Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себер татар галимәләре православ семинариядә укыта: татар җәмәгатьчелеге ни уйлый?

Соңгы вакытларда татар җәмәгатьчелеге арасында себер татарлары вәкилләре Хәнисә Алишина һәм Гөлсифә Бакиева исемнәре белән бәйле сораулар барлыкка килде. Үзләрен милли активист итеп күрсәткән ханымнар православ уку йортында белем бирә икән.«Интертат» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләде.

news_top_970_100
Себер татар галимәләре православ семинариядә укыта: татар җәмәгатьчелеге ни уйлый?
http://www.tobolsk-tds.ru/

Иң башта язмаларыбызның төп геройлары хакында мәгълүмат.

Хәнисә Алишина — тел белгече, филология фәннәре докторы. Төмән университетының тарих һәм филология факультетларын тәмамлап, Казан университеты аспирантурасында укыган. Хәнисә ханым системалы рәвештә Төмән өлкәсенең диалектларын өйрәнә, себер татарлары ономастикасы буенча хезмәтләре бар, урта гасыр татар язулы һәйкәлләрен анализлаган кеше. Татар һәм рус телләрендә язылган 282 хезмәт авторы, шуларның 7се монография. 1993 елда Төмән дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештыручыларның берсе.

Ул кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча өч совет әгъзасы, Казан дәүләт университетының һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертация советлары белән тыгыз фәнни элемтәдә тора.

1992–2018 елларда Казанда Бөтенроссия татар конгрессы үткәрә килгән конференцияләрдә, семинар–җыелышларда, съездларда катнашып килә. Хәнисә Алишина Төмән татарлары конгрессы президенты Нурулла Саттаровның киңәшчесе.

Хәнисә Алишина — РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов карамагындагыТөмән өлкәсе татарларының һәм себер татарлары милли мәдәни мохтариятенең Туган телне өйрәнү һәм саклау комиссиясе җитәкчесе (Автономия җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина).

Гөлсифә Бакиева — тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Төньякны үзләштерү проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фәнни-техник өлкәнең федераль эксперты, Төмән индустриаль университеты доценты (Тубыл шәһәрендәге филиал). Галимә 110 хезмәт авторы, шуларның 7се монография. Әле шушы араларда гына Гөлсифә Бакиеваның Тубыл татарларына багышланган «Сибирские татары города Тобольска» дигән китабы чыккан.

Гөлсифа Бакиева быел Библия өзекләрен себер татар теленә тәрҗемә итеп, рухи семинариядә халыкка тәкъдим итте. Басма себер татар әбиләренә таратылды.

Бу китап җирле китапханәләргә һәм мәдәният оешмаларына таратылган.

Гөлсифа Бакиева Төмәндә оешкан себер татарлары автономиясендә активист, автономия җитәкчесе Фәүсия Марганова.

«Башкортстан галимнәре белән бергәләп хезмәт итү турында килешенде…»

Себер татарларын якыннан белгән кешеләр генә аларның рухи нечкәлекләрен беләдер. Алар тайгада туып шунда үскән халык, алар самими, бик ышанучан. Үзләре начарлык эшли белмәгәч, башка кеше начарлык эшләмәс дип ышана. Аеруча абруйлы, танылган кешеләр алар өчен берничә баш югары торган кеше булып тоела. Аеруча мөгалиммнәр (Себердә укытучылар шулай йөртелде). Гомер гомергә өлкән буын үсеп килүче буыннарны мөгалимнәр иң акыллы, алар сүзе дөрес дип төрбияләп килде һәм аларга олы ышаныч белән карады. Авторитетлы, себер татарларыннан чыккан кешеләр аларны төрле якка боргаларга да мөмкин.

Шул сәбәпле, милли активистларның Алишина да, Бакиева да Төмән шәһәреправослав рухи семинариясендә укыта башлавы бик гаҗәп һәм халыкка тискәре тәэсир итәргә мөмкин күренеш, дип бәяли татар җәмәгатьчелеге.

Халык санын алу алдыннан Төмән өлкәсендә берничә игътибарга алырлык вакыйга да булды. Мәсәлән, Төмәндә башкорт автономиясе оешты. Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе бу эштә актив катнашты. Шулай ук себер татарларының тамырлары башкортлардан килеп чыккан дип исбат итәргә теләүчеләр дә артты. Үзләрен башкорт дип атаган себер татарлары да барлыкка килде.

