«Бүген „Сәләт“тән милләткә файда юк», яки яшьләр оешмасында татарлык сакланамы? | intertat.tatar

«Бүген „Сәләт“тән милләткә файда юк», яки яшьләр оешмасында татарлык сакланамы?

Журналист Искәндәр Сираҗи «Интертат»ка биргән интервьюсында «Сәләт» лагерен татар мохитен югалтуда гаепләде. «Сәләт» җитәкчелеге, татар җәмәгатьчелеге ул сүзләргә карата үз фикерен белдерде.

«Ул гап-гади лагерьга әверелде»

«Интертат»ка биргән интервьюдан соң, Искәндәр Сираҗи ни өчен шундый фикердә булуына тулы аңлатма бирде.

Мин «Сәләт»не электән беләм. Заманында үземне дә балалар белән очрашуга чакырдылар. Анда балаларны милли рухта тәрбиялиләр иде. Милли рух сеңсен дип үземнең балаларны да җибәрә башладым. Беренче елларда барысы да әйбәт кенә барды.

Аннан соң әйдаманнары арасында татарча белми торган «Настя апа»лар барлыкка килә башлады. Берсендә килгән идем, кызлар башларына кызыл кәпәч кигән, аптырап киттем. «Кызым, син нинди кыяфәттә?» — дим. «Монда шулай йөриләр», — ди ул. Ата-аналарны эчкә кертмиләр бит инде, ә мин сизә башладым. Аннан соң ниндидер үз фикерләре барлыкка килә. Бер караганда, ул начар түгел кебек. Әкрен генә бәхәсләшә башлыйлар. Мин аны үсмерлек чорыдыр дип уйладым, тик башка ата-аналар да «менә «Сәләт“тән кайткач…» дип сөйли башлады.

Аны бик күпләр әйтергә тели, әмма әйтми. Ни өчен? Чөнки «бу дөньяда әле яшисе бар» дигән әйбер бар. Шуңа дәшмиләр, ә мин хәзер уйлый башладым. Заманында Җәүдәт Сөләйманов чыннан да яхшы әйбер уйлап чыгарды: татар балаларын милли мохиттә тәрбияләү, миллилек нигезендә берләштерү. «Сәләт» чыннан да берләштерә. Әмма ул милли идея нигезендә берләшкән әйбергә әйләнмәде, ул гап-гади лагерьга әверелде.

«Сәләт» кирәк, әмма хәзерге формасында түгел. Хәзерге формасы — спекулятив форма. «Милли» дигән сүзне калдырдылар, ә миллилекне юкка чыгардылар һәм гади лагерьлар кебек үк акча эшләү формасына гына кайтып калдылар. Мин шуның белән риза түгел.

Аны йә бүгенге кебек гап-гади лагерь формасында калдырырга, һәм «миллилек» белән спекуляция булмаска тиеш, йә инде ул яңадан милли формага кайтырга тиеш. Бөтен яхшы идеяләр дә спекуляциягә кайтып кала, чыннан да. Анда рус балаларына татар телен өйрәтергә тырышырга кирәк түгел, әле татар балаларын татар итәргә тырышырга кирәк.

Әйе, кеше үзе уйлап чыгарган әйбердән теләсә нәрсә эшли ала, әмма спекулятив өлеш булырга тиеш түгел. Мин бары тик гаделлек өчен. Милли мохиттә татар балаларын берләштерү, дуслыкны ныгыту — бик яхшы әйбер.

Форум вакытында ул «показуха»га әйләнә. Бер конкрет мисалым бар. Әтисе рус, әнисе татар булган бер кыз бар, ул татар телен начар белә. Аны башта алалар, ә форумга барганда: «Син татарча начар беләсең, форумга алмыйбыз», — диләр. Ни өчен дигәч: «Синең белән Президент сөйләшә башласа, татарча җавап бирә алмыйсың», — диләр. Башка вакытта ярый, ә менә хәзер ярамый, дигән әйбер бар. Ул «показуха» ачуны китерә.

