел шул бәйсезлек турында сөйләдек. Җыелышларыбызга йөрүче халык саны күзгә күренеп артты. Соңрак оешмабызны теркәдек.

Суверенитет кабул итәр алдыннан, гел Казанга йөрдек. Үзебезнең унлап КамАЗ машинабыз бар иде. Чаллы яшьләре, шул машиналарга төялешеп, Казанга митингларга йөрдек. Чаллыда гөрләтеп Хәтер көннәрен уздырдык. Ул вакытта безнең белән хакимият тә исәпләшә иде. Чөнки безнең артта халык торды, алар белән көчле булдык. Хәзер вәзгыять шул хәтле нык үзгәртте, хакимияткә якын да килеп булмый. 

Чаллыда ТИҮ инициативасы белән махсус программа төзелде, 16 татар мәктәбе, балалар бакчалары ачылды. Баштарак «Азатлык»та авыл яшьләре катнашса, соңрак безгә рус телле шәһәр яшьләре кушылды. Авылныкылар басынкырак булса, шәһәрнекеләр радикаль фикер йөртә иде. Менә хәзер дә тел белмәгән бер буын үсеп килә. Берзаман, илдә яшьләрне руслаштырган өчен, үкенүләре дә бар әле. Ул яшьләрнең кайчан да булса: «Кайда минем телем?» — дип күтәрелүләре ихтимал. 

Ни өчен ул вакытта татар халкы бик бердәм булган, хәзер алай түгел?

Ул вакытта демократия, теләгәнеңне әйтергә мөмкинлек бар иде. Радио-телевидение дә үз ролен нык уйнады. Без тараткан листовкаларның исәбе-хисабы булмады. Хәзерге интернет заманында эшләве дә җиңелрәк кебек, ләкин сүз иреге юк. Халык басылган. Күтәрелеш булды да ул, акрынлап басым китте. Безнең сәяси көч булуыбызны теләмәделәр. 

Мин үзем — армиядә хезмәт иткән кеше. Бүген илебездәге вәзгыятьне армия белән чагыштырыйм әле. Армиядә солдат гел эшләп тора. Үзем белән, укырмын дип, китаплар алып барган идем. Нинди уку анда?! Идән ялтырап тора, ләкин аны юдырталар да юдырталар. Имеш, солдат шәһәргә чыгу кебек башка рәхәтлекләр турында уйламасын. Хәзер безнең ил дә шундыйга әйләнде. Балаларым Чаллының 2нче татар гимназиясендә укый. Өеп өй эше бирәләр. Бала дүртенче сыйныфны бетермичә, ата-ана аның янәшәсеннән китә алмый. Укытучы бөтен материалны дәрестә генә биреп җитешә алмый, программасы шулай куелган. Пенсионерлар телевизор карый. Халыкның телевизор кырыеннан китми торган вакытын сайлап, төрле каналларда ДНК тикшерәләр. Урта буын эш белән мәшгуль, чөнки тормыш авыр, акча кирәк. Болар барысы да халыкның сәясәт белән шөгыльләнергә вакыты калмасын өчен эшләнә. Хәзер митингларга чыгып булмый. Чыгу түгел, бәйсезлек сүзен әйтергә дә ярамый. 

Телне саклау турында әйтеп үтәсем килә. Ике ел элек Чаллыда хакимият татар яшьләре форумы оештырды. Форумда катнашучыларны алты төркемгә бүлеп, акчасыз гына туган телне саклый торган проект уйлап табарга дигән бирем бирделәр. Бер төркем дә финансларсыз проектлар тәкъдим итә алмады. Бөтенесе дә иганәчеләр табарга кирәк диюгә кайтып калды.

Ә хакимият, акча түкми генә, телне сакламакчы була. Татар теленә өйрәтү программасы төзеделәр, полиглот чакырдылар. Имеш, телевизордан карап, мәчетләрдә кеше тел өйрәнергә тиеш. Болар берсе дә телне саклый торган чаралар түгел. Телне саклауның бердәнбер ысулы — милли мәгариф. Татарча диктант язулар, олимпиадаларның файдасы булмады. Авыл балалары да русча сөйләшә бит.