Гөлсифа Бакиева социаль челтәрләрдә әстерхан, себер татарларына, «төньяк-көнбатыш» башкортларга басым, «казан татарларының» аларны аерым халык итеп танымавы турында, шул мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәлләрдә катнашуы хакында яза. Әмма казанышлар да бар икән, Бакиева хәбәр итүенчә, себер татарларының аерым халык булуын Башкортстаннан килгән галимнәр яклаган. «Бу өлкәдә бергәләп хезмәт итү турында килешенде. Аларга (ягъни башкорт галимнәренә) ярдәм өчен зур рәхмәт», — дип яза Бакиева.

Җанисәп алдыннан себер татарлары арасындагы абруйлы кешеләрнең себер татарларын милли яктан да, дини яктан да башка якка өстерәү бик тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Бу хәл татар җәмәгатьчелегендә гаҗәпләнү хисләре тудырган.

«Адашып йөрүче шәхесләр себер татарларын ялгыш юлдан йөртә»

Дамир Исхаков, этнолог, тарих фәннәре докторы:

Хәнисә Алишина һәм Гөлсифә Бакиева белән без күптән таныш. Хәнисә Алишинаның рухи семинариядә укытуы турында да ишеткәнем бар. Кешегә син анда эшләмә, дип әйтеп булмый. Әгәр алар телиләр икән, теләсә кайсы җирдә эшли алалар. Акча тәкъдим иткәннәр һәм аннан өстәмә керем килә икән, эшлиләр, бер сүз дә әйтеп булмый.

Ләкин мораль ягы бар! Ул бит татар филологиясе буенча фәннәр докторы. Бәлки, милләткә күбрәк эшләсә, файдасы булыр иде дигән фикер бар минем башта.

Бакиевага килгәндә, аның ире рус кешесе, бәлки, иренең йогынтысына бирелгәндер. Шуңа күрә адашып йөри торган шәхесләрнең берсе инде ул. Икесе дә себер татарларын аерым халык дип исәпләүчеләр. Алишина яшеренрәк хәрәкәттә. Бакиева исә туп-туры хәрәкәт итә.

Мин себер татарлары арасында озак кына еллар экспедицияләрдә эшләвем сәбәпле, бик яхшы аңлыйм: себер татарлары ул аерым этник төркем. Аларның үз тарихлары бар, әмма бөтенләй башка халык дип әйтсәк, ул тарихи яктан ялгыш булыр, минемчә. Мин андый карашта тормыйм һәм фәнни яктан да аны дөрес дип санамыйм.

Татар милләте ул күп татар төркемнәрен үз эченә ала. Әдәби тел, милли мәдәният, үзенә күрә аерым бер фәлсәфәсе булырга тиеш. Шулай булганда гына милләт яши ала. «Без аерым халык булып язылабыз да, шуннан соң чәчәк атабыз» дигән карашлар алар ялгыш. Кызганычка каршы, алар менә шушы юлдан кереп китәргә җыенучылар. Бу  — перспективасыз юл. Чөнки хәзерге заманда эрерәк халыклар да үз-үзләрен саклап кала алмый. Татар милләте сан ягыннан күп кенә булса да, ул соңгы еллардагы басымга түзә алмый. Тел мәсьәләләре буенча да без артка чигендек. Ә инде ваграк төркемнәр үзләрен коткарып кала алмаячаклар. Берләшү юлы белән генә үз-үзебезне саклап кала алабыз. Хәтта кырым татарлары белән дә якынаерга кирәк дип уйлыйм мин. Алар мөстәкыйль милләт булсалар да, безнең белән уртак мәнфәгатьләре бар.

Менә бу адашып йөрүче шәхесләр, кызганычка каршы, себер татарларын ялгыш юлдан алып кереп китәргә җыеналар. Андый шәхесләр тагын бар. Минем күзәтүләрем буенча себер татарларының күпчелеге ул юлдан барырга җыенмый.