Тулаем алганда, «Сәләт» бик кирәкле оешма иде, бүген аннан милләткә файда юк, ә зыян бар. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Татар баласы өчен рәхәтләнеп җыелып аралаша ала торган урын юк, дисәң, «Менә бит „Сәләт“ бар», диячәкләр. Ә ул инде хәзер андый урын түгел.

Бу турыда әйтергә дип күптән телем кычытып йөрде. Элек балаларны алмасалар, Җәүдәт Сөләймановка үзем шалтыратып, алуларын сорый идем, ә хәзер балалар үзләре барырга тели. Минем кызым Испаниягә кадәр шалтыратып, үзе Җәүдәт Сөләйманов белән сөйләшә. Мин «бармыйсыз» дип торам.

Хәзер балалар өчен элеккеге шәп «Сәләт» кебек урын күрмим, ә ул кирәк. Хәзер башканы оештыру мөмкинлеге дә юк. «Сәләт» өстендә, русча әйткәндә, «ореол святости» бар. Хәзер аларга сүз дә әйтеп булмый, үзләре аңлап, күпмедер дәрәҗәдә төзәлерләр, бәлки. Проект милли буларак эшли башлаган икән, ул милли булып калырга тиеш. Рус телле балаларны да җыясың икән, әйе, күбрәк бала килә, күбрәк акча керә. Милләт белән сәүдә итәсең икән, милләткә дә файда булырга тиеш. Милләт «Сәләт»тән файда аламы?

Милли мохиттә, милли тәрбия бирә, милли аспектта берләштерә торган урын, һичшиксез, кирәк. Бу очракта башка милләтләр турында сүз бармый. Без бары тик үз мәнфәгатьләребез турында сүз алып барабыз, моны башка милләтләрне кысу дип карарга ярамый.

«Сәләт»не кире милли формасына кайтарырга кирәк дип саныйм. Ул акча эшләү урыны гына булырга тиеш түгел. Ул оешмага дәүләт бик нык ярдәм итә, ата-аналар да түли, арзан урын түгел ул. Әле Тимур Сөләймановны яшьләр эшләре министры итеп куялар икән дигән сүз булды. Алай булса, «Сәләт»нең мөмкинлекләре артачак.

Әлбәттә, миңа каршы чыгучылар булыр, чөнки минем балалар да «Сәләт»не ярата. «Ничек инде «Сәләт“кә каршы сүз әйтәсең?» — дип миңа каршы чыктылар. Мин «Сәләт»кә икенче күзлектән, милләтне берләштерү урыны итеп карыйм.

Бу тик торганнан бәйләнү түгел. «Сираҗилар бөтенесенә бәйләнә», — дип язганнар. Юк, без беркайчан да юкка бәйләнмибез, кемгәдер зыян салу өчен сүз сөйләмибез. Безнең алган кыйбла бар һәм ул милләт мәнфәгатьләрен яклауга кагыла. Кемдер милләт белән сәүдә иткәндә, дәшми калырга ярамый дип саныйм, — ди журналист.

«Сәләт» җитәкчелеге сорауга җавап бирүдән баш тарта

Гаепләүгә «Сәләт» җитәкчелегенең җавабын беләсе килгән иде. «Сәләт» директоры Айгөл Габдрахманова: «Менә урамда көз, пычрак ә безнең өйдә чиста. Шуңа шатланып, эшебезне дәвам итәбез», — дип читләтеп кенә җавап бирде һәм бүтән берни әйтмәде.

«Ул бит татар телен белгән балаларны туплый торган проект түгел»

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары (бүген ул министр итеп билгеләнде — ИТ) Тимур Сөләйманов киңәшмәдә булса да, безнең сорауны җавапсыз калдырмады.

Һәр кешенең үз фикере бар. Аның фикере шундый.

Ә «Сәләт»тә татарлык сакланамы хәзер?

Сезнең «Сәләт»тә булганыгыз бармы?

Минем булганым юк.

