Фирдүс Тямаев: «Без бирешергә тиеш түгел!» | intertat.tatar

Фирдүс Тямаев: «Без бирешергә тиеш түгел!»

Башкортстанда Фирдүс Тямаев концертларына куелган киртә татарларны башкортлаштыру сәясәтен өскә калкытып чыгарды. Бу хәл җырчыга нинди йогынты ясаган? Аркасына пычак кадаган дусларын кичерә аламы ул? «Татар-информ» хәбәрчесенең әлеге һәм башка сорауларына Фирдүс Тямаев җавап бирде.

Фирдүс, синең белән тетрәндергеч хәлләр булган саен, үзәк өздергеч җырлар туа. Аяк чалган дуслар турында берәр җыр иҗат итәсең килмиме? Күпләрнең дусты аркасына пычак кадый бит. Мондый җыр популяр булыр иде.

Хәзер инде бу минем өчен аеруча актуаль. Гел брат дип йөргән Радикның (искәрмә — Юльякшин) минем шәхескә тиюе бик гаҗәпләндерде. Җыр рәхәттән дә, авырлыктан да туа. Күбрәк авырлыктан. Язарбыз, Алла теләсә. Минем күңелем ачык, иркен булгач, кешедән көнләшмәгәч, башкаларны да шундый дип уйлыйм. Берәр әйбергә кызыксам, мин үземдә аны булдырырга максат куям да эшлим. Кешегә беркайчан да көнчелек белән караган юк. Миңа насыйп әйбер барыбер минеке була. Миңа концертларны куярга язган икән, Аллаһы Тәгалә барыбер насыйп итә.

Өметләреңне акламаган, хыянәт иткән кешеләргә, гадәттә, син нинди мөнәсәбәттә каласың? Киләчәктә андыйлар белән дус булып йөри аласыңмы, араларны өзәсеңме?

Минем бер начар гадәтем бар. Мин аның белән гел көрәшәм, дин дә шулай куша. Мине мыскыл иткән кешеләрне кичерә алмыйм, андыйларга сәлам дә бирмим. Миңа зыян китергәннәрне кичерергә тырышсам да, күңелдә кала бит ул. Бәлки, киләчәктә үзгәрермен.

Мине иң куркытканы — бүгенге кешегә Алла да юк, мулла да юк. Кешене мыскыллап, нахакка сүз әйтергә генә торалар. Үземнең очракны гына күздә тотып әйтмим. Дөрес яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен җавап бирәсе барын онытмасак иде.

Яшь чактан бер хәл искә төште. Әтинең салып кайта торган вакытлары булгалый иде. Ул бервакыт шулай кызмача кайтты да сөйләшеп утырдык. Әти электрик булгач, гаражда эштән чыккан электродвигательләр, иске чыбыклар җыелды. Халык күпләп төсле металл тапшырган чаклар булып алды. Ул вакытта авылда акча юк иде, үзегез беләсез. Мин дә әтине металл тапшырып баерга үгетләп карадым. Ул миңа: «Улым, килер вакыт, мин үләрмен. Сез минем ике малай. Түбән Нурлат буйлап барганда, бур Фәритенең малае дип төртеп күрсәтмәсеннәр», — диде. Ул вакытта аның нәрсә аңлатырга теләгәне хәзер генә башыма барып җитте.

Минем хәзер ике улым үсә. Икесенә дә конкрет әйтелгән сүзем бар: «Кеше өстәленнән сорамыйча шикәр дә алырга ярамый». Дөрес яшәргә тырышам. Бөтен теләгем — үзем киткәч, балаларыма: «Фирдүс шундый кеше иде!» — дип әйтсеннәр.

«Иң мөһиме — мине халык яклап чыкты»

Эстрада артистлары бер-берсе белән дус булып кылана. «Брат та брат» дип кенә кочаклашып фотога, видеога төшәләр. Берәр конфликт килеп чыкса, ярдәмләшү бер дә сизелми. Синең тирәдә туган шау-шуларның берсендә дә, Илсөя Бәдретдиновадан кала, коллегаларыңның яклап чыкканы күренмәде. Якламаулары сиңа гаҗәпме? Яки син моның шулай буласын көткән идеңме?