«Азатлык»ның нинди хыяллары чынга ашмый калды? 

Аның уставына татар дәүләтләрен төзү максаты язылган иде. Шул тормышка ашмады. Дөрес, без мәдәният, милли мәгариф өлкәсендә үзгәрешләргә ирештек, бераз эшли алдык. Соңрак, милли хәрәкәткә басым башланып, халыкның яшәү шартлары авырлашты. Акрын гына сүрелдек. Шул күтәрелеш чорында күпме ала аласың, алып калырга кирәк икән. Демократия бетү белән, милли хәрәкәткә татар байлары тарафыннан ярдәм булса, бу дәрәҗәгә төшмәгән булыр идек. Күпмедер дәрәҗәдә телне дә, милли мәгариф һәм мәдәниятне дә саклап калган булыр идек дип уйлыйм. 

«Сыйныф сәгатьләрен татар булуыбыз белән горурланырлык темаларга үткәрергә иде»

Милли мәгарифне кире кайтару, үстерү нинди юнәлештә барырга тиеш?

Милли мәгарифне үстерү өчен, иң беренче чиратта, акча бүлеп бирергә кирәк. Чөнки бүген мәктәпләрдә татарча укыту өчен шартлар юк. Туган телдәге дәреслекләр, мәсьәлә җыентыклары, татарча методик ярдәмлекләр булырга тиеш.

Мин республика җитәкчеләрен дә аңлыйм. Финансларның күп өлеше Мәскәүгә китә. Акча бүлеп бирелми икән, укытучыга: «Биремнәрне үзең тәрҗемә ит», — дип кенә эш бармаячак. Чөнки аларның да вакытлары юк. Контроль эшләр русча тикшерелә, укучыларның өлгереше кирәк. Нигә русча, моңа төгәл җавап юк. Димәк, акча бүлеп бирелми, тәрҗемәчеләре юк, дип фаразларга кала. Ә үзебезнең милли мәгарифне булдыру турында сүз бара алмый.

Мәктәпләрдә видеокамералар куелса, яхшы булыр иде. Әлеге дә баягы 2нче гимназия мисалын китерәм. Бөтен ата-ана гимназиягә баласын татарча укырга алып килде, татарча укытыгыз дип язды. Ә татарча укытмыйлар, материалларны тәрҗемә итмиләр. Укытучылар үзләренә җиңел юл сайлый. Директор кабинетына гына булса да видеокамера куйсак, укытучылар балаларга татарча белем бирер иде.

Безнең татарның русча сөйләшкән кеше белән русчага күчеп сөйләшүе канга сеңгән. Баласы русча сөйләшкән ата-ана үзе дә аның белән русчага күчеп сөйләшә башлый. Сөйләгән кешегә бит баланың аңлавы мөһим. Мәсәлән, ана баласына «анда барма» дип куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтә ди. Аңа, татарча әйтүгә караганда, баланың аңлавы мөһимрәк. Шуңа русча әйтә ул аны. Мәктәптә дә шулай. Укытучыларга өлгереш, балаларның бирелгән материалны төшенүе кирәк. 

Озайтылган көн төркемендә балалар өй эшләрен татарча эшләп кайтып китсеннәр дип тәкъдим иттем. Ул да тормышка ашмады. Үзе дә татарча белмәгән ата-ана өй эшләрен татар телендә эшли алмый бит, тагын шул рус теленә кайтып кала.

Мин чит илләр практикасын өйрәндем. Гел юкка чыккан телләрне дә торгызалар, аның өчен мохит тудыралар. Анда бөтенесе абориген телендә сөйләшергә тиеш. Менә Ирландия — мөстәкыйль дәүләт. Анда балалар инглиз телендә укыйлар, ирланд теле, татар теле кебек, атнасына берничә сәгать кенә укытыла. Алар да торгыза алмый үз телләрен. Ә Каталония аңлап алды аны, алар барлык фәннәрне үз телләрендә укыта. 