Сәләттә булган кешеләрдән сорагыз. Ел саен йөргән балалар бар. Алар күп, алар — меңләгән аудитория, ә бер кешенең фикеренә шулкадәр игътибар бирү бик дөрес түгел кебек. Ул бит зур проект. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый, кемгәдер туры килә, ә кемгәдер юк. Хәтта бик матур, искиткеч проектлар да кемгәдер туры килмәскә мөмкин.

Кемдер «анда татар теле бик күп», дип борылып китә. Кемдер, киресенчә, «нигә анда балалар русча да сөйләшә», ди. Ул бит татар телен белгән балаларны туплый торган проект түгел. Ул — татар теленә тартылган, кызыксынган һәм татар мохитенә килергә теләгән балалар өчен. Без балаларны милләткә карап сайламыйбыз. «Татар телен белмим, әмма телне белергә телим», — дип әйтә икән, без аны алабыз. Татар телен белми торган балалар «Сәләт» җырларын җырлый, татар теле дәресенә мөнәсәбәте үзгәрә — андый мисаллар күп.

Татар телен белгән яшьләрне бергә туплап, татарча гына сөйләштерү бик гади эш, аның өчен әллә ни кирәк түгел. Анда татар теле, мәдәният, тарихка карата мөнәсәбәт булдыру өчен тәҗрибә бар, ул ел дәвамында эшли торган мохит. Минем татар теленә тартылуым да «Сәләт» белән бәйле. Күп кенә балалар татар факультетына укырга керү нияте белән кайтты. Бүгенге актив кешеләрнең күбесе «Сәләт» белән бәйле.

Анда тел, әлбәттә, саклана. Андагы җырларны балалар үзләре яза, ул татарча, ул заманча. Татар телен саклау өчен мохит кирәк. Рәхәтләнеп татарча сөйләштерә торган мохит. Ул бит татар теле дәресе түгел, анда татарча гына сөйләшегез дип әйтәләр, ә «Сәләт» аланнары — ачык мохит. Аннан чыкканда татар телен өйрәнү теләге уяна.

Һәр проектның үз тәртибе, максаты бар. Тәнкыйтьләү авыр түгел. Тәнкыйть тә кирәк. Конструктив һәм конструктив булмаган тәнкыйть бар. Мәсәлән, тәвә кошы бөркетне чаба алмыйсың, аягың кыска дип тәнкыйтьли башласа, бөркеттән аның тиз чаба белмәве турында нәрсә уйлавын сорамыйбыз. Һәр нәрсәнең үз табигый сыйфатлары бар. «Сәләт» тә бөтен кешегә ошарга тиеш түгел. Унсигез мең катнашучыга ул ошый, ел саен килгән әйдаманга ошый. Кемдер килми — анысы да әйбәт, — ди министр урынбасары.

«Күпертелгән бәя бирәләр»

Тимур Сөләймановның «бер кешегә ошамый» дип әйтүе дөреслеккә туры килеп бетми. «Сәләт»не тәнкыйтьләүчеләр шактый. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков электән үк «Сәләт» турында яхшы фикердә булмаган.

Үз вакытында минем малай барды анда, күптән инде. Ял булды аларга, әзрәк кызык әйберләр дә булды, әмма ашату һәм шартлар начар иде. Минемчә, ул кемнеңдер шәхси акча эшләү проекты иде. Аны хакимият каршында матур итеп күрсәттеләр, әмма чынлыкта ул андый яхшы проект түгел. Мин Сираҗинең бәясе белән килешәм. «Сәләт»кә охшаш башка юньлерәк проект булмагач, ул гел өстерәлеп килә. Күпертелгән бәя бирәләр, ул бөтенләй андый бәя бирерлек әйбер түгел. Анда татар теле дә бик юк инде, ул мәгънәсез бер акциягә, акча эшләү ысулына әйләнә. Милләт өчен зур файда юк анда. 