Гаҗәпләнмәдем. Бу минем проблема. Дустым Ришатка (искәрмә — Төхвәтуллин) да тыгылмаска куштым. Без аның белән гел аралашабыз. Аның үзенең иҗаты. Башкортстаннан чыгып, Татарстанда торучы артистларыбыз бар. Аларга бу конфликтка керү бик кыен, без аны аңлыйбыз. Мин Татарстан егете. Нинди булсам да, үз кешегез. Минем турында нәрсә генә сөйләсәгез дә, мин барыбер сезнең кеше.

Тагын бер әйбер бар — бөтен кеше дә көчле рухлы була алмый. Кемдер кыю була, ә кемдер сүзен әйтергә кыенсынып тора, шуңа күрә кеше турында начар уйларга ярамый. Коллегаларымны яратам, хөрмәт итәм. Авырлыклар килсә, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Шалтыратып, теләктәшлек белдерүчеләр күп булды.

Беләсезме, иң мөһиме — мине халык яклап чыкты. Аннан да зур бәя юк. Тугыз ел сәхнәдә булсам да, моңарчы үземне зур артист дип санамый идем. Мине Татарстан халкы һәм татар дөньясы яклагач, үземне халыкның яраткан кешесе кебек хис иттем. Халыкның теләктәшлеге нык сизелде. Аны аңлатып бетереп булмый.

«Минем беркемнең дә алдына тезләнеп барганым юк»

Башкортстандагы концертларың күчерелгәч, Салават Фәтхетдинов белән сөйләшү булдымы? Ул хәзер Татарстан мәдәният министрының киңәшчесе бит.

Минем беркемнең дә алдына тезләнеп барганым юк һәм бармаячакмын да. Дөрес, мине үзенә мәдәният министры Ирада Әюпова чакырды. Бик матур гына сөйләштек, аңлаштык. Башта ул мине сүгәр дип уйлаган идем. Киресенчә, ул да борчылган булган. Депутатларыбыз Илшат Әминов белән Рамил Төхвәтуллин теләктәшлек белдерде. Бу тема миңа гына кагылмый бит. Үзебезнең артык тыйнаклыгыбыз аркасында башка сугалар. Без «әй, ярар» дип үткәрәбез. Артыкка киткәч, кызык булмый башлады. Бер миннән генә көлсәләр, бер хәл булыр иде. Күчерелгән концертларым өчен дә борчылмыйм. Уфага кертмәгәч, без Оренбургка киттек. Бөтен милләттән көләләр бит. Кичә Рамил хәзрәт Юнысов белән сөйләшеп утырдык. Дин буенча да үз милләтеңне якларга кирәк, ди ул.

Кыргыз-Миякәдәге концертны рәсми рәвештә маршрут кәгазе булмаган өчен уздырырга рөхсәт итмәделәр. Чынлыкта Башкортстан хакимиятеннән быелга маршрут кәгазе сораган идеңме?

Әлбәттә, сорадык. Без бит инде моңа кадәр тугыз ел эшләгән. Администраторыбыз бөтен тәртибен дә яхшы белә. Хатыбыз һаман эленеп тора анда. Маршрут кәгазе бирмиләр, урында гына хәл итегез, диләр.

Башкортстандагы милләттәшләребез татарларны кысрыклыйлар дип кайчаннан бирле чаң суга. Халык аңлап бетерми иде. Сәясәтчеләр болгатуы аркасында килеп туган татар-башкорт проблемасын җиңел генә халыкка ачтың да салдың. Төрле яктан янаулар булдымы?

Янаулар һәрвакытта да булачак. Миңа теләсә нәрсә язачакларын беләм, ләкин бу юлы андыйлар сирәк булды. Язганнарының да аудиториясе юк иде. Турыдан-туры янау булмады. Мин бит бер генә канунны да бозмадым.

Алла теләсә, страдиондамы, мәйдандамы — ачык һавада бушлай концерт куярбыз. Килүчеләргә бары бер теләк — милли киемнән булыгыз әле.

Руслар «нет худа без добра» ди. Һәр килеп туган проблема синең популярлыгыңны арттыра. Бер яктан кешегә һөҗүм башланса, икенче яктан аны яклаучылар да табыла. Инстаграмдагы аккаунтыңа язылучылар соңгы ике атнада күпмегә артты?

Узган айда гына 497 мең тирәсе иде, хәзер 505 меңнән арткан. Популярлык ике яклы бит ул. Халык алдында җаваплылык арта. Ялгышлык эшләсәм, халык кыйнаячак бит, ә мин шаярырга яратам. Нишләрмен инде дип кайгырып утырам хәзер.