Татарча укыту программасы юк икән инде, сыйныф сәгатьләрен балаларның татар булулары белән горурланырлык темаларга алып барып булыр иде. Ә моның өчен укытучыларның көчле булуы кирәк. Бу тормыш шартларында мәктәпнең эшләве бик мөһим. Елга бер-ике татарча бәйге уздырып кына түгел, максатчан эш алып барырга кирәк.

«Баланың тәмам руслашып бетәсен аңлап, бакчадан алдым»

Чын татар кем ул? Мин «татар» дигәндә, кеше нәрсәне күз алдында тотарга тиеш?

Чын татар дип, әлбәттә, кыю татарларны гына әйтергә була. Туган телне, миллилекне саклау өчен үз мөмкинлекләреннән чыгып көрәшкән татарларны. Карават астында качып яткан, туган телне яклау хокуклары була торып та, сүз әйтергә куркучыларны татар дип әйтеп булмый.

Икенчедән, аның рухы татар булырга, ул халкының тарихын, мәдәниятен, телен белергә тиеш. Ләкин рус телле татарлар арасында да милләт өчен эшләүчеләр бар. 

Русча сөйләшүче татар да татармы?

Шулай ук татар. Иң мөһиме: кешенең рухы татар булсын.

Ә чын татар гаиләсе нинди була?

Идеалда татар гаиләсе ул — милли рухлы, милли аңлы, татарча сөйләшкән, традицияләрне саклый торган, балалары татар мәктәбендә укыган гаилә. Халкының тарихын, үзенең ике яклап шәҗәрәсен белгән, белмәсә, өйрәнергә омтылган гаилә.

Балалары татарча сөйләшергә, өйдә татарча мохит булдырырга, традицияләрне сакларга һәм яңа татар традицияләре уйлап чыгарырга тиеш алар. Гел искегә генә ябышып ятарга кирәкми. Яңалыкларга вакыт җитте дип уйлыйм. 

Баласының русча белем алачагын, телен югалтачагын белә торып, рус телендә укытучы мәктәпләргә илтеп биргән татар гаиләсе чын татар гаиләсе була алмый. Бүген бит кайбер татар язучыларының балалары да рус мәктәпләрендә укый.

Улым беренче сыйныфка барган елны мин Чаллының барлык мәктәпләрен тикшереп чыктым. Ул вакытта шәһәрдәге татарларның яртысы татарча белем ала дип барсалар да, Чаллыда чынлап татарча укыта торган бер мәктәп тә юк иде. Без, бер төркем ата-аналар, шактый йөреп, 2нче гимназияне тулысынча татар телендә укытуга күчертә алдык. Улым алтынчы сыйныфта, саф татарча белем ала. Татар мәктәбе дип аталып та, русча укыган балалар беркайчан да татар телен камил белмәячәк. Чын татар гаиләсе милли мәгариф өчен көрәшергә тиеш дип саныйм. 

Сез үзегезнең гаиләне чын татар гаиләсенең үрнәге дип әйтә аласызмы?

Идеалда татар гаиләсе нинди булырга тиешлеген алда әйттем. Безнең гаиләдә аның төп пунктлары үтәлгән. Гаиләбездә милли рух хөкем сөрә, балалар татар мәктәбендә укый, ике якның да шәҗәрәсен беләбез. Ләкин үзебезне тулысынча үрнәк дип әйтә алмыйм. Без Илхан исемле ул һәм Илдинә исемле кыз үстерәбез. Балалар татар мәктәбендә укысалар да, анда милли мохит булмау телгә йогынты ясый. Кызымның тел байлыгы сай. Чөнки аның башлангыч сыйныфларда тулысынча татарча укуына ирешә алмадык. Икенче сыйныфтан башлап контроль эшләр, тестлар — барысы да рус телендә тапшырыла. Ә бу инде русча белем бирүгә тиң.