Сәләткә охшаш башка юньлерәк проект булмагач, ул гел өстерәлеп килә. Күпертелгән бәя бирәләр, ул бөтенләй андый бәя бирерлек әйбер түгел. Анда татар теле дә бик юк инде, ул мәгънәсез бер акциягә, акча эшләү ысулына әйләнә. Милләт өчен зур файда юк анда. Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы

Охшаш проектлардан «Татар яшьләре көннәре» бар…

Ул охшаган, «Татар яшьләре көннәре» уңышлырак дип саныйм. Анда мәгънә бар. Ул да хәзер әзрәк үзенең эчтәлеген югалтты. «Татар яшьләре форумы» да элеккечә бармый, акция формасына кайтып калды. Хәзер яшьләр хәрәкәте дә бетте, бу — начар әйбер. Элек хәрәкәт булып формалаша иде, хәзер «тусовкага» әйләнә, вакытлыча акция кебек. Ул анда гына түгел. Мәсәлән, имамнар җыелышы да — «тусовка». Картлар килә, тәмләп ашый һәм китеп бара. Ул гомумән шундый процесс бара. «Сәләт» лагерендә ул хәл иртәрәк башланды. Анда электән ук акча мәсьәләсе бар иде, акча әйләнде, ул акчаны кемдер эшләде, — дип сөйләде тарихчы.

«Балам „Сәләт“ турында сөйләшергә дә, ишетергә дә теләми»

«Татар-информ» агентлыгы журналисты Рузилә Мөхәммәтованың кызы ике ел элек «Сәләт» лагерена барган. Әнисе аны вакытыннан алда өйгә алып кайтырга мәҗбүр булган.

«Кызым «Милләтебез хәзинәләре» нә (иск. — «Идел» яшьләр үзәге проекты) яратып бара. Бер елны «Сәләт»кә юллама алдык, чөнки МХның вакыты туры килмәде. Башта Биләрдә форум булды, кызым «Алып кайт», — дип зарланды. Форумнан соң кызым лагерьга калып тормады, интектереп яткырмадым, алып кайтып киттем. Соңыннан да төрле чараларга чакырып шалтыратып тордылар. Балам алар турында сөйләшергә дә, ишетергә дә теләми. «Сәләт»не яратучылар да бар, әмма минем бала яратмаучылар арасында. Төп сәбәбе — кешедә шәхес күрмәү дип аңлыйм. Ул бөтенләй лагерьлар яратмый дип әйтә алмыйм, «Милләтебез хәзинәләре»н ярата бит.

Ике проект арасында аерма зур. «Милләтебез хәзинәләре»ндә һәр кешене шәхес итеп күрәләр. Ә «Сәләт»тә монда бөтенләй икенче система — масса тәрбиялиләр, уртак девизлар кычкыртулар, тезеп йөртүләр шуңа китерә. Минем аңлавымча, биредә кешедә шәхес күрмиләр.

«Сәләт»тә монда бөтенләй икенче система — масса тәрбиялиләр, уртак девизлар кычкыртулар, тезеп йөртүләр шуңа китерә. Минем аңлавымча, биредә кешедә шәхес күрмиләр. Рузилә Мөхәммәтова, журналист

Минем баланың берничек тә масса буласы килми, ул мәктәптә дә масса булмады, мин аннан шәхес тәрбиялим дип саныйм, һәрхәлдә, шуңа омтылам.

«Сәләт»тә беренче елларда чыннан да татар мохите булгандыр, соңгы елларда алар коммерциягә кереп китте, һәм татар телен белмәгән балаларны да күпләп ала башлады. Бәлки, татар телен өйрәтәбез, дип бик изге максат куялардыр, ләкин алай гына бала телне өйрәнми. Баланы дәрес түгел, мохит тәрбияли, ә «Сәләт» рус мохитенә күчте, рус телендә сөйләшү бара.

«Сәләт» рус мохитенә күчте, рус телендә сөйләшү бара.Рузилә Мөхәммәтова, журналист

Шунысын өстәп әйтергә кирәк: яшәү шартлары начар. Путевка бәясе арзан түгел, ул акчага яхшырак шартлар таләп итә алабыз. XXI гасырда балага урам бәдрәфе тәкъдим итү яки салкын суда чәчен юдыру ни дәрәҗәдә дөрес икән соң? Биләр форумында җылы сулы душ әйдаманнар өчен генә иде. Үсмер кыз бала юынмыйча йөрергә тиеш түгел инде, баланы көн саен душ кереп, чиста йөрергә өйрәтеп үстерәбез, — ди ул.