Минем бит грандиоз планнарым бар иде: «Татарлар» җырын җәйгә таба гимн стилендә язасы килде. Җырга клип төшерергә генә тотындык, «Интертат» мине мишәрләр белән татарларны аера дип гаепләп ята. Гарьлегемнән Риназга ике көн эчендә клипны әзерләп бетерергә кирәк, дидем. Ул башта тартышты. «Әгәр ике көндә эшләмәсәң, арабызны өзәм, телефон номерымны сыз», — дидем. Бер көн эчендә Риназ үзенең командасы белән шушы клипны ясады. «Татарлар» җыры шушы шау-гөр белән чыкты.

Аның каравы, ул сиңа күпме популярлык китерде! Шушындый шау-шулы фон булмаса, бәлки, ул гади җыр булып кына калыр иде. Ул синең көчле җавабың буларак кабул ителде.

Аллаһ шулай насыйп иткәндер инде. Минем концертларга милли киемнән килергә чакырып, флешмоб игълан иттем бит. Кыргыз-Миякәдә бер малай шундый матур итеп киенеп килгән иде. Аны күргәч, күзгә яшь тыгылды, өзелгән концерт өчен күңелем бигрәк тә әрнеде. Ул миңа ышанып килгән бит.

Бу җыр белән татар дөньясында нәрсәнедер уяттым кебек тоела. Бәлки, ялгышамдыр.

Шулай да, «Мишәрләр, вперед!» дигән сүз — ул минеке. Мин аны барыбер әйтәчәкмен. «Татарлар», «Туган тел» җырларын да җырлаячакмын. «Туган тел”не халык белән җырлыйбыз, чөнки без бердәм.

«Авыл яшьләре өчен бүгенге көндә бернәрсә дә юк»

Киләчәктә депутат булыр идеңме?

Юк.

Шулай да, булып куйсаң, сайлау алды программасында төп пунктың нәрсә булыр иде?

Мин депутат булсам, дөньяның астын өскә китерәм бит. Мине болай да үз төркемемдә «икенче Жириновский» диләр. Бездә аракы эчәргә ярамый, миннән кала беркемгә дә сүгенергә ярамый.

Бүгенге көндә татар яшьләре белән эшләү оештырылмаган, милләтне саклау өчен көрәшү бармый. Моңа акча бүленәдерме-юкмы, белмим. Авыл яшьләре өчен бүгенге көндә бернәрсә дә юк. Авыл яшьләре дип беркем дә кайнамый бүген. Казанны алмагыз сез. Ул миллионлы шәһәр.

Нигә халык Тямаев белән Бәдретдинова концертларына килә? Алар шушында биеп, җырлап, елап, кайгы-хәсрәтеннән арынып кайтып китә. Бушка дискотекалар юк, җыеннар юк, ниндидер кызыктыргыч әйберләр юк. Бу бик зур фаҗига.

Лидерларга кичекмәстән җыелып, соңга калганчы зур проект ясарга кирәк. Активистларны, патриот егетләрне үстерер өчен конкурслар оештырырга кирәк. «Пирамида”да флешмоб итеп уздырган бәләкәй генә конкурска да йөздән артык кеше килде. Яшь кызлар кыска итәк кигән, ә калфагын онытмаганнар. Бөтенесенә бүләкләр бирдек. Әле бер генә чара бу. Андыйларны миллионны ясарга кирәк.

Татар конгрессы йоклап утыра. Ул бүгенге көндә нәрсә эшли соң? Миңа аның эше күренми. Нигә ул шул ук Тямаевны, мәсәлән, Якутиядәге якташлар янына җибәрми? Сабантуйга чакыралар да, бәясен әйткәч, акча юк диләр. Аны да оештыра алмагач, нишләп утырасың соң анда? Кайбер шәһәрләрдә Татар конгрессы көчле эшли анысы. Мәсәлән, Сургутта. Авторитетлары бар. Бу бары тик минем фикер. Күңелегезгә тигән булсам, ачуланмагыз.

Былтыр татар яшьләре форумы булды. «Акчабыз күп түгел, килә аласыңмы?» — диделәр. Проблема юк, төркем белән барып җырладык, биедек. Шундый күңелле булды. Төрле төбәкләрдән яшьләр килгән иде. Мин күлмәккә «татар» дип тә яздым.

Беркөнне «Пирамида» яныннан узышлый, бер егетнең машина ишеген ачып, татарча җыр яңгыратканын күрдем. Мин аның янына туктап: «Афәрин! Үзәктә гел шулай татар җыры яңгырасын иде», — дип әйтеп киттем. Бүген ул фотога төшәргә сорап язган. Без шулай бер-беребезне үсендереп торырга тиеш.