Безнең халык шапырынырга ярата. «Синең балаң татарча беләме?» — дигәч, «Белә-белә», — диләр. Ә балалары, ике сүзне кушып, җөмлә төзи алмый. Минем балалар, татарча укысалар да, яшьтәшләре белән русча аралашалар. Телне гаиләдә сакларга дип күп сөйлиләр. Тик бу — миф. Аны гаиләдә генә берничек тә саклап булмый. 

Малайны балалар бакчасына татар төркеменә биргән идек. Татар төркемендә бөтен нәрсә русча бара. «Татарча тәрбияләгез», — дип әйттем инде. Мин килеп кергәндә, татарчага күчәләр иде. Икенче фатирга күчкәндә баланы шәһәрдәге икенче татар бакчасына бирим дип барсам, анда да русча сөйләшәләр. Баланың тәмам руслашып бетәсен аңлап, бакчадан алдым. 

Кызым бакчада мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри башлагач, русча укытуга күчтеләр. Чөнки методик ярдәмлекләр юк икән. Бу бер бакчада гына түгел, бөтен республика буенча шулай булып чыга бит инде. 

«Милли аңны гаиләдә биреп җитешеп булмый»

Милли эшләр белән йөрү шәхси тормышыгызга комачау итмәдеме? Тормыш иптәшегез турында сөйләгез әле?

Хатыным Гөлгенә исемле. Ул Үзбәкстанда җиде балалы ишле гаиләдә туып-үскән. Мин аның белән йөри башлаганда ук, шул җиде бала арасыннан берүзенең генә татарча сөйләшкәненә игътибар иттем. «Мин татар телен яратам», — дип әйтә торган иде. Аның әнисе Татарстанныкы. Үзбәкстаннан туган якларына 90нчы елларда әйләнеп кайтканнар. Чаллыда таныштык. 

2нче гимназиядә татарча укыту буенча көрәш башлагач, хатыным миңа теләктәшлек беллдерде. Аның ярдәменнән башка бу эш булмас иде, мин аңа бик рәхмәтлемен.

Тормыш иптәшегез һөнәре буенча кем?

Мөселман кешесенең хатыны эшләмәскә тиеш бит. Ул хәзер өйдә, балалар тәрбияләү белән мәшгуль.

Балаларны да милли рухта тәрбиялисезме?

Балаларның уңышларына сөенеп яши инде ата-ана. Илдинә инде өченче ел рәттән үз яшендәгеләр арасында шахмат буенча шәһәр беренчелеген алды. 

Әле беркөнне кызым кайтып керде. Рәсем дәресендә рус һәм татар милли киемнәреннән булган егет белән кызны күрсәткәннәр. Укытучы тактага рус киемле парның рәсемен элеп куйган. Шуларны ясарга кушкан. Минем кыз: «Татар киемлене ясыйсым килә», — дип әйткән. Шуннан соң бөтен сыйныф белән татар халыкының милли киемен кигән кыз белән егет рәсемен ясаганнар. Кызым алар кырыена Татарстан байрагын да өстәп куйган. 

Милли тәрбия белән шөгыльләнергә тырышабыз дип әйтәсем килә әлеге мисаллар белән. Ләкин бу гына җитми, әлбәттә. Мәктәп тәрбиясе җиңә. Милли аңны гаиләдә биреп җитешеп булмый. Бер тикшерү үткәргәннәр. Әти- әни баласы белән көненә нибары 16 минут сөйләшә дигән нәтиҗә биргән. Ул вакыт аралыгында ата-ана нәрсәгә җитешсен?

Кавказ халыклары үз телләрен саклый, диләр. Күченеп кайтып, Чаллыда гына яши башлый икән, алар да онытачак туган телләрен, бу — расланган факт.

Китапханәдә эшләүче танышым: «Балаларым чиста татарча сөйләшә», — ди. Ышанмадым. «Алайса, сезнең телевизор юктыр», — дим. Чыннан да, дини кешеләр булып, телевизорсыз яшиләр икән. Телевизор аша, мәктәптә, бакчада руслаша безнең балалар. Чегәннәр менә телләрен саклый, чөнки алар мәктәпкә йөрми.

