«Бер гасыр элек татарлар Краснодар краенда театр салган» — «Җанисәпле сөйләшү» | intertat.tatar

«Бер гасыр элек татарлар Краснодар краенда театр салган» — «Җанисәпле сөйләшү»

Халык санын алуга багышланган «Җанисәпле сөйләшү» проектын дәвам итәбез. Краснодарда татарлар кайчан яши башлаган? Ни өчен Татарстаннан киткән татарлар Краснодарда озак тоткарланмый? Бу һәм башка сорауларга Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов җавап бирде.

Роман әфәнде, Россиянең күп кенә төбәкләрендә яшәүче татарлар саны, кызганыч, кими. Сездә ничек?

2002 һәм 2010 еллардагы җанисәп нәтиҗәләренә карасак, Краснодар краенда 26 мең тирәсе татар яши. Ә Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 40 меңләп татар теркәлгән. Бу ике ел элек исәпләнгән саннар. Хәзер бәлки 50 меңгә дә тулгандыр инде.

Безгә соңгы 20 елда башка төбәкләрдән халык күченеп килә. Край халкы 6 миллионга кадәр җитте. Татарлар да күпләп күчеп килә. Шунысы кызык, нигездә татарлар Краснодар краена Татарстаннан түгел, ә башка җирләрдән килә. Бөтен урыннардан күченәләр, Татарстаннан гына түгел. Дөрес, андыйлар да бар. Татарстаннан күчеп килүчеләр берничә ел бездә яши дә, соңыннан кире Татарстанга китә. Шундый берничә гаиләне беләм.

Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?

Беренчедән, көньякта бөтенләй башка менталитет. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышы аерыла. Икенчедән, климат бүтән. Бездә коточкыч эссе һәм дымлы һава. Мондый һава торышына ияләнергә дә кирәк бит әле. Җәй көне шундый эссе була, хәтта төнлә йокыга китү кыен. Студент чагымда йокыга китәр өчен, юрганны юешләп ябына идем. Астма яки башка сулыш авырулары белән интегүчеләргә бездә бик авыр.

Өченчедән, Татарстан — икътисад ягыннан алга киткән төбәк. Статистик саннарны белмим. Шуңа да кем күпме эшләгәнен әйтә алмыйм. Ләкин тормыш сыйфаты буенча Краснодар крае белән Татарстан бертигез, дип уйлыйм. Шуңа күрә халык бу ике яхшы төбәкне алыштыруның мәгънәсен күрми. Әгәр дә синең Татарстанда тормышың җайга салынган икән, җылы климат өчен генә күчеп китү дөресме икән? Ял итәргә очарга була бит. Безгә килеп, рәхәтләнеп күңел ачарга, ял итәргә була. Самолетлар атнасына бишәр тапкыр очып тора. Билет бәяләре дә «тешләми».

«Ринат булырга тиеш булганмын, Роман килеп чыккан»

Сез сөйләгәнне тыңлагач, Краснодардагы татарлар шәп яши кебек тоела. Җанисәптә дә милләттәшләребез саны артыр кебек. Ә нинди проблемаларыгыз бар?

Проблемаларыбыз башка төбәкләрдәге кебек үк. Тарихи чыганаклар, материалларга ышансак, татарлар Краснодар краенда 100 ел элек тә яшәгән. Хәзер без шушы чыганакларны табарга тырышабыз. Туган төбәкне өйрәнү музеенда да булдык. Революциягә кадәр берничә татар хәтта мәктәп һәм театрлар ачкан дигән мәгълүмат та бар. Меценатлар булганнардыр инде. Ул вакытта бездә татарлар бик аз булган.

Адыгеяда ике генә татар авылы бар. Аларның берсе Политотдел, икенчесе Киров дип атала. Исемнәре татарча булмаса да, халыкның 99 проценты татар. Менә шушы чорда татарлар ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән? Шул сорауларга җавап табасыбыз килә. Кызык бит ул. Милләттәшләребезнең язмышын белергә кирәк. Үткәнне, тамырларны белгәч, өйрәнгәч, киләчәк тә матурая, яктыра.

Гомумән, Краснодар крае — милләтләргә бик бай төбәк. Кубаньда 126 төрле милләт бар. Хәзер инде 140 диләр.

Сез үзегез татар бит, әйеме? Нигә исемегез Роман?

Әйе, мин — татар. Совет чоры «мирасы». Мин Ринат булырга тиеш булганмын, Роман килеп чыккан (көлә). Үз балаларыма чын татар исемнәре куштым. Якшәмбе мәктәбенә йөриләр. Анда татарча өйрәнәләр. Кечкенәләре рәхәтләнеп, бик теләп йөри. Өлкән улым: «Нәрсәгә ул миңа?» — ди. «Хәзер нәрсәгә икәнен күрерсең», — дип аны үзем белән Казанга алып килдем. Чын татар атмосферасын тойсын, күрсен. Сувенирлар кибетенә кергән идек, улым сатучы белән татарча сөйләшә. Нәрсәдер аңлата, үзе белгән сүзләр белән инде…

«Якшәмбе мәктәбенә балалар аз йөри, ләкин саннары арта бара»

Краснодар крае мәктәпләрендә татарча укыталармы?