«Үзенең тарихын белгән кеше бәхетле була»

Тарих институтында узган китап презентациясенә барган идең. Ошадымы? Киләчәктә дә мондый проектларда катнашырга исәбең бармы?

Ошады. Афәрин аларга! Галимнәр «Татарлар» җырына игътибар иткәч, аеруча күңелем булды. Тагын чакырабыз диделәр. Миңа аларның акчалары да кирәкми. Чыннан да күңелле. Бу җырны бөтен җирдә җырларга кирәк.

Аңарчы тарих белән кызыксына идеңме?

Ныклап кызыксына идем дип әйтә алмыйм. Өч букча китап бирделәр. Аларны укырга исәп бар. Тарихымны беләсем килә. Әни ягыннан шәҗәрәм бар, әти ягыннан да төзисем килә. Әле миннән генетик анализ алдылар. Килеп чыгышымны тикшерәчәкләр.

Тарих китабы һәр өйдә булырга тиеш. Үзенең тарихын белгән кеше бәхетле була. Ул милләтенә хыянәт итмәячәк, әти-әнисенең, әби-бабаеның каберен чистартып торачак.

Быел рөхсәт итсәләр, үз авылымда «Тямаев FEST» оештырырга җыенам. Финанс ягына карап тормыйм. Милли киемнәрдән килүчеләргә зур бүләкләр алу өчен иганәчеләр эзләячәкмен.

«Мин динне хөрмәт итәм»

Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков матбугат конференциясендә эстрадада яңгыраган бозыклыкка илтә торган җырлар проблемасын күтәрде. Әхлакны боза торган җырлар җырлау - үз өстеңә зур гөнаһ алу, ди ул. Син аның белән килешәсеңме?

Дөрес әйтә ул. Шулай да, без яшьләргә кызык булсын дип «Син юләр, мин юләр» кебек җырлар да иҗат итәбез. Алар Моргенштернның сүгенүдән генә торган җырларын кабатлап йөргәнче, үзебезнекеләрен такмакласалар әйбәтрәк булмасмы?

Анысы бозык җырга керми инде. Иреңә, хатыныңа карата хыянәтне пропагандалау турында сүз бара иде.

Бүгенге көндә яшьләрне пычрак юлга бастырасы түгел иде, телебезне саклап калырга кирәк. Ул бик авыр, ләкин бу эшкә тотынгансың икән, төрлечә кыланып карыйсың инде. Сүз дә юк, мин динне хөрмәт итәм. Түбән Нурлатта ике мәчет бар, шуларның берсендә алтмышлап кеше дин сабаклары ала. Без хәзрәткә кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз. Әгәр авылдан бер генә Коръән укый алучы кеше чыкса да, мин бик бәхетле булыр идем.

Рамазан аенда концертларыңны туктатып тормыйсыңмы? Алар кич белән тәравих намазы вакытына туры килмәсме?

Алла теләсә, уразаны тотам. Артыгын кыланмыйча гына концертларны куябыз. Дөресен әйтәм, графикны төзегәндә баш буталып, бу мәсьәлә алдан уйланылмады.

Ни өчен син Инстаграм аккаунтыңда сине яманлаган хейтерларга сүгенеп җавап бирәсең?

Нык ачуны китерсәләр, сүгенеп җавап бирәм. Ир-атның ике-өч начар гадәте бар, берсе — сүгенеп, эмоцияне тышка чыгару. Шуңа да бәйләнмәгез әле. Бу сүгенүгә игътибар итмәскә кирәк. Аракы эчкән кешедән көләләр, сүгенгән кешедән көләләр. Ярар инде, көлсеннәр. Фәрештә булып утырмасыннар, бөтенесе сүгенә.

«Моңа кадәр татар милләте бетмәгән. Моннан соң да бетмәячәк!»

Соңгы вакыйгалардан соң нинди нәтиҗә ясадың? Милләтне яклау кыйммәткә төшәме?

Гасырдан-гасырга туган җиребезне, милләтебезне, телебезне саклар өчен әби-бабайлар кан түккәннәр, гомерләрен биргәннәр. Бүгенге көндә шундый рәхәт яшибез. Милләтебезне, телебезне саклый алмау оят түгелме соң? Без әби-бабайларның битенә төкерәбез бит. Алар бүгенге көндә кабердә тыныч ятмыйлар. Без һәрвакыт патриот булырга тиеш, телебез, милләтебез өчен күкрәк киереп торырга тиеш. Нинди генә проблемалар туса да, без бирешергә тиеш түгел. Бүген интернет заманасы, милләтне саклар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Соңгы вакытта никтер көчсезләнә башладык.