«Анда „әйдаманнар“ кебек сүзләр кулланыла, әмма тел яшәми»

КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинованың «Сәләт»кә карата өметләре акланмаган. «Сәләт»ләр баласына математиканы татар телендә өйрәтүгә каршы килгән.

«Сәләт»нең олимпиада хәрәкәте бар. «Сәләт»кә йөргән беренче буын кешеләр анда татар теле беренче урында, мохит тудырыла дип сөйли иде. Балага татар телендә яңа белем алып булуын күрсәтәсем килде. Минем бала математика белән шөгыльләнә, ике ел элек баламны математика түгәрәгенә йөртү теләген белдереп, «Сәләт»кә шалтыраттым. Математиканы татар телендә өйрәтүләрен сорадым. Минем белән сөйләшкән ханым рус телендә: «Сез акылдан яздыгызмы? Ничек инде математиканы татар телендә өйрәтеп була? Бала экзаменнарын ничек бирер?» — дип кырык минут математиканы татар телендә өйрәтергә ярамавын аңлатты. Мин шок хәлендә идем, шундый гарьләндем, шундый рәнҗедем. Мин ул эшне оештыру өчен акча түләргә дә әзер булуымны әйттем.

Шунда «Сәләт»тә татар мохите булу сорау астында калды. Анда Җәүдәт абый вакытында барлыкка килгән татар рухлы слоганнар калган, әмма җитәкчелеккә яшьләр килде. Алар рус телле, рус мохитле дөньяга юнәлгән. Анда «әйдаманнар» кебек сүзләр кулланыла, әмма тел яшәми.

Безнең укытучылар да анда укытты, алар да руслашуны сизә. Хәзер бит җәмгыять үзгәрә, татар, рус теле чигенә һәм инглиз теле, чит мәдәният беренче урынга чыга. «Сәләт»кә җәлеп итүчеләр баланы дөнья белән таныштырабыз, дип безнең мәдәнияткә туры килмәгән мохит белән таныштыра. Әлбәттә, «Сәләт»не тулысынча кара буяу белән буярга ярамый, әмма аларда телне үстерү, татар мохитен саклау буенча стратегия булырга тиеш дип саныйм. Аларга бит дәүләттән акча татар мохите тудырыр өчен төшә. Гореф-гадәтләр белән таныштырырга кирәк, һәм ул актуаль белем булырга тиеш. Анда чакырылган белгечләрдә актуаль белем булса да, алар татар телен камил белми.

Университетта информатика кафедрасы укытучысы — Равиль абый Һадиев балаларны бер ел татар телендә укытты. Шунда балалар информатика өлкәсендә татар теленең әһәмиятен аңлый алды. Без шундый мохитне булдырырга тиеш.

Мин «Сәләт»нең концерт номерларын, чыгышларын да карадым, ул ниндидер мәҗүсилек кебек биюләре шикләндерде. Ул нинди мәдәният? Анда татарлыкның «т» хәрефе дә юк.

Мин «Сәләт»нең концерт номерларын, чыгышларын да карадым, ул ниндидер мәҗүсилек кебек биюләре шикләндерде. Ул нинди мәдәният? Анда татарлыкның «т» хәрефе дә юк. Миләүшә Хәбетдинова, филология фәннәре кандидаты

Ул беренче этаптагы «Сәләт» түгел, бик үзгәргән. Анда дөнья мәдәниятен алга этәргән, чит мәдәнияткә кабул иткән кешеләр килде. Ничек инде татар телендә актуаль белем биреп булмый? Ул бит инде шул ук биремне татар теленә тәрҗемә итеп бирү, татар контенты тудыру турында сүз бара. «Сәләт» шул өлкәдә әйдәп баручы булырга тиеш, әмма алар агым уңаена гына бара. Татар теленең бай булуын балаларга күрсәтергә кирәк, математика, информатика кебек белемнәрне дә татар телендә кызыклы итеп укытып була, — дигән фикердә галимә.