«ШАЯН ТВ» каналын ачканчы, телевидениедәге балалар тапшыруларында хан заманындагы борынгы җырларны җырлаталар иде. Безнең балалар шул җырларны тыңлыймы? Юк, алар Радик Юльякшинны тыңлый. Җырлатырга кирәк шуның җырларын. Гел искелеккә ябышып ятып булмый бит. Салаватның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән милләтне саклап булмый. Рухны күтәрә торган, заманча, яшьләр җырлары кирәк. «ШАЯН ТВ» да күбрәк мультфильмнар күрсәтсеннәр иде. «Карусель» каналы әнә көне-төне мультик куя. Ике яше тулуга, әни кеше баланы телевизор каршына утыртып, русча мультик карата. Шунда руслашып утыра ул сабый. 

«Минем беркайчан да, каядыр кереп, нәрсәдер сорап йөргәнем булмады»

Милли күтәрелештән соң 30 ел вакыт үтеп киткән. Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез? Кайда яшисез? 

Чаллыда яшибез. 90нчы елларда, берләшмәбез теркәлү узгач, заводтан киткән идем. Ул вакытта акча мәсьәләсе кискен тормады, иганәчеләр табыла, ярдәм итәләр иде. Оешма-предприятиеләр дә шәхси кулларда булмады. Мин шуңа иҗтимагый эшләр белән генә шөгыльләндем. 2000 елдан «Азатлык» һәм «Якташлар авазы» газеталары чыгара башладым. Аларны бастыру өчен шәхси эшмәкәр булып теркәлдем. Газеталарым егерме елга якын чыгып килде. 2013 елга кадәр подписка белән эшләдек. Финанс мөмкинлекләре, булышучылар булмагач, узган ел ике газетаны да чыгарудан туктаттым. Бүген беркайда да эшләмим.

Тормыш иптәшегез дә, үзегез дә эшләмәгәч, тормыш итүе авыр түгелме?

Мондый сорау биргәч, Илһам Шакиров искә килеп төште. Күренекле җырчыбыз туган авылына кайткач, аннан: «Син, Илһам, эшлисеңме инде, әллә һаман җырлап йөрисеңме?» — дип сорыйлар икән. Шуның кебек, иҗтимагый эшчәнлек алып бару ул үзе бик зур эш булып тора, аны һәр кеше булдыра алмый. Аңа кыюлык, үз сүзеңне әйтә белү кирәк. Без бүген байлыктан да күбенмибез, ачтан да үлмибез. Авыррак чакларда эшкә керү турында уйланып куям да бу фикеремнән тиз генә кире кайтам. Мин үземнең милләткә хезмәт итүемне бар нәрсәдән өстен күрәм, бу авыр чорларда бигрәк тә. Ходай ярдәме белән, уртача тормышта яшибез, балалар тук, өсләре бөтен.

Милли хәрәкәт лидерларының дәрәҗәле урыннарга күтәрелүчеләре дә булды. Сез, никтер, читтә калгансыз. 

Милли хәрәкәт башында торган кеше сатылмаска тиеш. Минем беркайчан да, каядыр кереп, нәрсәдер сорап йөргәнем булмады. Референдум булдыру турындагы карарны кабул итәр алдыннан, Казанда бик нык бәрелеш булып алды. Шул бәрелештән соң, КамАЗлар белән авыл хуҗалыгы институтының тулай торакларына киттек. Төн уртасында студентларны җыеп, хәлне аңлаттык. Икенче көнне иртән бөтен студентлар хакимият каршындагы мәйданга җыелды. Бөтенебез бердәм булып күтәрелдек, чыгышлар ясадык. Әлбәттә, шулхәтле көчтән хакимият куркуга калды. Минем янга кирәкле кешеләр чыгып: «Әйдә, тынычланыгыз, җитәкчелек янына үзең генә кер. Бүген бәрелеш оештырырга кирәкми», — дип мине җитәкчелек янына чакырдылар. Ә мин кермәдем, сатылмадым. Ярдәм итәргә тәкъдим итсәләр — кабул итмәдем, акча да алмадым. Кемнәрдер милли хәрәкәтне үз максатларында кулланып, үсеп китте. Арада андый кешеләр булу милләтне аера ул.