Көчсезләнү нәрсә белән бәйле икән? Рәхәтлеккә чыдый алмыйбызмы? Киресенчә, тормыш кыен булгангамы? Гел көрәшеп яшәп булмыймы?

Тормышның катнашы юк. Кешенең тормышы ничек барган, шулай бара. Авыллар бетү, татар мәктәпләре ябылу, моңа игътибар бирмәү, яшьләр белән эшләмәү, бер-беребезне таптау белән бәйле дип уйлыйм. Милләткә ярдәм итә алучыларны өскә чыгарырга кирәк.

Тагын бер әйбергә йөрәк әрни. Мин инде бүген ачыктан-ачык сөйләшәм. Актанышта татар телендә укыту турында сүз чыккач, кайбер ата-аналар аның кирәген тапмадылар. Шул кадәр шаккаттым. Әти-әнинең баласына туган телдә белем бирергә теләге юк икән, безнең киләчәк юк дигән сүз.

Теге вакытта тел бетә дигәч, үзебезчә, флаглар күтәреп Бауман урамына чыккан идек. Аз булса да, фикеребезне белдергән идек. Монда татар районнарында нәрсә кыланып яталар?! Бу әйберне булдырмаска иде. Татар теле дәресләрен бетермәскә иде. Балалар бакчаларына да кагыла бу. Кибетләрнең элмә такталары да ике телдә булсын иде. Халык игътибар итә аңа.

Аллага шөкер, Марат Готович (искәрмә — Әхмәтов) бик зур эш алып бара. Аңа теләктәшлек белдерергә кирәк. Эстрада ягыннан да, театр ягыннан да, журналистлар ягыннан да. Комиссиягә аны куйгач, өмет уянды. Гомумән, Марат Готовичның сөйләвен мин бик яратып тыңлыйм.

Казанга бик күп туристлар килә. Алар татар халкы белән кызыксына. Үзем Курчак театры каршында торгач, улларым белән «Туган авылым”га чыгам. Анда төрле шәһәрләрдән, илләрдән бик күп кунаклар килә. Татар орнаментлары, безнең тарих аларга яңалык. Россиядә татар милләте киң урын алып торуы аларны гаҗәпләндерә. Исән-сау булыйк. Минем өметем - алга бару! Безнең башкарган эшләр, әйтелгән фикерләр аста калмас дип уйлыйм.

Татар бетәрме? Татарның киләчәген ничек күрәсең?

Моңа кадәр татар милләте бетмәгән. Моннан соң да бетмәячәк! Без татар булып туганбыз һәм татар булып яшибез. Гасырлар буе Россиянең үзәгендә яшәгән Пенза, Нижгар татарларына карагыз. Аларга карап, сез берничек тә татар милләте бетә дип әйтә алмыйсыз.

Җырны һәм җырчыны тыеп буламы?

Буладыр инде.

Тыелган җырчыны кеше тыңламый башлыймы?

Юк инде. Сагыначак кына ул аны. Игътибар иттегезме икән? Минем инстаграмга берничә кеше: «Моңарчы башкорт дип яздырганнарына түзә идем. Бу хәлдән соң үз милләтемне яздырам», - дип комментарийлар калдырды. Мине Уфага кертмәүләре халыкның ачуын чыгарды

 «Мине үртәп йөриләр икән, димәк, күрсәтерлегем бар»

Синнән еш кына пародия артистлары көлә. Син моны ничек кабул итәсең?

Ул бит шаяру гына. Сәхнәне сәясәткә кертергә ярамый, сәхнәгә ачуланырга ярамый. Мине үртәп йөриләр икән, димәк, күрсәтерлегем бар. Мин шатланам гына.

Теге танылган биюеңне ничек уйлап таптың?

Беренче концертымнан ук килә ул. Башкорт биюе өйрәтеп маташканнар иде. Мин аны безнең төркемдәге ике башкорт егете кебек башкара алмыйм. Аларның биюенә карап туймаслык. Мин үз акчама башкорт костюмнары тектерәм. Шуларны киеп, алар һәр концертта башкорт биюе белән чыгыш ясый. Гомумән, сәхнәгә милли рамкалар куярга кирәкми.