«Татарлык, чыннан да, югалып бара»

«Сәләт»не эчтән белгән кешеләр белән дә сөйләштек. КФУ студенты Алсу Мансурова 2012 елдан «Сәләт» дөньясында. Быел ул үзен беренче тапкыр әйдаман буларак сынап караган.

Быел әйдаман буларак «Сәләт»не икенче яктан күрдем. «Сәләт» үзгәргән, әлбәттә. Үзгәрешсез булмый да. Татарлык, чыннан да, югалып бара, гел югалып беткән, татарча аралашмыйлар дип әйтә алмыйм. Анда төбәкләрдән килүчеләр дә бар, алар татар телен белми һәм алар белән русча аралашырга туры килә, ә инде татарча белгәннәре белән без татар телендә аралаштык. Кайбер аланда Татарстаннан килгән балалар, ә кайберсендә төбәкләрдән килүчеләр күбрәк булырга мөмкин. Тел мәсьәләсенә килгәндә, ул аланнан да тора дип саныйм. Балалар негативка, начарлыкка өйрәнә дигән фикер минем өчен шок булды. Үзем эшләгән аланнарда андый әйбер юк. «Сәләт»тә ачык йөзле балаларның «апа, «абый» дип торулары да, аларның тәрбияле булуын күрсәтә. Миңа калса, «Сәләт» үзгәрсә дә, ул берничек тә тәрбиясезлеккә өйрәтә торган мохиткә әйләнә алмый, — ди ул.

«Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала аннан кирәксез әйбер җыеп кайта алмый»

«Интертат»ның социаль челтәрләрдәге акаунтларында Сираҗи сүзләре белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар.

«Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова: «Татарча сөйләшмәүләре белән килешәм».

Россия ислам институты мөгаллиме Наил Гарипов: «Сәләт күптән шундый инде».

ТНВ каналында «Татарлар» тапшыруын алып баручы Зөһрә Фатыйхова: «Дөрес әйтә, килешәм. Татарча сөйләшүче әйдаманнар да калмагач, бөтен тренинглар рус телендә, янәсе, чит регионнан килгән бала аңламый. Аңласын өчен син аңа телне өйрәт, өйрәнсеннәр, „Сәләт“ лагерена барырга бер этәргеч булсын. Татар телен белмәгән балаларны алма. Әлеге дә баягы һаман акча күбрәк булсын дип ыбыр-чыбырны җыеп, данын төшереп бетерделәр инде».

«Кызык-мызык» блогер Илназ Габидуллин: «2013 елларда, мин әйдәман булганда, татарча белмәгән балаларны Җәүдәт абый өйләренә кайтарып җибәрә иде».

Сираҗи фикерләрен хуплаучы кайбер башка фикерләрне дә китерәбез:

«Искәндәр Сираҗи белән килешәм, кызганыч, йөрәк әрни», — ди Гүзәл Нигъмәтҗанова.

«Тел белмәү — бер хәл.Әле күптән түгел Биләр чишмәсенә баргач, бер шаккаткыч нәрсәгә тап булдык: бер төркем „Сәләтлеләр“, сыра шешәләре тотып, кычкырып җырлап, кәеф-сафа корып йөриләр…» — ди hadiga_4.

«Әлбәттә, дөрес тәнкыйть, тел белмәгәнне алмаска, телне белгән балаларны гына алу дөрес», — ди Гөлнур Хәйруллина.

«Мәчеткә керсәң дә шул урыслашканнар, мәктәптә дә шул. Хәзер бит акча беренче урында», — ди Айрат Гыйззәтуллин.

«Дөрес сөйли Искәндәр, элек тә кул болгап биюгә охшаган нәрсә өйрәнүдән узмады инде, „Сәләт“ дигәннәре тусовка инде, кыскасы», — ди Гөлфис Имамиева.