1992 елда без Минитимер Шәймиев янына бер делегация булып бардык. Үзебезнең таләпләрне әйткәч, Шәймиев безгә: «Сез, яшьләр, тынычрак булыгыз әле», — ди. «Сез Мәскәүләр белән сөйләшкәндә батыррак булсагыз, без тынычрак булырбыз», — дигән идек. Үзләре дә көлгәннәр иде шул вакытта.

 «Никах белән генә яшәгән гаилә нык булмый икән ул»

Гомер буе гадел булып яшәгән кешегә авырга туры килгәндер. Җитмәүчәнлек аркасында гаиләгезнең зарланганы, «без дә башкалар кебек яшик» дигәне булдымы?

Мин бит рәсми рәвештә 46 яшьтә генә өйләндем. Минем тагын балалар бар инде анысы.

Бу икенче гаиләгезме?

Бу өченчесе инде. Башкалары белән никахта гына яшәгән идек. Никах белән яшәгән гаилә нык булмый икән ул. Мин дә ул чорда гаилә дип янмадым. Минем кебекләр, гомумән, гаиләсез булса әйбәтрәк, бер караганда. Чөнки гаиләңне басым астына куярга туры килә, авырлыклар да була. 

Беренче һәм икенче гаиләгездән ничә бала үсә?

Икесеннән дә берәр кызым булды. 46 яшьтә, туйлар ясап, өченче тапкыр өйләндем. Бу яшьтә туй ясамыйлар дигән идем, хатыным: «Туйсыз кияүгә чыкмыйм», — дигәч, мәҗлес ясадык. Гөлгенә 34 яшьлек кияүгә чыкмаган кыз иде. Әти-әнисе әдәп-әхлак, тәрбия, тәртип мәсьәләләрендә бик кырыс тәрбияләгәннәр аны. Шуңа хатыныма да, әби-бабайга да мин бик рәхмәтле.

«Җанисәп вакытында пропаганданы рус телендә алып барырга кирәк»

2010 елгы җанисәп вакытында, машинагызга лозунглар язып, татарларны татар булып язылырга өндәү белән чыккан идегез. Тагын җанисәп вакыты якынлашып килә. Татарның санын арттыру өчен, нәрсәләр эшләргә була?

Үз милләтеннән, марилар, удмуртлар, башкортлардан кала, күбесе ваз кичә. Безнең татар милләте, рус телле булса да, милләтеннән йөз чөерми ул. Катнаш никах булса гына руслаша. Чит җирләрдә яшәсәләр дә, татарлыгын таный, милләтен яшерми ул татар. Менә шул уңайдан файдаланып алып барырга кирәк эшне. Рус телле татарлар күбесенчә рус халкына хезмәт итә. Алар татарча газета укымый, татар театрына бармый. Яшьләребезнең күбесе татарча белмәү сәбәпле, пропаганданы рус телендә алып барырга кирәк дип саныйм. 

2010 елда машинама: «Татар булсаң — татарча сөйләш», — дип язган идем. Миңа юлда куллар болгап китәләр иде. Быел да берәр чара уйлап табасы булыр.

Тиздән Башкортстанда бик зур җыен булырга тиеш. Шунда катнашырга исәбем бар. Чаллының «Азатлык» оешмасы әле дә эшләп килә. Аны Илмир Сәлах дигән бик өметле егет җитәкли. Без атна саен җыелышабыз инде. «Азатлык» оешмасының беренче рәисе буларак, аларда мин дә катнашып йөрим. Әле менә туган көнемне уздырырга җыеналар. Яшьләрнең үземне шулай ихтирам итүләре шатландыра. Әлеге җыелышларда халык санын алу мәсьәләләләрен күтәрәбез. Безгә сан алуда бер татарны да югалтырга ярамый. 