Тагын шуңа игътибар итәргә кирәк. Башкорт политтехнологлары себер татарларын аерып чыгару буенча эш алып бара башладылар. Аларга кайбер себер татар оешмалары ярдәмгә килде. Төмән өлкәсенең татар автономиясе башкорт оешмасына Төмән шәһәрендә теркәүдә ярдәм күрсәтте, башкорт оешмасын үзенең канат астына алды. Моның артында татарны бүлергә уйлаган башкорт политтехнологлары тора. Алар инде себер татарларын аерым халык дип күптән котырталар. Хәзер эчтән эшләргә җыена башладылар. Чынлыкта татарның дошманнары тагын да бар. Шуңа күрә без күзне ачып карарга тиешбез, йоклап ятарга түгел. Монда себер татарларының бер өлеше белән шушы татарга каршы эшләүче башкорт политтехнологлары арасында союз барлыкка килеп тора.

Бөтендөнья татар конгрессы моңа каршы торырга тырыша — Төмәндә конгрессның вәкиллеге дә ясалды. Алар хәзер булган татар оешмаларын үз тирәсендә берләштерергә тырыша. Татар таркалган саен кеше кими һәм хакимият органнары ягыннан басым арта гына бара. Ахмаклар гына шундый таркалу юлы белән бара ала. Көчсезләнгән төркемнәрне һичшиксез шунда ук изеп, сытып китәчәкләр.

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

Мин аларны шәхсән белмим. Миңа калса, бу миссионерлык эше. Андый әйбер булырга тиеш түгел. Бу әйберне мин эчке шартлау дип саныйм. Халык исәбен алу алдыннан эшләнелә. Инде март–апрель аенда чираттагы халык санын алу башлана. Шул кысаларда төрле көчләр милләтебезне төрле ширкәләр, төркемнәргә бүлергә тырыша. 2002 елда кайбер Мәскәү көчләре шулай керәшеннәрне котыртты.

Бу әйбер системалы рәвештә бара. Һәм безгә бу вәзгыятьне аңлы итеп анализлап, ниндидер катгый каршы торырлык проект булдырырга кирәк. Сер түгел, милләтебездә төрле кешеләр бар. Үземә дә татар телендә эшләнгән протестантлар буклеты эләккән иде бер. Эчтәлегенә кергәч кенә аңладым. Барысы да татарча, Аллаһ, Ходай сүзләре бар. Аннары гади кешене әкренләп эшкәртә. Шуңа бу әйберләргә киртә куярга кирәк.

«Рухи семинариядә укыта дигән хәбәргә минем ышанасым килми»

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе:

Хәнисә Алишина — тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, галимә. Фән өлкәсендә булган казанышлары өчен хөрмәткә лаек кеше. Себер татарлары тарихын язучы буларак аны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Бу өлкәдә без аның белән һәрвакыт киңәшләшәбез, элемтәдә торабыз. Ике ел элек Хаҗга барып кайтты. Рухи семинариядә укыта дигән хәбәр килгәннән соң мин ышанмадым. Рәсми рәвештә бу вазифасын күрмәдем. Ул мәсьәләгә минем ышанасым да килми, дөресен генә әйткәндә. Хәнисә Алишина милли хәрәкәтттә катнашкан кеше.

«Вакыт, халык һәм тарих аларның гамәлен бәяләячәк әле»

Луиза Шәмсетдинова, Төмәндәге «Мирас» иҗтимагый оешмасы советы рәисе:

Андый көннәргә калмасак иде инде дигән теләктә мин. Үзем дә болар хакында күптән түгел генә белдем. Белдерми генә эшләгәннәрдер. Һәркемнең профессиональ яктан үз юлы һәм ул шуның өчен җаваплы.

Монда мин беркемне дә гаепли алмыйм. Бәлки, моңа мәсьәләнең финанс ягы йогынты ясагандыр. Алар тарихыбыз, филология өчен күп, файдалы эшләр эшләгән шәхесләр. Кайсыдыр моментта юллары тайпылган, димәк. Сайлаган юлыбызның кая илтәчәген белергә кирәк. Шәхсән үзем һәрвакыт сак эш итәргә тырышам. Уйланылмаган адымнар булмасын иде.

Татар булып тугансың икән, татар булып калырга кирәк. Үзең утырган ботакны кисү кирәкме икән? Моның турында да уйланырга тиешбез. Кеше үзенең тамырлары, тарихы һәм мәдәнияты турында сөйләп, шул юлдан бара икән, ул башкаларга да моның дөреслеген исбатлап, үрнәк булып торырга тиеш.