«Без кечкенә чактагы „Сәләт“ юк», — ди aigul_tatarcha_pp.

«Дөп-дөрес сүзләр, бизнес ул хәзерге вакытта», — дигән 73.24911.

«Сәләт» татар балалары өчен булырга тиеш. Миллилеккә өстенлек бирергә, татарча гына чаралар уздырырга тиеш. Оештыручылары шундый булгач, балаларга тиз күчә ул. «Сәләт» татар дөньясы өчен хезмәт итәргә тиеш», — ди Гүзәлия Бариева.

«Әйе, «Сәләт“нең асылы милли түгел. Татарча сөйләшергә тырышучы балалар әз анда», —ди Рәмзия Бәширова.

«Сәләт» не яклап, Сираҗи сүзләрен инкяр итүчеләр дә бар.

ТР Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Резеда Закирова: «Ә мин үз баламны «Сәләт“нең «Асылташ» мәктәбенә укырга бирдем. Искиткеч мохит! Искиткеч укытучылар! Аралашу татарча».

«Ялгышасыз, минем оныгым татарча сөйләшергә өйрәнеп кайтты. Үзебез дә гаҗәпләндек. Үзенә бик ошаган», — дигән ruzalia1101.

«Сәләт»тә балалар дуслар таба, кеше белән аралашырга өйрәнә. «Сәләт» балаларны төрле яклап ача. Олы кызым 4 ел, уртанчысы 5 ел «Сәләт»кә барды», — ди guliyafar.

«Минем кызым 2015 елдан «Сәләт“тә. Биш ел сәлкеш булып барды, ике ел әйдаман булды. Күп җиңүләре, уңышлары нәкъ менә «Сәләт» белән бәйле. Киләчәктә дә тормышын «Сәләт» белән бәйләргә өметләнә. Әле бер генә елда да кирәксез әйбер алып кайтканы юк. Гаиләдә алган әхлакый тәрбия анда тагын да ныгый бара, дип уйлыйм мин. «Сәләт»нең тәрбия бирүендә бер генә дә шикләнгәнебез юк. Әгәр дә рус балалары да анда тартыла икән (аларны анда беркем дә көчләп китерми), димәк, «Сәләт» башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы, татар телен өйрәнерлек, татар мохите тудыра ала дигән сүз, һәм бу аеруча хөрмәткә лаек.«Татар татарның башын ашар», — дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. «Сәләт» көчәя башлады, төрле юнәлешләре арта бара, форумнар, проектлар күбәя, алар нәтиҗәләр бирә, бердәмлек арта дигәндә, «хейтерлар» да барлыкка килде һәм әлбәттә инде татарлар арасында. Ничек диләр әле: «Тәнкыйтьлиләр икән, димәк син алда», көчсезне, артта калучыны беркайчан да тәнкыйтьләмиләр. Алга, «Сәләт», колачыңны катырак җәеп алга атла! Син — беренче, син — алда!» — дип язган Илсия Әхмәтҗанова.

«Кызым үзе теләгән юнәлешләрне генә сайлап алды, шуңа күрә үзенә бик ошый. Аның өчен файдасы да булды. Бәлки, анда йөз процент татарча сөйләшмиләрдер, әмма алар татарча җырлар җырлый, кайткач та татарча аралаша, гадәттәгечә. Кызым яңа дуслар табып кайта, төрле яктан ачыла. Бала өчен шартлар да әйбәт, тәмле ашаталар», — ди Әлмәттә яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән ханым.

90нчы елларда барлыкка килгән яшьләр оешмаларының ул вакыттагы «тимер» кагыйдәләре бүгенге көндә юыла кебек. Төзәтмәләр кертелә, һәм ул инде үзенең беренчел максатын бөтенләй югалта сыман. Элек тә бөтен яшьләр дә татар телен белмәгәндер инде, аларны анда алмаганнар һәм мәсьәлә шулай хәл ителгән. Әллә хәзер балага «юк» дип әйтергә куркалармы, әллә максатлар үзгәргәнме?