Сайлаулар кампаниясендә агитацион эш бик актив алып барыла иде. Халык саны алу алдыннан да шул юнәлештә эшләргә кирәк. Аны хөкүмәт оештырырга тиеш, оештыра алмый икән, шул ук иҗтимагый оешмаларны тартырга кирәк.

Халык санын алу буенча фаразларыгыз нинди?

Каршылык булыр ул. Дәүләт үзенең административ ресурсын җигәр. Башкортстанда татар халкын башкорт итеп яздырырлар. Ул каршылыкларны җиңәргә тырышырга кирәк. Кечкенә булсалар да, ресурсларыбыз бар безнең. Бу мәсьәләдә русча язучы татар журналистларына өметләнәм. 

Ә татар матбугаты? Кешенең татарлык хисләрен уята алырлык, шул милли мәсьәләрне күтәрә алырлык матбугат юкмыни бүген?

Матбугат бар, ә менә укучылары кимеде. Ул язмаларны иң беренче итеп яшьләрнең укуы кирәк бит. Мин аны 90нчы елларда ук аңлап, яшьләр белән эшләргә тотынган идем. Яшьләр тел белмәсә, аларда милли рухны татар матбугаты ничек уятсын?!

Татарлар русча матбугат та чыгарсын иде. Татарлар да көчле эшли, мин бер сүз дә әйтмим. «Мәдәни җомга», «Сираҗи сүзе», «Безнең гәҗит»не яратып укып барам. Ләкин киләчәк буыныбыз рус телле бит. Русча язарга иде дип, аптыраганнан әйтәм инде.

«Җаным чиста дип уйлыйм»

Татар милләтенең күтәрелеш кичерү мөмкинлеге бармы? Бетәчәкбезме?

Өмет бар. Өмет-хыяллар кешене, милләтне актив яшәтә. Чөнки вәзгыять гел үзгәреп тора. Бер сайтта танылган галим белән әңгәмә укыган идем. Австрия-Венгрия империяләре вакытында славяннар, хорватлар кебек анда яшәүче аз санлы халыклар: «Без беттек инде», — дип йөргәннәр. Чөнки үз дәүләтләре булмаган. Бервакыт, кисәк кенә вәзгыять үзгәреп китеп, бөтен халыклар үз телләрендә сөйләшә башлаган. Андый хәл бездә дә күзәтелергә мөмкин. Шуңа милли идеяләрне саклап торырга кирәк. Милли оешмаларыбыз эшләп торырга тиеш. Авантюраларга бармыйча гына, ничек булса да, шул эшчәнлекне киңәйтергә иде. Бүгенге заманча технологияләр күп мөмкинлекләр бирә. Аның өчен милли җанлы егетләр булуы мөһим.

Нинди үкенечләрегез калды, Тәлгать абый?

Үкенечләр калмады, җаным чиста дип уйлыйм. Мин 1992 елдан 2005 елга кадәр «Азатлык» оешмасын җитәкләдем. Без йөргән чорларда Казанда бәрелешләр еш була иде. Безнең берләшмәгә шулхәтле нык рухлы, чын татарлар җыела иде. Без, һәрвакыт көчебезне күрсәтеп, үзебезгә кирәкле карарларны кабул иттерү өчен, дәүләткә басым ясап тордык. Бәрелешләр вакытында милиция безнең егетләрне кулга ала иде. Без бөтенебез бергә аларны җибәрүләрен таләп итәбез. Җибәрәләр иде. Безнең көч, бердәмлек сокланырлык иде.

Максатка ирешеп булмады, кызганыч. Тагын да авыррак заманга килеп кердек. Күпме тырышулар, йөрүләр…. Аларның барыбер киләчәктә файдасы булачак. Пессемизмга бирелмим. 

Әгәр сезгә Васил исеме кушсалар, язмышыгыз бүтәнчә булыр идеме икән?

Белмим. Бәлки башкача да булыр иде. Мин үземнең үткән юлымнан бик канәгать. Ярый әле әткәй, олы кеше сүзен тыңлап, Тәлгать дип исем кушкан…