Аларга бик күп әйбер йөкләнгән һәм үз өсләренә бик күп җаваплылык алганнар иде, ә хәзер алар үзләренең бөтен эшләгән эшләренең өстеннән баралар. Үз хезмәтләрен үзләре таптый. Минем алда аларның авторитетлары төште. Бер генә дөрес булмаган адым да, гомер буе эшләгән изге гамәлләрне җуя, каплый ала. Пьедесталга менү бик авыр, озак, ә менә аннан егылып төшү бер мизгел генә. Алар үз-үзләрен үзләренең халкы алдында юк иттеләр. Үз намусыңа хыянәт бу.

Шулай да безнең аларны гаепләргә хакыбз юк. Моңа карата үз фикеребезне генә белдерә алабыз. Вакыт, халык һәм тарих аларның гамәлен әле бәяләячәк.

Фәрид Корманов, Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:

Бу күренеш белән мин риза түгелмен, әлбәттә. Анда семинариядә эшли торган кешеләр җитәрлектер дип уйлыйм. Бүгенге көндә безгә телебезне сакларга кирәк. Халкыбыз өчен күбрәк эшләргә кирәктер дип беләм.

Мин үзем себер татары. Без бердәм булырга тиеш. Шулай булганда гына без көчлерәк. Минем дәү әти, дәү әнием әдәби телдә китаплар укыганнар, шул ук вакытта үзебезнең себер татарлары телен дә онытмаганнар. Мин үзем дә бу телдә шатырдатып сөйләшәм, Аллаһка шөкер. Себер татарлары, Казан татарлары дип аерып йөрмим. Безне болай да аеручылар җитәрлек. Үзебез дә аерыла башласак, татарлыгыбыз да калмаячак, телебез дә үләчәк, — диде Фәрид.

«Мин — укытучы, бу минем миссиям»

Бу хакта аларның үзләре белән дә сөйләшеп алырга булдык. Хәнисә Алишинаның мәшәкатьле чагына туры килдек бугай, ул ирем дә, кызым да авырый диде, сорауларны язып җибәрергә кушты. Язып җибәреп, аларны укыса да, комментарий бирүне кирәк тапмады. Шалтыратуларыбызга да җавап бирмәде.

Гөлсифә Бакиева, тарих фәннәре кандидаты:

Әйе, Юныс пәйгамбәр турындагы бер хикәяне тәрҗемә итүдә ярдәм иттем. Ул эш өстендә бер төркем кеше эшләде. Ул Коръәндә дә, Бибилиядә дә бар. Минем өчен ул тарихи хикәя генә. Безнең эраның VIII гасырында ук яшәгән пәйгамбәр турында.

Рухи семинариягә магистратурага себер татарлары тарихын укытырга чакырдылар, шунда укытам. Бу минем һөнәрем, минем эшем шул, мин — укытучы. Мин муллаларга да лекцияләр укыйм. Гомумән, чакырган җиргә барам. Православ динендәгеләрнең дә безнең тарих белән кызыксынуы әйбәт бит инде. Бу минем миссиям. Мин бары уку-укыту, агарту эше генә алып барам.

Мин аның хәтле үк диндар кеше түгелмен. Библия, Коръән, Тора (Библиянең беренче өлеше, синагогада яһүдләрнең дини культурасы предметы буларак саклана торган биш китап тексты язылган свиток — авт.) минем өчен беренче чиратта тарихи-мәдәни мирас. Якташларым, себер татарлары бу гамәлләремне ниндидер начар әйбер итеп кабул итмиләр. Мондагы кешеләр аңа нормаль карый. Бер китап аркасында гына кеше менталитетын алыштырмый бит инде.

Библияне дә, Коръәнне дә шактый гына яхшы беләм. Себер татарларын христианлаштыру буенча язылган хезмәтләрем дә бар. Исламны бер акт белән генә инкарь итеп булмый. Сез бит Казан татарлары, бик еракта. Кешеләр арасында агарту эшләре алып барырга кирәк. Мин миссионерлык эше белән шөгыльләнмим. Дин белән бәйле түгел ул.

Себер татарларының аерым халык булуын галим буларак әйтәм. Себер татарларының территориясе дә аерым: без кая да, Татарстан кая. Карасаң, безнең тышкы кыяфәтләребез дә аерыла бит. Без бу җирләргә беркаян да килмәгән, себер татарлары шушы җирдә формалашкан, — дип аңлатты үз позициясен Гөлсифә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100