Юк. Татарча өйрәтер өчен балалар туплап бетереп булмаячак. Бездә мәктәпләр дә күп түгел. Шуңа күрә сыйныфлар әллә ничә хәрефле, санлы. Алфавиттагы һәр хәреф икешәр тапкыр кабатлана. Кызым укый торган сыйныф 3 «Б-2» дип атала. Димәк 3 «Б» һәм шуңа өстәмә «Б-2» сыйныфы бар. Шулай «Я» хәрефенә хәтле класслар бара да, икенче кат әйләнеп китә. Хәзер өченче сан булыр инде. Улым укый торган мәктәптә 8 мең укучы. Күз алдына китерә аласызмы? Әле шунда ук тагын шундый ике мәктәп.

Кешеләр күпләп килгәнгә шулай. Районнар шуның хәтле тиз үсә. Бер карыйсың — тигезлек, ярты елдан шул урыннан үткәндә күз салсаң — йортлар калкып чыккан. Халык арта, мәктәпләр төзергә җитешмиләр. Сүз дә юк, аларны төзиләр. Ләкин төзелеш процессы халык агымыннан бераз калыша. 

Якшәмбе мәктәбе турында тулырак сөйләп китегезче.

Быел ел башыннан яшьләр өчен татар теле дәресләрен башлап җибәрдек. Әлегә яшьләр күп йөри дип әйтмәс идем. Барлыгы 10 бала. Ләкин укучылар саны арта бара. Шалтыратып, дәресләргә язылалар. Без үткәрә торган татар гаиләсенә багышланган семинарлар татар теленә карата кызыксынуны арттыра. Шул семинарлардан соң якшәмбе мәктәбенә дә күбрәк йөри башлыйлар.

Дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне бушлай уза. Дәресләрне татар теле укытучысы Раилә Яриәхмәтова укыта. Безнең өчен рәсми рәвештә укыту мөһим булды. Хәзер дәресләр муниципаль оешмада уза. Баланы татар теле дәресләренә яздыру өчен безнең Инстаграм битендәге сылтама буенча кереп язылырга һәм форманы тутырырга кирәк. 

«Без оештырган җыеннарда 90 яшьлек әби дә катнаша»

Татар гаиләсенә багышланган семинарларда нәрсә турында сөйлисез?

Семинарлар «Семь „Я“ — минем гаилә» программасы кысаларында айга бер тапкыр үткәрелә. Һәр семинар татар гаиләсе әгъзасына багышлана. Әни, әти, әби, бабайга багышланган очрашулар уздырдык инде. Тарихчылар чыгыш ясый.

Җыеннарны төрле темаларга багышлап булыр иде. Ләкин без рухи, татар өчен якын булган тема — гаилә турында сөйләшергә булдык. Чөнки монда халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм тарихи традицияләре нигезендә бердәм мәдәни даирәне саклау турында сүз бара.

Семинарларда мәктәп яшендәге балалары булган урта буын кешеләре күбрәк катнаша. Һәр очрашудан соң яшьләрдә дә зур кызыксыну уяна. Очрашулар төрле осталык дәресләре белән тәмамлана.

Күптән түгел, 14 март көнне үткән очрашуда безнең оешмага нигез салучыларның берсе булган 90 яшьлек Әлфия апабыз катнашты. Ул 24 ел элек «Болгар-К» оешмасы эшен башлап җибәрүчеләр рәтендә булган. Хәзер татар оешмасына нигез салучылардан ул берүзе генә исән. 90 яшендә ул бии дә, җырлый да. Ул — оешмабызның терәге. Бик хөрмәт итәбез үзен.

«Мәйданнарга буш вакыты күп булган яшьләр чыга»

Мондый семинарларның әһәмияте нәрсәдә?

Кеше үзенең гаиләсен, һәр кешенең ролен белергә тиеш. Татарлар элек-электән гаиләләрендәге һәр кешене хөрмәт иткән, олылаган. Без дә шушы рухи кыйммәтләр турында сөйлибез.

Аннан соң бу балаларга мавыгыр өчен бик әйбәт. Аларның буш вакыты калырга тиеш түгел, дип саныйм. Чөнки мәйданнарга бернәрсә белән дә мәшгуль булмаган, бернәрсә дә аңламаган мәктәп укучылары чыга. Вакытлары күп булгач, шуның ише массакаүләм чарларга кушылалар. Безнең максат — балаларны һәрвакыт кирәкле эш белән мәшгуль итү. Аларның башында дөрес, файдалы мәгълүмат булырга тиеш. Шуңа күрә семинар, дәресләр үткәрәбез дә инде.

Балаларның да төрлесе була. Кайберләре өлкәннәр белән дә бик үк әхлаклы булмаска мөмкин. Шуңа күрә аларга әдәп, әхлакның нәрсә икәнен кечкенәдән аңлатырга кирәк. Без үткәрә торган татар гаиләләренә багышланган семинарларда сүз өлкән буынны, ата-анаңны хөрмәт итү, кайгырту һәм башка кыйммәтләр турында бара.

Тагын нинди чаралар үткәрәсез?

Сабантуйны әйтеп тә торасы түгелдер инде. Халкыбызның күркәм бәйрәмен бик матур итеп уздырабыз. Шунысы сөенечле, Сабантуй татарлар өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә күркәм бер чарага әверелде. Бөтенесе бик яратып килә, рәхәтләнеп ял итә.

Тиздән, апрель аенда, Краснодар татарларына зәркән бизәнү әйберләре ясау һәм татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресләре уздырырга ниятлибез. Краснодардагы «Мирас» клубы татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә. Апрельдә алар оешмабызга килүчеләрне өйрәтәчәкләр. Теләгән һәркем алкалар, хатын-кыз түбәтәе һәм башка әйберләрне үзе ясый алачак. Традицион татар ризыкларын пешерү буенча да осталык дәресе булачак.